Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Мирас Фәнни Шөкернамә китабы

Шөкернамә китабы

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Гөлсем Исхакова

(дога-теләкләр)

«Иман» нәшрияты
Казан 1429/2008

Кереш сүз
Бисмилләһир-Рахмәнир-Рахим.
Йә Раббым! Шәфкатьле вә Кодрәтле Аллаһы тәгаләм!
Үзең яратып яратылган кешеләрдән Синең нигъмәтең белән дөньяга туган, таралган халкыңны барлык кыйтгаларда да табигатен яраклаштырып һәм яшәү шартларын тудырып, халыкларыңның үзләре туган җирендә яшә­тәсең. Һәм дә һәр халыкның үз җире, үз төбәге бар. Без татарларның да. Мин үзем дә шул татар халкының бер гап-гади бөртеге буларак, сүзем дә халкым турында.
Мөхтәрәм туганнар!
Без, татарлар - бай халык!
Безнең үз Ватаныбыз бар, үз тарихыбыз, үз динебез, үз телебез бар! Шулай ук, без - татарлар, элек-электән әйдәп баручы халык та! Безнең хөкүмәтебез дә, Президентыбыз да шул әйдәп баручылардан!
Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзенең тырышлыгы белән, күркәм сабыр холкы белән, гаять олы, төпле аек акыл иясе булуы һәм дә үзенең сәясәттә тоткан туры юлы белән нинди катлаулы, тетрәүле, каршылыклы үзгәртеп корулар чорында да Республикабызны җитәкләп, хәвеф-хәтәрсез, газиз Тукаебыз әйтмешли: "Җиктереп пар ат, туры юлына карап", чаптырып алып керде безне Яңа гасырга да! Иншалла! Тормышлар уңайлана, рәтләнә, ямьләнә кебек! Республикабызда бер-бер артлы зур-зур төзелешләр башланды. "Аллага шөкер!", - ди халык, - "Аллага шөкер!", - ди. Бигрәк тә өлкәннәр телендә хәзер ике сүзнең берендә "Аллага шөкер дә, Аллага шөкер..." Шул рәттән минем дә күңелем түрендә Аллаһы Тәгаләмә шөкерем бөреләнеп чәчәк атты һәм дә Республикабызның Диния Назарәте ярдәмендә "Шөкернамә китабы" булып дөнья күрде.
Мин һәр көнне иртән уянгач, тәрәзәмнән якты дөньяны күрүгә, бисмилламны әйтеп, Аллаһы Тәгаләмә шөкеремне юллыйм.
Хөрмәтле туганнар!
Инде Сезнең игътибарыгызга да "Шөкернамә китабы"н тәкъдим итәм.

"Шөкернамә китабы"

Бисмилләһир-Рахмәнир-Рахим!
"Йә, Раббым-Аллам! Бердәнбер рәхмәтле, шәфкатьле, кодрәтле Аллаһ Тәгаләм!
Татлы төнең, якты көнең, җирең-суың, һаваң, кояшың, аең, йолдызларың, болытларың, яшеннәрең, яңгырларың, кар-бураннарың өчен мең шөкер! Шулай ук Җир өстендәге, һавадагы, судагы, туфрактагы тереклегең өчен, аларга булдырган яшәү шартлары өчен мең шөкер! Һәм дә Җир өстен ямьләндергән, һавасын тәмлән­дергән, сафландырган, дөньядагы барлык тереклек дөньясына яшәү шарты итеп тә тудырылган үсемлек дөньясы өчен мең-мең шөкер! Аллаһы Тәгаләм!
Йә, Раббым-Аллам! Инде Дөньяга Үзең яратып яратылган кешеләр өчен, кешеләргә тудырылган яшәү шартлары өчен, һәм дә дөньяга туасы һәрбер адәм баласын Ана карынында вакытында ук аны җан иясе итеп, аңа биргән иң олуг Бүләгең - гасырдай гомер өчен мең-мең шөкер! Һәм дә кешеләргә биргән Акыл, Зиһен, Сәләт, Уй-фикер, Хәтер, Вөҗдан, Оят, тырышлык һәм игелеклекләр, өчен мең-мең шөкер, Аллаһы Тәгаләм! Һәм дә кешеләрдә тудырылган сөю халәте, үрчү сәләте өчен, шуның нәтиҗәсе буларак дөньяга туган-таралган халыклар һәм аларны тәртиптә тәрбияләп үстерү өчен нигез итеп корылган гореф-гадәтләр өчен мең-мең шөкер! Аллаһы Тәгаләм! Шул халыкларны аралаштыру, таныштыру, дуслаштыру, бер-берсе белән аңлаштыру өчен тудырылган, һәм дә киләчәк буынны тагын да камилләштереп тәрбияләп үстерү - белем бирү өчен дә тудырылган - Кешене Кеше иткән - Телләр өчен мең-мең-мең шөкер! Аллаһы Тәгаләм!
Менә шулай итеп, Дөньядагы барлык җан ияле тереклек арасыннан Кешене сайлап алып иң акыллы, сәләтле, белемле, телле итеп, Кешеләргә Дөньяда игелекле гамәлләр башкарырга боергансың. Һәм дә миллиардлаган еллар буена Кешеләрнең аңын, белемен, сәләтен югары дәрәҗәгә җиткергәнсең. Һәм дә хәзерге Кешеләр Дөньядагы - Табигатьтәге искиткеч, шул ук вакытта, коточкыч куәтле атом төш көчләренә ия булды бүгенге кешеләр... Әмма кешеләр... кешеләр - кешеләр генә бит ул. Кешеләрнең ялгышуы бар. Берәүләрнең ялгышуы бөтен Дөньяны коточкыч һәлакәткә китерүе мөмкин. Шул көтелмәгән һәлакәтләрдән Дөньяны, табигатьне, тереклекне саклап кала күрсәңче, Аллаһы Тәгаләм!
Без, Кешеләр, бу Дөньяда яшәү дәверендә яхшылык белән беррәттән яманын да кылганбыздыр, ахрысы. Менә шул белепме-белмиме кылган шактый ялгышлыкларыбыз-гөнаһларыбыз өчен хәзерге көндә шактый сынаулар кичерәбез түгелме?!
Йә, Раббым Аллам! Шәфкатьле вә көдрәтле Аллаһы Тәгаләм! Ярдәмеңнән ташлама: без, Кешеләрнең, бу Дөньяда кылган гөнаһларыбызны ярлыкана кылсаңчы һәм дә Кешеләрнең аңын, акылын, сәләтен, белемен, тырышлыгын үз урынына, кирәкле дәрәҗәгә кайтарып, Кешеләргә Дөньяда иң игелекле гамәлләр генә башкарырга, иң кешелекле яшәешләр тудырырга боерсаңчы! Раббым Аллам!.. Һәм дә, шәфкатьле Аллаһы Тәгаләм! Бүген дә Ярдәмеңнән ташламый Дөньяга Үзең яратып яратылган халкыңны, бигрәк тә яшь буынны, балаларыбызны, киләчәк буыннарны да моннан соң да хәвеф-хәтәрләрдән, авыру-сырхаулардан, бәла-казалардан, ут-сулардан, юл фаҗигаләреннән саклый күр! Аллаһы Тәгаләм! Шулай ук Дөньяны сугыш афәтләреннән, Гитлер кебек залим түрәләрдән дә саклый күр, Кодрәтле Аллаһы Тәгаләм!
Шулай ук кылыч тешле ерткыч хайваннардан да, явыз ниятле кешеләрдән дә, алар кулындагы утлы корал, пычак-балта, бау, таш, тимер-томырлардан да аялый күр, Раббым Аллам! Шулай ук төрле азгынлыклардан да, төрле бозыклыклардан да тыя күр халыкны, Кодрәтле Аллаһы Тәгаләм!
Менә без шулай... Аллаһы Тәгаләм! Җир йөзендә яшәүче миллиардлаган халык Синнән ярдәм сорыйбыз да сорыйбыз. Ә бит Галәмдәге миллиардлаган йолдызлар да Синнән ярдәм көтәләрдер. Без үз телебездә, ә алар үзләренчә: нурлары, җемелдәүләре, атылышлары белән. Һәм Син, тик Син - безнең бердәнбер рәхмәтле, шәфкатьле, кодрәтле, мәңгелек Аллаһы Тәгаләбез! Син генә безне барыбызны да аңлыйсың һәм ярдәм итәсең! Һәрдаим Синең ярдәмеңне тоеп, Сиңа шөкер әйтеп яшибез. Миллиардлаган Шөкер Сиңа, Мәңгелек Аллаһы Тәгаләбез. Моннан соң да Мәңгелек бул Аллаһы Тәгаләбез, үзеңнең чиксез Кодрәтең белән, Шәфкатең, Рәхмәтләрең белән!
Бу теләк - Дөньяда яшәүче барлык халыкларның да теләгедер! Кабул итә күр Аллаһы Тәгаләбез! Илаһи Амин!
Йә, Раббым Аллам! Сүзем янә кешеләр турында.
Инде Дөньяга үзең яратып яратылган кешеләрнең башлангычы итеп ир-егет затларыбызны яраткансың. Аннары гына бергә-бер итеп хатын-кыз затларыбызны да яраткансың.
Ир-егетләрне үзенең Илен, Ватанын саклаучы, булачак гаиләсен яклаучы, хатынына ир, туачак балаларына ата итеп яраткансың. Һәмдә ошбу ике затны кавыштырып, мәхәббәт җепселләре белән бөркетеп, гаилә кордырып, кимендә биш-алты бала тудырып, ул балаларны таза-сау, бәхетле, игелекле итеп тәрбияләп үстереп, Кешелек дөньясын дәвам иттерергә язгансың.
Әмма дөньяда булып торган төрле бәрелешләрдә, сугышларда ир-атларның шактые һәлак булуы аркасында, хатын-кызларга караганда саннары кимегән. Хәзер дөнья күләмендә ун хатын-кызга алты ир-ат туры килә. Җитмәсә, соңгы вакытта кайбер менә дигән ир-атлар бозыклыкка, эчкечелек чиренә бирелеп, утильгә чыгып баралар түгелме!? Нинди аяныч хәл! Кешеләр, табиблар тырышып карыйлар да, әмма алар хәленнән генә тормый шул.
Кодрәтле Аллаһ Тәгаләм! Чарасын күрә күр! Коткара күр Дөньяны бу эчкечелек дигән яман чирдән! Саклый күр ир-атларыбызны, саклый күр! Югыйсә, каян килсен ди ул Герой-аналар?!. Герой ана булыр өчен, таза-сау балалар тудырып үстерер өчен, батыр йөрәкле, көчле беләкле, аек акыллы аталар зарури, мөһимдер...
Раббым Аллам! Саклый күр ир-атларыбызны шундый итеп! Саклый күр!
Инде аналар турында. Җир йөзендә яшәүче миллиардлаган аналар, әйе, миллиардлаган аналар! Аллаһы Тәгаләбезнең сөекле бәндәләре - аналар! Дөньяда яшәүнең яме дә, тормышның тәме дә хатын-кыз кулында түгелме?
Хатын-кыз яше-буе җитеп кияүгә чыга. Ирле-хатынлы булып гаиләдә яши башлагач, йөккә уза. Булачак ана үзенең карынында туачак баласының җанын саклап, бик җиңел генә булмаса да, вакыты җитеп, баласын тудыра. Яшь ана үзенең кадерлесен күкрәк сөте белән имезә башлый. Һәм дә бала тәпи йөри башлаганчыга кадәр, аны имезә. Шулай итеп әни кеше икенче, өченче, дүртенче, бишенче һәм башка балаларын да яратып тәрбияләп үстерә.
Әти кеше дә үзенең шундый ишле гаиләсенә, барлык яшәү шартларын да тудырып, йортын-җирен, киемен, ризыгын булдырып, матди яктан тәэмин итеп, үзенең аек акылы белән тәрбия кыла.
Шулай итеп, Ата белән Ана таза-сау, бәхетле, игелекле балалар тәрбияләп үстереп, аларны аякка бастырып, Аллаһы Тәгаләбез язган Кешелек дөньясын дәвам иттерәләр.
Инде без, карт аналар да, гаилә корып, балалар тудырып үстердек, оныкларыбызны да үстерешәбез. Ә кайберләребез хәтта оныкларыбыз балаларын - туруннарыбызны да күрү бәхетенә ирешәбез. Татлы да соң шул оныккайларыбызны, турунчыкларыбызны күрү, тану, сөю бәхете! Инде без, карт аналарга васыять-теләк сүзләре әйтер вакыт та җитеп барадыр...
Теләгебез шул: иманлы булыгыз! Һәр тарафта да иманлы булыгыз! Иманлы булыгыз!!!
Гаиләләрегезне саклагыз! Аллаһы Тәгалә беркеткән мәхәббәт җепселләрегез өзелмәсен, балаларыгыз ятим калмасын. Әтисе-әнисе исән балалар да ятим булмасын. Картайган әби-бабаларыгыз, әти-әниләрегезнең картлыгын хөрмәт итегез! Иң куркынычы: сугышлар була күрмәсен! Сугышлар күктән яумый, аны залимнәр булдыра; бер-береңне талау да сугышка китереп чыгара. Кайбер залим түрәләр байлык, корал туплап, берәр ялган сәбәп уйлап чыгарып, икенче бер дәүләткә басып керә, җимерә, кан коя, ил башлыкларын әсир итеп, аса-үтерә; халыкларын һәлак итә, балалар ятим кала.
Йә, Раббым! Кодрәтең чиксез: тыя күр залимнәрне! Дәгъва туса, ул коралсыз-кансыз гына, өстәл артында очрашып, аек акыл белән сөйләшеп хәл ителсен иде! Сугышлар булмасын иде!
Инде иң мөһиме: мөхтәрәм туганнар, Аллаһы Тәгаләгә ышаныгыз! Аллаһы Тәгаләгә сыеныгыз, сорагыз, үтенегез, ялварыгыз! Ул безне ишетә!.. Ул безне ишетә һәм аңлый... Барыбызны да! Әмма үзегез дә игелекле гамәлләр башкарырга да онытмагыз. Рәсүлебезнең, пәйгамбәрләребезнең әйтеп калдырган васыятьләрен өйрәнегез, укыгыз, сөйләгез. Балаларыгызны да ана телендә сөйләшергә өйрәткән кебек Дини әлифбага да өйрәтегез! Үзегез белгән барлык игелекле гамәлләргә өйрәтегез, сөйләгез, иманлы булып үссеннәр балаларыгыз да.
Инде мин дә, карт аналар исеменнән, Дәү әниләр, әбиләр, әббәләр исеменнән сабыйлар һәм нәниләр өчен дә дини әлифбаның бер генә хәрефе кадәрле генә булса да, сабыйлар һәм нәниләр өчен Шөкернамә кабатлап әйтәсем килә:
Бисмилләһир-Рахмәнир-Рахим!
Йә, Раббым Аллам! Дөньяга Үзең яратып яратылган иң борынгы бабаларыбыз-әбиләребез өчен, хәзерге әби-бабаларыбыз өчен дә, әти-әниләребез өчен һәм алар безне тудырып, яратып, кадерләп тәрбияләүләре өчен бик күп, бик күп шөкер әйтәбез.
Шулай ук Яңа еллы, Кыш бабайлы, күчтәнәчле, кар-буранлы Кышларың өчен;
Кояшлы, нурлы, тамчылы, чәчәкле, сыерчыклы, сандугачлы Язларың өчен;
Әни кочагыдай җылы, яшел тугайлы, җир җиләкле, күбәләкле Җәйләрең өчен;
бик күп алмалы, пешкән җимешле, тәмле яңа ипиле, очсыз-кырыйсыз яшел уҗымлы Көзләрең өчен
Сиңа, Мәңгелек Аллаһы Тәгаләбез, бик күп, бик күп, бик күп шөкер әйтәбез!
Моннан соң да, безне мәңге кайгырт, Аллаһы Тәгаләбез. Үзеңнең чиксез Кодрәтең белән, Шәфкатең белән, Рәхмәтләрең белән! Мәңгелек Аллаһы Тәгаләбез! Илаһи әмин!
Инде, мөхтәррәм туганнар! Сүземне "Шөкернамә китабы"ның соңгы җөмләсе белән тәмамлыйм: "Йә, Раббым Аллам! Дөньяга Үзең яратып яратылган Халкыңны Җир йөзенә Үзең иңдергән, Үзең тудырган хозурлыктан-бәхеттән аерма! - Әмин!
Илаһи әмин! Илаһи әмин!

Соң сүз
Хөрмәтле туганнар!
Мин һәркөнне иртән уянгач, тәрәзәмнән якты дөньяны күрүгә, бисмилламны әйтеп, Аллаһы Тәгаләмә шөкеремне юллыйм. Баштарак шөкерем берничә җөмләдән торса, тора-бара ишәя башлады, әйтәсе килгән сүзләр, фикерләр өстәлеп, шактый озайды.
Шулай итеп, моннан берничә ел  элек туган авылыма кайткач, бер яшьтәшебезнең кырыгына җыелган идек, кордашлардан икәү генә калганбыз булып чыкты. Безнең яшьлегебез дә, картлыгыбыз да авыр чорга туры килде шул, инде  икәү генә калганбыз, калганнары яшьрәкләр иде.
Әлбәттә, сүз артыннан сүз китеп, тормышлар, тазалык-саулык турында, "хәтерең ничек, намаз укыйсыңмы, Коръән-дога яклары ничегрәк?", - дигәч, мин үземнең көн саен иртән уянгач, Аллаһы Тәгаләмә әйтә торган шөкеремне сөйләп күрсәттем. Авылдашларым аны бик яраттылар һәм аларга да язып бирүемне үтенделәр. Казанга кайткач, "Шөкеремне" беренче мәртәбә кәгазьгә язып, 35 данә ксерокопиясен ясатып, икенче кайтуымда (ул Президентыбыз игълан иткән Хәйрия елы иде), хәйрия бүләге итеп өләштем дә. Инде китап булып чыккач, мин махсус авылга кайтып, авылдашларыма "Шөкернамә китабы" өләштем. Бик шатландылар, ә мин үзем алардан да күбрәк шатландым. Алар бит минем беренче укучыларым иде.
Шул ук 2007 ел - Президентыбыз игълан иткән Хәйрия елы. Шуңа күрә мин бик шатланып, кибеттән китапны күп итеп сатып алып, туган-тумачаларга, дусларыма, танышларыма өләштем. Хәтта бакча юлында да сөйләшеп-танышып киткән бакчадашларыма, хәл-әхвәлләрне сорашкач, "Аллага шөкер!" - диешеп, исән­лек-саулык теләшеп, китапны бүләк итеп аерылышабыз.
Миңа башка төрле зурырак очрашуларда да булырга туры килә. Мәсәлән, татар әдәбияты классигы Шәриф Камал музеенда Аналар көненә багышланган кичәгә танылган шагыйрәләребез белән беррәттән мине дә чакырдылар. "Шөкернамә китабы"м турында чыгыш ясарга. Минем чыгышымны дикъкать белән тыңладылар, китапны каян табырга мөмкинлеген сорадылар. Анда да мин алтмышлап китап өләштем.
Туган авылым Арча районы Утар-Атыга мин еш кайтам. Ул хәзер инде минем туган авылым гына түгел, анда минем хәләл җефетем Әхмәт Исхакның музее да бар. Мин үскәндә безнең авылда мәктәп юк иде. Мәчет бинасында дүрт сыйныфны тәмамлаганнан соң, балалар күрше авылдагы балалар йорты - урта мәктәпкә барып укыйлар иде. Ә хәзер Утар-Аты авыл башында ук ике катлы мәһабәт мәктәп бинасы балкып тора. Укы гына!
1991 ел. Авыр, каршылыклы үзгәртеп корулар чоры. Әхмәтемнең вафатыннан соң шактый вакыт "инде нишләргә?" дигән сорауга җавап таба алмый яшәдем. Шулай да, авыр еллар булуга карамастан, Әхмәтемнең каберен тергезергә тотындым: кайсыдыр заводка барып чыгып, чардуган ясатып, аны зиратка алып барып кордырып һәм кызгылт мрамордан һәйкәл ташы сатып алып, зиярат рәссамыннан Әхмәтемнең портретын ясатып, соңгы сүзләрен яздырып урнаштыргач кына, Аллага шөкер, миңа да бераз хәл керде. Ә китаплар?! Әхмәтнең китапханәсен нишләтергә? Китаплар ятим бит! Ничек итеп, үзем дә тормыштан аерылмыйча, Әхмәт Исхакның гомере буе Халкы өчен тудырган иҗат җимеш­ләреннән - китапларыннан үзенең Бөек Халкын мәхрүм итмәскә?! Ничек халкына тапшырырга?! Төшләремнең берсендә Әхмәт: "Мәктәпкә!", - дигән күк булды. Мәктәпкә шул! Әлбәттә, мәктәпкә һәм авыл мәктәбенә! Анда китапны укыйлар, китапның кадерен беләләр.
Хәзер безнең Утар-Аты урта гомуми белем бирү мәктәбенә дә тирә-юньдәге дүрт авылның балалары килеп укый. Аларны мәктәпкә автобус йөртә. Юллар әйбәт. Автобуслар асфальт юлдан чаптыралар гына... Тырышып укы гына, белемле бул. Игелегең белән Илеңне куандыр! Кешелек дөньясын дәвам иттерергә лаек бул! Ә китаплар... китаплар - булыр!..
Менә шулай... әллә шул китаплар мине үз илләренә алып китеп, ярдәм итмәкче булып; яшьрәк вакытта гына була торган ниндидер ыргылыш оеткысын миндә дә уятып, мине дә тернәкләндереп җибәрдеме? Һәм мин, балаларча шатланып, Утар-Аты мәктәбе директоры телефонын эзләргә керештем. Таптым бит! Һәм аның белән танышып-сөйләшеп, аңа Әхмәт Исхакның китаплары турында үземнең ниятләремне аңлаткач, иртәгесен үк Булат Фәһим улы Сафин Казанга килеп җитеп шул китаплар белән танышты. Һәм берничә көннән мәктәп директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Мостафа кызы Фәйзуллина, мәктәп китапханәчесе Наилә Хәмит кызы Закирова, тарих һәм физика укытучылары да килделәр. Алар Әхмәт Исхакның китапларын күреп, аның латин хәрефле язу машинкасын, күпсанлы фотографияләрен күреп сокландылар һәм киңәшкәннән соң чорыбызның күренекле шагыйре Әхмәт Исхакка Утар-Аты урта мәктәбендә аның музеен ачарга карар кылдылар. Алсу Фәйзуллинаны музей җитәкчесе итеп, музейны ачу көнен дә - соңгы кыңгырау көне - 25 май көненә билгеләп, план кордык. Шулай итеп, 2004 елның 25 маенда мәктәпнең соңгы кыңгырау бәйрәменә китап бәйрәме дә кушылып китте. Ике яклап әзерләнү башланды.
Мәктәптә: татар теле һәм әдәбияты классының түрен пыяла стена белән бүлеп алып, анда китаплар, экспонатлар кую өчен киштәләр, төрле корылмалар ясау эше башланды. Укучылар арасыннан Әхмәт Исхакның портретын ясаучыларны билгеләделәр, концерт программасын әзерләү башланды.
Казанда: Гөлсем апагыз да шул китапларны кадерләп төргәкләргә бәйләү, тартмаларга тутыру, экспонатларны әзерләү һәм дә язучылар белән, телевидение хезмәткәрләре белән сөйләшүләр алып бару белән мәшгуль.
Шулай итеп, 2004 елның 25 маенда без көткән иң матур көн килеп тә җитте. Һәръяклап бәйрәм: күктәге май кояшы үзенең мәрхәмәтле нурлары белән иркәли; икенче яктан ап-ак чәчәккә күмелгән мәктәп алмагач бакчасы тәбрикли; шул фонда ак алъяпкычлы, ак бантлар куйган чибәр кызкайлар һәм ак күлмәкле яшьүсмер малайлар көләч йөзләре белән сәламли... Уртада - озын өстәл, өстәл өстендә гөлләр, чәчәкләр... Шул арада якынлашып килгән машина тавышы ишетелә һәм укучылар: "Кайт­тылар! Кайттылар!" - дип кул чаба башладылар. Мәктәп янына ике автобус килеп туктады. Утарлылар үз авылларына кайтучыларны да, чакырулы кунакларны да: "Исән-сау кайтып җиттегезме, без көттек, түрдән узыгыз", - дип каршылыйлар. Беренче автобустан Гөлсем апагыз Исхакова үзенең чакырулы кунаклары: тарихчы әдип Мөсәгыйть Мөдәррис улы Хәбибуллин, эзтабар-язучы Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин һәм "Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесенең атаклы журналисты, атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнара ханым Зиннәтуллиналарны алкышлар белән, ипи-тоз, чәчәкләр белән каршы алдылар. Алкышлар!.. Алкышлар!.. Хәтта алмагачлар да, кул чабуларданмы, әллә йомшак кына исеп киткән май җиленнәнме, кунакларны алар да сәламләгәндәй, чәчәк­ләрен селкетеп алдылар кебек.
Шулай ук музыка һәм алкышлар астында икенче автобустан да үзләренең камералары, микрофоннары һәм җайланма техникалары белән операторлар чыгып, җайланма техникаларын урнаштыргач... бәйрәм дә башланды... киносъемка да!..
Операторлар съемкаларын китаплар, экспонатлар тутырылган тартмаларны күтәреп, автобустан мәктәп бинасына таба юнәлгән укучылар группасын төшерүдән башлап, тантанага әйләнгән бу бәйрәмне баштан азагына кадәр төшереп, берничә көннән соң "Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесе буенча да күрсәттеләр. Бу 45 минутлык фильмны музейга да бүләк иттеләр.
Ә хәзер шул көннән башлап Утар-Аты мәктәбендә күренекле шагыйрь Әхмәт Исхакка багышланган музей даими рәвештә эшләп килә. Анда кунаклар кайтып тора; укучылар белән очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр булып тора; төрле темаларга укучылар конференцияләре дә уздырыла. Язучылар музейга автографлары белән үзләренең яңа чыккан китапларын бүләккә алып кайталар. Музей да һәм аны оештыручыларның берсе - Әхмәт Исхакның хәләл җефете - Гөлсем Исхакова да, очрашулардан соң музейга кайтучыларга истәлеккә үзенең "Шөкернамә китабы"н бүләк итә.
Хәерле дәвамнары булсын!

P.S. Мәктәп директоры һәм музей җитәкчесе Фәйзуллиннар Арчага күчерелүе сәбәпле хәзерге көндә Утар-Аты урта мәктәбенең директоры - Хакимҗанов Әхтәм Габделфәрт улы һәм музейның җитәкчесе - Касыймова Зөһрә Габбас кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark