Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Мирас Фәнни Еллар һәм юллар

Еллар һәм юллар

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

(Татар балалар журналына 100 ел)
Галимнәр төрки халыкларда балалар өчен журнал чыгаручы беренче халык итеп татар халкын курсәтәләр. Моның үзенә күрә сәбәпләре бар.
Мәгьлүм ки, 1905 елгы революция тәэсирендә татар әдәбияте һәм мәдәнияте зур тизлек белән үсеп китә. Киләчәк кешесе — яшь буын язмышы да милли эшлеклеләребез кайгыртуыннан читтә кала алмый. 1907 елның 1 январенда Мәскәүдә «Тәрбиятел-әтфаль» («Балалар тәрбиясе») исемле журнал чыга. Титул битенә: «Унбиш көнгә бер чыга торган сабак балаларына әдәби, фәнни вә рәсемле мәҗәллә» (мәҗәллә — журнал) дип куелган бу басманың чыгымнарын Мәскәү бае Хөсәен Байбеков күтәрә, редакция дә аның йортына урнаша. Журналны оештыру, мөхәррирлек вазифасын милли хәрәкәт житәкчесе дагстанлы Шамилнең оныгы Заһит Шамил үз өстенә ала.
Ф. Әмирхан 1906 елның январенда Петербургта мөселманнарның Бөтенсоюз съездына катнаша. Съездда Заһит Шамил белән очраша. Әтисе ягыннан бераз туган тиешле З. Шамил аны журналның жаваплы секретаре итеп чакыра. Ф. Әмирхан 1906 елның октябрендә Мәскәүгә килә. З. Шамил, журналист булудан бигрәк, ижтимагый эшлекле булганлыктан, журналда төп эшләрне башкару Ф. Әмирхан өстенә төшә. Ф. Әмирханның балалар журналын эшләү тәҗрибәсе юк, ә тәрҗибәне кайдан алырга?
Рус балалары өчен беренче журнал «Детское чтение для сердца и разума»ны 1785–1789 елларда танылган мәгърифәтче Н. И. Новиков чыгара. Рус мәдәниятенә ихтирам белән караган Ф. Әмирханның бу журналга мөрәжәгать итүе бик ихтимал. «Детское чтение…» төп девизы итеп «Знание — свет, невежество — тьма»дигән халык мәкален ала. «Тәрбиятел-әтфаль» дә дә шуңа якын: «Мәгыйшәт караңгылыгына чумарга өлгермәгән балаларның рухлары күп сөальләргә жавап эзлидер» диелган. Бу ике журналның аерым бүлекләре (хикәяләр, фәнни мәкаләләр, бөек кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре һ.б.) бергә туры килүе дә әлеге карашка китерә.
«Тәрбиятел-әтфаль» балаларны күп яклы итеп тәрбияләүне максат итеп ала. Дини тәрбия бирүне дә күз уңыннан читтә калдырмый. Журналда «Ислам галәме вә мөселманнарга һәрнәрсәдән артык игътибар итәчәкмез» диелгән. «Бармы бездә балалар әдәбияты?» дип, әдәбиятның тәрбияви роле дә алгы планга чыгарылган.
Журналда әдәбият бүлеген Н. Думави алып барган булса кирәк. Аның 1907 елда ижат ителгән шигырьләренең күбесе («Гает көннәре», «Балалар тавышы», «Бер валидәнең (ана) балаларга нәсихәте» «Карлыгачның балаларга әйткән сүзләре», «Бер саилченең мөнәҗате», «Төн» исемле мәгърифәтчелек дидактизмы белән сугарылганнары) шушында басыла.
Ф. Әмирханың Дания әкиятчесе Г. Х. Андерсеннан тәрҗемә иткән «Мәхәббәтсез үрдәк баласы», «Гөл агачы һәм әкәм-төкәм» исемле әкиятләре дә шушы журналда дөнья күрә.
Журналда дини тәрбия башлыча күрсәтмәлелек юлы белән хәл ителә, чөнки сабыйның дикъкатен җәлеп итүдә рәсемнен роле бәхәссез. Монда Тверь, Хәрбин шәһәре мәчетләре, Тифлис мөселман гыйбадәтханәсе, Мәккә, Мәдинә шәһәрләре рәсемнәрен күрәбез. Хаҗ кылу турында тарихи географик белешмә дә урнаштырылган.
XX йөз башында Россиядә капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсеше һәм катлаулана баруы дөньяви белемле кешеләр таләп итә. Журналда «Күктә күренә торган нәрсәләр», «Зилзилә», Мәскәү, Петербург шәһәрләре, «Дума ачылу», «17 октябрь манифесты», табигать хәлләре турында сөйләгән мәкаләләр басылган. Тарихыбызда эз калдырган олуг шәхесләрдән Д. Менделеев, Г. Баруди, Г. Исхакый, И. Гаспринский турында биографик мәгълүматлар бирелгән.
Редакция табышмаклар, көлке кыйсемнәре, башваткычлар, балалардан килгән хатлар бүлекләре вәгъдә итә. Ләкин вәгъдә үтәлми кала. Биш сан чыкканнан сон, 1907 елның март аенда журнал чыгудан туктала. Моңа аның татар җирлегеннән еракта чыгуы да сәбәп булган булса кирәк. Ф. Әмирханның әйтүенә караганда, ул житәрлек мөштәриләр җыя алмый. Журнал кыска гомерле булса да, жәмәгатьчелектә кызыксыну уята. «Вакыт» газетасының 1907 елгы 9 гыйнвар санында аның яхшы кәгазьгә басылуы, рәсемнәренең нәфислеге турында әйтелә. Г. Тукай да «Тәрбиятел-әтфальгә» исемле мактау шигыре бастыра.
«Тәрбиятел-әтфаль» тукталса да, балалар өчен журнал кирәклеге көн тәртибеннән төшми. Газета-журнал битләрендә нәшриятта чыккан әдәбият кына балаларның рухи ихтыяҗын тәэмин итеп бетермәве турында язмалар чыга тора.
1911 елда Габделвәли һәм Мөхәммәтгали Әхмәдуллиннарның «Сабах» ширкәте «Балалар күңеле» исемле журнал чыгару турында сүз йөртә. Журналда төп эшне башкаруны Тукай үз өстенә ала. Ләкин басмага рөхсәт бирелми.
Ә менә Фәхрелислам Агиев 1913 елның 12 мартында Казан губернаторыннан балалар журналы чыгару өчен рөхсәт алуга ирешә. 1913 елның 15 апреле — нашире һәм мөхәррире Фәхрелислам Агиев булган «Ак юл» исемле балалар журналының туу көне. Редакция хәзерге Свердлов урамындагы I нче номерлы йортка — Музуров номерларына урнаша. Мөхәррир үзе дә шундагы бер номерда яши. Айга ике мәртәбә чыккан бу журнал «Өмет» матбагасында басыла.
«Ак юл», «Тәрбиятел-әтфаль» тоткан юлны — дини һәм дөньяви тәрбия юнәлешләрен дәвам иттерә. Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көннәре, дини бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Монда берүк язучының дини һәм дөньяви эчтәлекле әсәрен күрергә мөмкин. Ф. Агиев үзе дә мулла малае, һәр чыгышын җирне һәм күкне, җиһанны яратучы Аллаһы тәгалә исеме белән башлый.
«Тәрбиятел-әтфаль» дә публицистик яңгырашлы, кечкенәләргә аңлавы кыен булган мәкаләләр байтак, журналның балалардан бигрәк, ата-аналарга ярдәмче булу вазифасы өстенлек иткән булса, «Ак юл» беренче саныннан ук кечкенәләр журналы булып формалаша. Рәсемнәр Мәскәүдән эшләтеп кайтарыла. Ул рәсемнәрне Мәскәүдә яшәп иҗат итүче беренче татар хатын-кызы рәссам Хәдичә Акчурина эшләгән дип фараз ителә. (Татар энциклопедиясе. I, Казан, 2008, 106 б).
«Тәрбиятел-әтфаль»дән аермалы буларак, «Ак юл»ның күп өлешен әдәбият алып тора. Редакция: «Ачык татар шивәсендә язылган балалар әдәбиятын баетудыр» дигән програм максатына ахырга кадәр турылыклы булып кала. Журналда әле бүген дә тәрбияви кыйммәтен җуймаган бай әдәби мирас саклана. Анда төрле халыклар әдәбиятыннан тәрҗемәләр дә шактый. Ф. Агиев журнал тирәсенә бер төркем яшь каләмнәр туплый: С. Сүнчәләй, Ф. Сәйфи- Казанлы, Г. Сөнгати, Ф. Ибраһимов, Г. Рәфикый, Х. Әбүлхан, М. Әхмәр, Л. Гадел һ.б. Тукайдан соң балалар өчен күтәрелеп чыккан әдәби көчләр әлеге журналга туплана. Бу турыда күренекле галимебез Г. Рәхим дә искә ала. Балалар язучысы буларак, Ф. Агиев үзе дә «Ак юл»да ачыла. Зур, танылган язучыларыбыз Г. Исхакыйның «Егълавык Хәйрулла», Ф. Әмирханның «Ул үксез бала шул!» хикәяләре, З. Ярмәкинең халык жырларына әйләнеп киткән «Ак каен» шигыре беренче шушында басыла. Н. Исәнбәт, Б. Рәхмәт кебек танылган әдипләргә дә беренче иҗади фатиханы «Ак юл» бирә. Журналда Г. Рәхим, Ш. Әхмәдиев кебек оста әкиятчеләр үсеп чыга.
Жанр ягыннан караганда журналда бүгенге балалар әдәбиятының барлык жанрларына мисаллар табарга мөмкин.
Ф. Агиев — Г. Тукайга хөрмәт белән караган, аның белән бер даирәдә йөргән кеше. «Ак юл»ның 1913 елгы 4 нче санын ул Тукай хатирәсенә багышлый. Шагыйрьнең биографиясе беренче мәртәбә әлеге журналда басыла.
Болар өстенә журналда уеннар, рәсем ясау дәресләре, табышмаклар, башваткычлар, «Әйләнәбездә ниләр бар?» бүлекләре бирелгән.
Журналның 1916 елда ике генә саны (22 гыйнвар) чыга да туктала. Тукталу сәбәбе турында мәгълүмат очрамады, болай фараз итәргә генә кала: Татарстан милли архивының Казан губерна жандарм идарәсе язмаларында Ф. Агиевның журналы акча кытлыгы кичерүе турында әйтелә. Икенче бер урында басманың балаларны панисламизм рухында тәрбияләве турында язылган. Панисламизм патша хөкүмәтенең куркыныч дошманы булып исәпләнгән. Ф. Агиевка панисламист дигән мөһер сугыла. Нәтиҗәдә ул Казаннан китәргә мәҗбүр ителә. 1916 елның гыйнвар аенда Ф. Агиев гаиләсе белән Пенза губернасы Юнә авылына килеп урнаша.
Балаларның журнал кебек рухи азыктан мәхрүм калулары белән милли эшлеклеләребез ризалашып яшәмәгән, әлбәттә. Ягъкуб Хәлили (Ибраһим улы 1878–1937) Сарапул өязе (хәзерге Әгерҗе районы) Иж-Буби авылы мөгаллиме, «Сөембикә» журналы мөхәррире балалар өчен журнал чыгарырга рөхсәт сорап Казан губернаторына үтенеч юллый һәм 1916 елның 2 апрелендә рөхсәт ала. Журнал «Балалар дөньясы» исеме белән 1917 елның 1 мартыннан аена бер мәртәбә Казанда чыга башлый. Аны «Ак юл»ның дәвамы дип әйтергә ярый. Һәр ике журналның программасы фикри яктан туры килә.
«Балалар дөньясы» Н. Исәнбәтнең хәзер дә көйләп җырлана торган «Туган ил» шигыре белән ачыла. Монда С. Рәмиев, Ф. Бурнаш, Ф. Ибраһимов, М. Укмасый, Ш. Әхмәдиев, Г. Динмөхәммәтовның дөньяви эчтәлекле хикәяләре һәм шигырьләре басыла. Мингалим Мәннаф, Исхак Хәйруллин, Бәхтияр Мирзанов кебек дини юнәлешне дәвам иттерүче шагыйрьләр дә килә. Журнал бер елга якын гына чыга. 1918 елның 22 гыйнвар саны белән туктала. Тукталу сәбәбен чорына бәйләп карарга кирәктер. Ил болгана, ярлылык, кәгазь кытлыгы, моңа тагын Совет хөкүмәтенең искедән килгән басмаларны туктатуга йөз тотуын да өстәргә кирәктер.

* * *
Балалар матбугаты илебез тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә яши, яшәешебездәге иҗтимагый күренешләр, үзгәрешләр аның битләрендә дә чагыла бара.
Октябрьдән соң илебездәге зур тормыштагы кебек балалар дөньясында да үзгә дәвер башлана. 1922 елда Бөтенрусия пионер оешмасы төзелә. Татарстанда пионер оешмасы 1923 елның июнь аенда барлыкка килә. Коммунистлар партиясе, совет хакимияте диннең тәрбияви мөмкинлекләрен инкяр итә. Шушы үзгәрешләр җирлегендә яшь буынны тәрбияләү өчен яңа журнал кирәклеге көн тәртибенә баса. Бу турыда Мәскәүдә Комсомол Үзәк Комитеты татар-башкорт яшьләре бюросында берничә мәртәбә сүз кузгатыла. Ниһаять, 1924 елның мартында Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» исеме белән яңа советчыл журналның беренче саны чыга.
«Тәрбиятел-әтфаль», «Ак юл», «Балалар дөньясы» яшь буынны милли һәм динле итеп тәрбияләү, чын татар җанлы кешеләр үстерү максатын куйсалар, «Кечкенә иптәшләр» белән татар балалар матбугатында бөтенләй үзгә, икенче чор башлана, милләт һәм дин төшенчәләре югала, интернационализм сыйнфый тәрбия алгы планга чыга, яшь буынны яңа җәмгыять — соцализмны актив төзүчеләр итеп әзерләү бурычы куела. Журнал комсомол карамагына алына.
Басманы Г. Мохтар, Х. Садыйков, М. Парсин, Н. Нәбиуллин составындагы редакцион коллегия эшли. Берара мөхәррире булып М. Уразмөхәммәтев, 1926 елдан Х. Курмаев, 1927 елның 11 нче саныннан журналны М. Җәлил җитәкли.
Балаларның көндәлек тормышына кергән яңа сүз — пионер сүзе басманың үзәгенә менә. Кем соң ул пионер? Пионер ул — эшче-крестьян баласы, журналның программасында да эшче-крестьян балалары тормышыннан хикәяләр, шигырьләр, дип басым ясап әйтелә.
Революцион энтузиазм белән канатланып журналга яшь ка­ләмнәр килә. Күтәренке интонацияле шигырьләр күбәя. Журналда Ә. Түрәй, М. Крыймов, К. Зәлиев, Й. Госмановлар актив языша.
Революция ярлы баласына нәрсә бирде? Һәр иҗат кешесе шул хакта әйтергә омтыла. Ярлы баласының бәхеткә ирешүен Октябрь белән бәйли.
Й. Госмановның «Канлы көннәр хатирәсе (Кызыл Армиянең җиде еллыгына багышлана)» Г. Мохтарның «Штабтагы кечкенә Габбас», «Ил баласы Шака», Г. Баембитовның «Бүре баласы кайткан», К. Зәйдуллинның «Көтүче Кәшфи» хикәяләре дә ирек һәм бәхетнең авыр көрәшләрдә яулап алынганлыгы, бу көрәшкә кечкенәләрнең дә катнашуы турында сөйлиләр. Журналда дөнья күргән хикәя һәм шигырьләрнең күбесе әдәби эшләнешләре ягыннан әллә ни югары тормасалар да, татар совет балалар әдәбиятының башлангыч үрнәкләре булу ягыннан игътибарга лаек.
Редакция сан саен диярлек юлбашчыларның рәсемнәрен биреп бара. 1924 елның 23 маенда (XIII съездда) пионер оешмасына В. И. Ленин исеме бирелүне зур бәйрәм итеп билгеләп үтә.
Журнал 1925 елның 5 нче саныннан «Октябрятлар почмагы» ача. Монда нәниләр өчен вак-вак хикәяләр, шигъри тезмәләр басыла. Бу бүлек «Кечкенә иптәшләр»дән соң чыккан басмаларда да дәвам иттерелә, традициягә әйләнә, басмаларның кайберләрендә «Нәниләр почмагы» дип исемләнә.
«Кечкенә иптәшләр» 1928 елның 3 нче (март) саны белән туктала. Тукталу сәбәбе ачыкланмады. Бер урында гына акча кытлыгы турында әйтелә.
Балалар өчен журнал кирәклеге көн тәртибеннән төшми. Мәсьәлә Комсомол Үзәк Комитетының татар-башкорт яшьләре бюросында берничә мәртәбә карала. 1929 елның гыйнвар пленумында бюроның секретаре М. Җәлил бу турыда махсус доклад ясый. Нә­тиҗәдә пленум татар-башкорт балалары өчен айга бер мәртәбә «Октябрь баласы» исеме белән журнал чыгару турында карар кабул итә, мөхәррир итеп бюро М. Җәлилне билгели.
Журналның беренче саны 1929 елның август аенда Мәскәүдә чыга. СССРда бердәнбер татарча балалар журналы буларак, ул Татарстанга, татарлар яши торган башка төбәкләргә җибәрелә.
Журналны үз чорының көзгесе дип әйтәләр. «Октябрь баласы» утызынчы еллар җимеше. Утызынчы еллар — илебез тарихында аерата катлаулы чор. Бу чорда илебездә дингә каршы көрәш аеруча кискенләшә. Байлар һәм муллаларга социализмның дошманнары дигән мөһер сугыла. «Октябрь баласы»на да кулак, мулла образлары килеп керә, бу ике образ күп очракта янәшә куела, карикатура, тәнкыйть ысулы белән ясалган рәсемнәре журнал битләрендә еш күренә. Ураза тотучы, дингә ышанучы балалар көлке астына алына. Журналда тәнкыйди рух көчле.
Журнал бигрәк тә актив хәбәрчеләр туплавы белән күзгә бәрелә. «Кечкенә хәбәрчеләр хәрәкәте» дигән атама кулланышка керә. Яшь укучыларның мәктәп тормышы белән беррәттән авылда күмәк хуҗалыклар оештыруда олы туганнарына ничек ярдәм итүләре динчеләрдән, муллалардан көлүләре турында журналга күп санлы мәкаләләр килә. Редакция илебездә барган төзелешләрне, күренекле вакыйгаларны да читтә калдырмый, аларны шигъри куплетлар белән билгеләп бара, мөхәррирнең шагыйрь булуы да үзен сиздереп тора. Шигъри куплетларның кайберләре «м» имзасы белән, кайберләре имзасыз басылган, имзасызлары да сүз сөреше, ритмикасына караганда М. Җәлилнеке булырга ошый.
Утызынчы еллар — татар балалар поэзиясендә пионер җырларының формалашу чоры. Күтәренке пафос хакимлек иткән бу елларда моңсу, хәсрәтле, озын иске көйләр заман таләпләренә җа­вап бирми дип исәпләнелә. Күтәренке шат җырлар нәкъ менә «Октябрь баласы»нда М. Җәлил тарафыннан нигезләнә. Журналда уен, хәрәкәт белән башкарыла торган җырларны да М. Җәлил башлый. «Күрсәт әле», «Куян». Шагыйрь композитор Латыйф Хәмиди белән иҗади дуслыкка керә. Л. Хәмиди аның җырларына күтәренке интонацияле җиңел көйләр яза: «Җырлыйк, дуслар», «Санитар җырлары», «Октябрь җырлары», «Көз җитте», «Кызыл галстуклы Урал» һ.б.
Журналда М. Крыймов, Г. Теләш, Ә. Кушай, М. Галәү, Г. Мөхәммәтшин, Ә. Ерикәй, Р. Ильясның кыска хикәяләре, шигырьләре басыла.
«Октябрь баласы» 1932 елның декабрь саны белән туктала. Журнал Казанга күчерелә. Казанда беренче саны «Пионер каләме» исеме белән айга бер мәртәбә 1933 елның гыйнвар аенда чыга. М. Җәлил Мәскәүдә «Коммуна» газетасына эшкә күчерелгәнлектән, мөхәррире итеп Х. Бәдри, соңрак Л. Гыйльми билгеләнә.
Бу елларда пионер сүзенең мәгънәсен төшендерү, кулакларга, дингә каршы көрәш икенче плангарак күчә. «Пионер каләме»ндә яңа бурыч итеп «Балалар массасын югары белем алу өчен көрәшкә туплау» куела. Журналда шигырьләр һәм хикәяләр белән К. Нәҗми, Х. Туфан, Ш. Маннур, М. Әмир, Ә. Исхак, Ф. Хөсни, Н. Баян катнаша. Х. Вахит. Н. Гайсин, Ш. Гәрәй, Җ. Тәрҗеманов. Ш. Мөдәррисләр каләм көчләрен беренче мәртәбә шушында сыныйлар.
А. Алиш әсәрләре журналның сәнгатьчә эшләнешен күтәрүгә сизелерлек өлеш кертә. «Чуар тавык», «Уңышсыз рәсем» хикәяләре, «Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр» тәрҗемә әкиятләре «Нәниләргә бүләк» почмагының матур битләреннән санала.
Мәгълүм булганча, утызынчы еллар, бигрәк тә аның икенче яртысы илебездә шәхес культының тамыр җибәрүе белән характерлана. Бу — «Пионер каләме»ндә читләтеп үтми. Журналның байтак битләре Ленин-Сталин шәхсенә мәдхия җырлаган шигырьләр, әдәби парчалар белән ачыла. Тәрҗемә әдәбиятка зур урын бирелә. Шуның белән бергә балаларның җәйге пионер лагерларында күңелле ял итүләре, җылы мәктәпләрдә белем алулары, илебездәге яңа төзелешләр турында язмалар дөнья күрә.
«Пионер каләме» Ватан сугышы елларында тукталып тора. 1941 елның 6 нчы саны — соңгы сан.
Сугыш тукталгач, 1951 елның ноябреннән ул «Пионер» исеме белән яңадан чыга башлый. Мөхәррире итеп «Пионер каләме»ндә беренче иҗади тәҗрибәләрен ясаган язучы Абдулла әхмәт куела. 1955 елның беренче саныннан мөхәррир итеп язучы Ләбибә Ихсанова билгеләнә. Русларда «Пионер» исемле журнал чыгуын исәпкә алып, 1957 елның 7 нче саныннан аның исеме «Ялкын» дип үзгәртелә, әлеге исем белән ул бүген дә чыгып килә.
Еллар үтә, заманалар үзгәрә, КПССның XX съездында шәхес культы фаш ителә. Фикерләр төрлелегенә, шәхси теләкләргә юл ачыла, «Ялкын» дип исемләнгәннән соңгы елларда тәрҗемәләргә караганда миллилек тирәнәя. «Ялкын» эчтәлеге белән дә, бизәлеше белән дә һаман камилләшә бара. Эче дә, тышлыгы да укучыда матурлык, нәфислек уяту максатыннан чыгып төрле төстәге рәсемнәр белән бизәлә. Балалар матбугаты киңәюгә йөз тота. Моңа кадәр журналда «Нәниләргә бүләк» почмагы бирелә килсә, 1990 елның мартыннан нәниләр өчен махсус «Салават күпере», 1997 елдан «Сабыйга» журналы чыга. Соңгысында текст татар һәм рус телләрендә басыла.

Нәтиҗә
Татар балалар журналы — төрле идеологик чорларны кичеп озын һәм катлаулы юл үткән бай тарихлы басма. Аның беренче нигез ташларын моннан йөз еллар элек олуг язучыбыз Ф. Әмирхан җитәкләгән «Тәрбиятел-әтфаль» сала. Балалар матбугаты шушы нигездән күтәрелеп чыга. Һәр басма элгәреләрендә булган уңай тәҗрибәләрне алып, заман таләпләренә бәйле хәлдә, үзенең яңа сүзен әйтә килә, төрле чорларда, төрле исемнәр белән чыккан ул басмаларны бер бөтен итеп караганда аларда күпме рухи хәзинә тупланган һәм туплана бара. Журнал күпме яшь каләмнәрне зур әдәбиятның олы юлына әзерләп чыгара. Яшь кешегә тормышта дөрес юлын табарга ярдәм итә.

Басылган хезмәтләрем
Заман белән бергә (Ватан сугышыннан соңгы елларда татар балалар прозасы). — Казан, Таткинт нәшр., 1971, 93 б.
Сабыйларны үз итеп… (Татар балалар әдәбияты). — Казан, Иман нәшрияты, 1998, 224 б.
Балалар әдәбияты. Хрестоматия. — Мәгариф нәшрияты, 2004, 242 б.

Текстологик эшләр
Мәҗит Гафури. Әсәрләр дүрт томда. 2 т. Шигырьләр һәм сәхнә әсәрләре (1917–1934). — Казан, Таткит. нәшр., 1980, 597 б.
Мәҗит Гафури. Әсәрләр дүрт томда. 4 т. Совет чоры прозасы. — Казан, Таткит. нәшр., 1981, 485 б.
Фатих Әмирхан. Әсәрләр дүрт томда. I т. Хикәяләр (1917–1922). — Казан, Таткит. нәшр., 1984, 479 б.
Галимҗан Ибраһимов. Әсәрләр тугыз томда. 9 т. Хатлар һәм документлар. — Казан, Фикер, 2000, 464 б.
Гаяз Исхакый. Әсәрләр унбиш томда. 8 т. Гаяз Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында замандашлары (1898–1917). — Казан, Таткит. нәшр., 2001, 445 б.

Күмәк әзерләнгәннәре
Галиәсгәр Камал. Әсәрләр өч томда. 3 т. Хикәяләр, мәкаләләр, рецензияләр (1900–1933). — Казан, Таткит. нәшр., 1981, 415 б.
Габдулла Тукай. Тормыш һәм иҗат елъязмасы. — Казан, Таткит. нәшр., 2003, 268 б.
Гаяз Исхакый. Әсәрләр унбиш томда. 7 т. Публицистика, (1915–1916). — Казан, Таткит. нәшр., 2008, 365 б.

Җыентыклар
Муса Җәлил. Кечкенә дусларга. Шигырьләр, поэма, — Казан, Таткит. нәшр., 1989, 159 б.
Фәхрелислам Агиев. Мәрхәмәт (Хикәяләр һәм әкиятләр). — Казан, Таткит. нәшр., 1990, 111 б.
Гали Рәхим. Битлек (Хикәяләр һәм әкиятләр). — Казан, Таткит. нәшр., 1993, 96 б.
Фатих Әмирхан. Халык кызлары (Әкият һәм тарихлардан алып язылган хикәя). — Казан, Таткит. нәшр., 1995, 22 б.
Шәһит Әхмәдиев. Язмыш (хикәяләр, әкиятләр). — Казан, Таткит. нәшр., 2003, 159 б.
Фатих Әмирхан турында истәлекләр (Тулыландырылган икенче басма). — Казан, Таткит. нәшр., 2005, 254 б. (Автордаш).
Г. Ибраһимов исемендәге институтның әдәбият бүлеге 1984–2001 елларда татар әдәбияты тарихының алты томын бастырып чыгарды. Томнарның 2 (1985), 3 (1986), 4 (1989), 5 (1989), 6 (2001) басмаларында минем «Балалар әдәбияты» исемле мәкаләләрем керде.

Фатыйма Ибраһимова.

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark