Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Мирас Фәнни ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров тәбрикләве

ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров тәбрикләве

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Хөрмәтле Вәлиулла хәзрәт!

Кадерле мөселман туганнар! 
Тарихка мөрәҗәгать итсәк, татарларда гыйлем һәм дин һәрвакыт янәшә яшәгәнен күрәбез. Безнең халыкта дин әһеле, мулла кеше — гыйлем иясе, галим, мөгаллим булган. Ислам дине кабул итү белән, Идел буена, безнең бабаларыбызга ислам мәдәнияте, фәне үтеп кергән. Коръән аятьләре белән бергә, әл–Кинди, әл–Харәзми, әт–Тәбари, әл–Фәраби, Ибн–Сина кебек бөек гарәп–фарсы фикер ияләренең хезмәтләре халкыбызның рухи байлыгына әверелгән. Әлеге бөекләр — чын мөселманнар, алар хәдисләр, шәрехләр язуны үзләренең илаһи бурычлары санаган кебек, математика, астрономия, медицина, фәлсәфә өлкәләрендә трактатлар язуны, фәнни эзләнүләр алып баруны да әһәмиятле санаганнар.


Кызганычка каршы, безнең илебездә ислам дине һәм фән күп еллар ике янәшә агучы елга кебек үсте. Моңа заман алып килгән үзгәрешләр сәбәп булгандыр. Озак вакытлар динсез, денсез яшәгән җәмгыятькә ислам дине, барыннан да бигрәк, аның кануннары, йолалары кире әйләнеп кайтты. Аллага шөкер әкренләп динебез тормышның төрле өлкәләренә үтеп керә. Ислам дөньясы фәннәр академиясенең XVI конференциясе 2008 нче елда Казанда үткәрелү дә очраклы түгел. 57 ОИК иленең бөек галимнәрен берләштергән бу оешма борынгы мөселман галимнәренең данын яңадан торгызырга барлык көчен куя.
Идел-Урал мөселманнары да ислам тарихында күренекле дин галимнәре буларак мәгълүм. Шуларның берсе — мөхтәрәм Шиһабетдин Мәрҗани сүрәте бүген Татарстан фәннәр академиясенең фойесында татар фәненең тарихы турында сөйләп тора. Күптән түгел без Болгар чоры ядкәре — Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасының инглиз телендә нәшер ителүенә шаһит булдык. Әлеге ядкәрнең бүгенге көнгә килеп җитүе өчен икенче бер күренекле галимебез, алга карап эш йөрткән хәзрәт Габдерәхим Утыз Имәнигә рәхмәтлебез. Мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Чөнки бездә татар зыялысы, татар галиме — Коръән ятлап тәрбияләнгән, мәктәп–мәдрәсәләрдә белем алган, шул мәктәп–мәдрәсәләрне яшәткән, камилләштергән.
Белгәнебезчә ике дистә ел буена инде “Иман” ислам мәдәнияте мәркәзе безнең бөек шәхесләребезнең дини, мәдәни һәм фәнни мирасын торгызуда һәм саклауда бик зур роль уйный. Моннан тыш, ул бүгенге мөселман җәмгыятенең проблемаларына, анда барган процессларга игътибар бирә, татар-мөселман җәмгыятендә дин һәм фәнне якынайтуга, үзара хезмәттәшлек мөнәсәбәте урнаштыруга үзенең зур өлешен кертә. Мин Татарстан фәннәр академиясе исеменнән бу оешманың эшендә зур уңышлар телим, Аллаһ ярдәм бирсен сезгә.
Дин, рухи мәдәният, фән һәм мәгариф бергә үскәндә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бердәм булганда гына көчле без.



ТФА президенты Ә.М.Мәзһәров
29.11.2011

 

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark