Безнең Апас төбәге табигате, үзенә генә хас йолалары, атаклы кешеләре белән тарихта билгеле бер урын алып тора. Атаклы кешеләр дигәннән, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай белән якташыбыз, Ябалак авылы кешесе Габдулла Харисның 1911-13 елларда иҗади элемтәдә торуын да әйтергә кирәк. Безнең музейда тарихчы-эзтабар, Татарстанның атказанган укытучысы Әсхәт Галимҗанов тарафыннан әзерләнгән язмада Габдулла Харис турында шактый мәгълүматлар саклана.
Габдулла Харисның эшчәнлеге Галимҗан һәм Гыйльметдин Шәрәфләр, Габдулла Тукай, Камил Мотыйгый (җырчы, Татарстанның халык артисты Галия Кайбицкаяның абыйсы) һәм башкалар белән бәйле. Булачак язучы Габдулла Минһаҗ улы Харисов 1893 елда Казан губернасы, Тәтеш өязе, Шәмбалыкчы волосте, Татар Ябалагы авылында дөньяга килә. Авылның өлкән кешеләре Абдуллин Сабир, Фатыйхов Җиһанша, Хәнифәтуллин Сафа, Фәтхуллин Сафиулла, Фәтхуллин Идиятулла һ.б.ның истәлекләре буенча Габдулла Харисов һәм аның энесе Әхмәтзыя Харисов турында түбәндәгеләр билгеле. Ябалак авылының беренче указлы муллаларыннан берсе, Аксудан (Буа районы) Габдрахман Төхфәтуллин булган. Аның улы Габделгазиз (1885-1964) Арча ягында мөгаллимлек иткән. Шунда булачак язучы Рафаил Төхфәтуллин (1924-1994) туган. Габдрахман Төхфәтуллин (язучы Р.Төхфәтуллин бабасы) муллалык иткән чорда, авылда икенче мәхәллә ачылырга тиеш була. Мулла итеп Кайбыч районы, Сатламыш авылыннан Минһаҗ, Харисовны чакыралар. Әмма мәхәлләдә мәчет ниндидер сәбәпләр аркасында ачылмый кала, ә Минһаҗ Харисовка, аны кире җибәрмичә, авылдан җир — имана пае бирәләр һәм ул шунда төпләнеп кала, балалар укыта, ягъни мөдәррис вазифасын башкара. Шулай итеп, Ябалакта Габдулла Харисов дөньяга килә. Ул башта әтисендә, аннан Габделгазиз Төхфәтуллин, Галимҗан Шәрәф белен Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала, татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. Хәзер Казан педагогия көллияте булган әлеге мәктәп 1876 елда ачылган. Ул авыл балаларын грамотага өйрәтү өчен 16 яшьлек үсмерләрне кабул итеп, 4 ел укытып чыгарган. Үз чорларында Г.Исхакый, Х.Ямашев, М.Солтангалиев, Г.Коләхмәтов, Г.Камай һ.б. шунда белем алган. Менә шул мәктәптә укыганда, 1910-11 елларда, Г.Харис беренче шигырьләрен яза башлый. Бу елларда инде Габдулла Тукай да Казанда иҗат итә.
Габдулла Харис Габдулла Тукайның шәкерте була. Ул аның янына еш барып йөри, язган шигырьләрен укый. Бу турыда язучы М.Гали «Тукай белән танышуым» дигән әсәрендә түбәндәгечә яза: «...Минем белән мәдрәсәдә укучы Габдулла Харис, үзенең язган шигырьләрен укып, консультация алу өчен, Тукайның номерына барганда мине дә ияртеп барды. Без барганда «Болгар»ның (трактир-кунакханә) өченче катында Тукай тора торган 41 нче номерның ишеге ярык кына булып ачылып тора иде. Г.Харис шакылдатмый-нитми, ишекне зуррак ачып, башын тыкты да:
— Мемкинме, Габдулла әфәнде? — диде.
— Ә-ә синме әле бу, Харис? Әйдә, кер! — дигән тавыш ишетелде эчтән.
Ишекне яртылаш ачып, ул кереп китте, мин ишек төбендә калдым. Бераз торгач, Харис:
— Минем бер иптәшем дә бар иде әле анда, — диде.
— Кайда соң ул, ник әйтмисең аңа, керсен! — диде Тукай.
Харис ишектән башын тыгып, мине чакырып алды. Кердем. Бер карават, бер-ике урындык сыярлык кечкенә генә бүлмә...
Без килгәндә, Тукай яткан булган икән. Мин кергәндә, яңа урыныннан торып, өстенә ябынып яткан пальтосын чөйгә элеп маташа иде. Тужуркасын иң башына салып, урынын рәтләп куйды да:
— Мәдрәсәдәнме? Шәрик ук мәллә? — дип, Хариска карап алып, минем белән күреште.
— Ул миннән бер курс түбән укый, — диде Харис.
— Син дә шигырь язмыйсыңдыр бит? — диде Тукай, миңа карап.
— Юк, Габдулла әфәнде, — дидем мин.
— Ярый әле андый гөнаһың юк икән. Менә Харис сабагын да укымый, кыш буе шуның белән саташып йөри бит, — диде Тукай көлеп...»
Г.Харисның беренче шигырьләре «Йолдыз» гәзитендә, «Аң», «Ак юл», «Сөембикә» журналларында басыла.
1913 елда Габдулла Тукайның үлемен Габдулла Харис бик авыр кичерә. Шул чорда аның Тукайга багышланган шигырьләре дөнья күрә.
Син бәләнд (бөек, зур), туган чактук җырлап тудың,
Тәндә җаның бар чагында җырлап тордың.
Үлгәндә дә җырлармын мин, дигән идең,
Вәгъдәңдә тордың—җырлап гүргә кердең.
Үлдең, күмдек. Күптән сине кочты кабер,
Шулай да әле халкың син телендә гел;
Татар халкы Җир йөзендә яшәгәндә,
Яшәрсең син булып бер мөхтәрәм былбыл.
Кимсетсәләр кимсетсеннәр, син ким түгел,
Тиңләсәләр тиңләсеннәр, син тиң түгел.
Тыныч йокла кабреңдә, әй гали күңел!
Сукырларның бәһаләве бер тиң түгел.
Габдулла Харисның 1919 елда язылган «Ник җырладым, ник көләм?» дигән шигыре Габдулла Тукайның «Аң» шигыре белән аваздаш.
...Егламыйм, юк, элекке төсле түгел мин югары,
Шатлыгым эчкә сыймый, тышка таша шат җырларым.
Күптән инде күз яше кипте, хәзер уйныйм, көләм;
Алда юксылларны ак көн көткәнен яхшы беләм.
Тәбрик итәм мин җиһан юксылларын бәйрәм белән.
Мәңге иркенлек, азатлык, мәңге бетмәс ямь белән!
Г. Харис 1913 елда укытучылык эшенә күчә. Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша, авылдашы Фатыйхов Җиһанша аның полк мулласы булуына, соклангыч итеп вәгазь укуын авылдашларына шаккатып сөйли. Күрәсең, ул чорда да хәзерге политрук вазифасын башкарган күк, армиягә укымышлы кешеләр кирәк булган. Сугыштан кайкач, Габдулла янә укытучылык эшенә керешә, гәзит-журнал редакцияләре белән элемтәдә тора. Туберкулез авыруы теңкәсенә тиеп, авыл һавасы килешмәсме, дип ул туган авылы Ябалакка кайта. Төп йортта энесе Әхмәтзыя гомер итә, шуның каршында йорт җиткереп, Габдулла Харис биредә яши башлый. Әмма савыгып китә алмый, нәкъ Тукай авырган хастадан, нәкъ Тукай яшендә дөньядан кичә. Ябалак зиратына җирләнә. Хатыны Гайшәнең кызы белән 60 нчы елларда Ябалакка кайтып, Габдулла Харисның каберен зыярәт кылганнарын Хәнифәтуллина Мәрьям апа әле дә хәтерли. Авылның туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ә.Галимҗанов башлангычы белән шагыйрьнең 100 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә кабергә истәлек ташы куелды.
Г.Харис яшәгән йорт гади авыл өе генә түгел, зур-зур тәрәзәле мәһабәт бина була. 1938 — 45 елларда бу йортны мәктәпнең бер классы итеп файдаланалар, 1946 елда Кайбыч леспромхозы оешкач, аны контора итәләр. Кирәк бит, Габдулла Харис яшәгән бу йортта икенче бер шагыйрь — Лубян урман техникумын тәмамлаган Зәки Нури леспромхозның автоколонна җитәкчесе булып эшли. Соңыннан әлеге йорт Каратун станциясенә чәй йорты итеп күчерелә.
Быел Г.Тукай туган көнне без — район мәдәният бүлеге хезмәткәре М.Сәйфетдинова, җирле үзидарә башлыгы Ф.Миңнулин, Р.Бәдретдинов җитәкчелегендә Морзалар мәктәбе укучылары, музей җитәкчесе Ә.Галимҗанов гаиләсе шагыйрь Габдулла Харис каберенә чәчәкләр салдык, Габбас хаҗи Хафизов аның рухына дога багышлады. Габдулла Харисның бөек Тукаебыз белән иҗади аралашуы без апаслар өчен зур горурлык дип саныйм һәм язмамны шагыйрьнең «Килер бер көн» дигән шигыре белән тәмамлыйм:
Мине рәнҗетсә дә бу тормышым гел,
Аңа борчылмыймын, кайгырмыймын бер.
Шулай кайгы көнендә мин түземле,
Беләм шатлык сөяр дип бер үземне.
Яшь күңелем киләчәктән көтеп ямь,
Әнә булса да ул хәзергә мөбһәм (билгесез).
Дөрест, истикъбаль ул ике төрле,
Аңа бакмыйм вә булмыйм әйле-шәйле,
Бүген булсам да мин хәсрәтле, моңлы,
Килер бер көн, җуар хәсрәт-моңымны.
Рамис НОГМАНОВ,
Апас районы туган якны өйрәнү музее директоры,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
«Мәдәни җомга», №44, 4.11.2011.






















