Мәгълүм булганча, Ислам дине, фәлсәфи, идеологик, хокукый һәм әхлакый дин буларак, безнең тарихыбызда зур урын алып тора һәм халкыбыз тормышында әһәмиятле рухи корал хезмәтен үти.
Ислам дине, мәҗүсилек чорында хөкем сөргән буталчыклыкны бетереп, кеше тормышын турыдан-туры Алла белән бәйли, мондый бәйләнештә кеше үзенә рухи таяныч таба. Ул, мәҗүсилектәге кыргыйлыкка каршы эзлекле көрәшеп, рәхимсезлек, кансызлык һәм көчләү күренешләренең юкка чыгуына ирешә, тормышта яңа, югары рухи кыйммәтләр тантанасы өчен юл ача. Барлык мөселман дөньясындагы кебек үк, болгар татарларында да кеше тормышы һәрдаим ислам рухы белән өретелеп килә һәм шәригать кануннары белән билгеләнә. Ислам, билгеле булганча, гаделлек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, мәхәббәт, әхлакый камиллек идеалларын алга сөрә. Шушы идеаллар халкыбыз тормышының нигезен тәшкил итә башлый, нәтиҗәдә кешеләр уй-фикерлә-рен, омтылышларын яхшырта. Бу исә аларны ялгыш адымнар ясаудан, явызлык кылудан саклап килә.
Ислам динен кабул иткәч, болгарларга шул вакытта дөнья күләмендә алдынгылар рәтендә торган гарәп-мөселман мәдәнияте тәэсире көчәя, алар гарәп язуын кабул итә. Гарәпчә яза белү һәм гарәп телендә аралашырга омтылу Идел-Чулман буенда яшәгән бабаларыбызга заманның югары казанышы саналган ислам мәдәнияте, гарәп телендә язылган әдәби һәм фәнни әсәрләр белән танышу мөмкинлеге тудыра. Нәтиҗәдә Болгар җирендә яңа мәдәният формалаша һәм үсә, фәнни-фәлсәфи фикер барлыкка килә, илаһият гыйлеменә кагылышлы хезмәтләр, фәлсәфи трактатлар, матур әдәбият әсәрләре иҗат ителә.
Болгарлар арасында уку-укыту эше билгеле бер тәртиптә салына, ислам динен тирәнтен өйрәтү өчен мәктәп-мәдрәсәләр барлыкка килә. Мәчетләр каршындагы мәктәп-мәдрәсәләрдә, дин сабагы белән беррәттән, дөньяви фәннәр дә укытыла. Гарәп сәяхәтчесе Әл-Гарнатиның үз улын ерак Андалузиядән Болгар җиренә алып килеп укытуы үзе генә дә мәгариф эшенең нинди югарылыкта булуын күрсәтеп тора.
Ислам өйрәтмәләрендә гыйлем төшенчәсенә гаять зур әһәмият бирелгән. Гыйлем һәм аңа тамырдаш сүзләр Коръәндә 750 мәртәбә кулланылган. Мөхәммәд пәйгамбәр дә гыйлемнең зур әһәмияткә ия булуы турында еш кабатлаган. Гыйлемгә омтылыш һәр мөселманның мәҗбүри бурычы дип игълан ителгән. Бар нәрсәне эченә алган Аллаһы гыйлеме мәңгелек саналган. Гыйлемлелек Аллаһы кодрәтенең бер сыйфаты дип өйрәтелә. Кешенең белеме дөньяви дә, рухи-дини дә була алган. Беренчесе «белек» дип аталган. Гыйлемлелек беренче чиратта ислам йолаларын үзләштерүне, рухи аңга килүне, мәсьәләләрне эзлекле фикерләү белән төшенүне үз эченә алган. Гыйлемлелек һәрчак белемгә ирешүне күздә тоткан.
Мөселман дөньясында ислам гыйлемен һәм фәлсәфәсен үстерүгә, баетуга зур өлеш керткән мәшһүр галимнәр Ягъкуб ибне Исхак әл-Кинди, Зәкәрия әр-Рази, Фараби, Ибне Сина, Ибн Туфәил, Ибн Рөшднең хезмәтләре бик кыйммәтле. Татар галимнәре, мәгърифәтчеләре, дин әһелләре җәмгыятьтәге сыйнфый тигезсезлекне, җәбер-золымны һәр кешегә аң-белем, яхшы тәрбия биреп бетерергә мөмкин дип карадылар. Бу фикер урта гасырлардан алып XX гасыр башына кадәр татар әдәбиятында һәм мәгърифәтендә яшәвен дәвам итте, шунлыктан күпсанлы дидактик рухлы үгет-нәсыйхәткә нигезләнгән әсәрләр мәйданга килде. «Тәхзиб-әхлак» — «Әхлак төзәтү» темасы күренекле татар мәгърифәтчеләре Габден-насыйр Курсави (1776 — 1812), Габдерәхим Утыз Имәни (1754 — 1834), Шиһабетдин Мәрҗани (1818 — 1889), Мифтахетдин Акмулла (1831 — 1895), Каюм Насыйри (1825 — 1903) һәм тагын бик күп галим һәм әдип, мәгърифәтче иҗатында төп урынны алып торды.
Бүген исә Коръән Кәримне, Көнчыгыш мөселман әдәбиятын тирәнтен өйрәнеп изге гамәлләр кылучы олуг галим һәм дин эшлеклесе Харис хәзрәт Салихҗан традицияләрне дәвам итә.
Харис ага Салихҗан — күренекле дин әһеле, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, күпсанлы китап авторы.
Ул, кешеләрдә яхшы әхлак сыйфатлары тәрбияләсәк, җәмгыять алга китәр, кешеләр мәгърифәтле булсалар, бер-берсенә явызлык кылмаслар дигән уй-хыяллар белән канатланып яши, моңа ирешү өчен изге гамәлләр кыла. Аның иҗатында балаларны укыту-тәрбияләү, аларга шәхес итеп карау, аларны хөрмәт итү, балада кечкенәдән үк тән һәм рух чисталыгын тәрбияләү темалары иң мөһим булып тора. Ә инде күптән түгел Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «А. Пушкин, Т. Тукай иҗатында Коръән вә бүгенге рухи тәрбиянең бер мәсьәләсе» дигән китабы җәмәгатьчелек тарафыннан бик җылы кабул ителде. Харис хәзрәт бу китапның һәр битенә күңел җылысын, тән-җан сафлыгын салган.
Ул әлеге хезмәтендә, әдәбият, мәгърифәт тарихында беренче буларак, бөек рус шагыйре А.С.Пушкин һәм мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатларында Коръән Кәримнең чагылышын-бирелешен бик тәфсилләп һәм тирәнтен аңлата, аңа гыйльми-текстологик анализ ясый. Харис хәзрәт А.С.Пушкинның «Подражание Корану» дигән поэмасын татар теленә тәрҗемә итеп, аны Коръәндәге аятьләр белән чагыштырып, бөек шагыйрьнең Коръән Кәримне яхшы белгәнлеген һәм үзенең әлеге шигъри әсәрен аның нигезендә язганлыгын дәлилли.
Харис хәзрәт Салихҗанның А.Пушкин шәҗәрәсен өйрәнүе дә аерым игътибарга лаек. Бактың исә, аның нәселе, мөселман өммәтеннән булып, Мәккәдән Эфиопиягә күчкән гарәпләргә барып тоташа икән. Пушкин бабасының атасы (тарихка «Петр I нең гарәбе» булып кергән) Ганнибал мөселман булган. Ибраһим Ганнибал Эфиопиянең Лагана шәһәрендә туган. Россия илчесе 10 яшьлек Ибраһимны Төркиядә сатып алып, аны Петр патшага бүләк иткән. Аңа Ибраһим (Абрам) Петрович Ганнибал исемен Петр I биргән. Ганнибаллар буыны Псковтан ерак түгел урнашкан Петровское авылында яшәгән. А.Пушкин бу хакта үзе дә горурлык хисе белән бәян итә:
Петр төзегән авылда,
Патша, бикәләрнең сөйгән колы,
Еракларга яшеренгән минем
Бабамның да бабасы — гарәп улы.
Харис хәзрәт А.Пушкинның Коръән Кәримнән илһам алып иҗат итүен төгәл мисаллар аша эзлекле рәвештә дәлилли. Ул безне олуг шагыйрьнең иҗат бөеклеге рухи тамырларга нигезләнүенә инандыра. Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның да олы иҗаты Коръән аятьләре, хәдисләре һәм, гомумән, ислам дине белән сугарылганлыгын, гомумкешелек әһәмиятенә ия икәнлеген бик күп дәлил белән исбатлый, аңа гыйльми анализ ясый. Пушкин үзенең 9 шигырендә Коръәннең 75 аятен тәсвир кылган кебек үк, олуг шагыйребез Тукайның да үз иҗатында күп мәртәбәләр Коръән Кәримгә мөрәҗәгать итүен дәлилләп кенә калмыйча, әлеге ике әдип иҗаты аша Коръән аһәңнәре гомумкешелек аһәңнәре булып әверелүен дә ачыклый. Дөнья тарихындагы Гете, Гейне, Пушкин, Жуковский, Лермонтов, Тукай иҗатындагы бөек гуманистик идеяләр, аерым алганда мескеннәр, фәкыйрьләр, тол-ятимнәр хакын яклау, халыкчанлык, аларның әсәрләренең бүген дә актуаль яңгырашы Коръән аятьләреннән килә дигән фикер дә үткәрә Харис хәзрәт. Бу — фәндә ачыш буларак кабул ителергә тиешле яңа фикер, яңача караш. Җыеп кына әйткәндә, Харис хәзрәт Салихҗанның әлеге китабы — яшь буын вәкилләре өчен генә түгел, ә бәлки педагогика, мәгариф һәм дин тарихы, әдәбият укыту теориясе һәм методикасы өлкәсендә эшләүче олы галимнәребез өчен дә зур һәм саллы табыш булып тора. Харис хәзрәт Салихҗанның «Мөселман исемнәре» һәм «Ислам тарихы вә нигезләре», «Исламның кыскача тарихы» дигән китаплары да бик актуаль һәм кирәкле. Автор аларда татар милли педагогикасының теләсә кайсы чорда ислам диненнән аерылгысыз булуын, алдынгы карашлы галимнәр, язучылар исламның теологик эчтәлеген, дөньяви чорның мөһим идеяләренә яраклаштыра белүен, суфичылык тәгълиматыннан һәм ислам әдәбеннән үз идеаллары өчен кирәкле өйрәтмәләрне таба алуларын тәфсилләп яза. Аларда әхлак нормалары, мөселманның Аллаһы Тәгалә, гаиләсе, Ватаны һәм милләте, кешелек дөньясы алдындагы һәм үз-үзенә кагылышлы вазифалары ислам дине белән бәйләп, бик җентекле каралган, мөселманга хас булган гүзәл әхлак сыйфатлары бәян ителгән. Чын мәгънәсендә олы казаныш булган ул хезмәтләр һәр милләттәшебез өчен өстәл китабы, кыйммәтле кулланма булырлык. Аларны рус һәм башка халык телләренә дә тәрҗемә итеп, гомумкешелекнең рухи хәзинәсе итү дә бик мөһим!
Әнвәр ХУҖИӘХМӘТОВ,
педагогика фәннәре докторы, профессор
«Мәгариф» журналы, 6, 2009.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















