Урта гасыр ядкярләреннән татар әдәбияты тарихына Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастаны кебек тирәнтен тоташкан бүтән әсәр, мөгаен, юктыр. Идел буе шигъриятенең XIII йөздән сонгы бөтен үсеш юлы шушы поэма традицияләре белән сугарылган. «Кыйссаи Йосыф» — татар халкы аны «Йосыф китабы» дип йөртә — болгар-татар әдәбиятының безгә исән-имин килеп җиткән иң борынгы ядкяре.
Шәһри Болгарда 1299 елда куелган кабер ташында Кол Гали әсәре каһарманының улы «Мамил» исеме теркәлгән. Шунсы кызык, дастанның төгәлләнү елы белән таш куелу датасы арасында уртача бер кеше гомере озынлыгына тиң вакыт ята. Бу исем Идел-Чулман Болгарстанының төрле чорга караган җиде ташында очрый.1
Кол Галинең тормыш юлына кагылышлы мәгълүматлар, күп кенә урта гасыр авторларыныкы сыман ук, сакланмаган. Аның Идел буенда туып, Хәрәзм якларында белем алуы һәм мөдәррислек итүе турында кайбер мәгълүматлар гына бар. Болгар дәүләтен монголлар басып алганда һәлак булган дип гөман кылына. Әлеге мәзкүр әсәрен ул 1233 елның 12 маенда, үзе язганча — 630 елда рәҗәб аеның 30 ында тәмамлаган.
Идел буе төрки әдәбиятының барлык мөһим ядкярләрендә бу дастан теленең һәм фәлсәфи-сәнгатьчә яңгырашының тәэсирен гасырдан-гасырга күзәтергә мөмкин. Яңа дәвер татар шигъриятендә ул йогынты Тукайгача һәм соңгы чор шагыйрьләренәчә сузыла. Әсәр татар күчереп язучыларының армас-талмас эшчәнлеге һәм Казан басмалары аркасында безгә килеп җиткән. Бүгенге көнгә аның табылган күчермәләре саны 300 гә якын. 1839 елдан 1918 елга чаклы ул 80 тапкыр диярлек басылып чыккан. 1983 елда «Кыйссаи Йосыф»ның күренекле тел галиме Ф. С. Фәсиев тарафыннан эшләнгән тулы тексты дөнья күрде.
Кол Гали әсәре гасыр ярымнан артык татар, төрек, урыс һәм Аурупа галимнәренең игътибарын җәлеп итеп килә. Аның теле, язылу ватаны, халыкта таралышы һәм кайбер шигъри үзенчәлекләре Г. Флейшер, В. Перч, Ш. Мәрҗани, М. Һоутсма, К. Броккельманн, М. Күпрелезадә, Г. Рәхим, А. Самойлович, Е. Бертельс, Г. Таһирҗанов, Ә. Нәҗип, X. Күроглы һ. б. хезмәтләрендә тикшерелә.
Татар филологиясендә дастанны махсус тикшерү эшен Җ. Алмаз башлап җибәрде. Татар әдәбият белемендә һәм фольклор фәнендә бу теманы эшләүгә Б. Яфәров, М. Гайнуллин, X. Госман, Г. Халит, Н. Юзиев, Ш. Абилов, X. Мөхәммәдов, И. Надиров, М. Җәләлиева, С. Шәйдуллин, Р. Ганиева, X. Миңнегулов, Р. Әмирханов төрле дәрәҗәдә өлеш керттеләр. 1979 елда Мәскәүнең «Наука» нәшриятында һәм 1984 елда Казанда безнең дә әсәрне әдәби ядкяр буларак тикшерүгә багышланган монографик хезмәтләребез дөнья күрде.2 2001 һәм 2006 елда аның халыкара кыйммәтен яктырткан яңа монографияләребез3 басылып чыкты.
«Кыйссаи Йосыф» дөнья әдәбиятыңда, аеруча Көнчыгыш әдәбиятларында, Йосыф сюжетына язылган күпсанлы әсәрләрнең бер төрдәше санала. Әмма төрки әдәбиятларда ул — Йосыф темасына язылган иң беренче дастан. Бу әдәбиятлар өчен аның гаять зур әһәмияте дә шушы бәрәкәтле сюжетны төрки укучылар өчен дә рухани ләззәт чыганагы итүгә бәйле. Кол Галидән соң төрки әдәбиятларда, башлыча госманлы төрекләре әдәбиятында, әлеге әсәрнең яңадан-яңа төрдәшләре дөньяга килә.
Идел буе шагыйренең Йосыф сюжетын эшкәртүгә керткән барлык яңалыкларын аның Кече Азиядәге дәвамчылары тулысынча күтәреп алалар. Болгар-татар әдәбиятында исә «Кыйссаи Йосыф» бу темага язылган бердәнбер шигъри әсәр булып кала, һәм ул татар укучыларының яңадан-яңа буыннарына эстетик тәрбия биреп, зәвыкларын канәгатьләндереп килә. Әсәрнең мондый даны аның халыкчан шәкленә, фикер һәм мотивларның инсанчылыгына бәйле. Аңарда халыкның киң катлауларына якын булган тыныч һәм бәхетле тормыш хыялы чагыла.
Әсәр өч тел традициясенә таянып язылган: анда карахани-уйгур, угыз һәм кыпчак телләре катнашмасы күздә тотыла. Угыз-кыпчак катнаш әдәби теле Идел буенда традицион төс ала. «Кыйссаи Йосыф»тан тыш «Хөсрәү вә Ширин», «Мәхәббәтнамә» кебек Алтын Урда ядкярләрендә дә шул ук әдәби тел чагылыш тапкан. А. Н. Самойлович бу мәсьәләне махсус тикшергән. Әмир Нәҗип Кол Гали әсәрен Иделнең түбән агымында язылган дип саный.4 Бу дөреслеккә туры килә. Испаниядән килгән гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнати Саксин шәһәрендә угызлар һәм болгарлар аралашып яшәвен яза5. Кыпчаклар белән аралашу да тыгыз булган. Сөләйман ибне Даудның «Зөһрәтер рияз» трактатының Саксиндә язылуы анда әдәби мохит булганлыгын сөйли. Кол Галинең шигъри фразеологиясе угызча булу, теленең башлыча угыз теле булуы аның угыз мохитеннән чыгуын күрсәтә.
Әлегә кадәр, төрки әдәбиятларда Йосыф-Зөләйха сюжетына язылган башка әсәрләр схемасын механик рәвештә Кол Гали поэмасына да күчереп, аның тематик нигезен егет-кыз мәхәббәте рәвешендә билгеләү хөкем сөрде. Хәлбуки Е. Э. Бертельс үк Фирдәүси поэмасы кебек җитди версияләрдә мәхәббәт сызыгы сюжетның ярдәмче элементы гына6 дигән фикерне әйткән иде. Соңрак ул Дүрбәк поэмасына карата да шуны язды.7 Кол Гали әсәренә бу фикерләр тулысынча туры килә, чөнки поэманың исеме үк аның Йосыф хакындагы әсәр икәнен күрсәтеп тора. Ягъни сюжет нигезендә ата-угыл мәхәббәте, Йосыфның Йагъкубка тугрылыгы ята. Каһарман язмышындагы иң зур фаҗига да аның атасыннан аерылуына бәйле.
Шагыйрь әсәрнең үзәгенә хөкемдар һәм халык бәхете проблемасын куя. Калган барлык мәсьәләләр иҗтимагый, әхлакый, эстетик планда шушы үзәк тирәсенә туплана.
Проблема каһарман образы аша хәл ителә. Хөкемдар шәхесе нинди булырга тиеш? Шагыйрь шул сорауга җавап бирү өчен каһарманны бала чагыннан алып төрле сынаулар аша уздыра, шулар аша аның кешелек сыйфатларын ача.
Кол Гали әсәрендә Йосыфның хәлиткеч сыйфаты итеп тугрылык тасвирлана. Сюжетның Көнбатыш версияләрендә каһарман даимән «Гүзәл Йосыф» дип аталса, «Кыйссаи Йосыф»та ул — «Йосыф Сыйддыйк», ягъни Тугры Йосыф.
Тугрылык дигәндә шагыйрь барыннан да элек атага тугрылыкны күздә тота. Бу мотив каһарманның төш юратуыннан башланып, атасы белән янә күрешүенә чаклы үстерелә. Әсәрдәге төрле шартларда аның бу сыйфаты антка, бурычка тугрылык, ахыр чиктә, туган халкына, аның гореф-гадәтенә тугрылык рәвешен ала.
Йосыф язмышындагы иң кискен очрак — Зөләйхә вәсвәсәсенә бирешми калу да — «Кыйссаи Иосыф»та атага тугрылыкны сынау төсен ала. Йосыфны сатып алгач, бары Кол Гали поэмасында гына Мисыр газизе Кыйтфир Зөләйхәгә: «Безим бу углымыз улсун имди»8, — ди. Шушы факт Йосыфның Зөләйхә каршында үз-үзен тотышына бөтенләй башка яңгыраш бирә. Хатынның юмарт мактаулары, үгет һәм ялваруына карамастан, каһарман үтә акыллы һәм тыныч итеп: «Бәни ул угыллыкка кабул кылди, Атама нәтә хаин улам имди», — дип җавап бирә. Бу инде колның хуҗага тугрылыгыннан күп өлеш мәгънәлерәк, кешелеклерәк. Шулай итеп, шагыйрь каһарманның яңа иҗтимагый халәтенә ата-угыл мөнәсәбәтен күчерә. Ә инде Йосыф, Зөләйхә сүзләреннән эреп, елмаеп куйгач, аны хата эшләрдән кисәтеп, күз алдына атасы Йагъкуб килеп баса, һәм егет үзендә яңадан ныклык таба. Атасының истәлеге һәрвакыт аның вөҗданы сагында тора. Сюжетка төрки шагыйрь алып килгән шундый нюанслар әсәргә яңачарак, үзенчәлекле яңгыраш бирә.
Тугрылык идеясе — «Кыйссаи Йосыф» поэмасының лейтмотивы. Бу әхлак сыйфаты кешенең бәхеткә ирешүе өчен төп шарт икәнне шагыйрь Зөләйхә язмышы белән раслый. Әсәрнең хатын-кыз каһарманы, кырык ел тугрылык саклап, сабыр итүе нәтиҗәсендә Йосыфка тиң һәм лаек була.
«Кыйссаи Йосыф» — борынгы төрки поэзиянең сюжетлы беренче әсәре. Аның сәнгатьчә эшләнешендәге үзенчәлекләр дә шуңа бәйле. Әле сюжетлы әсәр коруда төрки әдәбиятның мөстәкыйль казанышлары җитәрлек бушаганлыктан, шагыйрь фольклор тәҗрибәсенә таяна. Сурәтләрне эшләү, сюжет борылышларын кору, стилистик ялгамнарны тәэмин итүдә ул тылсымлы әкият һәм каһарман эпос тәҗрибәсеннән файдалана. Аның сәнгатьчә фикерләве дә нигездә эпик поэтика кысаларында бара.
Әсәрнең иң әһәмиятле эстетик мәсьәләләреннән булган каһарман проблемасын хәл итүне алыйк. Монда шагыйрь эпик идаеаллаштыру кануннарына буйсына.
Йосыфны уңай герой итеп күтәргән төп сыйфатлар — ул тугрылык һәм зирәклек. Ә инде матурлыгы — аның тумыштан бирелгән һәм дөньякүләм данын тотып торган үзенчәлеге. Мисырда аны кабат сату вакытында базар хәбәрчеләре ун сыйфатыннан берсе итеп батырлыгын да телгә алалар:
Алтынчы: камулардан бик куәтлү —
Кырык ирдән куәти артык имди.
Әсәр эчендә Йосыфка физик көч күрсәтү бөтенләй кирәк тә булмый. Әмма шагыйрь төрки укучының каһарман дастаннар традициясендә тәрбияләнүен истән чыгармый: ә аларда геройның беренче сыйфаты — батырлык.
Эпик идеаллаштыруның иң мөһим күрсәткечләреннән берсе булып магик көчкә — тылсымга ия булу санала. Эпоста бу каһарманның өстенлеген тәэмин итү өчен кирәк. Кол Гали поэмасында Йосыф та шул сыйфатка ия итеп тасвирлана. Мәсәлән, Кодес (Иерусалим) бәге, Йосыфны алып калу өчен, кәрван артыннан куа чыккач, каһарманның бер күз карашыннан ул 12 меңле гаскәре белән өч көнлек йокыга тала.
Йагъкуб сурәтендә дә эпослардагы зирәк аксакал гәүдәләнә. Бу, барыннан да элек, аның фикер йөртүендә, сөйләмендә чагыла. Үгет бирәме ул, кисәтәме, үз-үзен тынычландырамы — һәр очракта аның сүзләре мәгънәле, гыйбрәтле.
Зирәк аксакалның үлемен тасвирлаганда, Дәдә Коркыт турындагы легендаларга һәм угыз-кыпчак дастаннарына хас мотивлар килеп керә. Йосыф сюжетына Кол Галидән элек иҗат ителгән әсәрләрдә Йагькубның тере көе үзенә кабер казучыларга юлыгуы тасвирланмый. Бары «Әнисел-мөридин»дә генә аның мәетен бабалары күмелгән мәгарәгә алып килүләре һәм, шартлы сүзләр белән эндәшкәч, мәгарә ишеге ачылып, эчкә кертүләре языла.
«Кыйссаи Йосыф»та исә Йагъкуб, туган җиренә кайтып барышлый, кабер казучы фәрештәләргә тап була, кабернең эчен күрергә дип кереп китә һәм шунда җан бирә. Бу — Дәдә Коркытның үлемнән качып йөргәндә дөньяның дүрт тарафында да үзенә кабер казучыларга юлыгуы хакындагы легендаларны9 хәтерләтә. Себер татарларыннан язып алынган «Ак Күбәк» дастаны каһарманның атка атланган көе кабергә кереп китүе һәм шунда күмелүе белән тәмамлана.10 Ак Күбәкнең кабер казучылар белән сөйләшүе гаҗәп дәрәҗәдә Йагъкубның фәрештәләр белән әңгәмәсенә охшаган. Шунсы кызык, кешенең кабер казучыларга юлыгуы һәм тере көе кабергә керүе турындагы легендалар Татарстан авылларында хәзер дә очрый. Күп санлы шушындый детальләр Кол Гали поэмасына төрки колорит бирә һәм сюжетның төрки җирлектәге үзенчәлекле сәнгатьчә яшәешен тәэмин итә. Зөләйхә, мәсәлән, Йосыфның чәчен толымлап үрә. Йосыф сюжетының Кол Галигә кадәрге чыганакларында бу деталь бөтенләй юк, һәм ул булырга мөмкин дә түгел. Чөнки, затлы нәсел күрсәткече буларак, ирләрнең толым йөртүе борынгы төркиләргә хас күренеш.11 Соңрак Рабгузиның «Кыйссасел-әнбия»сендә дә Йосыф толымлы итеп сурәтләнә. Бу очракта Кол Гали кыпчак мохитенә якынрак тора.
Эпик башлангыч Йосыф сурәтен тудыруның бүтән якларында да чагылыш таба. Каһарманның үзен рәнҗеткән агаларына карата олы җанлылык күрсәтүе сюжетның тәүге чыганакларында ук урын алса да, төрки поэмада ул герой проблемасын хәл итүнең башка аспектлары белән тыгыз бәйләнештә бирелә, ягъни идеаллаштыруның эпик кануннарына туры килә. Төрки эпосның нинди генә сюжетын алсаң да, каһарманның олы җанлылыгы даими күренеш буларак тасвирлана. Мәсәлән, төрки халыкларда киң таралган «Алпамыш» дастанында, бигрәк тә аның «Дәдә Коркыт» циклына кергән «Бамсы-Бәйрәк» төрдәшендә шушындый хәлне күрәбез. Кол Гали бу цикл белән таныш булган дияргә нигез бар.12
Зинданнан чыккач, Йосыфның, рәхәткә чумарга ашыкмыйча, башта үзенең тоткын иптәшләрен азат итү турыңда кайгыртуында да эпик каһарман характеры чагыла.
Зөләйхә сурәтенең нигезендә дә эпик башлангыч ята. Кол Гали бу сурәткә мөһим социаль-әхлакый вазифа йөкли, шунлыктан аның иҗат ихтыяры монда аеруча көчле сизелә.
Мәгълүм булганча, Тәүрат белән Коръәннән башлап, сюжетның барлык җитди чыганакларында Мисыр газизенең хатыны (Асенат, Т.Маннда: Мутеменет; «Зөләйхә» исемен башлап Фирдәүси бирә) бары Йосыфка бәла-каза китерүче тискәре сурәт буларак гәүдәләнә. Аны уңай образ итеп иң әүвәл Фирдәүси эшли. Хәлбуки бөек фарсы шагыйрендә дә сурәт каршылыклы кала. Беренчедән, ул үзе, ир хатыны була торып, Йосыф каршында коточкыз әдәпсезлек күрсәтә. Икенчедән, Йосыфның инде аңа өйләнгәндә кәнизәктән ике баласы туган була. Фирдәүси поэмасында Зөләйхә «кыйбти хатын», ягъни Мисыр кешесе итеп бирелә.
«Әнисел-мөридин»дә китерелгән бер риваять буенча, Зөләйхә — башка ил патшасының кызы. Үзенең бу ягы һәм Йосыфка аны төштә күреп гашыйк булуы, сөеклесе артыннан бүтән патшалыкка китүе белән дастаннар традициясендә тәрбияләнгән төрки шагыйрь күңеленә ул хуш килә. Көнчыгыш поэзиясе тарихында беренче буларак, Кол Гали сюжетның мәхәббәт сызыгын гыйшык дастаннары схемасына кора. Кыз Мисырга алдан ук төштә күргән Йосыфы өчен килгәч, соңыннан газиз хатыны була торып, «әрсезлек» күрсәтүе һәм әхлакый, һәм психологик яктан тулысынча аклана. Шул рәвешле, Кол Гали сурәтне эчке каршылыктан тәмам азат итә.
Аның әсәрендә Зөләйхә — Йосыфның бердәнбере. Шагыйрь бу фикерне ассызыклап әйтә. Әсәрнең каһарманнары мисалында мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләсен хәл итеп, ул үз чоры Көнчыгышындагы күп хатынлылыкка каршы чыга.
Атасы Йагъкуб белән очрашкач, Йосыфның балаларын бабалары каршына китергәндә әйткән сүзләре мәгълүм дәрәҗәдә ата белән угылның тормыш принципларын каршы кую булып та яңгырый.
Андин дагый Йосыфның угланлари,
Йагъкуб сурдый Йосыфдан һәм анлари,
Йосыф әйдер: «Угланларим безим бари —
Җөмләси Зөләйхәдән улур имди».
Зөләйхә вафатыннан соң да шагыйрь аларның мәңгелек тугрылыгына басым ясый.
Андин соңра Зөләйхә вафат улди,
Йосыф аның хәсрәтилә мәгъмум улди,
Андин соңра айрук йәнә ивләнмәди,
Угланларин башарубән ирәр имди.
Шул рәвешле, шагыйрь бердәнбер мәхәббәт һәм хатын идеясен алга сөреп, каһарман һәм гомумән Йагъкуб гаиләсе өстенә килгән бәла-казалар, кардәшләрнең ата мәхәббәтен бүлешә алмыйча ызгышулары — барысы да күп хатынлылык бәласе дигән фикерне үткәрә. Поэзиядә Йосыф сюжетын эшкәртү тарихында бу яктан беренче юл яручы була ул.
Мондый тәвәккәл идеяләрне күтәреп чыгу өчен ниндидер тарихи-иҗтимагый шартлар, яисә, шуңа өстәп, эстетик факторлар этәргеч бирергә тиеш. Бу очракта этәргечнең берсе төрки фольклор булса, икенчесе мөселман Көнчыгышы әдәбиятында гуманизмның (инсанчылыкның) чәчәк атуы. Шагыйрьгә бер яктан моногамияне яклаган халык шигърияте тәэсир итсә, икенче яктан Көнчыгыш әдәбиятын яңа баскычка күтәргән Низами иҗаты йогынты ясый. Шушы ике чыганакны искә алганда гына, Кол Гали әсәрендә куелган мәсьәләләрне һәм сюжеттагы мәхәббәт сызыгының хәл ителеш үзенчәлеген аңларга мөмкин.
«Кыйссаи Йосыф» язылган чорда инде Көнчыгыш әдәбиятының йөзен Низаминең мәхәббәт поэмалары билгели. Бу дәвердә мәхәббәттә тиңлекне һәм бер хатынлылыкны эзлекле рәвештә яклаучы бөек гуманист үрнәгеннән беркем дә азат була алмый. Алай гына да түгел, Кол Гали иҗатының гомуми әһәмияте дә төрки шигъриятне Низаминең идея-эстетик казанышларын үзләштерүгә тәмам якынайтудан гыйбарәт. «Кыйссаи Йосыф»ның фактурасында исә Низами әсәрләрендәге детальләрне дә аермачык күрсәтеп була. Мәсәлән, Зөләйхә сараеның эче сандал агачыннан бизәлү Низаминең «Җиде гүзәл» поэмасындагы Бәһрам шаһның Рум патшасы кызына салдырган сараен искә төшерә.
Зөләйхә сарае — автор фантазиясенең байлыгына бик әйбәт дәлил. Сарай бизәлешен тасвирлаганда, Гол Гали үзенең Көнчыгыштагы элгәреләреннән шактый мөстәкыйль эш иткән. Әсәрдә аерым мотивлар Фирдәүсидән һәм «Әнисел-мөридин»нән алынса да, бизәлешнең әхлакый-эстетик һәм башкарылыш яклары гаять үзенчәлекле. Барыннан да элек, шагыйрьнең төрки укучы каршында үтә дә әдәп саклавы күзгә ташлана. Фирдәүсидә Зөләйхә Йосыфны тәхеттә ялангач утырып каршылый, һәм Йосыф, күзен кая төбәсә дә, көзгеләрдә аның чагылышын күрә. «Әнисел-мөридин»дә дә эротик мотивлар ярылып ята. «Кыйссаи Йосыф» авторы исә үсемлек, кош-корт һәм хайван сурәтләренә киң урын бирә.
Сарай нәкышенең композиция һәм фактурасында эпик башлангыч өстенлек итә. Алтын агачларга кунган кошлар, ул агачлар янында иярле алтын ат, көмеш үгезләр борынгы төркиләрнең ышануларына һәм мәҗүсилек чоры сәнгатенә барып тоташа. Бизәлештәге үзәк мотивларга төрки дастаннардагы нәсел агачы тасвире күчерелгәнлеген күрү читен түгел. Казан татарларының чигү сәнгатендә нәсел агачының ике ягына утыртып ясалган алтын яисә көмеш кош сурәтләрен соңгы чорларга кадәр күзәтергә мөмкин. Мәсәлән, калфакка чигелгән шушындый сурәт бик кызыклы13. Түбәсенә алтын һәм көмеш кәккүк кунган, алтын һәм көмеш яфраклы тирәк төбенә бәйләп куелган алтын төкле ат алтай эпосының борынгыдан килә торган тотрыклы мотивы санала14.
Сюжетның хәлиткеч буыны — кульминацияне дә шагыйрь үзенчә корган. Бу исә аның әсәрдәге үзәк проблеманы халыкчан хәл итүенә бәйле.
Хөкемдар һәм халык проблемасы башлангыч төстә бу киң таралган сюжетның барлык вариантларында куела. Әмма аңа халыкчан яңгыраш биргән беренче автор Кол Гали була. Аңа кадәрге чыганакларның берсендә дә Йосыф чын мәгънәсендәге хөкемдар түгел. Тәүратта һәм Коръәндә, тәфсир һәм «Кыйссасел-әнбия»ләрдә Йосыф Мисыр патшасының вәзире булып күтәрелә. Фирдәүсидә аның күтәрелүе берничә баскыч үтә: башта ул фиргавеннең якыны була, ачлык чорында үзе үләр алдыннан, фиргавен тәхетне аңа васыять итә. «Әнисел-мөридин»дә Мисыр мәлиге үзенең төшен юраган Йосыфка тәхет һәм таҗ тәкъдим иткәч, каһарман баш тарта. Мәлик аны үзенең хәзинәдары ясый. Бары «Кыйссаи Йосыф»та гына каһарман төшне юрауга ук патша була. Шагыйрь биредә, тылсымлы әкият схемасына таянып, эпизодны «читен мәсьәлә чишү һәм патшалыкка ирешү» мотивы нигезендә эшкәртә15. Мәликнең Йосыфка патшалыгын тапшыруы да әкияткә хас стилистик калыпта башкарыла:
Падишаһлык бәндән сәңа лайык дорыр,
Аның әмрин барча кабул дотың имди.
Йосыфның идарәсен шагыйрь байга да, ярлыга да тигез караучы «идеаль» итеп тасвирлый. Бу — асылда Йосыф Баласагунлыдан башлап, татар әдәбиятында мәгърифәтчеләргәчә дәвам иткән прогрессив-демократик, әмма хыялый-утопик идея. Кол Гали аңа үзенчәлекле төсмер өсти: ул илдәге идарә гадел булсын өчен, хөкемдар түбәннән, халык күргән мәшәкатьләрне үзе кичереп күтәрелергә тиеш дип саный. Бу исә татар мәкалендәге «Карадан чыккан хан яхшы» дигән фикергә аваздаш.
Гадел идарә өчен хөкемдарның түбәннән күтәрелү зарурлыгын шагыйрь вәзир эпизоды белән кабат раслый. Йосыф тәхеткә утыргач, аның вәзире мәсьәләсе килеп баса. Каһарман сәйранга чыкканда беренче очраган кешене үзенең вәзире итәргә була һәм шулай эшли дә. Ул, үтә йолкыш, кыяфәтсез, фәкыйрь бер кешегә юлыгып, шуны вәзир итә. Вәзир исә Йосыфка лаек акыллы һәм гадел булып чыга. Бу эпизод башлап Кол Галидә очрый. Мәсьәләнең хәл ителешендәге әкиятчәлек беренче очраган кешене сайлап алуда чагыла. Моңа охшаш хәлне бик күп татар әкиятләрендә күрергә мөмкин.
Әсәрдәге башка күп кенә детальләрне Кол Галинең үзгәртеп бирүе дә каһарман проблемасын хәл итүгә буйсындырылган. Мәсәлән, сюжетта Йосыфның кардәшләре кылган явызлыкны фаш итүдә мөһим роль уйнаган алтын савыт Кол Галинең элгәреләрендә реалистик планда эшкәртелсә, төрки шагыйрь бу детальгә әкияткә хас фантастик яңгыраш бирә. Әйтик, Фирдәүсидә Йосыф үзенең кардәшләренә аларның яман эшләрен савыт чыңгыравын «тәрҗемә иткән» булып сөйләсә, «Кыйссаи Йосыф»та савытның үзеннән хикәяләтә. Чөнки алдашу аның каһарманына күләгә төшерә. Деталь әкияттәге «каһарманның тылсымлы булышчылары» мотивына16 корылган.
Әлбәттә, мондый детальләр әдәби әсәрдә аерым-аерым алынса, беркадәр гадилек булып та яңгыравы мөмкин. Әмма әсәрнең проблематик контекстында аларның эчке логикасы бар, шунлыктан сәнгатьчә хакыйкать буларак ышандыралар.
* * *
«Кыйссаи Йосыф» поэмасы әдәбият тарихының ялгыз бер күренеш түгел, ул үзенә кадәрге әдәбият үсеше нәтиҗәсендә барлыкка килеп, аннан соңгы төрки әдәбият үсешенә дә йогынты ясаган әсәр. Аның эчтәлеге нинди чыганаклардан алынуын билгеләү һәм сәнгатьчелеккә йогынты ясаган факторларны ачу әдәбият тарихында традицияләр формалашуны күз алдына китерү өчен дә мөһим.
Гасырлар буе эшкәртелеп, камилләштерелгән сюжетка төрки авторның үзеннән яңалыклар өстәве нинди юллар белән барган? Моны ачу урта гасыр төрки әдәбиятында сәнгатьчелек тәҗрибәсен туплауның мөһим ысуллары һәм этаплары хакында нигезле хөкем йөртү өчен кирәк.
Геройны иҗат итү, сюжет төеннәрен оештыру, үзенчәлекле эпизод һәм детальләр кертүнең аерым мисалларын инде өлешчә карап үттек һәм шагыйрьнең башлыча эпос һәм тылсымлы әкият традицияләренә таянуын күрдек. Сәнгатьчәлек мәсьәләләрен хәл итүдә фольклорның башка жанрлары да шагыйрь өчен нәтиҗәле чыганак булган.
Мәсәлән, ата белән угыл арасында хәбәрләшүнең үтә драматик моментларын шагыйрь үзенчә хәл итә. Күзгә иң бәрелеп торган Кәнган гарәбе эпизодын алыйк. Аның Мисырга килешли зиндандагы Йосыф белән сөйләшүе «Әнисел-мөридин»дә үк бар. Йосыф сәүдәгәрдән туган җире һәм атасы турында сораша, кайткач сәлам тапшыруын үтенә. Бу сөйләшү анда ачыктан-ачык, бернинди тел яшерүсез эшләнә.
Кол Гали үзенең каһарманын гарәп сәүдәгәре каршында серле зат итеп калдыра. Шагыйрь социаль психологияне һәм момент үзенчәлеген нечкә тоемлап эш итә. Йосыф үз каршында тукталган узгынчыга сорауларын табышмакка төреп бирә:
Йосыф әйдер: «Кәнгандән кәлүрмусән,
Анда бер каба йегач белүрмусән,
Чәүрәсендә ботаклары белүрмусән,
Ул ботаклар ун икимү тәмам имди?»
Теге дә төшеп калганнардан түгел — табышмакны тиз аңлап ала.
Гарәп әйдер: «Аңладым бу сүзеңни,
Белдем, фәһем әйлөдем бу разыңни,
Вәләкин дыңлыйурмән бу сүзеңни,
Бу эш ичрә нә хикмәт вар», — дәйүр имди.
Каба йегач дидекең Йагъкуб дорыр,
Унбер углы хезмәтендә хазир дорыр,
Ун икинчи Йосыф адлу гаиб дорыр,
Хакыйкатьдә ани корд йиди имди.
Бу өзектәге «каба йегач» метафорасы игътибарга лаек. Ул «биек агач» дигәнне аңлата. Борынгы төркиләрдә нәсел агачын шулай атап йөрткәннәр. «Дәдә Коркыт» дастаннарында, мәсәлән, бу метафора тотрыклы рәвештә бик еш очрый. Коркыт атаның имләү-теләкләрендә («каба агачың егылмасын») һәм бүтән шигъри өзекләрдә әлеге гыйбарә нәсел-ыру яшәячәгенә мәңгелек өметне гәүдәләндерә. Кыскасы, нәсел агачы төрки эпосларда даими күренеш булып йөри. Кол Гали дә шушы традициягә таяна.
Табышмаклы аңлашу исә, гомумән, борынгы дәвердә яшерен телнең актив кулланылуын чагылдыра. Дастаннарда, әкиятләрдә, никахлашу һәм туй йолаларында яшерен тел, ягъни метафорик аңлашу зур урын тоткан. «Патша, вәзир һәм тегермәнче» дигән татар әкияте дә тулысынча шуңа корылган.
Элгәреге чыганакларда сюжеттагы роле пассив булган персонажларны җанландыру өчен шагыйрь гаять оригиналь алым куллана. Мәсәлән, Йосыфның бер анадан туган кардәше Ибнейәминнең рухани һәм әхлакый дөньясын ул аның балаларының исемнәрендә чагылдыра.
Мәгълүм ки, төрки халыкларда балага исем кушканда ата-ананың изге теләкләре, бала язмышын алдан юрап кую яисә аны бәла-казадан саклау нияте чагылыш таба. Ибнейәмин балаларының исемлегендә дә шушы хәлне күрәбез.
Кол Галигә кадәрге чыганаклардан беренче тапкыр «Әнисел мөридин»дә бу деталь очрый. Аңда Йосыфның, энесе белән күрешкәч, аның гаилә хәле, балалары хакында сорашуы бирелә. Йосыф аларның исемнәре белән кызыксына. Энесе җиде улы, өч кызы барлыгын, ә исемнәренең «Йосыф, Бүре һәм Кан» булуын әйтә. Чыганакта, шул рәвешчә, өч исем генә аерым атала. Күрәсең, автор шулар белән генә чикләнгәндер дә. Чөнки Кол Гали поэмасына һәм «Әнисел-мөридин»гә таянып эш иткән Шәйяд Хәмзә әсәрендә дә шушы исемнәр генә телгә алына17.
«Әнисел мөридин»дә Йосыф, энесеннән мондый исемнәр куюның сәбәбен сорагач, тегесе: «Аларны чакырганда, сине дә искә төшерәм», — дип җавап бирә. Төрки шагыйрь бу детальнең сәнгатьчә мөмкинлекләрен абайлап ала һәм аны тулыландырып, персонажның бөтен әхлагын ачып бирә. Балаларының санын да ул сюжет нигезендәге символик санга туры китереп, 12 итә. «Әнисел мөридин»нән исә ике исемне генә ала: Корт һәм Кан. «Йосыф» исеме аның өчен бердәнбер, һәм ул үзенең кабатланмас кыйммәтен сакларга тиеш.
Эпик башлангыч поэманың стилендә дә өстенлек итә. «Кыйссаи Йосыф»ны шул сюжетка язылган барлык әсәрләр арасында аерып торган мөһим үзенчәлек — ул сөйләмнең диалогка корылуы. «Йагъкуб әйдер», «Йосыф әйдер», «Зөләйхә әйдер» кебек композицион-стилистик ялгамнар, һичшиксез, төрки халыклар фольлорындагы әйтешләргә һәм дастан поэтикасына барып тоташа.
Диалог шагыйрьгә сөйләмне мәгълүм дәрәҗәдә индивидуальләштерергә мөмкинлек бирә. Дөрес, урта гасыр әдәбиятында аңлы бер сәнгатьчә күренеш буларак индивидуальләштерү бөтенләй диярлек очрамый. Бу — чорның гомуми үзенчәлегеннән килеп чыга: сәнгатьчә фикерләүнең һәр өлкәсендә гомумилеккә омтылу, күренешләрне шартлы символларда чагылдыру, индивидуаль сыйфатлардан бигрәк уртаклыкка, гомумилеккә игътибар итү урта гасыр эстетикасына бик тә хас. Менә шушы шартлар эчендә Кол Гали персонажларны ике гомумилеккә: уңайга һәм тискәрегә генә аера. Каһарманнарның уңай булуына беренче шарт итеп ул зирәклекне куя. Табигый ки, андый персонажларның теле дә афористик.
Афоризмнар башлыча Йосыф һәм Йагъкуб сөйләменә хас. Зөләйхә күргән төштә каһарманның сабырлык турында биргән киңәше афористик формада Йагъкуб телендә дә, сарай хезмәтчеләренең Зөләйхәне юатуларында да үзгәрешсез диярлек кабатлана: «Сабыр берлә морад хасил улур имди». «Сабыр иткән морадына җиткән» дигән татар мәкале дә башлап Кол Гали поэмасыннан алынган булса кирәк.
Үз-үзен тотышындагы акыллылык һәм афористик тел Йосыфның үзен рәнҗетүчеләр каршында өстенлеген, вакыйгалардан югары була белүен күрсәтә. Мәсәлән, аны коллыкка саткан агалары турында ул сәүдәгәргә: «Һәр кеши үз лайыкын эшләр имди», — дип җавап бирә. Ә Малик Дугырның «әле хатаны төзәтергә соң түгел» дигәненә каршы: «Кәчән сүз кирү кәлмәз», — ди.
Йагъкуб сөйләмендәге мәкальләр исә зирәк картның, кайгы эчендә югалып калмыйча, улын күрәчәгенә өмет өзмәвен чагылдыра.
Шул рәвешле, Кол Гали үзенең киң карашлары һәм талант көче нәтиҗәсендә гаять җаваплы һәм читен иҗади бурычны хәл кылган: инде Шәрекъ дөньясында күптән оешып җиткән сюжетка яна тормыш көче биргән, оригинальлек дәрәҗәсе югары булган әсәр барлыкка китергән.
Искәрмәләр:
1 Кара: Хакимзянов Ф. С. Язык памятников Волжской Булгарии (на материале эпитафий XIII-XIV вв.). Автореферат кандидатской дисс. М., 1976, с.16
2 Хисамов Н. Ш. Поэма «Кысса-и Йусуф» Кул Али. М.,«Наука»,1979; Хисамов Нурмөхәммәт. Бөек язмышлы әсәр. Казан, 1984.
3 Хисамов Н. Ш. Сюжет Йусуфа и Зулейхи в тюрко-татарской поэзии XIII–XV вв. (Проблема версий). Казань, «Идел-Пресс», 2001; Кол Гали һәм төрки йосыфнамә. Казан,Таткитнәшер., 2006.
4 Наджип Э. Н. О диалектном составе языка Кутба. — В сб.: Вопросы диалектологии тюркских языков, т.4, с.85.
5 Путешествие Абу Хамида ал-Гарнати в Восточную и Центральную Европу (1131-1153гг.). М., 1971, с.27.
6 Бертельс Н. Э. Абу-л-Касим Фирдоуси и его творчество. Л. -М., 1935, с. 61.
7 Бертельс Е. Э. Узбекский поэт Дурбек и его поэма о Иосифе Прекрасном. — Альманах Дар. Ташкент, 1944, с. 171.
8 Кыйссаи Йосыф. Казан университеты табыгханәсе, 1839, 57 б. Алга таба басманың битләре генә күрсәтеләчәк.
9 Жирмунский В. М. Тюркский героический эпос. Л., 1974, с. 547.
10 Радлов В. В. Образцы народной литературы тюркских племен Сибири и Джунгарской степи. СПб., 1872,4.4,0.58.
11 Вайнштейн С. И., Крюков М.В. Об облике древних тюрков. — Тюркологический сборник. М, 1966, с.177-187.
12 Кара: Хисамов Н. Ш. Поэма «Кысса-и Йусуф» Кул ‘Али. с. 93-95.
13 Кара: Валеев Ф. Х. Орнамент казанских татар. Казань, 1969, с. 102.
14 Кара: Поэма «Кысса-и Йусыф» Кул Али. с. 171-173.
15 Кара: Морфология сказки. Л.,1928, с. 68,71.
16 Пропп В. Я. Исторические корни волшебной сказки. Л., 1946, с. 173.
17 Hamza Seyyad/ Yusuf ve Zeliha. Istanbul, 1946, 5.106. Әнисел-мюридин вә шәмсел мәҗалис (фарсы телендә). Лондон кулъязмасының фотокүчермәсе. — Г. Ибраһимов исем. ТӘҺСИ мирасханәсе. ф. 69, тасвирл. 1, сакл. бер. 385, 155 нче кәгазь.
"Казан утлары" журналы. — №8, 2010






















