Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Мирас Әдәби ТӘКЪВАЛЫК

ТӘКЪВАЛЫК

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Татарстанның беренче Пре­зиденты: «Син бүләкнең зурра­гына да лаек!» дигән вәгъдәсен чираттагы Илбашына калдырып китте ахрысы...
Биектау районындагы Чебокса авыл хуҗалыгы комплексы базасында уздырылган күргәзмә-киңәшмәдән соң уңайлы очрак бит, берочтан абзагызның юбилеен да билгеләп үтәргә ниятләделәр. Күп еллар дәвамында бу тобәктә, өлкә гәзите кураторы булганлыктан, мөгаен, ярыйдыр, дип, моңа каршы килмәдем. Мактаулы то­стларны шактый күтәрделәр. Әмма партия райкомының ул чактагы беренче секретаре ат күзе хәтле генә рюмкага салын­ган хәмерне иснәп гә карама­ды. Гаҗәпсендем...
Икенче очрак. Казанның «Ну­рулла» мәчете. Инде районның хакимият башлыгы булып эшл­әүче әлеге зат, сәдакасын мәчет ишеге төбендәге әрҗәгә төшергәч, күтәрелеп миңа ка­рады.
— Ә-ә-ә, исәнмесез Госман Гумерович! Менә шифаханәдән генә але мин. — дип, аягындагы «Б» хәрефе сугылган сандал-чапалакларына ымлады. Алай икән, минәйтәм. Аңлашылды: инсанның кальбе саф, гамәлл­әре изгелектә болай булгач. Га­ризам буенча Таулы бистә­сеннән бакча-йорт урыны бүлеп биргәндә үк сизгән идем аның кемлеген.
Өченче очракны барыгыз да сокланып күзәткәндер, дип беләм. Ике мең дә унберенче­нең Корбан гаете бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, иң алгы рәттә торып, гает намазын укыды. Ул моңа күптәннән әзерләнгән икән бит. Кылган гамәлләре әтисе Нургали абзый рухына дога булып та ирешсен иде дим!..
Шулай дим. Чөнки мин үзем, атаклы урманчы Нургали абзый белән, аның вафатына тиклем, нәкъ илле биш ел буе арала­шып, бер-беребезне хөрмәт­ләп яшәдек. Киң күңелле, иге­лекле кеше иде урманнар хуҗа­сы. Шуңа куанам: балалары да үзе шикелле, булдыклылар. «Миңнехановлар» маркасына тап төшермиләр. Әнә бит, ур­танчылары Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Илбашы дә­рәҗәсенә күтәрелде. Игелекле­ге, тәкъвалыгы нәтиҗәсендә дип беләм.
Шушы урында, нишләптер, бер мәгълүм Хәдистәге сүзләр хәтергә килде. Анда якын туганнарыңның, күршеләреңнең, әти-әниең дус булып, арала­шып яшәгән инсаннарның хәлен белеп тор, аларны хөрмәтлә, диелгән. Миңа да элемтәләрне өзәргә ярамас: беренче Президенттан калган вәгъдә-әманәт тә бар бит әле. Теге «зур бүләк» дигәне боралак ук түгелдер дә дүрт копчәкле төрек «арабасы» бу­лырга мөмкин - шуңа угырып җилдерәсе килә!..
Госман ГОМӘР.

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark