Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Мирас Әдәби Мөдәррис Әгъләмов Рөстәм Сүлти турында: «ӨМЕТЕМ АКЛАНСЫН ИДЕ»

Мөдәррис Әгъләмов Рөстәм Сүлти турында: «ӨМЕТЕМ АКЛАНСЫН ИДЕ»

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Татар халкы язмышында иң куркынычлы заман — чукындыру сәясәте үткәрелгән еллар, дип сөйләү гадәт­кә кергән.
Әйе, бу — зур афәт. Әмма халкыбыз аннан да фа­җигалерәк вакыйгаларга килеп җитәр дип бабалары­быз уйламагандыр да. Чукындыру сәясәте дин белән барган, кешенең иманын алып, имансыз калдыру өчен көрәшкән.
Совет чоры фәне тирәнрәк керде. Чукындырып кына бу халыкның иманын алырга мөмкин түгел икәнен төшенеп, яңа фәнни нигезгә күчте. Ул өйрәнә, эзләнә торгач «татар халкын теленнән аермый торып, иман­сыз ясап булмавын» ачыклады. Гаҗәп, татар халкы­ның иманы — телендә икән — туган телендә.
Ә туган тел халыкта гасырлардан-гасырларга нәр­сә белән — нинди кодрәт белән дәвам итә? Язма куль­тура белән! Әнә шул кодрәтле мәдәни көч халыкны җыеп тота дип ышандылар. Тиз генә вакыт арасында ике тапкыр әлифба алмаштырып, халыкны надан кал­дырдылар. Барып чыкмады. Югары мәдәни тарихы булган татар халкы анысын да, монысын да тиз үз­ләштерде.
Татар халкы — «үзенә бер феномен» иде.
Казан үксезенең юньсезе мин,
Мыскалынча саттым иманымны.
Кем теләге кабул?
Саумы, Мәскәү,
Гаҗәпләнмә, бу мин — «феномен»ың...
Инде мәдәни тарихыннан аерылды, надан калды — ни хәл итәргә, дип торганда фән тагын ярдәмгә кил­де. Аларның бит кайсы хәрефкә күчсә дә мәктәпләре бар. Шуннан чыгып, мәктәпләрне руслаштыру баш­ланды.
Бу халык Тукайны укып, аның байрагын күтәреп үскән «хөр мәмләкәт, хөр Русияһ» халык иде.
Бу халык, Тукайда әйтелгәнчә, «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яшәгән халык иде.
Татар халкы шаккатмады. Урысча укыды, татарча сөйләште...
Кинәт кенә кара давыл булып афәт басты. Торыр урыны булмаган Рәсәй халкы татар иленә агыла баш­лады. Иван Грозный руслаштырган Казан өстенә, Со­вет Мәскәве руслаштырган Түбән Камалар, Брежнев шәһәрләре өстәлде. Мәктәптә йолкып ала алмаган иманны, ана имчәгеннән баланы йолкып алып эшли башладылар.
Гомер-гомергә әдәби яшьләргә мохтаҗлык кичермә­гән татар әдәби хәрәкәтенең сулышы кысыла башлады.
Гомергә сабыр булган Сибгат ага Хәким Зөлфәт бе­лән миңа әрнүле сүз ычкындырды:
— Муса Җәлил, Фатих Кәрим бәхетле булган икән. Алар татар баласының халык баласы булып үсәсенә ышанып киттеләр. Мәктәбең белән бергә туган телең дә киселгәч...
Артык дәвам итмим. Болай да аңлашыла. Әмма га­сырлар буена үзенең тамырын югалтмаган татар мәдә­ни дәвамы бетәме соң?
«Ялкын», «Яшь ленинчы» битләрендә кош теледәй хәбәрләр, шигырьләр бастырган малайлар оран сала башладылар.
Ркаил Зәйдуллин — чуаш иленнән; Ләис Зөлкарнәев — Башкорт ягыннан; Газинур Моратов — урман ягына терәлеп торган Кукмарадан; Ләбиб Лерон — тапкырлыкның тәмен белгән типтәрләрдән — Актаныш, Мөслим төбәгеннән.
Ара-тирә язмалары чыккан, яшьләре 30–40 арасын­да тирбәлгән каләм ияләрен искә алмаганда, инде яшь көчләр килмәс иде сыман. Кинәт... Тагын да чуаш илен­нән, Батыр районының Шыгырдан авылыннан Рөстәм Сүлти:
Чын мишәрең булалмадым инде,
Моңсу мишәр шул мин, Шыгырдан.
— Син кайдан? — дип сораганнар өчен
Тик бер җавап миндә:
— Шигырьдән!
Әгәр дә шагыйрьгә 22 яшь икәнен белмәсәң, аның берничә китап күләмендәге шигъри әсәрләре барлыгы­на үз күзең белән шаһит булмасаң, имәнеп китәргә мөмкин.
Татарстан язучылар берлегендә шагыйрьләр җый­налды. Аларның бүген секция утырышы. Иң яшь ша­гыйребезнең иҗатын өстәлгә салып сөйләшәбез. Сөйләшү әдәбиятыбыз язмышына кереп китте. Олы язмыш хакында сөйләшер өчен яхшы шигырьләр кирәк. Ә бәлки Рөстәм Сүлтинең әнә шул тирән эч­тәлекле, үзенең яшенә хас булмаган, бәлки киресенчәдер, шигырьләре бу зур сөйләшүгә тарткандыр. Ша­гыйрь үзе шигырьләрен оялып кына укыды. Кайбер өлешендә сүзләре дә аңлашылмады. Әмма инде үзлә­ре шигъри дулкынга күнеккән өлкән каләмдәшләре ал­данмадылар. Әхсән Баян, Әхмәт Рәшит, Ркаил Зәй­дулла, Ләбиб Лерон шигырьләрне үзләре укып кара­ганга күрә җитди сүзләр әйттеләр. Киңәшләр бирде­ләр. Бу сүзләрдә шагыйрьгә үз-үзенә ышанырга кирәк­леге, аның олы юлга чыгарга мөмкинлеге зур икәнле­ге турында ышандыргыч сүзләр иде.
Ә шигырьләрдә чакыру яңгырый:
«Каз канаты» җырын җырлый-җырлый,
Юксынуын эчкә йоткан халык.
Күз алдыма килеп басасыз шул
Җанга якын моңлы символ булып.
Казан казы, тагын яный дошман,
Авазың сал әрнеп, сыкрап, каргап...
Коткар телне, газиз халкым коткар:
— Уяныгыз, кыйгак, кыйгак, кый-гак-к!
...Яңа исемнәр һәрвакыт ят тоела. Әдәби исемнәр гел шулай инде. Бигрәк тә гасыр ахырына җиткәндә. Ә инде алдагы илле, алтмыш, җитмеш, сиксән, тукса­нынчы елларын әйткән дә юк. Халыкка шагыйрьне моңарчы партия өлкә комитеты тәкъдим итте. Шул сә­бәптән без Хәсән Туфанның зурлыгын да әлегә кадәр белә алганыбыз юк. Инде Зөлфәт, Нияз Акмал, Эдуард Мостафин кебек яңа зур буын хакында сүз булуы да мөмкин түгел.
Әмма бер хакыйкатьне оныталар: Тукай да, Бабича, Такташ та, Туфан да яклауга мохтаҗ түгелләр. Алар хезмәт иткән халык мохтаҗ. Ул халыкка мәктәп­ләр кирәк. Ул халыкка дәреслекләр кирәк.
Әнә шул заман арасыннан килеп чыккан яшь ка­ләм иясе бу — Рөстәм Сүлти.
Шагыйрьләр секциясе аның, башлангыч иҗатын унай бәяләде. Беренче китабын Татарстан китап нәш­риятына тәкъдим итте. Үзен язучылар берлеге әгъза­сына әзерләргә кирәге искәртелде. Шагыйрьдән иҗади һәм иҗтимагый активлык таләп ителде. Бу таләпләр шагыйрьне куркытмасын, канатландырсын иде. Амин! Өметем аклансын иде!
Мөдәррис Әгъләмов. (Ошбу мәкалә 1992 елгы Рөстәм Сүлтинең «Мин — шигырьдән. Шигырьләр, поэма» китабына кереш сүз итеп нәшер ителгән).

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark