Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Мирас Фәнни Суфи Аллаһиярның «Собәтел-гаҗизин» («Гаҗизләргә терәк») әсәрендә әхлак принципларының чагылышы

Суфи Аллаһиярның «Собәтел-гаҗизин» («Гаҗизләргә терәк») әсәрендә әхлак принципларының чагылышы

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Суфи Аллаһияр — 1616-1713 нче еллар арасында Урта Азиядә яшәп иҗат иткән мәшһүр татар шагыйре. Аның иҗаты татар укучысына үз чорында ук таныш була һәм игътибар казана. Суфи Аллаһиярның иң шөһрәтле әсәрләрнең берсе «Собәтел-гаҗизин» («Гаҗизләргә терәк») китабы XVIII йөздә үк татар әдәбиятының үз әсәре һәм мәктәп дәреслеге буларак фай­далана.  Бу әсәрнең кулъязмасы татарлар арасында бик күп таралган. Чөнки ул изге китаплар исәбендә йөртелгән һәм Кол Галинең «Кыйссаи-Йосыф», Хуҗа Әхмәд Ясәвинең «Диваны хикмәт», «Бакырган китабы», «Мөхәммәдия» әсәрләре белән беррәттән бик тә яратылып укылган. «Собәтел-гаҗизин» әсәре беренче мәртәбә китап буларак Казан университетының «Азиатская типография»сендә 1802 нче елда ук дөнья күрә һәм тиз арада таралып та бетә. Шуннан соң ул 1917 нче елга кадәр кат-кат басыла, хәтта ничә тапкыр нәшер ителүен әйтүе дә кыен (Аллаһияр Суфи. Собәтел-гаҗизин (Гаҗизләргә терәк) / Тәрҗ., кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы Ф. Яхин. — Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты (ТаРИХ), 2002. — Б.5,13.). Шунысы мөһим: «Собәтел-гаҗизин» — Казанда дөнья күргән тәүге әдәби китапларның берсе. Бу әсәрне Шиһабеддин хәзрәт Мәрҗани (1818-1889) дә бик яраткан. Ул бу китапны үзе белән хаҗга алып барган (Идиятуллина Г. Духовно-религиозная атмосфера в Поволжье в XVII–XVIII вв. [Электронный ресурс]. Режим доступа: http://tataroved.ru/publication/jad/2/g13, свободный).
«Собәтел-гаҗизин» («Гаҗизләргә терәк») әсәренә шәрехнамәләр дә төзегәннәр. Гарәп телендә шәрехне Габдерәхим Утыз-Имәни (1754-1834), ә татар телендә Таҗеддин Ялчыгол (1768/1769–1837) (Карагыз: Таҗеддин Ялчыгол. Рисаләи Газизә. — Казан: «Иман», 2001) язган.
Таҗеддин Ялчыгол әйтүенчә, Суфи Аллаһияр Самарканд шәһәре янындагы Миңлән исемле авылда туа. Бу авылның халкы изгеләр була һәм аның әтисе дә Тимерйар гаять дәрәҗәдә тәкъвалы була. Аллаһиярга ун яшь тулгач, әтисе аны Бохарага китереп, мәдрәсәгә тапшыра. Мәдрәсәдә Аллаһияр күп фәннәр өйрәнә. Мәдрәсәне тәмамлаган Аллаһиярны (ул вакытта аңа егерме бишь яшь була) Бохара әмире үзенә хезмәткә ала һәм аны базарда сатучылардан һәм алучылардан салым җыю эшенә түрә итеп билгели (Таҗеддин Ялчыгол. Рисаләи Газизә... — Б.46-47.).
47 яшендә Суфи Аллаһияр Нәкышбәндия тарикатенең танылган шәйхе Хабибулла остазның (1700 елда үлгән) мөриде була (Фарит Яхин. Аллахийар Суфий. // Ислам на европейском Востоке: Энциклопедический словарь. — Казань: Магариф, 2004. — С. 17.). Бу остазда Аллаһияр унике ел тәрбия ала. Югары рухи дәрәҗәләргә ирешә һәм дүрт китап иҗат итә: «Мәс­ләкел-мөттәкыйн» (Бәхәссез караш), «Морадыл-гарифин» (Акыл ияләренең морады), Михзаныл-мотыгыйн (Күн­дәм­нәрнең михрабы) һәм «Собәтел-гаҗизин» (Гаҗизләргә те­рәк). Бу китаплар арасында «Собәтел-гаҗизин» иң гүзәле булып санала (Таҗеддин Ялчыгол... — Б. 46-47.).
Бу китаплар аркасында Аллаһияр халык арасында бөек суфи һәм шәригать белгече булып таныла. 1708 елда 80 яшьләрендә Аллаһияр Казанга килә. Биредә ул суфи остаз Идрис Хафиз белән очраша, Болгарны зиярәт итә. Аннары хаҗга юнәлә. 1713 елда вафат була. Галимнәр фикеренчә Аллаһияр Искәндәрия шәһәрендә (Т. Ялчыгул) яисә Бохарада (Г. Рәхим, Г. Гобәйдуллин, Х. Миңнегулов) күмелгән (Фарит Яхин. Аллахийар Суфий. // Ислам на европейском Востоке... — С. 18).
«Собәтел-гаҗизин» — зур күләмле шигъри әсәр. Ике юллык строфалардан төзелгән, 1718 юлдан тора. «Гаҗизләргә терәк» әсәренең башы мөселман традицияләре буенча, ягъни Аллаһы Тәгаләгә дан җырлау белән башланып китә һәм Аның кодрәтләре бәян ителә, изгеләр, пәйгамбәрләр ягында булуы белдерелә:

Мактау Ходага, кылды җир-күкләрне,
Тамчыдан яратты пакь гәүһәрләрне!

Терәксез тотты күкләрнең өен,
Җиһанга хөкемен күрсәткән Алла ул! (Аллаһияр Суфи. Собәтел-гаҗизин (Гаҗизләргә терәк)... — Б.16.)

Алга таба Суфи Аллаһияр иман шартларын тәфсилләп бәян итә. Шуннан соң Аллаһияр мөселман нинди әхлакый сыйфатлар булдырырга һәм нинди сыйфатлардан арынырга тиешлелеген яза. Мәсәлән, «Көнчелектән ерак булу бәяны» бүлегендә Аллаһияр болай дип яза:

Лаек булса алтыннан тәхет сиңа,
Үзеңнән кечеләрдән рәнҗеш җыйма! (Аллаһияр Суфи. Собәтел-гаҗизин... — Б.87. Алга таба җәяләр эчендә битләр саны гына куелачак).

Таҗеддин Ялчыгол бу сүзләрен болай дип аңлата: ягъни Хак Тәгалә сиңа җиңел итеп юктан таҗ һәм тәхетле падишаһ булырга насыйп итсә, зинһар, үзеңнән түбән мәртәбәле кешене каты сүз белән рәнҗетмә3. (Таҗеддин Ялчыгол... — Б.225. Алга таба аңлатмалар шул ук китаптан биреләчәк һәм аңлатмалардан соң җәяләр эчендә битләр саны гына куелачак).

Җиһан солтаны биргәч булсаң бөек,
Кеше үз хәлен белү кирәк кечек.

Ягъни җиһан халкы барчасы син падишаһ дип ант итсәләр дә, кеше тәкәбберләнмәскә тиеш. Чөнки зур дәрәҗәгә горур булу ахмаклык (Б.225).

Әгәр мәртәбәң булса олы һәм зур,
Егылган авыруның хәлләрен күр.

Әгәр синең мәртәбәң олуг булса да, мәртәбәгә алданма. Җиһанда сырхаулы кешеләрнең хәлен күреп, гыйбрәт ал. Олуг дәрәҗәң олуг булган саен, йөзеңне түбән төшереп, барча халыктан үзеңне ким күр (Б.225)
Әгәр дөньяда булсаң бер көчле кул,
Әмма анда үлчәү корылган, и кол!

Әгәр син дөньяда көч һәм куәт иясе булсаң, онытма, золым кылучыларга Кыямәт көнендә үлчәү бардыр. Анда аларга хисап булачак (Б.226).

Тарафың — кырмыска, синдә куәт — фил!
Мөселманлыкта аңа мәрхәмәт кыл! (Б.87)

Ягъни бер мөселманның куәте кырмысканыкы кебек булса, синең куәтең филнеке кебек булса да, мөселманлыкта аңа шәфәгать (яклау) кыл, «мин куәтлемен» дип куәтсезләргә көч күрсәтмә (Б.226).
«Комсызлык хикәяте» бүлегендә Аллаһияр болай ди:

Кил, и азат, күркәм әхлак белән, яр,
Комсыз зинданына булма тоткын-зар (Б.91).

Ягъни әй азат, син һәрчак әхлак белән юлдаш бул, зинһар тәмуг зинданына тоткын булма, ягъни халыкка карата комсыз булма, чөнки комсызлык кылмак хурлык. Комсызлык шулдыр: үзеңне халык арасында галим һәм суфи буларак күрсәтеп тору, телеңдә булган вәгазь дөрес булыр, ләкин суфилыкны күрсәтү Аллаһ өчен түгел, бәлки халык яхшы күрсен дип, миңа бүләк бирсеннәр дигән максат белән суфилыкны күрсәтү. Бу чын хәрамдыр (Б.235).

Бирергә булмаса дөнья ашыннан,
Теләнеч кылма берүк бай кешедән (Б.91).

Ягъни син фәкыйрь булып кешеләргә бирергә нигъмәтең һәм ашың булмаса да, кешеләргә карата комсызлык кылма, чөнки комсызлык начардыр. Кыскасы ни кадәр фәкыйрь һәм мескен булсаң да, хәлеңне кешеләргә белдермә һәм комсызлык кылма (Б.235).
«Татлы телле булып, яман сүздән китү бәяны» бүлегендә автор түбәндәгечә яза:
Кил, и габид, үзеңне хак юлга сал,
Хәрам-шөбһәдән күркәм холыкны ал!(Б.131)

Аллаһы Тәгаләгә коллык (габид) һәм бәндәчелек әйла, хәрамнән һәм шөбһәдән холкыңны пакь кыл (Б.332).

Кулың ачык һәм йөзең юмарт булсын,
Кешелектә мөлаем сүзле бул син (Б.131).

Ягъни чын габид (изге, тәкъва) булсаң, ачык кул һәм ачык йөзле, сүздә торучы һәм йомшак сүзле бул (Б.332).

Бу хаслыклар ярашлы булса синдә,
Өмет бирер, «Ходаем!» дисә бәндә (Б.131).

Ягъни югарыда әйтелгән шартларга туры килү булса, Ходаемнан өмет, Аллаху Тәгалә сине якын бәндәм дисә кирәктер (Б.332).
«Ике мөэминнең бер беренә хәер бирүе хәбәре бүлегендә» Аллаһияр болай дип бәян итә:

Кил, и мөэмин, һаман яхшы юлда бул,
Мөселман икән һәркем, миһербан бул (Б.135).

Ягъни син мөэмин һәрвакыт яхшы юлда булырга тиеш, син һәрдаим мөселманнарга хуш ярдәм бирүче бул һәм мин мөселман дигән кемсәгә шәфкатьле бул (Б.339).

Ачылсаң син аны күргәндә гөлдәй,
Буйсына күр мәгәр хезмәтче колдай (Б.135).

Ягъни син мөселманнарны күргәндә гөлчәчәк кебек ачылып, елмай һәм аларга игътибарлы булып, хуҗаларның коллары кебек хезмәт кыл (Б.339).

Сары майдай аңа булчы мөлаем,
Татлы сүзне балдай эчер һәрдаим (Б.135).

Ягъни сары май кебек мөселман кардәшләреңә мөлаем бул һәм татлы телеңне мөселманнарга бал кебек даим әйла (Б.339).
Тот ул дустыңны сөт өстендә каймак,
Газиз җаныңны да күр бәһалерәк!(Б.135).

Ягъни син Аллаһу ризалыгы өчен бер дустыңны тотсаң, ул дустыңны сөт өстендә каймак кебек тот һәм ул дустыңны газиз җаныңны кебек күр, бәлки артык күргел (Б.339).

Хода боерыгыннан аягы тайса,
Кардәшлек шул — синнән нәсыйхәт тапса (Б.135).

Ягъни синең Аллаһ өчен дустың Аллаһның боерыкларын куеп, таеп явызлыкка барса, синең кардәшлегең шулдыр: аның явыз юлын аңлатасың һәм әйтәсең: «Әй дустым, ни өчен мондый бозык юлга барасың?» — дип йомшак сүз белән үгет-нәсыйхәт бир (Б.339).
Шул рәвешле, Суфи Аллаһияр әхлаклы, әдәпле булган кеше Аллаһның яраткан бәндәсе булуын, ә тәкәбберлек, комсызлык, саранлык кебек начар сыйфатларга ия булган кешегә Аллаһның газабы булачагын аңлата.

Сабиров Нияз Рөстәм улы,
Казан Ислам көллияте директорының урынбасары

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark