Әлфия Рухулловна Мотыйгуллина Кукмара районының Сабанчы авылында туа. Туган авылында — башлангыч, Янил мәктәбендә урта белем ала. 1983 — 1988 елларда Казан дәүләт педагогия институтыңда укый, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. Дүрт елга якын районының Нырья урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1992 — 1994 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасында аспирантурада укый, «Әмирхан Еники прозасында геройларның характерлары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый, шунда эшкә калдырыла.
Ә. Мотыйгуллинаның фәнни-методик һәм тәнкыйть мәкаләләре «Казан утлары», «Мәгариф», «Идел» журналларында, аерым җыентыкларда еш басыла. Ул «Мәктәп китапханәсе» сериясен чыгаруда да актив катнаша, Әмирхан Еники (II том), Фатих Хөсни (XIII том) иҗатларына багышланган китаплар аның тарафыннан әзерләнде. Әлфия Рухулловна хәзер КДПУның әдәбият кафедрасы доценты, ул студентларга әдәбият укыту методикасын өйрәтә.
XIX гасырның икенче яртысында үсеш алган мәгърифәтчелек хәрәкәте татар дөньясына да үзгәрешләр кертә. Яңалык алып килүчеләрнең беренчесе Муса Акъегетзадә була. Аның 1886 елда басылып чыккан «Хисаметдин менла» исемле әсәре автор тарафыннан «милли роман яки хикәя» дип билгеләнә. Шул рәвешле, әдип үз чорының әһәмиятле мәсьәләләренә йөз белән борылуын, заман сулышын ачарга омтылуын күрсәтә. Ул үзе яшәгән чорның үзенчәлекләрен әдәби телдә сурәтләү өчен реалистик тасвир ысулын сайлый, шул вакыттагы җирлекне, кешелек дөньясын, җирле халыкның теләк-омтылышларын, хыял-өметләрен ачып бирергә омтыла.
Без исә әдипнең «Хисаметдин менла» әсәрендәге бер юнәлешне, аның поэтикасын карап үтәрбез.
Мәгълүм булганча, поэтика бик киң төшенчә, һәм аны, нигездә, әдәбият белеме өлкәсендә эшләүче галимнәр өйрәнә. Күренекле рус галиме Б. Томашевский да әдәби әсәрне төзү чараларын өйрәнү поэтиканың бурычы дип саный. М. Бахтин, исә, әсәрнең төзелешен өйрәнгәндә ике әһәмиятле моментка — «фабула» белән «сюжет»ка игътибар юнәлтә.
«Хисаметдин менла» романын язганда М. Акъегетзадә сюжет-композиция төзүнең үзенчәлекле алымнарын сайлый. Ул сюжетның үзәгенә белем һәм белемсезлек мәсьәләләрен куя. Әдип, борынгы әдәбияттан килгән традицияләргә нигезләнеп, әсәрнең үзәген тәшкил иткән Хисаметдин менланы идеал герой буларак ача. Әсәр Хисаметдин менла яшәгән төбәкне тасвирлаудан башланып китә. Ул Россия уртасындагы «Н» авылында урта мәчеттән ерак түгел бер кечкенә йортта әнисе Зөлхая белән яши. Егет госманлы (Төркия) җирдә укып кайткан. Укыту эшендә дә шактый алга киткән. Әмма аңа әледән-әле Бикбулат мулла каршы төшеп, аяк чалып тора, һәрдаим гаебен эзли.
Шул рәвешле, ике мулла арасында каршылык туа. Конфликтны тудыру өлкәсенең берсе — укыту өлкәсе булса, икенчесе — мәхәббәт сызыгы. Ике мулла арасындагы коллизиядә, мәхәббәттәге каршылыклар да идеяләр көрәшен ачуга хезмәт итә.
Тематик элементларны урнаштыру өлкәсендә иң әһәмиятлесе — «кертелгән тематик материаллар арасында сәбәп-вакыт бәйләнеше булу». Ягъни фабулалы әсәр тусын өчен бер-берсенә тыгыз бәйләнгән, берсен икенчесе китереп чыгаручы вакыйгаларның булуы шарт.
Гадәттә фабулалы хикәяләү бер-берсе белән туганлык мөнәсәбәтендә торучы яки уртак фикер белән бәйләнгән геройларны кертү нәтиҗәсендә үстерелә. Роман кысаларында төп геройны ачып бирү өчен төрле персонажлар кертелгән. Эш-гамәлләренә нигезләнеп, Хисаметдинның нечкә күңелле (елап утыруы, әнисенә әтисен сагынып елыйм дип әйтә), тәвәккәл (Хәнифә белән очрашу вакытыңда), үз-үзенә ышанган (бәхәсләрдә), милләт өчен борчылып яшәүче эчкерсез зат икәнлегенә ышанабыз. Аның характер сыйфатларының аерым якларын ачуга романдагы башка геройлар ярдәм итә. Аларны Хисаметдинга каршы төшүчеләр (Гали бай Җаватов, Сибгатулла, Бикбулат мулла һәм аның шәкертләре), аңа теләктәшлек белдерүче, хөрмәт итүчеләр (Зөлхая, Хәнифә, Әбүзәр бәк Дәүләтгилдиев, теләнче Мохтар, Гайса Зурколаков һәм аның әнисе Гайниҗамал) дип ике төркемгә бүләргә мөмкин.
Роман кысаларында автор геройлар арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклауны беренче бурыч итеп куя, һәм, Әбүзәр Дәүләтгилдиев, Хисаметдин менла, теләнче Мохтарлар арасындагы элемтәне: «Бу өч кешене үз халкын ярату — милләтпәрвәрлек берләштерде», — дип билгеләп үтә. Шуның белән алар арасындагы идея уртаклыгын раслый. «Татарны наданлык дәрьясыннан коткарып, гыйлемнәр илә нурландыру кирәк икәненә һәр икесе бер үк дәрәҗәдә ышанучы» Әбүзәр бәк белән Хисаметдин менла Мохтарны да гадел юлга бастыруга ирешәләр. Аның: «Сездән бик гыйбрәтле сүзләр ишеттем, һай, ничек мин укымый калдым! Наданлык — бөек бәладер», — дигән сүзләрендә үкенү сизелә.
Әсәрдә төрле иҗтимагый катлау кешеләре милли мәсьәләне чишүгә төрлечә омтылыш ясый. Хисаметдин менла, мәсәлән, дини-агарту эшендә итагатьлек саклауны, сабырлыкны алга сөрсә, Әбүзәр бәк «мәгыйшәттә иң бөек куәт акчададыр» дип уйлый, кимчелекләрне бетерү юлын шунда күрә, Гайсә Зурколаковның әдәплелек саклаудан читкә тайпылуы иганә акчасының дөрес бүленмәвеннән канәгатьсез калу буларак кабул ителә, Мохтар исә иң зур җитешсезлекне наданлык дип исәпли.
Хисаметдин менланы ачуга хезмәт итүче икенче яссылык — мәхәббәт маҗаралары. Мөсафирханә хуҗасының кызын читтән генә күреп калган Хисаметдин аның күңелен яулау өчен төрле юллар эзләп таба. Башта очрашып, Хәнифәнең күңел кылларын чиертеп карый. Кызның битараф булмавын белгәч, аның белән урамда очраша, хат алыша, вак-төяк сатучы венгр кыяфәтендә кызның тәрәзә төбенә килә. Мөселман дөньясына хас булмаган бакчада егет белән кызның очрашуы, сөйләшүе нәтиҗәсендә, алар арасында фикер уртаклыгы булуы да инандырырлык итеп күрсәтелә.
Романда Хисаметдин бер яссылыкта гына сурәтләнми. Ул дини-агарту эше белән дә шөгыльләнә. Авылларга китап таратырга китү вакыты Хәнифәне Сибгатуллага кияүгә бирү, туй көннәренә туры килә. Автор шул юл белән мәхәббәтнең сыналу вакытын, кызның үз бәхете өчен көрәшен тасвирларга омтыла. Хәнифәгә дә укымышлы булу өстенә, тәвәккәллек тә хас. Ул үз туеннан качып китеп, Хисаметдинны көтә. Ике яшь кешенең бер-берсенә булган ышанычы, аларның әсәр ахырында бергә тату яшәвен тасвир иткән күренеш белән төгәлләнә: «Гашыйклар берәр ел «Нун» авылында зәвык белән генә, күңелле итеп тордылар, әмма икеел үтмәстән, Хисаметдин мөлкәтен сатып, Кавказга Тифлис шәһәренә күчте һәм гаиләсен дә шунда күчерде».
Романны бөтен әсәр буларак кабул итсәк тә, монда сюжет өзеклекләре дә очрый.
Шунысына да игътибар итәргә кирәк, эпик әсәрләрне хикәяләүнең без берничә тибын аерып чыгарабыз. Хәзерге рус тикшеренүчесе А. Я. Эсалнек болай ди: «В роли рассказчиков выступают разные лица — главный герой, второстепенный герой, несколько персонажей, субъект, не участвующий в действии и т.д.» М. Акъегетзадә әсәрендә дә кайбер урыннарда автор исеменнән фикерләр әйтелә. Мәсәлән, Хисаметдин белән Әбүзәр бәк диалогын автор бик гадәти генә дәвам итеп килә дә әсәр тукымасына үз фикерен кертеп җибәрә: «Милли патриотизм исә, гаҗәеп эшләргә сәбәпче булып, һәр олуг эшләрнең чыганагыдыр. Мәсәлән, тарихка мөрәҗәгать итсәк, рус падишаһы Олуг Петрның сирәк очрый торган милләтпәрвәр адәм булганлыгын күрәбез». Шулай итеп, геройлар белән беррәттән вакыйгаларда катнашмаган, ләкин фикерләрен әсәргә салган субъект яки автор барлыгын тоябыз.
Автор фикерләрен кертүнең тагын бер юлы — өстәмә эпизодлар бирү. Ул, шуларга нигезләнеп, әсәрдә тасвирланган үзәк вакыйгаларны бәяләп тә бара. «Урамның бер читендә бишмәтләрен ябынып, ике хатын сөйләшерләр...» Ягъни өстәмә персонажлар сөйләшүен кертеп, әдип вакыйгаларда үзгәрешләр булачагын искәртә.
Автор шул чорның аерым шәхесләрен генә күрсәтергә омтылмый. Бу чордагы галим-голәмәнең үзара бәхәсләрен дә тасвирлый. «Фән вә фән, мәгърифәт, гыйлем вә һөнәр кирәк дип сөйлиләр, бу ни сүз? Гыйлем вә мәгърифәтсез дә гомер итә беләбез», — дип Әбүзәр бәккә каршы төшүчеләргә ул үз фикерләрен бик ачык аңлатып бирә. Биредә исә авторның Әбүзәр бәк белән теләктәшлеге сизелә.
Әмма әдипнең фикерләрен укучыга җиткерүче төп образ — Хисаметдин менла. Шуңа күрә авторның үз героена, ул әйтәсе фикерләргә тулы хокук бирүе төрле урыннардагы бәхәсләрдә ачык күренә. Шундый бәхәсләрдә Хисаметдин менланың ислам диненә һәм хатын-кыз мәсьәләсенә карашлары ачык күренә.
Әсәрнең поэтикасын өйрәнү барышында аның тел-стиль үзенчәлекләрен дә читләтеп узып булмый. Татар әдәби теленең тарихына күз салсак, XIX гасырда татар әдәби теленең төрекләшүен күрербез. Моның сәбәбен шул чорга бәйләп, ул вакытта татар зыялыларының, аеруча әдипләренең Төркиядә белем алуында дип карарга кирәк. Нәтиҗәдә андый язучыларның әдәби әсәрләре төрек теле сүзләре һәм фонетик-грамматик формалары белән шактый гына чуарланган була. «Хисаметдин менла» романында да без андый күренешләр белән очрашабыз.
Әсәрдәге тел-сурәтләү чараларын анализлау барышында авторның халык авыз иҗаты җәүһәрләреннән дә оста файдалануын ассызыклап узарга кирәк.
«Ак эшләпә мамыктан, кызлар карый ярыктан,
Карамас иде ярыктан, бер күрергә зарыккан».
Күргәнебезчә, халык җырларына мөрәҗәгать итүе геройларның күңел халәтен ачуга хезмәт итә.
Шулай итеп, XIX гасырның икенче яртысында язылган Муса Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла» әсәре татар нәфис прозасын үстерү өлкәсендә ясалган беренче кыю адым буларак бәяләнергә лаек.
Укучыларның язма эш дәфтәрләренә
Поэтика (грекчадан: поэтик сәнгать) — әдәби әсәрләрдә сурәтле гәүдәләндерү чаралары системасы турындагы фән; әдәбият белеменең иң өлкән һәм мөстәкыйль тармакларыннан берсе. 1) Сүзнең киңәйтелгән мәгънәсендә поэтика әдәбият теориясе белән туры килә. 2) Киң таралган таррак мәгънәсендә поэтика — «әдәбият теориясе»нең стилистика, сюжет төзелеше, шигырь төзелеше мәсьәләләре карала торган бүлеге. 3) Еш кына бу термин аерым язучы иҗатында (мәсәлән, «Тукай поэтикасы»), аерым жанрның («роман поэтикасы») һәм хәтта билгеле бер методның (мәсәлән, «реализм поэтикасы») художество үзенчәлекләрен өйрәнүгә карата кулланыла.
Антик чорда поэтика дип гомумән матур әдәбият турындагы тәгълимат аталган. Алга таба сәнгатьнең асылы, аның чынбарлыкка мөнәсәбәте, аның максат һәм бурычлары турындагы фикер йөртүләр философиягә, аңардан аерылып чыккан эстетикага күчәләр.
Урта гасырларда, Яңарыш чорында һәм классицизм вакытларында поэтика төп игътибарын поэтик «бизәлгән» сөйләм һәм шигырь төзелеше алымнарына юнәлтә. Бу вакытта поэтика мөстәкыйль фән булып исәпләнә, ләкин чынлыкта ул әдәбият фәненең бер өлеше булып тора.
Әлфия Мотыйгуллина, КДПУ доценты
«Мәгариф» журналы, №1, 2005.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















