Сөнгатулла Бикбулат
Казан
«Иман» нәшрияты
1428/2007
Тәрҗемәче: Галимова Рамилә Фәттах кызы
Мөхәррир: Әхмәд хәзрәт Сабыр
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Тәрҗемәчедән кереш сүз
Иң элек укучыларны бу бөек шәхеснең тормыш юлы белән таныштырып китәргә булдым.
Сөнгатулла Нигъмәтулла улы Бикбулатов 1886 елда Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Балыклыкүл авылында туа, 1955 елны Казан шәһәрендә вафат була. Ул биш яшьтән ятим кала, бик фәкыйрь гаиләдән була.
1896 елда Оренбургта яшәүче атасының энеләре аны мәшһүр “Хөсәения” мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Ул ата-ана назыннан мәхрүм булса да, бик тырышып укый. 1906 елда мәдрәсәне уңышлы тәмамлый һәм иң яхшы укучылар исемлегенә кереп, белем алуын дәвам итү өчен сәүдәгәр М. Хәсәнов акчасына Каһирәнең Әл-Әзһәр университетына укырга җибәрелә. 1906-10 елларда “Төрки-татар шәкертләре” җәмгыятенең оештыручысы һәм секретаре булып эшли. Мисырдагы уку йортын тәмамлаганнан соң, үз мәдрәсәсенә мөгаллим булып кайта. Гарәп теле һәм тел әдәбияты, Ислам тарихы буенча дәресләр үткәрә. Бөтен гомерен укытуга багышлый. Мәдрәсәгә дәреслекләр әзерли, гарәп теле, Ислам дине тарихы, дин дәресләре буенча китаплар яза. Шуның белән беррәттән, 1912 елдан Оренбургның мөселман шәкертләрен тәэмин итү җәмгыяте рәисенең ярдәмчесе булып эшли. Оренбургта төрки-татар укытучылары җәмгыяте оештыручыларының берсе була. Октябрь инкыйлабыннан соң “Хөсәения” мәдрәсәсе ябыла һәм Халык мәгариф институты дип атала башлый. 1917-24 елга кадәр шул институтта укыта. 1924 елдан Бохара мәгариф институтында укытучы була. 1926-48 елларда Казанның төрле белем бирү үзәкләрендә эшли. Татар халкының тарихын һәм этнографиясен, гарәп телен һәм география укыта. 1920-30 елларда “Фән һәм дин” (Мәскәү) журналлары белән хезмәттәшлек итә. Ул гарәп теле, Ислам тарихы буенча хезмәтләр авторы. Сөнгатулла Бикбулатов 1917 елдан соң да күп тапкыр яңадан бастырылган, татар мәктәпләре өчен иң мәшһүр гарәп теле дәреслеген төзәтүче. Ислам буенча кайбер хезмәтләре Япониядә дә басыла. 1990 елларда аның кайбер китаплары яңадан чыгарыла.
Мин тәрҗемә итәргә алынган “Дин дәресләре” китабының 2,3 җөзе дүрт бүлектән тора. Беренче бүлектә тулысынча сирага кагылышлы мәсьәләләр тупланган, анда 24 тема яктыртылган. Биредә дин тарихына җитди игътибар бирелә. Диннең тарихы дөнья яратылу белән күрсәтелә. Мөхәммәд с.г.в.нең тормыш юлы, дөньяга килүеннән вафатына кадәр, бик аңлаешлы телдә бирелә. Шулай ук башка пәйгамбәрләр, сәхабәләр тормышы да тасвирланган.
Дин дәресләре китабының икенче бүлеге гакыйдә фәненә нигезләнгән. Анда сигез тема яктыртылган. Ул баланы Аллаһы Тәгалә белән таныштыра. Аллаһы Тәгалә бер, Аңа охшаш, Аңа тиң һичбер нәрсә юк. Ул һәрвакыт булган, һәрвакыт бар, һичбер вакыт бетмәячәк дип аңлата.
Шулай ук баланы фәрештәләр белән дә таныштыра. Балаларга фәрештәләрнең иң олуглары Җәбраил, Микаил, Исрафил, Газраил икәнлеген таныта, аларның теләгән вакытта теләгән сурәткә керә алуларын аңлата.
Шулай ук Тәурат Муса пәйгамбәргә, Зәбур Дауд пәйгамбәргә, Инҗил Гайсә пәйгамбәргә, Коръән Мөхәммәд пәйгамбәргә иңдерелгәнен дә аңлата.
Шулай ук бәгыс һәм Кыямәт, тәкъдир мәсьәләләре белән дә таныштыра.
Дин дәресләре китабының өченче бүлеге җиде теманы үз эченә ала, фикыһ фәненә нигезләнгән. Тәһарәт, намазда укыла торган догалар, сүрәләрне, өч һәм дүрт рәкәгатьле намаз тәртипләрен һ.б. үз эченә алган. Биредә мөселман кешесенең нинди сыйфатлы булырга тиешлеге күрсәтелә. Пакь йөрүнең, тәһарәтле булуның, чистарынуның мөселманга ни өчен хас икәнлеген шәкертләргә өйрәтә. Мөселман намаз уку өчен тәһарәтле булырга тиеш. Тәһарәт алу ысулын шәкертләргә бөтен нечкәлекләре белән өйрәтә һәм мөгаллим дә әүвәл үзе, аннан соң шәкертләрен тәһарәт алдырырга өйрәтергә тиеш дип әйтә.
Дин дәресләре китабының 3 нче җөзе, 4 нче бүлеге тулысынча фикыһ фәненә нигезләнгән, гыйбадәт темасын яктырта. Анда 24 тема бирелгән. Тәһарәт алу рәвеше, читеккә мәсех кылу, тәһарәт алырга ярый торган сулар һ.б. Намаз уку рәвеше иң зур тема булып тора. Биредә автор намазны бөтен нечкәлекләре белән балаларга аңлата. Намаз уку рәвеше бик аңлаешлы язылган. Минем фикеремчә, Сөнгатулла Бикбулатовның бу китабын укып, намаз укый белмәгән кешеләр дә бик тиз намаз укырга өйрәнә алырлар иде, чөнки башка дини китапларда намаз уку тәртибе алай аңлаешлы язылмаган.
С. Н. Бикбулатов укыткан “Хөсәения” мәдрәсәсендә казах, кыргыз, үзбәк һәм төрле кавказ халкының балалары укый. Дәреслек теле һәммәсенә дә аңлаешлы була. Татар теле төрки телләр арасында уртак арадашчы тел буларак кулланганлыгы күрсәтелә.
С. Н. Бикбулатов хезмәтләрен тәкъдим итү нияте белән “Дин дәресләре” китабыннан 2, 3 җөз хәзерге язма графикасына күчерелде.
С. Н. Бикбулатовның “Дин дәресләре” китабы һичшиксез бәя куя алмаслык дәрәҗәдә кадерле хезмәттер дип саныйм.
Р.Галимова
Дин дәресләре. 2 җөз
Мөәллифтән
Ибтидаи мәктәпләрдә дин дәресләре укыту өчен тәртип ителгән “дин дәресләре” исемендәге әсәребез моңарчы дүрт җөздән гыйбарәт иде. Чөнки бу көнгә кадәр гомумиятьле ибтидаи мәктәпләр дүрт сыйныфлы була иде. Хәзер инде гомум Русия мөселман укытучылары корылтаеның карарына янә ибтидаи мәктәпләребез алты сыйныфлы булырга тиештер. Милли идарәбезнең мәгариф нәзарияте дә укытучылар корылтаеның ошбу карарын муафыйк табып, аның тарафыннан тәртип ителгән программаны гамәлгә кую чараларына кереште. Хәзер инде без дә шул программага тәүфикан төзәтә вә тәртип итәбез. Моннан соң “дин дәресләре” һәр сыйныфка берәр китап буларак алты җөздән гыйбарәт булачактыр. Безнең ошбу әсәребез хәзергә кадәр дә укытучылар корылтае тәртип иткән программага иң якын дәреслек иде. Моннан соң бөтен бөтенгә шуңа муафыйк булып төшәчәктер.
Программа буенча беренче сыйныф шәкертләренә дин дәресләреннән махсус бер китап бирелми, бәлки шифаһия генә укытылырга тиештер. Безнең беренче җөз дин дәресләре дә шул рәвешчә, ягъни мөгаллимнәр өчен дәрес нәмүнәләреннән гыйбарәт буларак тәртип ителмештер. Шуның өчен дә без беренче җөзне төзәтергә дә лязем күрмәдек. Мөгаллим әфәнде шуңардан истифадә файдалану итеп шәкертләргә шифаһия дәрес бирәчәктер.
Икенче җөздән гыйбарәт булган ошбу китап исә, алты еллык программаны күздә тотып, яңадан төзәтелде. Китапның имлясе дә хәзерге көндә мәктәп китапларында иң мәкъбүлиятькә кичеп барган имлягә әйләндерелде. Әүвәлдән дә бик җиңел, бик садә (гади) булган теле тагы да җиңелрәк, тагы да садәрәк ителде. Ышанабыз ки, ошбу дәреслегебез һәр җәһәттән программага иң туры килгән китап булыр.
2 май. 1918 ел. Оренбург. С. Бикбулат.
1. Тарих мөкаддәс бүлеге
1.1. Дөнья яратылу. Адәм вә Хава.
Элек бер Аллаһы Тәгалә генә булган. Аңардан башка бер нәрсә дә булмаган. Безне, безгә күренгән вә күренмәгән нәрсәләрнең бөтенесен, ягъни бөтен Галәмне Ул Яраткан. Иң элек Аллаһы Тәгалә безгә күренмәгән мәхлукларны, ягъни фәрештәләрне яраткан. Аннан соң ошбу безгә күренгән дөньяны, ягъни Җир вә Күкне яраткан. Җирне, сулар, үләннәр, урманнар, таулар белән бизәкләп, аннан соң хайваннарны яраткан. Аннан соң адәмнәрне яраткан.
Иң башлап яраткан кеше Адәмдер. Аллаһы Тәгалә аны туфрактан яраткан. Аннан соң аңа бер иптәш хатын яраткан. Ул Хавадыр. Шушы Адәм белән Хава җир йөзендәге бөтен адәмнәрнең беренче ата вә аналарыдыр. Аллаһы Тәгалә Адәмне яраткач, фәрештәләргә аны олуглап баш ияргә кушкан. Бөтен фәрештәләр Аллаһы Тәгаләнең бу боерыгына шунда ук буйсынганнар. Бары “Иблис” исемле берсе генә тәкәбберләнеп, Аллаһы Тәгаләнең боерыгына каршы килгән, атабыз Адәмгә баш имәгән. Шулай итеп, ул үзен яраткан Аллаһы Тәгаләгә карышып, чиксез зур гөнаһ кылган. Шунлыктан Аллаһы Тәгалә аны ләгънәтләгән, Үзенең хозурыннан сөргән. Шуннан соң ул фәрештәлектән чыгып, шайтанлыкка әйләнгән. Ул бөтен шайтаннарның башлыгыдыр.
Адәм белән Хава башта “Җәннәт” дигән бер бакчада торганнар. Анда аларга ни кирәк, барысы да булган. Анда алар бик рәхәт, бик хозур торганнар. Мәшәкать дигән нәрсәне бер дә белмәгәннәр. Аларга шул бакчадагы нәрсәләрнең бөтенесеннән файдаланырга ирек булган. Тик бер агачның җимешен ашарга гына рөхсәт булмаган. Адәм белән Хаваның болай рәхәт тормышлары әлеге Иблиснең бик эчен пошырган. Ул аларның мондый тормышларына бик каты көнләшкән. Ничек булса да боларның рәхәтләрен бозарга булган. Бервакыт боларга килеп, әлеге агачның җимешен ашарга котырта башлаган: “Бу агач мәңгелек агачы, моның җимешен ашасагыз, сезгә мәңге рәхәт, бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләр булачак”, — дигән. Үзен аларга бик яхшылык теләүче итеп күрсәткән. Адәм белән Хаваның күңелләре бик саф булганга, моның усал уй белән йөрүен исләренә дә китермәгәннәр. Җәннәттә мәңге каласылары килеп, җимешне ашап ташлаганнар. Шунлыктан Аллаһы Тәгалә боларны Җәннәттән чыгарган. Менә шулай итеп атабыз Адәм белән анабыз Хава, Иблиснең котыртуы сәбәпле, мәңге рәхәттән аерылганнар. Иблис вә шайтаннарның бөтен эшләре явызлыкка котырту гына. Алар, атабыз Адәм белән анабыз Хаваны шулай начарлыкка котырткан кебек, аларның балаларын да Кыямәткә хәтле явызлыкка өстертергә генә тырышалар.
1.2. Адәм пәйгамбәр вә балалары.
Атабыз Адәм белән анабыз Хавага Җәннәттән чыккач көн күрү бик үк җиңел булмаган. Аларга Җәннәттәге кебек бер нәрсә дә әзер булмаган. Аларга үз көчләре, маңгай тирләре белән мал табып, кыенлык белән дөнья көтәргә туры килгән. Ләкин Аллаһы Тәгалә биргән гакыл вә аң сәбәпле, алар моңа бөтенләй үк аптырап бетмәгәннәр. Үз кирәкләрен уйлап тапканнар. Тырышканнар, тырмашканнар, дөнья көтәргә дә күнгәннәр. Алардан балалар туган. Шулай итеп алар дөнья мәшәкатьләрен балалары белән бергәләшеп күтәрә башлаганнар.
Атабыз Адәм Җәннәттән чыккач, Иблиснең сүзенә ышанып, Аллаһы Тәгаләнең боерыгына каршы килгәнлегенә бик каты үкенгән. Аллаһы Тәгаләдән үзенең бу хатасын кичерүен бик үтенеп сораган. Аллаһы Тәгалә бәндәләренә чиксез мәрхәмәтле бит. Атабыз Адәмнең чын күңелдән кылган ошбу тәүбәсен кабул иткән. Аның гөнаһысын ярлыкаган. Моның белән генә калмыйча, аны изгеләрдән кылган, аны үзеннән үрчегән кешеләргә пәйгамбәр кылган. Аңа дин вә шәригать хөкемнәрен бәян иткән бер китап биргән. Шулай итеп, ул халыкны туры юлга өнди торган булган.
Атабыз Адәм белән анабыз Хавадан бик күп балалар туган. Аларның иң беренче балаларыннан безгә бик билгеле икесе бар: Кабил, Һабил. Кабил Һабилдән яшькә өлкән булган. Бу ике туган холык вә табигатьтә бер-беренә бөтенләй башка булганнар. Һабил бик яхшы күңелле, бик йомшак бәгырьле булган. Кабил аның, киресенчә, бик усал, бик каты бәгырьле булган. Бервакыт болар берәр корбан чалганнар. Һабилнең корбаны кабул кылынган. Кабилнеке кабул кылынмаган. Усал Кабил моңа бик ачуланган. Һабилдән көнләшкән: “Сине үтерәчәкмен”, — дип, моңа яный башлаган. Яхшы күңелле Һабил моңа бер дә каршы тормаган: “Син мине үтерсәң дә, мин сиңа кул күтәрәчәк түгелмен”, — дигән. Ахырда Кабил бер җайлы вакыт туры китереп, Һабилне үтергән. Дөньяда иң башлап кеше үтерүче вә чиксез зур гөнаһ кылучы кеше Кабилдер. Иң башлап үтерелгән кеше Һабилдер.
Кабилдән күрмәкче адәм балаларыннан бик күбесе начар юлга кереп киткәннәр. Бигрәк тә Кабил балалары аталары кебек явыз булганнар. Адәм пәйгамбәр вафат булгач, болар бигрәк тә адашканнар. Үзләрен яраткан Аллаһы Тәгаләне дә онытканнар. Потларга табына башлаганнар. Шулай итеп болар туры юлдан бөтенләй язганнар.
1.3. Нух пәйгамбәр вә туфан.
Аллаһы Тәгалә юлдан язган бәндәләрен туры юлга салу өчен Адәм пәйгамбәрдән соң да пәйгамбәрләр җибәреп торган. Болар эчендә бик мәшһүр берсе Нух пәйгамбәрдер. Аның заманында халык бер Аллаһны бөтенләй онытып, потларга гыйбадәт кыла башлаганнар. Нух пәйгамбәр боларны төрлечә вәгазьләгән. Потларга табыну чиксез зур гөнаһ икәнлеген сөйләгән. Аларга Җир вә Күкне вә бөтен Галәмне яраткан бер Аллаһыга кайтырга, Аңа гына гыйбадәт кылырга кушкан. Тегеләр моның сүзләрен тыңламаганнар. Аңардан көлгәннәр, мәсхәрә кылганнар: “Имеш, син генә инде гакыллы баш, син генә инде беләсең, башкалар бер дә белмиләр!” — дигәннәр. Нух пәйгамбәр күп еллар туры юлга өндәп тә болар тыңламагач, Аллаһы Тәгалә аларны су белән һәлак итәргә булган. Нух пәйгамбәргә зур бер көймә ясарга кушкан. Су ташый башлау белән үзенә ияргән гаиләсе белән шунда керергә һәм үз янына көймәгә төрле җанварлар, кошлардан берәр пар алырга кушкан. Шулай итеп Нух пәйгамбәр бер көймә ясый башлаган. Үткән-барган кешеләр моңардан көлеп, мәсхәрә кылып китә торган булганнар.
Көймә ясалып беткән. Төрле җанварлардан вә кошлардан да берәр пар хәзерләнгән. Менә бервакыт күк йөзе калын болытлар белән капланып, бик каты яңгыр ява башлаган. Җирдән дә чишмәләр атылып чыккан. Шулай итеп җир йөзе су белән тула башлаган. Нух пәйгамбәр хатын вә бала-чагаларын һәм әлеге җанвар вә кошларны алып көймәгә утырып киткән. Нух пәйгамбәргә ышанмаган кешеләр, ягъни кәферләр шаккатып карап калганнар. Алар әле һаман да өметләрен өзмәгәннәр. Биек җирләргә, тауларга менеп котылырбыз дип уйлаганнар. Әмма су алай сай гына булмаган. Ул иң биек тауларны да каплап алган. Менә шул вакыт җир йөзендәге барлык халык һәлак булган. Нух пәйгамбәрнең көймәсе тау кебек дулкын өсләрендә чайкала-чайкала йөргән. Бервакыт Аллаһы Тәгаләнең әмере белән яңгыр тукталып, чишмәләр батып, су тартыла башлаган. Көймә “Җүди” дигән бер тау башына килеп утырган. Шуннан соң башка җирләрдә дә су кайткан. Нух пәйгамбәр җиргә төшеп, җанварларны җибәргән, кошларны очырган, үзе балалары белән әүвәлгечә мәгыйшәт итә башлаган. Менә шушы җир йөзен су каплауга “туфан” диләр.
Туфаннан соң кешеләр тагы да үрчи башлаганнар. Нух пәйгамбәрнең өч улы булган: Хам, Сам, Яфәс. Менә шуннан соң җир йөзендәге бөтен халык шул өч атадан таралган. Без төрек вә татар кавемнәре Яфәстән таралганбыз. Туфаннан бөтен кешеләр һәлак булып, бары Нух пәйгамбәр вә гаиләсе генә калганлыктан, һәм аннан соң кешеләр шуңардан таралганлыктан, Нух пәйгамбәр инсаннарга икенче ата буладыр. Менә Нух пәйгамбәр кавеме Аллаһы Тәгаләнең боерыгын тыңламыйча, пәйгамбәренә карышкан өчен Аллаһы Тәгалә аларга зур газап җибәргән, аларны туфан белән һәлак кылган. Шулай булгач, бәндәләр һәрвакыт Аллаһы Тәгалә кушканча йөрергә, Аның боерыгыннан чыкмаска, Аның пәйгамбәре кушкан эшләрне эшләргә тиеш була.
1.4. Ибраһим пәйгамбәр.
Туфаннан соң адәм балалары тагы да бик нык үрчегәннәр. Нух пәйгамбәр үзе сәламәт чакта боларга юлбашчы булып, боларга дин вә шәригать хөкемнәре өйрәткән, аларны туры юлга күндергән. Нух пәйгамбәрдән соң инсаннар тагы яман юлга кереп киткәннәр. Тагы Аллаһы Тәгаләне онытканнар. Шунлыктан, рәхмәте киң булган Ходай Тәгалә боларга тагы да бер-бер артлы юлбашчылар җибәрә торган. Шул юлбашчыларның берсе Ибраһим пәйгамбәрдер. Бу вакыт инсаннар бигрәк тә адашкан булганнар: алар кояш, ай вә йолдызларга, әллә нинди сурәтләргә гыйбадәт итә башлаганнар. Ибраһим пәйгамбәрнең атасы да башкалар кебек потка табына торган булган. Ибраһим пәйгамбәр боларга үзләренең бөтенләй ялгыш юлга кергәнлекләрен, андый ай, кояш, йолдызларга гыйбадәт кылырга ярамаганлыгын, ул чиксез зур гөнаһ икәнлеген аңлаткан. Аларга бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга, Ул җибәргән дин вә шәригать буенча гына гамәл кылырга кушкан. Тегеләр тыңламаганнар. Аңардан көлгәннәр, аны мыскыл иткәннәр. Ибраһим пәйгамбәрнең атасы да аңа бик нык каршы төшкән. Ләкин Ибраһим пәйгамбәр һаман да үз эшендә булган. Болар Ибраһим пәйгамбәрдән бик бизәр булгач, аны үтерергә булганнар. Бервакыт бер җиргә ут ягып, аны шунда атканнар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәрләренә рәхмәте киң шул. Аның кодрәтенең дә иге-чиге юк. Ул ни теләсә, шул була. Ул Үзенең пәйгамбәрен кәферләрнең кулыннан коткарган. Утка салкынаерга, Ибраһим пәйгамбәргә зарар тидермәскә кушкан. Һәм шулай булган да. Аңа уттан һичбер зарар тимәгән.
1.5. Ибраһим пәйгамбәргә фәрештәләр килүе.
Ибраһим пәйгамбәрнең ике хатыны булган: Сара, Һаҗәр. Сара өлкән хатыны, Һаҗәр яшь хатыны булган. Бервакыт хәзрәти Һаҗәрдән бер ир бала дөньяга килгән. Бу вакыт Ибраһим пәйгамбәр бик карт кеше булган. Карт була торып, үзеннән бала булуга ул Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкранәләр кылган. Балага Исмәгыйль исемен кушканнар. Бу бала бик изгеләрдән булып, ахырда пәйгамбәрлек дәрәҗәсенә ирешкән. Ошбу Исмәгыйль пәйгамбәр, безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең ерак бабасыдыр.
Хәзрәти Һаҗәрдән бала булгач, хәзрәти Сара да үзеннән бала булуын бик теләгән. Ләкин ул бик олыгайган булганлыктан, балага өмете бик аз булган. Бервакыт Ибраһим пәйгамбәргә берничә мосафир килеп төшә. Ул бик кунак сыйлаучан кеше икән. Шунда ук мосафирларга аш әзерләткән. Мосафирлар ашамаганнар. Хуҗа кунакларны нык кыстаса да, тегеләр һаман да ашамаганнар. Ибраһим пәйгамбәр моңа борчыла башлаган: “Әллә ашымда гаеп таптылар микән? Юл кешеләре була торып та нишләп ашамыйлар икән?” – дигән. Болардан шикләнә, курка башлаган. Мосафирлар болай гади генә кешеләр түгел икән. Алар кеше сурәтенә кергән фәрештәләр икән. Болар Ибраһим пәйгамбәрнең бик шикләнгәнен күргәч, серне ачканнар: “Без фәрештәләрбез, без ашамыйбыз”, — дигәннәр.
Менә шул вакыт фәрештәләр хәзрәти Сарадан бер ир бала туачак дип сөенеч биргәннәр. Хәзрәти Сара шул вакыт аягүрә басып тора икән. Ул боларның сүзләренә бик гаҗәпләнгән, көлгән. “Мин бит инде бик карт карчыкмын, ирем дә бик карт. Шулай булгач, ничек бездән бала булыр икән?” — дигән. Моңа каршы фәрештәләр: “Аллаһы Тәгаләнең кодрәте бик киң. Сезгә Аның рәхмәтенең дә чиге юк. Сез карт кешеләр булсагыз да, Ул сезгә бала бирә ала. Һәм шулай булачак та”, — дигәннәр. Өстәвенә, шул баладан бер пәйгамбәр туачаклыгын да әйтеп куйганнар. Шуннан соң күздән югалганнар. Көннәр, айлар үткән. Бервакыт хәзрәти Сарадан әлеге сөенеч бирелгән бала дөньяга килгән. Болар моңа чиксез шатланганнар. Моның өчен Аллаһы Тәгаләгә ничек итеп шөкранә кылырга да белмәгәннәр. Балага “Исхак” кушканнар. Исхак та хәзрәти Исмәгыйль шикелле бик изге бер кеше булган. Ул да атасы вә агасы кебек пәйгамбәр булган. Аның нәселе дә бик мөбарәк нәсел булган. Аның нәселеннән бик күп пәйгамбәрләр килгән.
1.6. Ибраһим пәйгамбәрнең Исмәгыйльне Гарәбстанга илтүе. Исмәгыйльне корбан кылуы. Анда икәүләшеп Кәгъбәтулланы салулары.
Ибраһим пәйгамбәр “Кәнган” дигән җирдә тора торган булган. Аллаһы Тәгалә аның нәселе бер Кәнгандә генә калмыйча, аңа ерак булган “Гарәбстан” дигән җирдә дә урнашып һәм шунда чын дин таратуын теләгән. Шуңа күрә хәзрәти Ибраһим хатыны Һаҗәрне алып Гарәбстан җиренә киткән. Бу вакыт әле Исмәгыйль имчәк баласы гына булган. Ул хәзрәти Һаҗәрне кулындагы баласы белән хәзерге Мәккә урынында калдырып, үзе кире Кәнгангә кайтып киткән. Бу җир таулык, ташлык, комлык бер җир булган. Монда кеше затыннан бер нәрсә дә булмаган. Хәзрәти Һаҗәргә мондый җирдә беръялгызы калу бик авыр, бик күңелсез булган. Аның янында саклык су вә азыгы бар икән. Суы беткәч, ул төрле якка йөгереп йөреп су эзләгән. Ләкин ни чаклы эзләсә дә таба алмаган. Ахырда арып килеп бер җиргә утырган. Шул вакыт Аллаһы Тәгаләнең әмере белән бер фәрештә килеп, шундагы бер җиргә суккан да, шуннан бер чишмә атылып чыккан. Шуннан соң бу чишмә бер кое булып калган. Ул хәзерге көндә дә бар. Аңа “Зәм-зәм” коесы диләр.
Күпме-азмы вакытлардан соң, бу җирдә су барлыгын ишетеп, бер төркем халыклар күчеп килеп утырганнар. Болар гарәп халыклары булганнар. Хәзрәти Һаҗәр белән Исмәгыйль шулар белән аралашып көн күрә башлаганнар. Ибраһим пәйгамбәр дә берничә мәртәбә монда килеп хатыны белән улының хәлләрен белеп киткән. Бер килешендә ул төшендә Исмәгыйльне корбан кылганлыгын күргән. Шуннан соң ул Аллаһы Тәгаләнең аңа Исмәгыйльне корбан кылырга кушканлыгын аңлап, төшен Исмәгыйльгә сөйләгән. Исмәгыйль моңа: “Баш өсте, Аллаһы Тәгалә кушкан эшкә мин әзермен”, — дигән. Шуннан соң Ибраһим пәйгамбәр Исмәгыйльне бер җиргә алып барып яткырган. Кулындагы пычагын аның муенынна китергәндә генә Аллаһы Тәгаләдән: “Әй, Ибраһим, тукта, суйма. Мин сине сынау өчен болай кушкан идем. Миңа ни дәрәҗәдә буйсынганлыгыңны белдем инде!” — дигән бер тавыш килгән. Шуннан соң ул Исмәгыйльне суюдан тукталган. Менә Ибраһим пәйгамбәрнең Аллаһы Тәгаләгә буйсынуы ни дәрәҗәдә булган. Ул Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен күз нуры булган баласын да корбан кылудан тартынмаган. Шуның өчен дә ул бик олуг пәйгамбәр булган. Аның уллары икесе дә пәйгамбәр булганнар. Аның нәселе дә бик мөбарәк булган. Аның нәселеннән бик күп пәйгамбәрләр дә килгән.
Хәзрәти Исмәгыйль әлеге гарәпләр белән катышып бөтенләй гарәпләшеп киткән. Ул алардан кыз да алган. Аңардан балалар туып үрчегәннәр. Хәзерге көндәге гарәпләрнең бабалары менә шул Исмәгыйль галәйһиссәламдер. Безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам дә менә шул хәзрәти Исмәгыйль нәселеннән булган. Ибраһим пәйгамбәрнең икенче бер килешендә Аллаһы Тәгалә аңа шунда бер гыйбадәтханә (мәчет) салырга кушкан. Шунлыктан, ул улы Исмәгыйль белән бер гыйбадәтханә салган. Мәчетне Ибраһим пәйгамбәр үз кулы белән салган. Хәзрәти Исмәгыйль аңа булышлык иткән, кирпечләрне алып биреп торган. Бина салган вакытта болар Аллаһы Тәгаләгә: “Әй безнең Раббыбыз, безнең балаларыбыздан бер пәйгамбәр җибәр. Ул аларны яхшылыкка өндәсен, аларга дин вә шәригать хөкемнәре өйрәтсен!” — дип дога кылганнар. Боларның ошбу догалары кабул булган. Аларның нәселеннән пәйгамбәрләрнең иң зурысы һәм ахырзаман пәйгамбәре булган безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам килгән. Шул вакыт Ибраһим пәйгамбәр ошбу гыйбадәтханә булган Мәккә шәһәренә дә бәрәкәт бирүен сорап, Аллаһы Тәгаләгә дога кылган. Ул дога да мәкъбүл булган. Ул шәһәр бик мөбарәк бер шәһәр булган. Ул шәһәр хәзерге көндә дә бар. Ул Мәккә шәһәредер. Ошбу Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр бина кылган гыйбадәтханәгә “Кәгъбәтулла” дип әйтеләдер. Ул хәзерге көндә дә бар. Тик ул соңыннан берничә кат төзәтелгән инде. Ул гыйбадәтханә шул салынган көненнән алып хәзерге көнгәчә һаман гыйбадәтханә булып килгән. Аңа дөньяның һәр тарафында булган мөселманнар елына бер мәртәбә барып, Хаҗ кылып кайталар.
Ибраһим пәйгамбәр, вафат булганчы Кәнган җирендә калып, халыкны туры юлга өндәгән. Аллаһы Тәгалә аңа дин вә шәригать хөкемнәрен бәян иткән бер китап биргән. Ибраһим пәйгамбәрдән соң пәйгамбәрлек Исхак галәйһиссәламгә күчкән. Ул да халыкны туры юлга өндәгән. Аның нәселеннән дә берничә пәйгамбәр килгән. Хәзрәти Исмәгыйль Гарәбстан җирендә пәйгамбәр булып, анда халыкны туры юлга өндәгән. Аның нәселеннән бер генә пәйгамбәр килгән. Ул пәйгамбәрләрнең иң олугысы булган Мөхәммәд галәйһиссәламдер.
1.7. Муса пәйгамбәрнең дөньяга килүе.
Исхак пәйгамбәрнең Ягъкуб исемле бер улы булган. Ул да атасы кебек пәйгамбәр булган. Ул ахыр гомерендә Мисыр дигән мәмләкәткә килеп, шунда тора башлаган. Аның икенче исеме “Исраил”дер. Шунлыктан, аның балаларына вә аның нәселенә “бәни Исраил” диләр. Безнеңчә бу “Исраил балалары” дигән сүз була. Ягъкуб пәйгамбәр вә балалары заманында бәни Исраил Мисырда бик рәхәт торганнар. Төп Мисыр халкы аларга бу вакытлардан бик яхшы караганнар. Алар Мисырда бик күбәйгәннәр, үрчегәннәр. Ләкин бераз заманнардан соң төп Мисыр халкының боларга карашлары үзгәргән. Алар бәни Исраилнең бик үрчеп китеп, үзләренә өстен булуларыннан вә Мисырны үз җирләре итеп җибәрүләреннән курыкканнар. Шунлыктан, Мисыр патшалары, икенче төрле әйтсәк, Мисыр фиргавеннәре боларның нәселләрен киметү өчен боларны бик авыр, каты эшләргә куша башлаганнар. Ләкин бәни Исраил һаман үрчи генә барганнар. Шунлыктан, фиргавеннәр икенче төрле юллар тота башлаганнар, фиргавеннәрдән берсе бервакыт бәни Исраилдән туган ир балаларны үтерергә фәрман чыгарган. Ошбу фәрман буенча җәллядләр бәни Исраилдән туган бер баланы анасы кулыннан алып китәләр дә үтерә торган булганнар.
Менә шул вакытларда бәни Исраилдән булган Гыймран исемле изге бер кеше хатыныннан бер ир бала туган. Күз нуры булган баланы үтертү анага бик авыр бит. Гыймран хатыны баланы бераз вакытлар яшереп торган. Ләкин озак вакытлар яшереп тору бик куркынычлы булганлыктан, бу баланы суга агызырга булган. “Бәлки берәр шәфкатьле кеше кулына төшәр дә, исән калыр”, — дип уйлаган. Шунлактан, ул бер ящик хәзерләп, баланы шуңарга салган да Нил елгасына агызып җибәргән. Ходаның туры китерүе белән бу вакыт Фиргавен хатыны хезмәтче кызлары белән Нил буена төшкән икән. Ящикны күреп, ул аны судан алдырган. Ачтырып караса, ни күзе белән күрсен, бер ир бала ята. Фиргавен хатыны баланы өенә алып кайткан. Хатын-кыз шәфкатьле була бит. Фиргавен хатыны баланы кызганган. Фиргавеннән аны үтертмәвен үтенгән. Бәлки безгә файдалы кеше булып чыгар, “бәлки үзебезгә ул ясарбыз”, — дигән. Фиргавен хатынының үтенечен кабул итеп, баланы үтертмәгән, балага “Муса” кушканнар.
Фиргавен хатыны балага сөт анасы эзләтә башлаган. Аллаһы Тәгаләнең туры китерүе белән сөт аналыгына Мусаның үз анасы алынган. Муса Фиргавен сараенда Фиргавеннең баласы кебек тәрбия кылынган. Аның анасы аңа үзенең бәни Исраилдән булганлыгын, үзенең Ибраһим, Исхак вә Ягъкуб пәйгамбәрләрнең нәселләреннән булганлыгын төшендергән. Үзенең хәзерге көндә исән бер агасы һәм тутасы барлыгын да белдергән. Шунлыктан, Муса фиргавен сараенда үссә дә, күңеле гел бәни Исраилне тарткан. Бу вакыт Мисыр халкы туры юлдан бөтенләй язган булганнар. Әллә нинди кеше вә хайван сурәтләренә, ягъни потларга гыйбадәт кыла торган булганнар. Муса, Фиргавен сараенда үссә дә, үзенең пәйгамбәрләр нәселеннән булганлыгын белгәнгә күрә, начар эшләргә бер дә бирелмәгән, үзенчә күңелендә бер Аллаһыны гына тоткан.
1.8. Хәзрәти Мусаның Мисырдан качуы.
Муса Фиргавен сараенда тәрбияләнеп, егетлек яшенә килгән. Көннәрдән бер көн ул бер мисырлы белән бәни Исраилдән булган бер кешенең урамда сугышып ятканлыгын күргән. Мисырлыга каршы теге хәзрәти Мусадан ярдәм сораган. Хәзрәти Муса моны кызганып, арага кергән дә, мисырлыга берне кундырып алган. Тегенең әҗәле җиткән икән, шунда ук егылып җан биргән. Хәзрәти Муса моны үтерү өчен сукмаган булган, хаталык белән генә үтергән. Шулай да ул бу эшенә бик каты үкенгән. Аллаһы Тәгаләдән бу хатасын ярлыкавын сораган. Теге кеше сугыш чукмары булган ахры. Икенче көн тагы да бер мисырлы белән сугыша башлаган. Тагы хәзрәти Муса туры килгән. Теге тагы моңардан ярдәм сорый башлаган. Хәзрәти Муса ярдәмгә бармакчы булгач, мисырлы моңа: “Ә син кеше үтерергә генә йөрисең икән. Кичә бер кеше үтергән идең, бүген тагы үтермәкче буласыңмы?” — дигән. Шул арада бер кеше килеп, аңа кичәге вакыйганың халык арасына җәелеп киткәнлеген, аны үтерергә киңәшеп йөргәнлекләрен сөйләгән. Шунлыктан, хәзрәти Муса бер нәрсәгә дә карамыйча тизрәк Мисырдан сызган.
Ул көн барган, төн барган. Бервакыт Мисыр белән Гарәбстан чигендә бер җиргә барып чыккан. Анда бер кое янында күп халык җыелып малларын сугарып торалар икән. Шунда ике кыз малларын сугарырга нәүбәт (чират) көтеп торалар икән. Хәзрәти Муса боларны кызганган. Үзенең арыган, талганлыгына карамыйча, боларның малларын сугарып биргән. Шуннан соң, ул бер күләгәлеккә килеп, ял итәргә утырган. Мескенне юл бик ваткан, йончыткан булган. Ул шул вакыт: “Әй Раббым, мин Синең ярдәмеңә, мәрхәмәтеңә мохтаҗмын!” — дип, Аллаһы Тәгаләгә дога кылган. Аллаһы Тәгаләнең бәндәләренә рәхмәте бик зур бит. Яхшы кешеләргә Аның рәхмәте бигрәк тә зур. Ул хәзрәти Мусаны ике мәртәбә үлемнән коткарган кебек, моннан соң да мәрхәмәтеннән ташламаган. Бервакыт әлеге кызлардан берсе моның янына килгән дә: “ Әткәй сине өйгә чакырды. Синең яхшылыгыңны кайтармакчы була”, — дигән. Бу кызлар Шөгаеб исемле бер пәйгамбәрнең кызлары икән. Хәзрәти Муса кыз белән Шөгаеб пәйгамбәрнең өенә барган. Шөгаеб пәйгамбәр аны бик яхшы кабул иткән. Аны ашаткан, эчергән. Хәл-әхвәл сорашкан. Аннан соң аңа ике кызыннан теләгәнен бирәчәклеген аңлаткан. Тик моның өчен аңа сигез ел хезмәт итүен шарт иткән. Хәзрәти Муса моны кабул итеп Шөгаеб пәйгамбәргә хезмәткә кергән. Шулай итеп ул пәйгамбәр гаиләсенә кереп, пәйгамбәр кызын алу бәрәкәтенә ирешкән. Менә хәзрәти Мусага Аллаһы Тәгаләнең шундый мәрхәмәтләре тигән.
1.9. Хәзрәти Мусага пәйгамбәрлек килүе. Мисырга барып Фиргавенне дингә өндәве вә могҗизалар күрсәтүе.
Хәзрәти Мусаның каенатасы җирендә торасы килмәгән. Аның күңелендә гелән Мисыр җире булган. Чөнки аның анасы, туганнары вә җенестәшләре анда булганнар. Шунлыктан, ул хезмәт мөддәтен тутыру белән, ни күрсәм дә туганнарым, үз җенестәшләрем белән бергә күрермен дип, Мисырга киткән. Юлда суык бер төнне ул “Тур” исемле бер тауга якынлашканда ерактан бер ут күргән. Шуннан соң ул хатынына: “Син монда торып тор әле. Мин шунда барып килим. Бәлки анда юл өйрәтүчеләр булыр, бәлки ут алып килермен дә, җылынырбыз”, — дигән. Якын баргач, бервакыт аңа: “Мин синең Раббың. Мин сине пәйгамбәр кылдым; син Мисырга барып, Фиргавен вә Мисыр халкын туры юлга өндә; аңардан бәни Исраилне Мисырдан алып чыгарга сора!” — дигән бер тавыш килгән. Хәзрәти Муса башта моңа бик аптыраган. Аның кулында бер таяк бар икән. Аллаһы Тәгалә аңа таякны җиргә ташларга кушкан. Хәзрәти Муса таякны җиргә ташлау белән ул зур бер елан булган. Муса пәйгамбәр моңардан бик курыккан. Аллаһы Тәгалә аңа: “Курыкма, әүвәлгечә аны таяк итәрбез”, — дигән. Һәм таяк иткән. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә аңа Фиргавен вә Мисыр халкы аның пәйгамбәрлегенә ышанмасалар, ошбу могҗизаны күрсәтергә кушкан. Муса пәйгамбәрнең Һарун исемле бер агасы бар икән. Шул вакыт ул, Аллаһы Тәгаләдән агасын үзенә ярдәмгә бирүен вә иптәш итүен сораган. “Ярый, сораганыңны бирдек”, — дип, Аллаһы Тәгалә бу үтенечне кабул иткән.
Муса пәйгамбәр Мисырга баргач, агасы Һарун белән Фиргавен хозурына кереп, аны чын дингә өндәгәннәр. Фиргавен боларга ышанмаган. Шуннан соң болар таякны елан ясап, могҗиза күрсәткәннәр. Фиргавен һәм вәзирләре моңа һаман ышанмаганнар: “Болар сихерчеләр, күз буучылар”, — дигәннәр. Фиргавен вәзирләренең киңәше белән боларга каршы тормак булып, атаклы күз буучыларны, сихерчеләрне җыйдырган. Бер көн бик күп халык хозурында Муса пәйгамбәр вә Һарун бер яктан, Фиргавен вәзирләре вә сихерчеләре икенче яктан торып җиңешергә тотынганнар. Иң башлап Фиргавен сихерчеләре күз буарга керешкәннәр: алар әллә нинди таяклар, бауларны җиргә ташлаганнар да, болар халык күзенә елан булып күренгәннәр. Шуннан соң Муса пәйгамбәр таягын ташлаган. Таяк бик зур бер елан булып, тегеләрнең елан булып күренгән нәрсәләрен барысын да йоткан. Фиргавен аптырап калган. Шул вакыт күз буучылар Муса пәйгамбәргә иман китергәннәр. Фиргавен боларга бик ачуланган. Аларның аяк, кулларын кистереп, астырган. Ләкин күз буучылар моңа сабыр иткәннәр. Диннәреннән кайтмаганнар.
Муса пәйгамбәр агасы Һарун белән байтак вакытлар Мисырда торып, Мисыр халкын дингә өндәгән. Фиргавеннән бәни Исраилне Мисырдан алып чыгарга рөхсәт сораган. Ләкин Фиргавен иман да китермәгән, бәни Исраилне алып чыгарга рөхсәт тә бирмәгән. Фиргавен шикелле үк Мисыр халкы да Муса пәйгамбәргә иярмәгәннәр. Шунлыктан, Аллаһы Тәгалә Мисыр халкына байтак газаплар җибәргән. Шулай була торып, болар һаман хәзрәти Мусага иярмәгәннәр. Һаман да начар юлларыннан кайтмаганнар. Мисырлылардан Муса пәйгамбәргә иман китерүчеләр бик аз булган. Фиргавеннең хатыны, киресенчә, Муса пәйгамбәргә яшерен иман китереп, бик изге бер хатын булып киткән.
1.10. Бәни Исраилнең Мисырдан чыгуы. Муса пәйгамбәргә Тәүрат бирелү.
Муса пәйгамбәр байтак заманнар бәни Исраилне Мисырдан алып чыгарга Фиргавеннән сорап та рөхсәт ала алмагач, Аллаһы тәгалә аңа аларны бер төн яшереп алып чыгарга кушкан. Шунлыктан, бер төн ул аларны Мисырдан алып чыгып киткән. Фиргавен моны сизү белән артларыннан гаскәр белән чыккан. Фиргавен гаскәре күренгән чакта болар Кызыл диңгезгә барып җиткән булганнар. Шул вакыт, Аллаһы Тәгаләнең кушуы буенча, Муса пәйгамбәр диңгезгә таягы белән суккан да, диңгез ярылып, юл ачылган. Бәни Исраил шул юлдан диңгездән чыгып киткәннәр. Фиргавен гаскәре дә диңгезгә җитү белән тегеләр артыннан кереп киткәннәр. Ләкин бәни Исраил чыгып котылу белән диңгез әүвәлге хәленә кайткан да, фиргавен гаскәре белән бергә суда һәлак булган. Менә шулай итеп Фиргавен вә гаскәре үзләренең тәкәбберлекләренең, Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәрләренә каршы килүләренең җәзасын татыганнар. Фиргавен ул бик явыз булган. Ул хәтта үзе тәңрелеккә дәгъва кыла торган булган.
Муса пәйгамбәр Мисыр җиреннән чыгып, Фиргавеннән котылгач, агасы Һарунны бәни Исраил янында калдырып, үзе тизрәк үзенә пәйгамбәрлек килгән җиргә, Тур тавына киткән. Анда Аллаһы тәгалә аңар дин вә шәригать хөкемнәрен өйрәткән бер китап бирергә вәгъдә кылган булган. Муса пәйгамбәр Тур тавында кырык көн калган. Шул вакытта ул Аллаһы тәгаләгә мөнәҗәт кылган. Аның белән сөйләшкән. Әнә шул вакыт аңа “Тәүрат” исемле бер китап бирелгән. Шуннан соң Муса пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең мондый зур нигъмәтләренә чиксез шөкранәләр кылып, бәни Исраил янына кайткан. Ошбу Тәүратта безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең киләчәге турында сүз булган. Муса пәйгамбәр байтак еллар гомер сөреп, бәни Исраилгә юлбашчылык иткән. Аларга Тәүрат хөкемнәрен өйрәткән. Ул вафат булгач, аның урынына агасы Һарун калган. Ул да энесе кебек пәйгамбәр булган.
1.11. Хәзрәти Мәрьям вә Зәкәрия галәйһиссәлам.
Бер вакытлар Кәнган җирендәге бер авылда Гыймран исемле бер изге кеше тора икән. Аның хатыны да үзе кебек изгеләрдән икән. Боларның бер дә бала-чагалары юк икән. Шунлыктан, болар Аллаһы Тәгаләдән бер бала бирүен сораганнар. Бала булса, аны бер гыйбадәтханәгә хезмәткә бирергә нәзер әйткәннәр. Ул вакыт балаларны шулай гыйбадәтханәгә, хезмәткә тапшыру гадәте бар икән. Боларның догалары мәкъбүл булган. Бервакыт Гыймран хатыны бер кыз бала тапкан. Бу вакыт хәзрәти Гыймран үзе вафат иткән булган. Балага Мәрьям исемен кушканнар. Гыймран хатыны, Мәрьям уңны-сулны аера башлагач та, нәзере буенча аны гыйбадәтханәгә тапшырган. Мәрьям гыйбадәтханәдә вакытта, анасы вафат итеп, бөтенләй ятим калган. Шуннан соң аны кем тәрбиясенә алу мәсьәләсе чыккан. Руханилардан [Мөгаллим әфәнде бу урында “рухани” сүзен аңлатып китәргә тиеш.] һәрберсе моны үзләренә аласылары килгән. Чөнки аның бер изге кеше булачагы сизелгән. Ахырда шобага салганнар. Шобага “Зәкәрия” дигән бер картка чыккан. Бу карт изгеләрдән, пәйгамбәрләрдән икән. Аның Мәрьямгә бер төсле якынлыгы да бар икән.
Мәрьям гыйбадәтханәдә торган вакытларда Зәкәрия галәйһиссәлам гелән аның янына кереп хәл-әхвәл сораша, аңа әдәп-тәрбия бирә торган булган. Мәрьямнең әдәпле вә инсафлылыгына бу бик соклана торган булган. Шунлыктан, ул үзенә дә шундый бер бала бирүен Аллаһы Тәгаләдән сораган. Ләкин бу вакыт ул бик карт кеше булып, хатыны да бик олыгайган булган. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң бит. Аңа бер ир бала биргән. Аңа “Яхъя” кушканнар. Яхъя ул бик изге кеше булган. Ул атасы кебек пәйгамбәр дә булган.
Мәрьям буйга җиткәч, гыйбадәтханәдән чыгып, Зәкәрия галәйһиссәлам өендә тора башлаган. Көннәрдән бер көн ул авыл артына кырга чыккан икән. Шул вакыт аның каршысына бер матур егет килеп чыккан. Мәрьям моңардан шикләнә башлаган. Ул аны чыннан да егет дип белгән. Ә ул кеше сурәтенә кергән Җәбраил фәрештә икән. Ул аңа: “Курыкма, мин Аллаһы Тәгаләнең илчесемен, сиңа сөенеч китердем: синнән бер изге бала туачак!” — дигән. Хәзрәти Мәрьям моңа бик аптыраган: “Мин бит иргә чыкмаган кыз әле, миннән ничек бала булсын?” — дигән. Җәбраил фәрештә бу сүзгә каршы: “Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, иргә чыкмый торып, сиңа бала бирү Аңа бер дә авыр эш түгел. Бу эш булмый калмый”, — дигән.
Көннәр, айлар үткән. Ходаның кодрәте белән бервакыт Мәрьям корсаклы булган. Ул моңа бик көенә башлаган. Халыкның үзенә яла ябуларыннан бик курыккан. Бала табар вакыт җиткәч, ул яланга чыгып, бер хөрмә агачы төбенә утырган. Шул вакыт ул оятыннан, кайгысыннан: “Бу эшләрне күргәнче, мин әллә кайчан үлеп, онытылып беткән булсамчы!” — дигән. Шунда ук моңа: “Әй Мәрьям, кайгырма. Синең балаң бик олуг мәртәбәле кеше булачак. Хөрмә агачын селкет тә, сиңа хөрмәләр килеп төшәр. Шуннан соң ашап, эчеп күңелеңне тынычландыр”, — дигән бер тавыш килә. Бу тавыш Аллаһы Тәгалә тарафыннан икән. Хәзрәти Мәрьям баласын күтәреп авылга кайткач, халык бөтенләй аптырашта калганнар: “Әй Мәрьям, син бик олуг эш эшләп ташлагансың; синең атаң да начар кеше түгел иде, анаң да зиначы хатын түгел иде”, — дигәннәр. Хәзрәти Мәрьям болар белән бер дә сөйләшмәгән. Бары балага төртеп күрсәтеп: “Шуның белән сөйләшегез!” — дигән сүзне аңлаткан. Тегеләр: “Ничек бишектәге бала белән сөйләшик?!” — дигәннәр. Шул вакыт Ходаның кодрәте белән бала телгә килеп: “Мин Аллаһы Тәгаләнең колымын. Ул мине пәйгамбәр кылачак; миңа китап бирәчәк. Мине изге вә мөбарәк кеше кылачак!” — дигән. Моны ишеткәч, халык бик гаҗәпләнгәннәр. “Бу тиктәс бала түгел, Мәрьям дә тиктәс кыз түгел!” — дип, бик күп кешеләр моңа ышанганнар. Хәзрәти Мәрьямгә яла ябулары урынсыз икәнлеген белгәннәр. Менә шушы бала, бәни Исраилдән иң соң килгән олуг пәйгамбәр хәзрәти Гайсә галәйһиссәламдер.
1.12. Гайсә галәйһиссәлам.
Гайсә галәйһиссәлам анасы кулында тәрбия кылынып үскән. Бу вакыт Кәнган, икенче төрле әйтсәк, Фәләстин җире Рум патшасы кул астында булган. Аны аның бер губернаторы идарә кыла торган булган. Хәзрәти Гайсә бик изге, бик яхшы күңелле, халыкка бик шәфкатьле бер кеше булган. Утыз яшенә җиткәч, Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек биреп, Тәүрат хөкемнәрен яңартырга кушкан. Шулай итеп Гайсә пәйгамбәр халыкны туры юлга өнди башлаган. Халык башта моңа бик каршы торганнар. Аның атасыз дөньяга килүе боларның аңа каршы төшүләренә зур сәбәп булган. Алар моннан элек тә аңа һәм анасы хәзрәти Мәрьямгә яла ягып, йөдәтеп бетерә торган булганнар. Шунлыктан, болардан бизәр булып хәзрәти Мәрьям хәзрәти Гайсәне алып, Мисыр җиренә дә киткән булган. Ләкин байтак вакытлардан соң яңадан Фәләстингә кайткан булган.
Хәзрәти Гайсә үзенең пәйгамбәрлегенә төрле могҗизалар күрсәткән. Ул тома күзсезләрне күзле ясаган; ала тәнлеләрне сәламәтләндергән; балчыктан кош сурәтендә бер нәрсә ясап, шуңа өргән дә, шуннан соң ул кош булган. Менә шундый могҗизалар күрсәткәч, аңа иярүчеләр байтак булып киткән. Шулай да, күпчелек һаман да аңа начар күз белән карый торган булганнар. Аллаһы Тәгалә аңа “Инҗил” исемле аерым бер китап та биргән. Бу Инҗил Тәүраттагы дин вә шәригать хөкемнәрен яңарткан. Монда ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәламнең киләчәге турында сүз булган. Гайсә галәйһиссәламгә бик ихласлы, аны бик сөя торган берничә шәкертләре булган. Алар гел аның тирәсендә булганнар. Аңардан Инҗил өйрәнгәннәр. Болар халыкны дингә өндәү мәсьәләсендә Гайсә галәйһиссәламгә булышлык та иткәннәр. Бу кешеләргә “хәвариләр” диләр.
Гайсә пәйгамбәр халыкка гаять дәрәҗәдә шәфкатьле вә мәрхәмәтле булып, бөтен көче белән аларның дөнья вә ахирәттә бәхетле булуларына тырышса да, бәни Исраил, икенче төрле әйтсәк, яһүдиләр аңа бик каршы килгәннәр; аңардан көлгәннәр, аны мыскыл иткәннәр. Моның белән генә калмыйча, алар аны үтерү чараларына да керешкәннәр. Аны, халыкны үзенә ияртеп, Фәләстиндә патша булмак була дип патшага да чакканнар. Дошманнарның мондый уйлары Аллаһы Тәгаләгә яшерен булмаган. Ул аны хәзрәти Гайсәгә әшкәрә иткән. Аңа үзен дошманнарның явызлыкларыннан коткарачагын да белдергән. Шунлыктан, Гайсә пәйгамбәр бер дә курыкмыйча, үз эшендә булган. Ләкин дошманнар һаман үз эшләрен эш итәргә тырышканнар. Алар Гайсә пәйгамбәрнең шәкертләреннән берсен сатып алганнар. Бу кеше аларга аны күрсәтмәкче булган. Бер төн әлеге кешенең күрсәтүе буенча дошманнар, гадәттә, хәзрәти Гайсә була торган өйгә барганнар. Анда хәзрәти Гайсәнең шәкертләре, ягъни хәвариләр булганнар. Шул вакыт алар бер кешене үтереп, бер агачка аяк, кулларыннан кадаклап куйганнар һәм “Гайсәдән котылдык, аны үтердек”, — дип мактанышканнар. Хәлбуки, ул кеше Гайсә пәйгамбәр түгел икән. Алар Гайсә дип икенче берәүне үтергәннәр икән. Гайсә пәйгамбәрне Аллаһы Тәгалә әллә кайчан коткарган булган.
Гайсә пәйгамбәрдән соң хәвариләр хәзрәти Гайсәнең шәригатен таратканнар. Инҗил шәриф буенча гамәл кылырга халыкны өндәгәннәр. Хәзрәти Гайсәдән соң аның шәригате бик акрын таралып, аңа ияргән кешеләр аз булса да, соңыннан болар бик күбәеп киткәннәр. Хәзерге көндә хәзрәти Гайсә шәригате белән гамәл кылган кешеләр бик күп. Алар дөньяның һәр тарафында барлар. Хәзрәти Гайсәгә ияргән вә Инҗил белән гамәл кылган кешеләргә “христианнар”, икенче төрле әйтсәк, “насара” диләр. Менә руслар да шул хәзрәти Гайсә шәригате белән, Инҗил белән гамәл кылалар.
1.13. Мөхәммәд галәйһиссәламнең дөньяга килүе.
Гайсә пәйгамбәрнең тууына 571 ел дигәндә, Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр дога кылып сораган һәм Тәүрат вә Инҗилдә сөенеч бирелгән пәйгамбәр дөньяга килгән. Ул пәйгамбәрнең исеме Мөхәммәдтер. Ул Гарәбстан дигән җирдә Мәккә дигән шәһәрдә дөньяга килгән. Анда гарәп халыклары тора булганнар. Мөхәммәд пәйгамбәр дә шул гарәп нәселеннәндер. Аның атасы Габдулла, анасы Әминә исемле булганнар. Габдулланың атасы Габделмотталиб исемле булып, Мәккә гарәпләренең башлыгы булган. Ул вакытларда гарәпләр бик күп нәселләргә, икенче төрле әйтсәк, кабиләләргә бүленгән булганнар. Бу кабиләләрнең иң мәшһүре һәм иң алдынгысы “кораеш” исемле кабилә булган. Кораеш кабиләсе Мәккә шәһәрендә һәм шуның тирә-ягындагы сахраларда тора торган булганнар. Мәккә Гарәбстанның иң зур шәһәредер. Анда Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр бина кылган Кәгъбәтулла бар. Менә Мөхәммәд пәйгамбәр шушы кораеш кабиләсеннән булган.
Бу вакытларда гарәп халкы туры юлдан бөтенләй адашкан булганнар. Алар үзләрен бабалары Ибраһим вә Исмәгыйль галәйһиссәламнәр шәригатендәбез дип йөрсәләр дә, ул шәригать күптән онытылган булган. Алар үзләрен яраткан бер Аллаһыны да онытканнар. Әллә нинди агачлар, ташларны Аллаһ дип белеп, шуларга гыйбадәт кыла торган булганнар, алардан хаҗәтләрен сорый торган булганнар. Ягъни алар потларга табына торган “мөшрикләр” булганнар. Бу вакытларда бер гарәп халкына гына түгел, дөньяның һәр җирендәге бик күп халыкларда потка табыну бик таралып киткән. Хак дин бөтенләй диярлек онытылган. Гарәбстанда да, башка җирләрдә дә онытылган. Дин вә шәригатьне яңартачак бер пәйгамбәрнең килүен көтә башлаганнар. Тәүрат вә Инҗил белән гамәл кыла торган халыклар да якын арада шул китапларда сөенеч бирелгән пәйгамбәрнең киләчәген сөйли башлаганнар. Менә бервакыт рәхмәте киң булган Ходай Тәгалә шул көтелгән пәйгамбәрне җибәреп, бөтен дөнья халкына сәгадәт ишекләре ачкан.
Мөхәммәд галәйһиссәлам туган вакытта атасы Габдулла күптән вафат булган. Ул аңардан корсакта гына калып, анасы хәзрәти Әминә кулында тәрбияләнгән. Ул вакыт кораеш гарәпләрендә баланы туу белән сахра гарәпләренә тәрбия итүгә бирү гадәте бар икән. Сахрада ачык, саф һавада бала таза булып үскәнгә күрә, шулай итәләр икән. Шул гадәт буенча Мөхәммәд галәйһиссәлам Мәккәгә якын бер сахрада тора торган бер кабиләдән Хәлимә дигән бер хатынга тәрбиягә бирелгән. Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөт анасы менә шул хәзрәти Хәлимәдер. Хәлимә баланы әледән-әле Мәккәгә илтеп, анасына күрсәтеп кайта торган булган. Мөхәммәд галәйһиссәлам Хәлимә кулында вакытларда шул гаиләгә бик күп бәрәкәтләр иңгән. Мөхәммәд галәйһиссәламнең киләчәктә олуг бер кеше булачагы менә шул вакытларда ук аңлашылып торган. Мөхәммәд галәйһиссәлам Хәлимә кулында бишенче яшенә хәтле калып, аннан соң анасына тапшырылган.
Мөхәммәд галәйһиссәламнең атасы хәзрәти Габдулла Мәдинә дигән шәһәрдә вафат итеп, шунда дәфен кылынган икән. Ул сәүдә белән Шам җиренә барып, шуннан кайтышлый Мәдинәгә кергән вә шунда авырып үлгән булган. Хәзрәти Әминә һәр ел диярлек иренең каберен зиярәт итү өчен Мәдинәгә бара торган булган. Мөхәммәд галәйһиссәлам алты-җиде яшьләргә килгәндә хәзрәти Әминә Мәдинәгә аны да алып киткән. Ләкин кайткан вакытта бер авылда әҗәл ирешеп, вафат иткән һәм шунда дәфен кылынган. Шулай итеп Мөхәммәд галәйһиссәлам анадан да ятим калган.
1.14. Мөхәммәд галәйһиссәламнең бабасы, аннан соң агасы кулында тәрбия кылынуы.
Хәзрәти Әминә вафат булгач, Мөхәммәд галәйһиссәлам бабасы Габделмотталиб тәрбиясенә күчкән. Габделмотталиб аны бик ярата торган булган. Чөнки ул аның киләчәктә олуг бер кеше булачагын аңлаган. Мөхәммәд галәйһиссәлам сигез яшькә җиткәндә, сөекле бабасы Габделмотталиб та вафат булган. Моннан соң ул атасы белән бертуган агасы Әбү Талиб тәрбиясенә күчкән. Әбү Талиб Мәккә халкы арасында хөрмәтле вә игътибарлы бер кеше булган. Ул Мөхәммәд галәйһиссәламгә бик шәфкатьле, бик мәрхәмәтле булган. Аны үз балаларыннан да артык күрә торган булган.
Әбү Талиб сәүдә белән эш күрә торган бер кеше булганлыктан, кәрванга кушылып гелән чит мәмләкәтләргә китә торган булган. Бервакыт ул, кәрванга кушылып Шам җиренә чыгарга хәзерләнгәндә, Мөхәммәд галәйһиссәлам аңардан каласы килмичә елаган. Шунлыктан, кызганып, ул аны үзе белән Шамга алып киткән. Шамнан кайтышлый бер җиргә тукталганда, боларны Бәхира исемле бер суфи вә тәкъва кеше күргән. Ул хәзрәти Гайсә динендәге кеше булып, гел гыйбадәт белән генә шөгыльләнә икән. Шул вакыт ул Мөхәммәд галәйһиссәламнең Инҗилдә сөенеч бирелгән пәйгамбәр булачаклыгын аңлаган. Һәм бу турыда Әбү Талибка һәм кәрванда булган кешеләрнең бәгъзеләренә сөйләгән дә. Бу вакыт Мөхәммәд галәйһиссәлам ун яшьләрендә генә бер бала булган.
Мөхәммәд галәйһиссәлам егерме биш яшенә хәтле Әбү Талиб өендә, Әбү Талиб тәрбиясендә булган. Ул гаять дәрәҗәдә тугры, халыкка һичбер җәбер вә хыянәт кылмый торган бер егет булган. Шунлыктан, Мәккә гарәпләре аны бик ярата торган булганнар. Ул шул тугрылыгы аркасында егерме биш яшьләрендә вакыт, Хәдичә дигән бер бай хатынның зур кәрваны белән, зур хак алып Шамга да барып кайткан. Ошбу йөрешендә ул бик зур файдалар иткән. Шунлыктан, Хәдичә аңардан бик риза булган. Һәм үзе теләп аңа кияүгә дә чыккан.
1.15. Мөхәммәд галәйһиссәламгә пәйгамбәрлек килүе.
Югарыда әйткән идек, бу вакытларда гарәп халкы туры юлдан бөтенләй адашкан булганнар. Үзләрен яраткан бер Аллаһыны бөтенләй оныткан булганнар. Әллә нинди агач, ташларны Аллаһ дип белеп, шуларга гыйбадәт кылганнар. Дин вә шәригать белән бер дә оешмый торган бик хәсис, бик яман холык вә гадәтләр белән буялып беткәннәр. Аллаһы Тәгаләнең эшкәртүе белән булса кирәк, Мөхәммәд галәйһиссәлам яшьтән үк бу эшләргә бик гаҗәпләнә торган булган. Ул потларга асла гыйбадәт кылмаган, потларга гыйбадәт кылу ярамаганлыгын белгән. Холкы вә табигате гаять дәрәҗәдә яхшы булган. Начар холыклар, яман гадәтләр белән бер дә буялмаган. Ул бөтен инсан вә хайваннарны, күк-җирне яраткан бер Аллаһыны гына Аллаһ дип таныган. Үзенчә Аңа гыйбадәт итә торган булган. Ул бер вакытлар бөтенләй кешеләрдән аерылып, гел гыйбадәт белән генә шөгыльләнә башлаган. Ул Мәккәгә якын “Хира” дигән тауга барып, күбрәк шунда тау тишегендә гыйбадәт итә торган булган. Анда унар, унбишәр көн, хәтта бер ай тоташтан кала торган вакытлары да булган. Азыгы бетсә, өенә кайтып, азык алып китә торган булган.
Шул гыйбадәт белән шөгыльләнә торган вакытларында аңа пәйгамбәрлек галәмәтләре сизелә башлаган. Аның күргән төшләре күргәненчә туры чыга торган булган. Көннәрдән бер көн, ул Хира тавында гыйбадәт кылып яткан чакта, аңа Җәбраил фәрештә килеп, Аллаһы Тәгалә тарафыннан пәйгамбәр итеп җибәрелгәнлеген белдергән. Шулай итеп ул иң олуг дәрәҗәгә, пәйгамбәрлек дәрәҗәсенә менгән. Бу вакыйга Рамазан аенда кичкырын булган. Бу кич “Кадер кичәсе” дип атала. Мөхәммәд галәйһиссәламгә пәйгамбәрлек килеп, Коръән иңгән кич булганга күрә, аңа шулай Кадер кичәсе диләр. Без һәр ел шул кичәне тәгать вә гыйбадәт кылып, пәйгамбәребезгә пәйгамбәрлек килүен, Коръән иңүен исебезгә төшерәбез. Бу вакыт Мөхәммәд галәйһиссәлам кырык яшендә булган.
1.16. Мөхәммәд галәйһиссәламнең халыкны дингә өндәве.
Җәбраил фәрештә күздән югалу белән Мөхәммәд пәйгамбәр өенә кайтып вакыйганы хатыны хәзрәти Хәдичәгә сөйләгән. Хәзрәти Хәдичәнең Вәрака исемле бер якыны бар икән. Ул бик олыгайган, сукырайган бер карт икән. Ул хәзрәти Гайсә шәригатендә булып, Инҗил шәрифне бик күп укый икән. Шунлыктан, ул Инҗилдәге ахырзаман пәйгамбәре турысында сөенечне белә, аның озакламый киләчәген көтә икән. Хәзрәти Хәдичә Мөхәммәд галәйһиссәламне шунда ук ошбу Вәракага алып киткән. Вәрака вакыйганы сорашкач, Мөхәммәд галәйһиссәламгә: “Ул хәзрәти Мусага пәйгамбәрлек китергән Җәбраил фәрештә инде. Син пәйгамбәрсең. Яшь булып, синең көннәреңне күрә алсам, сиңа ярдәм итәр идем”, — дигән. Моннан соң озак тормыйча, Вәрака вафат булган. Иң башлап Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлегенә ышанган кеше менә шушы хәзрәти Вәракадыр.
Моннан соң өч елга хәтле Мөхәммәд галәйһиссәламгә Җәбраил фәрештә күренми торган. Өч елдан соң тагы күренеп, аңа халыкны туры юлга өндәргә кушкан. Шулай итеп, Мөхәммәд галәйһиссәлам халыкны бер Аллаһыга гыйбадәт кылырга өнди башлаган. Иң башлап яшерен рәвештә генә өндәгән. Чөнки берьюлы үзенең пәйгамбәрлеген ачып салса, мөшрикләр тарафыннан аңа куркыныч булган. Иң башлап ул үз гаиләсен һәм сүзе үтәрдәй дус ишләрен генә өндәгән. Мөхәммәд галәйһиссәлам әүвәлдән үк бик тугры сүзле кеше булганга күрә, дуслары аның пәйгамбәрлеген шунда ук кабул кылганнар. Ирләрдән иң башлап иман иткән кеше Әбү Бәкердер. Сабыйлардан башлап иман китерүче кеше Әбү Талиб улы Галидер. Хатыннардан башлап иман итүче кеше хәзрәти Хәдичәдер.
Моннан соң Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәргә халыкны ачык рәвештә дингә өндәргә кушкан. Шунлыктан, ул Мәккәдәге “Сафа” тавына менеп бик каты тавыш белән кычкыра башлаган. Халык ни бар икән дип тауга таба агыла башлаганнар. Халык җыелып беткәч, ул үзенең Аллаһы Тәгалә тарафыннан пәйгамбәр итеп җибәрелгәнен, Аллаһы Тәгалә аңа халыкны туры юлга өндәргә кушканлыгын сөйләгән. Һәм дә аларның потларга гыйбадәт кылулары урынсыз вә ялгыш бер юл булганлыгын, бары күк вә җирне яраткан бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга тиешлеген аңлаткан. Әгәр болай итмәсәләр, Ахирәт көнендә Җәһәннәм газабына дучар булачакларын, аның сүзләрен тыңлап, ул кушканча йөрсәләр, Җәннәтле булачакларын сөйләгән. Халык моңа бер сүз дә әйтмәгәннәр. Күбесе моңа колак та салмаган. Менә шул көннән алып Пәйгамбәр халыкны ачыктан-ачык дингә өндәгән. Аллаһы Тәгалә аңа дин вә шәригать хөкемнәрен бәян иткән бер китап биргән. Ул “Коръән”дер. Мөхәммәд пәйгамбәр китергән вә Коръәндә бәян ителгән дингә “Ислам дине” диләр. Менә Пәйгамбәребез халыкны шул Ислам диненә өндәгән.
Мәккә мөшрикләре башта пәйгамбәргә бер дә колак салмаганнар. “Сөйләр, кычкырыр да, туктар әле”, — дип уйлаганнар. Ләкин Пәйгамбәр Аллаһы Тәгалә кушкан эштән туктамаган. Ул һәрвакыт, һәр җирдә боларны бер Аллаһыга өндәп, аларның потларын кимсетә башлаган. Шунлыктан, Мәккә мөшрикләре моңардан бизәр булып, Әбү Талибка килгәннәр дә, Пәйгамбәрне бу эшеннән тыюын үтенгәннәр. Әбү Талиб Мәккә халкы арасында бик игътибарлы бер кеше булганлыктан, Пәйгамбәргә бер-бер эш кылырга бара алмаганнар. Болар Әбү Талибка бер килгәннәр, ике килгәннәр, өч килгәннәр. Әбү Талиб һаман да боларның сүзләренә колак салмаган. Шуннан соң, Мәккә мөшрикләре Әбү Талибка да, Пәйгамбәргә дә бик нык дошманлашканнар.
1.17. Пәйгамбәр вә сәхабәләрнең авыр көннәр кичерүләре.
Моннан соң Мәккә мөшрикләре Пәйгамбәр вә сәхабәләргә бер дә көн күрсәтмәс булганнар. Пәйгамбәр үзе Әбү Талиб канаты астында булганлыктан, аңа ул чаклы нык җәбер итә алмасалар да, аңа иман китергән кешеләргә бик каты җәбер итә торган булганнар. Аларга гыйбадәт кылырга да ирек бирмәгәннәр. Шунлыктан, аларга гыйбадәтләрен яшереп кенә кылырга туры килгән. Кайсыбер фәкыйрь вә кеше кул астында хезмәттә булган сәхабәләргә бигрәк тә авыр булган. Аларны эссе көннәрдә ком өстенә ялангач көенә яткырып, өсләренә зур ташлар бастырып, кайберләренең муеннарына баулар тагып, балаларга ат итеп биреп мыскыл итә торган булганнар. Кайберләренең тәннәренә утлы тимерләр басып газаплый торган булганнар. Мондый җәберләр хатын-кыз өстенә дә төшкән. Шулай итеп, газапка түзә алмыйча үлүчеләр дә булган. Ләкин, моңа карап, алар диннәреннән асла кайтмаганнар. Дөньяда газап күрсәк, Ахирәттә рәхәткә ирешербез дип түзгәннәр.
Шул рәвешчә, сәхабәләр бик авыр хәлдә калгач, Пәйгамбәр аларга чит патшалыкка күчәргә киңәш биргән. Шунлыктан, байтак сәхабәләр газиз ватаннарын, туган үскән җирләрен ташлап, “Хәбәшстан” дигән күрше мәмләкәтләргә күчкәннәр. Аларга чит җирдә тору бик үк рәхәт булмаса да, диннәрен тотарга ирек булганлыктан, бик куанышып шунда торганнар. Мәккә мөшрикләре моның белән генә калмыйча, җәбер вә золымнарын тагын да арттырганнар. Бервакыт алар Пәйгамбәр вә аның тарафында булган кешеләр белән һичбер төрле мөгамәләдә булмаска, алар белән утырдаш булмаска, сөйләшмәскә, кыз алмаска, кыз бирмәскә, аларга әйбер сатмаска, әйбер алмаска булып, карар чыгарганнар. Шунлыктан, Пәйгамбәр үзенә ияргән кешеләр белән Мәккә мөшрикләреннән бөтенләй аерым тора башлаган. Шушы хәл өч елга сузылган. Шул вакытларда боларга бик авыр хәлләр кичерергә туры килгән. Ач вә сусыз калган чаклары да еш булган.
Моннан соң Пәйгамбәргә бер-бер артлы ике зур кайгы килгән: аның сөекле хатыны хәзрәти Хәдичә вафат булган. Аның артыннан ук агасы Әбү Талиб та вафат булган. Әбү Талиб вафат булгач, Мәккә мөшрикләренең аңа җәбер вә золымнары бик артып киткән. Әбү Талиб исән чакта мөшрикләр аңардан көлә, аны мыскыл итүдән артыкка батырчылык кыла алмый торган булганнар. Ул үлгәч, башка төрле дә җәберләр күрсәтә башлаганнар: аны тотып алып бәргәләгән, суккалаган вакытлары да булган. Шунлыктан, Пәйгамбәргә Мәккәдә тору бик авырлашкан.
1.18. Сәхабәләрнең Мәдинәгә күчүләре.
Пәйгамбәр Мәккә мөшрикләреннән шул хәтле җәбер, җәфалар күрүенә карамыйча, һаман да Аллаһы Тәгалә кушкан эшен дәвам иткән. Ул Мәккә мөшрикләрен дингә өндәү белән генә калмыйча, башка гарәпләрне дә өндәгән. Мәккәгә һәр ел Кәгъбәтулланы зиярәт итәр өчен Гарәбстанның төрле тарафларыннан бик күп гарәпләр килә торган булганнар. Менә шул вакытларда ул һичбер кабиләне калдырмыйча, дингә өнди торган булган. Мәккә мөшрикләре вә башка мөшрикләр аның пәйгамбәрлегенә могҗиза сорый торган булганнар. Ул моңа каршы: “Минем могҗизам менә миңа бирелгән Коръән. Әгәр дә сез минем пәйгамбәрлегемә, Коръәннең Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән китап икәнлегенә ышанмасагыз, шул Коръән аяте кебек бер генә аять китерегез”, — дигән. Мөшрикләр моңа ни чаклы тырышып карасалар да, булдыра алмаганнар, бөтенләй җиңелгәннәр. Шулай була торып, алар пәйгамбәргә ышанмаганнар; ул китергән дин вә шәригатьне кабул итмәгәннәр. Шулай да берәм-берәм булса да иманга килгән кешеләрнең саны көннән-көн арта барган.
Бервакыт Мәдинә дигән бер шәһәрдән унике кеше Мәккәгә Хаҗга килгәннәр икән. Пәйгамбәр боларны очратып, дингә өнди башлаган. Болар яхшы күңелле кешеләр икән. Пәйгамбәргә иман китергәннәр. Болар Мәдинәгә кайткач, байтак кешене үзләренә иярткәннәр. Икенче ел болар сиксәнләп кеше булып тагы да Хаҗга килгәннәр. Рәсүлуллаһ бер төн болар белән Мәккә тауларыннан бер тау арасында күрешеп, үзенең Мәдинәгә күчәргә булганлыгын аңлаткан. Болар бик хуш кабул иткәннәр: “Мәдинәгә барып җитсәң, сине саклау безнең өстебездә”, — дигәннәр.
Моннан соң Пәйгамбәр сәхабәләргә Мәдинәгә күчәргә кушкан. Шулай итеп сәхабәләрнең бөтенесе сөекле ватаннарын, туган вә үскән җирләрен, мал-туарларын ташлап, Мәдинәгә күчкәннәр. Мәккәдән күчеп китү мөшрикләрдән куркынычлы булганлыктан, күп сәхабәләр яшеренеп кенә чыгып киткәннәр. Мәдинәдәге сәхабәләр, Мәккәдән күчеп барган сәхабәләрне бик шатлык белән кабул иткәннәр. Аларны ашатканнар, эчергәннәр, торырга өйләрен биргәннәр. Мәккәдә бары Пәйгамбәр вә гаиләсе, хәзрәти Әбү Бәкер вә гаиләсе, Пәйгамбәрнең кияве хәзрәти Гали һәм мөшрикләр кулында хезмәттә булган бәгъзе бер сәхабәләр генә калган.
1.19. Пәйгамбәрнең Мәдинәгә күчүе.
Мәдинә гарәпләренең Исламиятне кабул итә башлаулары вә сәхабәләрнең Мәдинәгә күчеп китүләре Мәккә мөшрикләрен бик каты уйга төшергән. Алар Пәйгамбәрнең иярченнәре бик күбәеп китеп үзләренең башларына бәла булуларыннан курыкканнар. Пәйгамбәр үзе дә анда күчеп китсә, эшләр бигрәк тә кыенлашачагын уйлаганнар. Шунлыктан, алар бер мәҗлес ясап, Пәйгамбәрне үтерергә карар биргәннәр, кич белән берничә таза егет Пәйгамбәрнең өен әйләндереп алырга да, ул ишектән чыкканда гына бердән кылычлар белән чабып үтерергә булганнар. Ләкин Аллаһы Тәгаләгә бер нәрсә дә яшерен түгел шул. Ул һәр нәрсәне белә. Һәр нәрсәне күрә. Ни сөйлисең, ишетә, ни уйлыйсың, белә. Аның яхшы кешеләргә мәрхәмәте дә бик киң. Ул шунда ук Җәбраил фәрештә аркылы Пәйгамбәренә мөшрикләрнең карарларын аңлаткан. Һәм дә шул кич Мәккәдән чыгып китәргә кушкан. Шунлыктан, Пәйгамбәр кичекмәстән хәзрәти Әбү Бәкергә барып, сәфәргә әзер торырга кушкан. Хәзрәти Әбү Бәкернең күптән бирле юл өчен симертеп килә торган ике дөясе бар икән. Шуларга атланып, юлга чыгарга булганнар. Юл күрсәтеп бару өчен бик оста бер гарәпне яллаганнар. Дөяләрне аңа биргәннәр дә, өч көннән соң Мәккәгә якын “Сәүр” дигән тауга алып барырга кушканнар.
Караңгы төшү белән, унике таза мөшрик коралларын тагып килеп, Пәйгамбәрнең өен әйләндереп алганнар. Өйдә Пәйгамбәр белән кияве хәзрәти Гали генә булган. Ходаның кушуы белән, өйне әйләндереп алган мөшрикләр аяк өсте көенчә йоклап киткәннәр. Шул вакытта Пәйгамбәр, хәзрәти Галине үз урынына яткырган да, үзе ишектән чыгып киткән. Тегеләр һаман йокыда булганнар. Пәйгамбәр бик сак кына хәзрәти Әбү Бәкер өенә барган да, икәүләшеп Сәүр тавына барып, шундагы бер тишеккә кереп яшеренгәннәр. Боларны һичбер күргән кеше булмаган. Мөшрикләр уянгач, ярык-йорыктан, тәрәзәләрдән караштырганнар. Пәйгамбәрне йоклап ята дип белгәннәр. Таң атып, халык торып чыга башлагач, инде чыгар дип хәзерләнеп торганнар. Һаман да чыгучы булмаган. Шуннан соң: “Тукта әле, бер-бер хәл булмадымы?” — дип, өйгә кергәннәр. Ни күзләре белән күрсеннәр, өйдә Пәйгамбәр түгел, хәзрәти Гали ята. Аптырашканнар. Пәйгамбәрнең кайдалыгын аңардан сорашканнар. Теге әйтмәгән. Аны тукмап ташлаганнар. Шуннан соң аның белән күп булышмыйча, тизрәк Пәйгамбәрне эзли башлаганнар. Хәзрәти Әбү Бәкер өенә дә кереп тикшереп чыкканнар. Кыскасы, Мәккәдә тикшермичә һичбер өй калдырмаганнар. Ләкин файда чыкмаган. Шуннан соң, атка менеп чыгып, тирә-якны да айкаганнар. Һаман да таба алмаганнар. Пәйгамбәрне тотып китергән, яисә үтергән кешегә зур мөкяфәтләр (бүләк) вәгъдә кылганнар. Ләкин табучы булмаган. Мөшрикләр Пәйгамбәрне эзләгәндә Сәүр тавына әллә ничә мәртәбә менгәннәр. Ләкин Аллаһы Тәгалә аларның күзләрен сукырайткан. Алар тау тишегенә кермәгәннәр. “Кеше керә торган җирмени бу?” — диешеп киткәннәр. Мөшрикләрнең аяк тавышларын ишетү белән хәзрәти Әбү Бәкер бик курка, кайгыра торган булган. Ә Пәйгамбәр бернәрсә булмаган кебек бик тыныч яткан. Хәзрәти Әбү Бәкергә: “Кайгырма, Аллаһ Тәгалә безне саклар”, — дигән.
Пәйгамбәр белән хәзрәти Әбү Бәкер Сәүр тавында өч көн калганнар. Хәзрәти Әбү Бәкернең улы төн вакытында килеп боларның хәлләрен белеп, азык китереп китә торган булган. Хезмәтчесе көтеп йөргән куйларын шул җирдән үткәреп, тегенең аяк эзләрен югалта торган булган. Өч көннән соң мөшрикләр эзләүдән туктаганнар. Әлеге гарәп тә дөяләрне китереп, пәйгамбәр вә Әбү Бәкер юлга чыкканнар. Болар бераз киткәч, ничектер боларның хәбәре Сурака исемле бер мөшриккә ишетелгән. Ул әлеге мөкяфәтне аласы килеп, коралларын таккан да, йөгерек атка атланып, боларның артларыннан төшкән. Озак вакыт үтми, тегеләрнең артларыннан җитә дә башлаган. Хәзрәти Әбү Бәкер куркуыннан гелән артына әйләнеп карый икән. Пәйгамбәр галәйһиссәлам бернәрсә дә булмаган кебек, бик тыныч кына Коръән укып бара икән. Хәзрәти Әбү Бәкер Сураканың килеп җитеп баруын күргәч, Пәйгамбәргә: “Харап булдык. Әнә арттан бер кеше җитеп килә!” — дигән. Пәйгамбәр аңа: “Курыкма, тыныч бул, Аллаһ безне саклаячак!” — дигән. Сурака боларның артыннан җитә башлагач, бервакыт аты абына, сөртенә, аяклары җиргә бата башлаган. Ул атын сугып та караган. Ат һаман да сөртенә, һаман да бата икән. Шуннан соң моның күңеленә курку төшкән: “Ахыры Мөхәммәднең бәддогасы төшә. Эш харап. Тизрәк моңардан гафу үтенергә кирәк!” — дия башлаган һәм шунда ук тегеләргә: “Туктагыз. Сезгә тимәячәкмен!” — дигән. Шуннан соң ул Пәйгамбәрдән гафу үтенгән. Пәйгамбәрләр мәрхәмәтле булалар бит. Ул аның начарлыгын кичергән.
1.20. Пәйгамбәрнең Мәдинәгә керүе.
Мәдинә халкы Пәйгамбәр белән хәзрәти Әбү Бәкернең чыгуын ишетеп, һәр көн алар килә торган юлга чыгып көтә торган булганнар. Көннәрдән бер көн боларга көткән кунаклар күренгән. Болар каршы барып, аларны әйләндереп алганнар. Хәл-әхвәл сорашканнар. Кайсы дөяләрне тезгеннәреннән, кайсы иярләреннән, кайсы аннан, кайсы моннан тотканнар. Шулай итеп, Пәйгамбәр сәхабәләр белән чолганган хәлдә Мәдинәгә килеп кергән. Мәдинә халкы Пәйгамбәрне күреп, шатлыкларыннан ни эшләргә белмәгәннәр. Бала-чагалар урам буенда мөнәҗәт укып куанышып йөргәннәр.
Сәхабәләрдән һәркайсы Пәйгамбәрне үзләренә төшерәселәре килгән. Шунлыктан, Мәдинә урамнарына керү белән һәр йорт хуҗасы: “Әй Рәсүлуллаһ, безгә төшсәң иде!” — дигәннәр. Дөя бөтенләй сәхабәләр белән чолганып алынган булган. Анысы да тезгеннән тотып, дөяне үз өенә тарта башлаган, монысы да тарта башлаган. Пәйгамбәр боларга: “Дөя тиешле урынга үзе барып чүгәчәк”, — дип, тезгенне җибәрергә кушкан. Бервакыт дөя бер ындырлыкка барып чүккән. Бу эш Аллаһы Тәгаләнең эшкәртүе белән булган икән. Шунлыктан, Пәйгамбәр шул урынга төшеп, шунда мәчет салачагын һәм үзенә өй салачагын сөйләгән. Шул вакыт Әбү Әйюб дигән бер сәхабә Пәйгамбәрнең дөясе өстендәге нәрсәләрен үз өенә алып киткән. Шуңа күрә Пәйгамбәр аның өенә кунак булып төшкән. Икенче бер сәхабә Пәйгамбәрнең дөясен үз өенә алып киткән. Шулай итеп дөя аңарда кунак булган. Пәйгамбәр үзенә өй салып кергәнгәчә хәзрәти Әбү Әйюб өендә кунак булып яткан. Озак вакыт үтмичә, Мәккәдән хәзрәти Әбү Бәкернең гаиләләре дә күчеп килгәннәр.
Менә шул вакыттан башлап үлгәнгә хәтле Пәйгамбәр Мәдинәдә торган. Мәдинәдә моннан соң инде ике төрле халык булган: берсе — төп Мәдинә халкы. Боларга “ансар” диләр. Безнеңчә “ярдәм итүчеләр” дигән сүздер. Пәйгамбәребез һәм сәхабәләренә ярдәм итеп, аларны үзләренең шәһәрләренә кабул иткәнлекләре өчен болар шулай аталганнар. Икенчесе, Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгән сәхабәләр. Боларга “мөһаҗирләр” диләр. Безнеңчә “күчеп килүчеләр” дигән сүздер. Пәйгамбәр Мәдинәгә күчеп килгән чакта аңа илле өч яшь булган. Бу вакыт аның Пәйгамбәр итеп җибәрелүенә унөч ел булган. Пәйгамбәрнең Мәдинәгә күчеп килүенә “һиҗрәт” дип әйтәләр. Безнеңчә бу “күчү” дигән сүз була. Пәйгамбәрнең Мәдинәгә күчеп килүенә хәзер инде 1335 ел булган. (Хәзер исә 1428 ел - ред. иск.) Мөселманнар ел башын менә шул вакыттан алып хисап итәләр.
1.21. Пәйгамбәр Мәдинәгә күчеп килгәч.
Пәйгамбәр Мәдинәгә күчеп килү белән әлеге башлап дөя чүккән урынга зур мәчет салдырган. Ул мәчет хәзерге көндә дә бар. Тик ул берничә кат төзәтелгән вә зурайтылган инде. Шул мәчеткә терәтеп ул хатыннарына өйләр салдырган. Шулай итеп, ул Мәдинәдә урнашып, халыкны Исламияткә өнди башлаган. Мәккә мөшрикләренә Пәйгамбәр вә сәхабәләрнең Мәдинәдә урнашып көчәя барулары бик авыр тоелган. Алар ничек тә боларны бетерергә карар биргәннәр. Шунлыктан, Пәйгамбәр вә сәхабәләре белән Мәккә мөшрикләре арасында берничә мәртәбә сугышлар булган. Бу сугышларның Пәйгамбәр вә сәхабәләре өчен бик авырлары да булган. Бер сугышта Пәйгамберебез битеннән каты рәвештә җәрәхәтләнгән дә. Мөбарәк теше дә сынган. Шул вакыт сәхабәләр аңардан мөшрикләргә бәддога кылуын сораганнар. Ләкин ул алай итмәгән. Бәддога кыласы урында аларга хәер дога кылган: “Әй Раббым, аларны ярлыка, аларны туры юлга күндер!” — дигән.
Хаклык һичбер вакыт аста калмый. Ничек тә бервакыт өскә чыга. Мөшрикләр Пәйгамбәр вә сәхабәләргә ничаклы каршы төшсәләр дә, төрле юллар белән аларга аяк чалырга тырышсалар да, Пәйгамбәр өскә чыккан. Ул китергән дин һаман тарала гына барган. Мөшрикләр моның киресенчә елдан-ел какшый гына барганнар. Ахырда Мәккә шәһәре дә Пәйгамбәр вә сәхабәләр кулына күчкән. Мәккә алынганнан соң, Ислам дине бигрәк тә көчәйгән. Бөтен Гарәбстан халкы инде ябырылып килеп, Ислам динен кабул итә башлаганнар. Һәр җирдән: “Без Ислам динен кабул иттек. Безгә дин өйрәтергә кешеләр җибәрсәң иде!” — дип Мәдинәгә, Пәйгамбәребезгә вәкилләр килгән. Мөхәммәд галәйһиссәлам бер гарәп халкына гына җибәрелгән Пәйгамбәр булмыйча, җир йөзендәге бөтен халыкка җибәрелгән Пәйгамбәр булганлыктан, чит халыкларны да дингә өндәгән. Төрле патшаларга хатлар язган вә илчеләр җибәргән. Болардан Пәйгамбәргә начар җавап кайтарганнары да булган. Илчеләрне хуш кабул итеп бик күңелле җавап биргән вә бүләкләр җибәргәннәре дә булган. Мәдинәгә күчеп килүгә унынчы ел дигәндә, Пәйгамбәр сәхабәләре белән Мәккәгә барып Хаҗ кылган. Бу Хаҗда ул үзенең әҗәле якынлашканлыгын белеп, халык белән хушлашкан. Шуңа күрә бу Хаҗга “Вәдагъ” Хаҗы диләр. Бу безнеңчә “Хушлашу Хаҗы” дигән сүз була.
1.22. Пәйгамбәрнең вафаты.
Мәдинәгә күчеп килүгә ун ел тулып, унберенче елга киткәндә бер көн Пәйгамбәр Мәдинә каберлекләренә барып, үлекләргә дога кылып кайткан. Суык эләктергән булганмы, ул шуннан соң авырый башлаган. Элегрәк аяк өсте генә авырып, мәчеткә җәмәгать намазына чыгып, үзе имам тора булган. Бервакыт Пәйгамбәребез мөнбәрдән: “Аллаһы Тәгалә Үзенең бер бәндәсенә дөнья белән Ахирәтнең берсен ихтыяр итәргә кушкан иде. Ул бәндә Ахирәтне ихтыяр итте”, — дигән. Шул вакыт хәзрәти Әбү Бәкер елый башлаган. Халык: “Бу ни эшләп елый икән?” — дип аптырашта калганнар. Хәзрәти Әбү Бәкер бу сүздән Пәйгамбәрнең вафат итәчәген аңлап елаган икән. Шул вакыт Пәйгамбәребез хәзрәти Әбү Бәкергә бик зур илтифат күрсәткән: “Мин Әбү Бәкер кебек кеше күргәнем юк. Мин бар кешедән дә артыграк аңа бурычлымын”, — дигән. Шуннан соң Пәйгамбәребезнең авыруы бик көчәеп китеп, намазга да чыга алмый башлаган. Үзе намазга чыгудан калгач, ул хәзрәти Әбү Бәкергә имам торып намаз укырга кушкан. Шунлыктан, Пәйгамбәр вафат иткәнче ул халыкка имам торган.
Пәйгамбәрнең авыруы көчәеп, намазга чыкмый башлагач, халык бик борчыла башлаганнар. Аны бик күрәселәре килеп, мәчет тирәсендә дулкынланып йөри башлаганнар. Шунлыктан, Пәйгамбәребез ике кешегә култыкланып өйлә намазына чыккан. Намаздан соң ул: “Әй халык, сез мине үләр дип куркасыз икән. Дөньяда мәңге калу юк бит. Миннән элек килгән Пәйгамбәрләр дә үлгәннәр. Мин дә, әлбәттә, бервакыт үләчәкмен. Әгәр дә мин ошбу авыруымнан терелә алмасам, сезгә бер-берегез белән тату торырга, бер-берегезгә яхшы мөгамәлә кылырга васыять әйтәм”, — дип сүз сөйләгән.
Пәйгамбәребезнең ошбу сүзләре мәчеттә иң соң сөйләгән сүзләре булган. Ул моннан соң мәчеткә чыга алмаган. Ул һиҗрәтнең унберенче елында, рабигүл әүвәл аеның уникенче көнендә дүшәмбе көн дөньядан кичкән. Пәйгамбәребезнең үлем хәбәре ишетелү белән халык бик аптырашта вә кайгыда калганнар. Һәр җирдә елаулар, аһ-ваһ тавышлары ишетелгән. Бу көн бөтен Мәдинә халкына вә бөтен әһел Исламга әйтеп бетергесез кайгы вә хәсрәт көне булган. Пәйгамбәрне юучы кеше кияве хәзрәти Гали булган. Пәйгамбәрнең васыяте буенча ул вафат булган урында, хәзрәти Гайшә өендә дәфен кылынган. Бу вакыт Пәйгамбәргә алтмыш өч яшь булып, чәч вә сакалларында ак бөртекләр күренә башлаган булган. Менә шушы Пәйгамбәр, Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр дога кылып сораган, Тәүрат вә Инҗилдә аның турысында сөенеч бирелгән Пәйгамбәр инде. Ул Пәйгамбәргә Аллаһы Тәгалә Коръән исемле бер китап биргән. Шул Коръәндә бәян кылынган дин вә шәригатькә Ислам дине, Ислам шәригате диләр. Шул Мөхәммәд галәйһиссәламгә ышанып, ул китергән дин вә шәригать белән гамәл кылучы кешеләргә мөселманнар диләр. Без дә Мөхәммәд галәйһиссәламгә иман китергән, аңа иңгән Коръән белән гамәл кыла торган булганлыктан, мөселманнарбыз. Мөхәммәд галәйһиссәлам бөтен дөнья халкына җибәрелгән Пәйгамбәр. Ул Пәйгамбәрдән соң һичбер пәйгамбәр килмәгән вә килмиячәк. Шуның өчен ул “ахырзаман Пәйгамбәре” дип атала. Мөхәммәд галәйһисссәләм пәйгамбәрләрнең иң ахыргысы һәм олугысыдыр.
1.23. Пәйгамбәребезнең гаиләсе.
Пәйгамбәребезнең берничә хатыны булып, болардан иң мәшһүрләре хәзрәти Хәдичә, Гайшә, Өмме Сәләмә вә Хафсалардыр. Хәзрәти Хәдичә Пәйгамбәребезнең иң башлап алган хатыныдыр. Пәйгамбәребезнең бөтен балалары аңардан туганнар. Бары тик бер баласы гына башка хатыннан туган. Хәзрәти Хәдичә бик акыллы, күркәм холыклы бер хатын булган. Пәйгамбәребез Мәккәдә мөшрикләрдән җәбер вә золымнар күргән чакларда ул ошбу кыенлыкларны аның белән бергә уртаклашкан. Ул Пәйгамбәргә иман китергән хатыннарның иң беренчесе булган. Шуның өчен дә Пәйгамбәребез ахыр гомеренә хәтле аны гелән исенә төшерә торган булган. Хәзрәти Гайшә Пәйгамбәребезнең иң зур сәхабәсе булган хәзрәти Әбү Бәкернең кызыдыр. Ул да бик акыллы, бик гыйлемле бер хатын булган. Хәзрәти Гайшә Пәйгамбәребездән соң халыкка, хосусән, хатын-кыз адресына бик күп гыйлем тараткан. Хәзрәти Өмме Сәләмә дә бик гыйлем иясе булып, Пәйгамбәрдән соң халыкка дин вә шәригать гыйлемнәрен өйрәтә торган булган. Хәзрәти Хафса Гомәр исемендәге олуг бер сәхабәнең кызы булган. Пәйгамбәребезнең хатыннары бик хөрмәтле, бик изге кешеләрдер. Без аларны хөрмәт итәргә, яхшылык белән яд итәргә тиешлебез. Пәйгамбәребезнең хатыннары мөселманнарга мәгънәви ана саналалар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә аларны мөселманнарның аналары дигән. Шуңа күрә без аларның исемнәрен хөрмәт белән яд итәбез. Аларны Хәдичә, яисә Гайшә генә димибез. Бәлки анабыз Хәдичә, анабыз Гайшә, яисә хәзрәти Хәдичә, хәзрәти Гайшә дибез.
Пәйгамбәребезнең барлык балалары җидәү булган. Болардан дүртесе кыз, өчесе ул булганнар. Уллары барысы да сабыйлата үлгәннәр. Кызлары барысы да кияүгә чыгып, бала-чага иясе булгач үлгәннәр. Өмме Гөлсем, Рокайә исемле кызлары Госман исемле олуг сәхабә никахында булганнар. Ул элек хәзрәти Өмме Гөлсем, ул вафат булгач, хәзрәти Рокайәне алган булган. Фатыйма исемле кызы Гали исемле олуг сәхабәдә кияүдә булган. Аңардан Хәсән, Хөсәен исемендә ике ир бала туган. Пәйгамбәрнең нәселе күбрәк менә шул Хәсән белән Хөсәен хәзрәтләреннән таралганнар. Хәзрәти Фатыйма Пәйгамбәрдән алты ай соң вафат булган. Башка кызлары Пәйгамбәр сәламәт чакта вафат булганнар. Пәйгамбәребезнең балалары да бик хөрмәтле, бик кадерле кешеләрдер. Без аларны да хөрмәт итәргә, яхшылык белән яд итәргә тиешбез. Аларны да Хәсән, Фатыйма гына димичә, хәзрәти Хәсән, хәзрәти Фатыйма дияргә кирәк.
1.24. Сәхабәләр.
Пәйгамбәребезгә иман китереп, аның белән мәҗлестәш булган кешеләргә сәхабәләр диләр. Алар бик күп булганнар. Алар Пәйгамбәребез белән бергә дин юлында бик күп авырлыклар күргәннәр. Алар Пәйгамбәр белән бергә башка халыкларга дин таратканнар, шәригать хөкемнәрен өйрәткәннәр. Пәйгамбәребездән соң килгән буыннарга да Ислам динен тараткан кешеләр шулардыр. Шунлыктан, алар бик хөрмәтле, бик кадерле кешеләр булалар. Без аларны да Пәйгамбәрнең хатыннары, балалары кебек яхшылык белән яд итәбез.
Сәхабәләр арасында бик олуглары бар. Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали исемле сәхабәләр иң олуг сәхабәләрдер. Хәзрәти Әбү Бәкер Пәйгамберебезгә иң башлап иман китергән кешеләрдән. Ул дин юлында бик күп кыенлыклар да күргән. Ул дин юлында бөтен малын, җанын корбан иткән кешедер. Шунлыктан, Пәйгамбәребез аны бөтен сәхабәләрдән артык күрә торган булган. Ул Пәйгамбәребезгә каената да тиядер. Аның Гайшә исемле кызы Пәйгамбәребезнең никахында булган. Хәзрәти Әбү Бәкер Пәйгамбәребездән соң аның урынына калып хәлифә булган. Ул Ислам динен тарату юлында бик зур хезмәтләр күрсәткән.
Хәзрәти Гомәр бик гайрәтле, бик батыр йөрәкле бер сәхабә булган. Ул байтак вакытлар иманга килмичә торган. Соңыннан, Ислам динен кабул итеп, шул юлда бик зур хезмәтләр күрсәткән. Ул хәзрәти Әбү Бәкердән кала иң зур сәхабәдер. Ул да Пәйгамбәребезгә каената тия. Аның Хафса исемле кызы Пәйгамбәребезнең никахында булган. Ул хәзрәти Әбү Бәкердән соң хәлифә дә булган. Аның заманында Ислам дине бик нык таралган. Бу турыда ул бигрәк тә күп хезмәт күрсәткән.
Хәзрәти Госман да башлап иман китергән кешеләрдәндер. Ул бик мәрхәмәтле, бик йомшак табигатьле кеше булган. Дин юлында ул бик зур ярдәмнәр иткән. Ул Пәйгамбәребезгә кияү буладыр. Аның ике кызы бер-бер артлы аның никахында булганнар. Хәзрәти Гомәрдән кала ул иң зур сәхабәдер. Ул аңардан соң хәлифә дә булган. Ислам динен тарату юлында аның да күп хезмәтләре тигән.
Хәзрәти Гали Пәйгамбәребезнең агасы Әбү Талибның улыдыр. Ул сабый чакта ук иман китергән. Ул да дин юлында бик зур хезмәтләр күрсәткән кешедер. Ул бик батыр вә пәһлеван кеше булган. Ул Пәйгамбәребезгә кияү дә тиядер. Аның Фатыйма исемле кызы аның никахында булган. Хәзрәти Гали хәзрәти Госманнан соң хәлифә дә булган. Ул аңардан кала иң зур сәхабә саналадыр.
2. Игътикад бүлеге
2.1. Аллаһы Тәгалә.
Менә безнең күз алдыбызда торган шушы өстәл, урындык, карта, такталар берсе дә үзлекләреннән генә булмаганнар. Аларны агач осталары ясаганнар. Безнең мәктәп тә үз-үзеннән генә булмаган. Аны да осталар салганнар. Шуның шикелле менә җир, җирдәге үләннәр, урманнар, таулар, диңгезләр, елгалар, күлләр, чишмәләр, күк, күктәге кояш, ай вә йолдызлар да үзлекләреннән генә булмаганнар. Җирдәге инсаннар, хайваннар, кош-кортлар да үз-үзләреннән генә булмаганнар. Аларны да ясаучы, икенче төрле әйтсәк, яратучы бар. Ул Аллаһы Тәгаләдер. Аллаһы Тәгалә бер, Аңа охшаш, Аңа тиң һичбер нәрсә юк. Ул һәр нәрсәдән олуг, һәр нәрсәдән өстен. Ул һәрвакыт булган, һәрвакыт бар, һәрвакыт булачак, Аңа һичбер вакыт бетү юк. Ул һәр нәрсәне белә, һәр нәрсәне күрә. Ул моңарчы булган нәрсәләрне дә, булып торган нәрсәләрне дә, булачак нәрсәләрне дә белә. Аңа яшерен һичбер нәрсә юк. Бәндәләрнең күңелләрендәге серләргә хәтле Аңа яшерен түгел, билгеле.
Аллаһы Тәгаләнең һәр нәрсәгә көче җитә. Ул ни теләсә, шул була. Аның кодрәтеннән килмәгән бер нәрсә дә юк. Аның кодрәтенең ни дәрәҗәдә киң булуын белү өчен шушы дөньяны искә төшерү җитә. Ул бит аны юктан бар кылган. Аның бетүен теләсә, ул шунда ук бетәчәк тә. Аллаһы Тәгалә бәндәләренә гаять дәрәҗәдә мәрхәмәтле. Аның рәхмәтенең иге-чиге юк. Аның рәхмәтенең ни дәрәҗәдә киң булуын белү өчен ошбу безгә биргән нигъмәтләрен искә төшерү җитә. Җир йөзендәге бөтен нәрсәне Ул безнең файдабыз өчен бит яраткан. Шулардан файдаланырга безгә ирек куйган.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте бик киң булган кебек, хөкеме дә туры, бик гадел: Ул Үзенең нигъмәтләренә шөкранә кылып, тәгать вә гыйбадәт кылган, дин вә шәригать кушканча йөргән кешеләргә киләчәктә Ахирәт көнендә дә чиксез нигъмәтләр бирәчәк. Ләкин нигъмәтләренә шөкранә кылмаган, дин вә шәригать кушканча йөрмәгән кешеләргә Ахирәттә газап та бирәчәк. Ул тугры хөкеме, гадаләте сәбәпле шулай итә. Шулай булгач, Аллаһы Тәгаләнең дөньяда безгә биргән нигъмәтләренә шөкранә кылып, дин вә шәригать кушканча йөреп, Ахирәттә дә рәхәтлеккә, Җәннәт нигъмәтләренә ирешергә тырышырга тиеш. Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәтләрен онытып, Аңа шөкранә кылмыйча, дин вә шәригать кушканча йөрмичә, Ахирәт көнендә бәхетсезлеккә очраудан Җәһәннәм газабына дучар булудан сакланырга кирәк.
2.2. Фәрештәләр.
Аллаһы Тәгалә яраткан нәрсәләр эчендә безгә күренми торган фәрештәләр вә шайтаннар дигән мәхлуклар да бар дигән идек. Хәзер менә шул фәрештәләр турысында сөйлибез: фәрештәләр Аллаһы Тәгаләнең изге бәндәләредер. Алар гел Аллаһы Тәгалә кушканча йөриләр; Аның боерыкларына һичбер каршы килмиләр. Алар һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт итәләр. Алар бик күпләр. Аларның бик олуглары да бар. Җәбраил, Микаил, Исрафил, Газраил исемендәгеләре иң олуг фәрештәләр. Җәбраил фәрештә турысында югарыда берничә урында сүз булган иде. Ул пәйгамбәрләргә пәйгамбәрлек китерә торган, Аллаһы Тәгалә белән пәйгамбәрләр арасында илчелек итә торган фәрештәдер. Фәрештәләрнең бәндәләрне андый-мондый яман эшләрдән саклый торган, аларның кылган гамәлләрен язып тора торганнары да бар. Аларның бәндәләрнең җаннарын алучылары да бар. Газраил фәрештә әнә шул җан алучы фәрештәләрнең башлыгыдыр.
Фәрештәләр безнең кебек гәүдәле түгелләр. Шуның өчен дә без аларны күрә алмыйбыз. Ләкин алар теләгән вакытта теләгән сурәткә керә алалар. Аллаһы Тәгалә аларны шулай итеп яраткан. Үткән заманнарда алар адәм сурәтенә кереп, Аллаһы Тәгаләнең изге бәндәләренә вә пәйгамбәрләренә күренгәннәр. Югарыда без фәрештәләрнең бәгъзе бер пәйгамбәрләргә күренгәнлекләрен сөйләп үткән идек. Мәсәлән: Ибраһим пәйгамбәргә юлчылар кыяфәтендә берничә фәрештә күренгән, хәзрәти Мәрьямгә матур бер егет сурәтендә Җәбраил фәрештә күренгән дигән идек. Җәбраил фәрештә безнең Пәйгамбәргә дә кат-кат күренгән. Фәрештәләр ашамыйлар, эчмиләр. Аларда ирлек-хатынлык та юк. Кыскасы, алар кешеләргә бер дә охшамыйлар. Тик шул кадәресе бар ки, алар да безнең кебек үк Аллаһы Тәгаләнең бәндәләре. Ләкин изге бәндәләре.
2.3. Пәйгамбәрләр.
Пәйгамбәрләр безнең кебек үк кешеләр. Алар да безнең кебек ашый, эчәләр, хатын алалар, бала-чага тудыралар. Аларның бездән аермалары шул гына: алар бик яхшы, бик изге кешеләр. Алар бервакытта да Аллаһы Тәгаләнең боерыгына каршы килмиләр. Әгәр дә хаталык белән бер-бер кимчелек кылып ташласалар, шунда ук Аллаһы Тәгаләгә кайталар, тәүбә вә истигъфар кылалар. Аллаһы Тәгалә аларны бәндәләрен туры юлга күндерү өчен җибәргән. Алар бәндәләргә дин вә шәригать хөкемнәрен бәян иткәннәр. Алар Аллаһы Тәгалә тарафыннан өсләренә йөкләтелгән ошбу хезмәтне гаять тугрылык белән үтәгәннәр. Шул юлда бик каты кыенлыклар, иза вә җәфалар да күргәннәр. Аларның мөшрикләр тарафыннан үтерелгәннәре дә булган.
Пәйгамбәрләрнең саны безгә билгеле түгел. Тик шул кадәресе билгеле ки, Аллаһы Тәгалә һәр кавемгә пәйгамбәр җибәргән. Пәйгамбәрләрнең байтагын без югарыда сөйләп узган идек. Пәйгамбәрләрнең иң элеккесе Адәм галәйһиссәламдер. Иң соңгысы безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламдер. Ибраһим, Муса, Гайсә, Мөхәммәд галәйһиссәламнәр пәйгамбәрләрнең иң олугларыдыр. Боларның эчендә иң олугысы ахрызаман пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәламдер. Без пәйгамбәрләрнең һәркайсын сөяргә, аларны һәрвакыт күңелдән хөрмәт итәргә тиешбез. Чөнки алар безгә дин вә шәригать хөкемнәрен өйрәтеп, безнең дөнья вә Ахирәттә бәхетле вә сәгадәтле булуыбызга сәбәп булганнар. Без бер пәйгамбәрнең исемен телгә алдык исә, шуның артыннан ук “галәйһиссәлам” дип аңа дога кылырга кирәк. Бу безнеңчә әйткәндә: “Аллаһы Тәгаләдән аңа сәлам булсын”, — дигән сүз була.
2.4. Китаплар.
Пәйгамбәрләрдән һәркайсы Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән китаплар буенча халыкны туры юлга өндәгәннәр. Ул китапларда дин вә шәригать хөкемнәре бәян ителгән. Кайбер пәйгамбәрләрнең үзләренә аерым китаплар бирелгән; кайберләре үзләреннән элек килгән пәйгамбәргә бирелгән китап буенча халыкны туры юлга өндәгәннәр. Аллаһы Тәгалә тарафыннан пәйгамбәрләргә бирелгән китаплардан Тәүрат, Зәбур, Инҗил, Коръән исемендәгеләре иң зур китаплардыр. Болардан Тәүрат Муса пәйгамбәргә, Зәбур Дауд пәйгамбәргә, Инҗил Гайсә пәйгамбәргә, Коръән Мөхәммәд пәйгамбәргә бирелгән. Моннан башка Адәм, Ибраһим пәйгамбәрләргә һәм дә Шис вә Идрис исемле пәйгамбәрләргә дә китаплар бирелгән. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән китапларның иң соңгысы Коръәндер. Мөхәммәд галәйһиссәлам халыкны менә шул Коръән буенча гамәл кылырга өндәгән. Без, мөселманнар, менә шул Коръән буенча гамәл кылабыз.
2.5. Бәгыс вә Кыямәт.
Бөтен дөньяны, дөньяда булган бөтен нәрсәләрне: инсаннар, хайваннар, кош-кортларны барысын да Аллаһы Тәгалә юктан бар кылган дигән идек. Аллаһы Тәгалә Җир вә Күкнең булуын теләгән дә, болар булганнар. Хайваннар вә инсаннарның яратылуын теләгән дә яратылганнар. Аллаһы Тәгалә бу Галәмне юктан бар кылган шикелле бервакыт бөтенләй харап кылып та ташлаячак. Моңа “Кыямәт” диләр. Кыямәт көненең кайчан буласын без белмибез. Аны ялгыз Аллаһы Тәгалә генә белә. Кыямәт бик аңсыздан гына булачак. Аллаһы Тәгалә Исрафил исемле фәрештәгә “Сур” исемендәге бер нәрсәне өрергә куша да, шуннан соң бөтен җан ияләре үлеп бетәчәкләр. Җир вә Күкләр асты өскә киләчәкләр. Таулар йон кебек тетелеп бетәчәкләр. Хәзерге дөнья бөтенләй харап булачак. Җан иясе һичбер нәрсә калмаячак. Ялгыз Аллаһы Тәгалә Үзе генә калачак.
Шуннан соң Аллаһы Тәгалә яңадан бөтенләй башка бер “Галәм” торгызачак: Исрафил фәрештәне тергезеп яңадан “сур”ны өрергә кушачак. Сур өрелү белән җан ияләре бөтенесе яңадан терелеп, әүвәлге хәлләренә кайтачаклар. Ошбу эшкә “бәгыс” диләр. Безнеңчә әйткәндә, бу “яңадан терелү” дигән сүз була. Шуннан соң бәндәләрнең дөньяда кылган гамәлләрен тикшерү вә хисап кылу башланачак. Бу көн гаять дәрәҗәдә авыр вә куркынычлы көн булачак. Бу көндә һәркемнең кайгысы үз башы гына булачак. Бу көндә хатын вә бала-чага, ата-ана, дус ишләр бөтенләй хәтердән чыгачак. Һәркем үз башын гына кайгыртачак. Бу көндә дөньяда эшләгән эшләрнең һичберсен яшереп булмаячак. Менә шуннан соң бәндәләр, дөньяда кылган гамәлләренә карап, төрле сыйныфларга аерылачаклар. Аллаһы Тәгалә вә пәйгамбәренә иман китереп, изге гамәл кылган, гөнаһка буялмаган кешеләр “Җәннәт” исемендәге урынга урнаштырылачаклар. Имансыз кешеләр “Җәһәннәм” дигән урынга урнаштырылачаклар. Иманлы булып та бәгъзе бер гөнаһ кылган кешеләр, гөнаһларына күрә Җәһәннәмдә газап кылынып, соңыннан Җәннәттә урнашачаклар. Җәннәт ул рәхәт йорты. Анда сиңа ни кирәк, барысы да булачак. Анда һичбер мәшәкать дигән нәрсә дә, кайгы вә хәсрәт тә булмаячак. Җәһәннәм газап йортыдыр. Андагы газап һич чыдый алмаслык дәрәҗәдә каты булачак. Җәннәт тә, Җәһәннәм дә мәңгелек йортлардыр. Анда кергән кешеләр анда мәңге калачаклар. Шулай булгач, безгә Ахирәт көнендә йөзләребез ачык, күңелләребез шат булуына, Җәннәт рәхәтләроенә тап булырга тырышырга кирәк. Ахирәт көнендә йөзләребез кара, күңелләребез боек булудан, Җәһәннәм газабына дучар булудан бөтен көчебез белән сакланырга кирәк.
2.6. Тәкъдир.
Ошбу дөньяны, дөньядагы бөтен җанлы вә җансыз нәрсәләрне Яратучы Аллаһы Тәгаләдер. Аны шушы без күргән рәвешчә корып җибәрүче дә Улдыр. Дөньяда булган, булып тора торган вә булачак нәрсәләр барысы да Аның кушуы белән вә Ул билгелгән вакытта буладыр: кояшның бер вакыт чыгып, бер вакыт батуы, айның да бер вакыт безгә бик нечкә күренеп, бер вакыт тулуы, йолдызларның да аяз төннәрдә күренеп, болытлы төннәрдә вә көндезләрендә күренмәве, бер вакыт яз, бер вакыт җәй, бер вакыт көз, бер вакыт кыш булып торуы, хайваннарның, кош-кортларның, адәм балаларының бер яктан үлеп, кырылып, икенче яктан туып, үрчеп торулары барысы да Аллаһы Тәгаләнең дөньяны шулай корып җибәрүеннән вә шулай кушуыннандыр. Икенче төрле әйтсәк, Аллаһы Тәгаләнең “тәкъдир”еннәндер.
Инде адәм баласына килсәк, ул бигрәк тә гаҗәп рәвештә яратылган. Ул болай карап торышта кечкенә генә булса да, аның кулыннан әллә нинди зур эшләр килә. Аллаһы Тәгалә аңа аң вә гакыл биргән. Шул аң вә гакыл аркасында ул бөтен дөньяга хуҗалык кыла. Аңарда һәрнәрсәгә кабилиять бар. Ул нинди генә эшкә керешсә дә, булдыра ала дияргә ярый. Тик аңа тырышырга кирәк. Шул эшнең эш булып чыгуы өчен кирәк булган нәрсәләрне эшләргә кирәк. Яхшылык-яманлык, изгелек-явызлык турысында да шулай ук Аллаһы Тәгалә аңа тәмам ирек биргән, Аның яхшылык кылырга да ихтыяры бар, яманлык кылырга да. Аның изгелек кылырга да кулыннан килә, явызлык кылырга да. Менә адәм баласының барлык эшләгән эшләре Аллаһы Тәгаләнең аны шулай итеп яратуыннан, аны шул рәвешчә корып җибәрүеннән, икенче төрле әйтсәк, аның тәкъдиреннәндер.
Адәм баласы шулай һәр нәрсәне булдырырлык, һәр нәрсәне эшләргә ирекле итеп яратылса да, кайбер вакытлар эшләр ул теләгәнчә булмый да чыга. Мәсәлән: ул бик олуг галим булырга тели. Укый, тырыша. Төнен-көнен белми һаман тырыша. Әллә ничә елларын шул юлда үткәрә. Ләкин шулай була торып, аңа бернәрсә дә йокмый. Олуг галим булу түгел, начар гына мулла да була алмый кала. Шулай ук берәү мал җыярга, бай булырга тели. Тырыша, тырмаша. Анда чаба, монда чаба. Ләкин бернәрсә дә арттыра алмый. Икенче кәсепкә керешеп карый, аннан да бернәрсә дә чыкмый. Өченчесенә тотына, аннан да эш чыкмый. Шулай итеп, гомер буена тырышкан хәлдә һаман байый алмый, фәкыйрь көенчә дөньядан кичә. Кайчан моның киресе дә була. Мәсәлән: берәү артык тырышмый да, артык борчылмый вә мәшәкатьләнми дә. Ләкин кәсеб һаман алга бара. Маллары һаман үрчи генә. Иген чәчсә, һәрвакыт диярлек уңа. Шулай итеп, артык эшләнми вә мәшәкатьләнми торып, үлгәнче байлык вә рәхәтлек эчендә гомер кичерә. Менә шундый эшләр барысы да Аллаһы Тәгаләнең теләве вә Аның кушуы белән була. Икенче төрле әйтсәк, Аның тәкъдире белән була. Без, бәндәләр, моның төбенә төшенә алмыйбыз. Монда нинди сер барлыгын да белә алмыйбыз. Ул Аллаһы Тәгаләнең Үзенә генә билгеле. Без мондый урыннарда: “Әй Иләһем, тәкъдиргә буйсынабыз”, — дип, Аңа тапшырабыз.
2.7. Иман итәргә тиеш нәрсәләр.
Мөэмин вә мөселман кеше менә шушы югарыда сөйләнгән нәрсәләргә ышану, ягъни иман итү тиештер. Мөэмин вә мөселманлык менә шул нәрсәләргә ышану белән буладыр. Боларның берсенә генә ышанмаган кеше дә мөэмин вә мөселман булмыйдыр. Бу нәрсәләргә “мөэмәнен биһ” диләр. Безнеңчә әйткәндә, бу “Иман ителүе тиеш нәрсәләр” дигән сүз була. “Мөэмәнен биһ” гарәпчә менә шулай укыла: Әәмәнтү билләәһи үә мәләәикәтиһи, үә күтүбиһи үә русүлиһи үәл-йәүмил әәхыйри үәл кадәри хайриһи үә шәрриһи үәл бәгси бәгдәл мәүти. Бу безнеңчә әйткәндә, “Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә, тәкъдиргә, начары һәм яхшысына, үлгәннән соң терелүгә ышандым” дигән сүз була.
2.8. Берләү вә гуаһлык бирү сүзләре.
Мөэмин вә мөселман кешегә югарыда күрсәтелгән нәрсәләрнең барысына иман китерү тиеш булган кебек, аерым рәвештә Аллаһы Тәгаләнең берлеген, Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлеген тел белән әйтергә дә тиеш. Моны гарәпчә менә шулай әйтергә кирәк: Ләә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр-расүүлүллааһ. Бу безнеңчә “Аллаһыдан башка һичбер Иләһ юк. Мөхәммәд галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәредер” дигән сүз була. Бу сүзгә “Кәлимәи-Тәүхид” диләр. Безнеңчә “берләү сүзе” дигән сүздер.
Үзлегеңнән генә Аллаһы Тәгаләне берләү, Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлеген әйтү тиеш булган кебек, Аллаһы Тәгаләнең берлеге, Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлеге белән гуаһлык та бирергә тиештер. Бу гарәпчә менә шулай әйтелә: “Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү үә расүүлүһ”. Бу безнеңчә: “Аллаһыдан башка Иләһ юк. Мөхәммәд галәйһиссәлам Аның колы һәм дә Пәйгамбәре дип гуаһлык бирәмен” дигән сүз була. Моңа “Кәлимәи-шәһадәт” диләр. Безнеңчә “гуаһлык бирү сүзе” дигән мәгънәдәдер.
3. Гыйбадәт бүлеге
3.1. Гыйбадәт.
Ошбу дөньяны, дөньядагы бөтен нәрсәләрне, шулай ук адәм балаларын да Аллаһы Тәгалә яраткан дигән идек. Шулай булгач, без барыбыз да Аллаһы Тәгаләнеке булабыз. Без барыбыз да Аның коллары вә бәндәләребез. Аллаһы Тәгалә дөньядагы бөтен нәрсәләрне безнең өчен яраткан. Без шул нәрсәләрдән теләгәнчә файдаланыбыз. Аллаһы Тәгалә бу нәрсәләрне безне сөйгәнгә күрә, Үзлегеннән безгә яхшылык итеп биргән. Шунлыктан, без Аллаһы Тәгаләнең биргән ошбу нигъмәтләренә шөкранә кылырга тиешбез. Аллаһы Тәгаләгә иң зур шөкранә кылу гыйбадәт кылу белән буладыр. Гыйбадәт дип Аллаһы Тәгалә боерган рәвешчә Аңа үзеңнең коллык вә бәндәчелегеңне күрсәтүгә әйтәләр. Аллаһы Тәгалә безгә берничә төрле гыйбадәт кылырга боерган. Без шул гыйбадәтләрне кылсак, зур саваплы булып, Ахирәт көнендә бәхетле булачакбыз. Әгәр дә кылмасак, зур гөнаһлы булып, Ахирәт көнендә авыр хәлгә төшәчәкбез. Бу гыйбадәтләрнең берсе — намаздыр.
Намаз — бер гыйбадәт. Ул гыйбадәттә Аллаһы Тәгаләгә үзеңнең бәндәчелегеңне төрлечә күрсәтәсең. Анда аягүрә дә торасың, утырасың да, бөгеләсең дә, ятасың да, Коръән дә укыйсың, догалар да укыйсың. Бу эшләрнең барысын да гелән Аллаһы Тәгаләне истә тотып, бик ихлас белән кыласың. Намаз укыган кеше гелән Аллаһы Тәгаләне исендә тотып, Аның хозурында торганлыктан, аның тәне, киеме, намаз укый торган урыны нәҗесләрдән пакь булырга тиеш. [Нәҗес-нәҗәсәт дип тизәк, бәвел, үләксә кебек кеше чиркана торган пычракларга әйтеләдер.] Аның соңында намаз укый торган кеше үзе пакь булса да, намаз өчен аерым рәвештә юынып та алырга кирәк. Болай намаз өчен юынуга “тәһарәт” диләр.
3.2. Тәһарәт.
Тәһарәт намаз уку өчен аерым рәвештә юыну дигән идек. Тәһарәт алу менә шулай була: иң элек “Бисмилләһ” әйтеп, җиңнәреңне терсәкләреңнән уздырып сызганасың да, өч мәртәбә беләзекләреңә хәтле ике кулыңны юасың. Аннан соң, өч мәртәбә авызга су алып, чайкап ташлыйсың. Аннан соң, өч мәртәбә борыныңа су алып ташлыйсың. Аннан соң, өч мәртәбә бөтен битеңне юасың. Аннан соң, өч мәртәбә терсәкләрең белән ике беләгеңне юасың. Аннан соң, бер мәртәбә башыңа, колакларыңа вә муеныңа мәсех кыласың. [Мәсех — сыйпау дигән мәгънәдәдер.] Аннан соң, тубыкларың белән өч мәртәбә аякларыңны юасың. Кул юганда бармак араларын, бит юганда сакал араларын аралаштыру тиештер. Менә шушы эшкә тәһарәт алу диләр. Намаз укый торган кеше, әлбәттә, тәһарәтле булырга тиеш. Тәһарәтсез намаз уку дөрес түгелдер.
Тәһарәт ала торган кеше әгәр дә элек читекләрен (шиблитләрен) тәһарәт алып, аякларын юып кигән булса, икенче мәртәбә тәһарәт алганда юу тиеш түгелдер. Ул вакыт бары кулларына су алып ташларга да, юеш кул бармаклары белән читекләрнең башыннан балтырына таба, тубыкка хәтле сыйпарга кирәк. Моңа “читеккә мәсех кылу” диләр. Бер мәртәбә тәһарәт алып, аякларын юып кигән кешегә бер көн буенча, әгәр дә мосафир булса, өч көн буенча читеккә мәсех кылу дөрестер. Читеккә мәсех кылу өчен читектә зур ертык булмаска тиештер. Ертык булса, читекләргә мәсех кылу ярамый, аякларны юу тиештер. Һәр намаз өчен тәһарәт алып тору хаҗәт түгелдер. Бер тәһарәт белән берничә намаз укырга ярыйдыр. Тик тәһарәт бозылса гына яңадан тәһарәт алырга тиештер. Тәһарәт гаурәтләрдән нәҗес килү белән, җәрәхәттән кан, эрен, сары су кебек нәрсәләр агу белән, борын канау белән, ятып яисә сөялеп йоклау белән бозыладыр. Тәһарәт алган вакытта суны күп түкмәскә, әдәп вә инсаф белән булырга, үзеңнең гыйбадәт кылу өчен юынганыңны истә тотарга тиештер. [Мөгаллим әфәнде шәкертләрне тәһарәтханәгә алып барып, әүвәл үзе, аннан соң, шәкертләрен тәһарәт алдырырга тиеш. Тәһарәт алдырырга керешмәс борын истинҗә мәсьәләсен дә өйрәтергә тиеш. Башка мәсех кылуга аеруча дикъкать итәргә кирәк.]
Тәһарәт алачак кешенең гаурәтләрендә нәҗес булса, пакьләү тиештер. Гаурәтләрне пакьләүгә “истинҗә кылу” диләр. Әгәр дә нәҗес гаурәтләрдән читкә җәелгән булса, су белән истинҗә кылу тиештер. Әгәр дә җәелмәгән булса, таш, туфрак, киез кисәге, мамык, чүпрәк, агач кебек нәрсәләр белән истинҗә кылу да ярыйдыр. Кәгазь, сөяк, печән кебек нәрсәләр белән истинҗә кылу әдәпсезлектер.
3.3. Намазда укыла торган догалар.
Намаз бер гыйбадәт, ул гыйбадәттә төрле эшләр эшләнә, анда догалар да укыла дигән идек. Менә бу дәрестә без намазда укый торган догаларны өйрәнәчәкбез. Намазда ошбу догалар укылырга тиештер: 1) Сүбхәәнәкәл-лааһүммә үә бихәмдикә үә тәбәәракәсмүкә үә тәгәәләә җәддүкә үә ләә иләәһә гайрук. Бу безнеңчә: “Әй Ходаем, Сине кимчелекләрдән пакьлимен. Сине мактап эш башлыймын. Синең исемең бик мөбарәк, Син бик олугсың. Синнән башка Иләһ юк” дигән сүз була. 2) Әттәхиййәәтү лилләәһи үәссаләүәәтү үәттаййибәәт. Әссәләәмү гәләйкә әййүһәннәбиййү үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ. Әссәләәмү гәләйнәә үә гәләә гибәәдиләәһиссаалиихиин. Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү үә расүүлүһ. Бу безнеңчә: “Бөтен гыйбадәтләр (тел гыйбадәтләре дә, тән гыйбадәтләре дә, мал гыйбадәтләре дә) Аллаһы Тәгалә өчен генә кылынырга тиештер. Әй Пәйгамбәр, сиңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын, рәхмәт вә бәрәкәтләре ирешсен. Безгә һәм Аллаһы Тәгаләнең барча изге бәндәләренә дә сәлам булсын. Мин Аллаһы Тәгаләдән башка Иләһ юк, Мөхәммәд галәйһиссәлам Аның колы һәм дә Пәйгамбәре дип гуаһлык бирәмен” дигән сүз була. 3) Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдиү үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм мәҗиид. Әллааһүммә бәәрик гәләә Мүхәммәдиү үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм мәҗиид. Бу: “Әй Ходаем, Ибраһим пәйгамбәргә вә аның гаиләсенә вә якыннарына рәхмәт кылган кебек, Мөхәммәд пәйгамбәргә, гаиләсенә вә якыннарына да рәхмәт кыл. Син бик мактаулы, бик олугсың. Әй Ходаем, Ибраһим пәйгамбәргә, аның гаиләсенә вә якыннарына бәрәкәт ирештергән кебек Мөхәммәд пәйгамбәргә, аның гаиләсенә вә якыннарына да бәрәкәт ирештер. Син бик мактаулы, бик олугсың” дигән мәгънәдәдер.
3.4. Сүрәләр.
Намазда сүрәләр дә укыла дигән идек, шунлыктан безгә берничә сүрә дә бикләп китәргә тиеш була. Коръәндә “Фатиха” сүрәсе дигән бер сүрә бар. Намазда шул сүрә, әлбәттә, укылырга тиеш. Ул сүрә менә шушы: Әлхәмдү лилләәһи раббил гәәләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмиддиин. Иййәәкә нәгбүдү үә иййәәкә нәстәгиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыыйм. Сыйрааталь-ләзиинә әнгәмтә гәләйһим. Гайриль-мәгдууби гәләйһим үәләд-дааааллиин. Моның мәгънәсе ошбудыр: “Барлык мактау бөтен Галәмне тәрбия кылучы, Кыямәт көненең Хуҗасы вә гаять дәрәҗәдә мәрхәмәтле булган Аллаһы Тәгаләгә кайтадыр. Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз вә Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Син безне туры юлга, аларга нигъмәтләрең тигән, ачуың төшмәгән, адашмаган вә азмаган кешеләрнең юлларына күндер”.
Намазда Фатиха сүрәсеннән башка сүрә дә [Мәгълүм ки, Фатиха сүрәсенә кушыла торган Коръән аятьләренең бер сүрә булуы шарт түгелдер. Озын бер аять яхуд (яки) кыска өч аять булса да җитәдер. Без бу урында җиңеллек өчен сүрә дип кенә йөрттек.] укылырга тиештер. Тик ул сүрә нинди сүрә булса да ярый. Шунлыктан, без бу дәрестә ике кыска сүрә өйрәнеп китик: 1) Иннәәәә әгътайнәәкәл-кәүсәр. Фәсалли лираббикә үәнхәр. Иннә шәәниәкә һүүәл-әбтәр. Бу безнеңчә: "Без сиңа бик күп нигъмәтләр бирдек. Шулай булгач, син Раббыңның ризасы өчен намаз укы, корбан чал. Сине кимсетә торган кешеләр үзләре хәерсез кешеләрдер" дигән мәгънәдәдер. [Бу сүрәдә сүз Пәйгамбәребезгә каратып әйтелгән. Моны шәкертләргә аңлатып китәргә кирәк.] 2) Куль һүәл-лааһү әхәд. Әллааһүс-самәд. Ләм йәлид. Үә ләм йүүләд. Үә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәд. Моның мәгънәсе ошбудыр: "Аллаһ бер, һәркем Аңа мохтаҗ, Ул тудырмады да, тумады да. Аның һичбер тиңдәше дә юк дип әйт". [Монда хитап бер Пәйгамбәргә генә булмыйча, һәркемгә караптыр. Моны да төшендереп китәргә кирәк.]
3.5. Намаз уку рәвеше.
Намаз укый торган кеше тәһарәтле хәлдә намаз укый торган урынга килеп, аягүрә кыйблага каршы юнәлергә дә, нинди намазга керешүен күңелдән ният итәргә кирәк. [Мөгаллим әфәнде ниятне бик кыска гына итеп әйтеп китәргә кирәк була.] Аннан соң, кулларын колакларына таба китереп, җәеп җибәрергә дә, баш бармакларын колак йомшакларына тидерергә (аннан соң, кулларын иң башларына хәтле күтәрергә) һәм “Әллааһү әкбәр” дип тәкбир әйтергә кирәк. Әллааһү әкбәрнең мәгънәсе “Аллаһы Тәгалә бик олуг” дигән сүздер. Аннан соң, кулларыңны кендек асты турысына китереп (аннан соң, кулларны күкрәк өстенә китереп) [Ошбу кавәсләр (җәя) арасына алынган ике җөмлә хатыннар намазына карап язылмыштыр. Ир балаларга укытканда бу җөмләләр бөтенләй сызылып ташланырга, кыз балаларга укытканда асыл җөмләләр сызылып, болары гамәлгә куелырга тиештер.] уң кулны сул кул өстенә куярга да “Сүбхәнәкә” догасы укырга, Әгүүзү, Бисмилләәһ әйтергә һәм Фатиха сүрәсен укырга кирәк. Фатиха сүрәсен укып бетергәч “Әәмиин” дип әйтергә кирәк. Бу безнеңчә “кабул ит” дигән сүз була. Аннан соң, нинди булса бер сүрә укырга кирәк. Сүрә укып беткәч, “Әллааһү әкбәр” дигән сүзне әйтә-әйтә баш һәм билне бөгәргә дә кулларны тез өстенә куеп бераз торырга кирәк. Болай бөгелеп торуга “рөкугъ” диләр. Рөкүгъ кылганда өч мәртәбә “Сөбхәәнә раббийәл гәзыыйм” дияргә кирәк. Бу безнеңчә: “Олуг Раббымны кимчелекләрдән пакьлим” дигән сүз була. Аннан соң, “Сәмигәллааһү лимән хәмидәһ” дип әйтә-әйтә тураерга кирәк. Бу безнеңчә: “Аллаһы Тәгалә Үзен мактаган кешенең сүзен ишетә” дигән сүздер. Аннан соң “Әллааһү әкбәр” дип җиргә ятарга кирәк. Җиргә ятканда йөз вә тезләр белән ятып куллар белән таянырга, аяк очларын намазлыкка тидереп торырга кирәк. Болай ятуга “сәҗдә кылу” диләр. Сәҗдәдә вакытта өч мәртәбә “Сүбхәәнә раббийәл әгъләә” дияргә кирәк. Бу безнеңчә: “Гаять Олуг Раббымны кимчелекләрдән пакьлим” дигән сүздер. Аннан соң “Әллааһү әкбәр” дип утырырга да, шунда ук тагы “Әллааһү әкбәр” дип сәҗдәгә барырга кирәк. Сәҗдәдә тагы өч мәртәбә “Сүбхәәнә раббийәл әгъләә” дияргә кирәк. Аннан соң тагы “Әллааһү әкбәр” дип торырга кирәк.
Менә намазның әүвәлге тәкбиреннән алып соңгы сәҗдәне кылып бетергәнгә хәтле булган гамәлләренә “рәкәгать” диләр. Намаз ике рәкәгатьтән дә ким булмый. Шунлыктан, соңгы сәҗдәне кылгач, яңадан аягүрә торырга да, Бисмилләәһ әйтеп тагы Фатиха сүрәсен укырга, Әәмиин әйтеп тагы сүрә кушарга, тагы әүвәлге рәкәгатьтәгечә рөкүгъ вә сәҗдәләр кылырга кирәк. Икенче сәҗдәне кылып бетергәч утырырга да “Тәшәһһүд догасы” укырга, аннан соң, “Салават догасы” укырга, аннан соң, элек уң якка карап “Әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтүллааһ”, аннан сул якка карап “Әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтүллааһ” дияргә кирәк. Бу безнеңчә: “Сезгә Аллаһының сәламе вә рәхмәте булсын” дигән сүздер. Моңа “сәлам бирү” диләр. Сәлам биргәч, “Әй Ходаем, ошбу намазымны кабул итсәнә!” дип, бит сыйпап дога кылырга кирәк. Менә шушы намаз ике рәкәгатьле намаз булды инде. [Мөгаллим әфәнде әүвәл үзе, аннан соң шәкертләрдән ике рәкәгатьле намаз укыттырырга тиеш. Намазны бигамәл укытып күрсәтү киләчәк дәресләрдә дә тәкрар кылынырга тиеш. Намаз укырга өйрәткәндә бөтен дога вә зекерләрне дә кычкырып укытып өйрәтергә тиеш. Соңрак ничек тиеш, шулай укытылыр.]
3.6. Өч вә дүрт рәкәгатьле намазлар.
Намаз я ике, я өч, я дүрт рәкәгатьле була. Ике рәкәгатьле намазны үткән дәрестә өйрәнеп узган идек. Инде боларын өйрәнәбез: өч рәкәгатьле намазда ике рәкәгать укып, Тәшәһһүд укыганнан соң тәкбир әйтеп, яңадан торып китәсең дә, Бисмилләһ әйтеп, Фатиха сүрәсе укыйсың. Фатиха сүрәсен бетергәч, Әәмиин дисең. Аннан соң тәкбир әйтеп, рөкүгъка китәсең. Аннан сәҗдәләрне кылып утырасың да, Тәшәһһүд вә Салават укып, ике якка сәлам бирәсең.
Дүрт рәкәгатьле намазда өченче рәкәгатьнең сәҗдәләреннән соң тагы торып китеп, өченче рәкәгатьтәге төсле Бисмилләһ әйтеп, Фатиха сүрәсе укып, Әәмиин дисең дә, тагы да рөкүгъ вә сәҗдәләр кылып утырасың. Утыргач, Тәшәһһүд вә Салават укып, ике якка сәлам бирәсең.
Менә шушы югарыда сөйләгәннәребездән аңлашыла ки, ике рәкәгатьле намазда бер утырып, өч вә дүрт рәкәгатьле намазларда ике утырып була икән. Өч вә дүрт рәкәгатьле намазларның ике рәкәгатьле намазлардан аермалары да шунда икән. Аның соңында өч вә дәрт рәкәгатьле намазларның калган рәкәгатьләрендә бары Фатиха сүрәсе генә укылып, башка сүрә кушылмый икән. [Өч вә дүрт рәкәгатьле намазларны да мөгаллим әфәнде аерым сурәттә укытып күрсәтергә тиеш.]
3.7. Биш вакыт намаз.
Аллаһы Тәгалә безгә, ягъни ундүрт-унбиш яшьләргә килгән һәрбер мөселманга көненә биш мәртәбә намаз укырга кушкан. Болар иртә, өйлә, икенде, ахшам вә ястү намазларыдыр. Иртә намазы ике рәкәгать, өйлә, икенде вә ястү нмазлары дүртәр рәкәгать, ахшам намазы өч рәкәгатьтер.
Иртә намазының вакыты таң атканнан алып кояш чыга башлаганчадыр. Өйлә намазының вакыты төш авышканнан алып икенде намазына кадәрдер. Икенде намазының вакыты һәрнәрсәнең күләгәсе төш вакытындагы күләгәсеннән башка үзе хәтле ике булганнан алып кояш батып беткәнчедер. Ахшам намазының вакыты кояш батканнан алып шәфәкъ баткангача (күктәге кызыллык беткәнгәчә)дер. Ястү намазының вакыты шәфәкъ батканнан алып таң аткангачадыр.
Намазларны шушы вакытларның кай бүлегендә укысаң да ярый. Мәсәлән, иртә намазын таң аткач та укысаң да, азрак торып укысаң да, кояш чыгар алдыннан укысаң да ярый. Ләкин вакыты кермәстән элек укырга ярамый. Шулай ук намазны гозерсез вакытыннан калдырырга ярамый. Бер-бер гозер белән намаз вакытыннан калса, аны соңыннан укырга тиештер. Болай намазны вакытыннан кичектереп укуга “каза кылу” диләр. Менә шушы биш намаз, ягъни иртә белән ике рәкәгать намаз, өйлә авышкач дүрт рәкәгать, икенде вакытында дүрт рәкәгать, кояш баегач, өч рәкәгать, шәфәкъ баткач, дүрт рәкәгать намаз фарыз намазларыдыр. Фарыз дигәнебезнең мәгънәсе шул, Аллаһы Тәгалә безгә бу намазларны укырга боерган. Без бу намазларны укысак, зур савапка ирешәбез. Әгәр дә калдырсак, бик зур гөнаһлы булабыз. Шулай булгач, ошбу биш вакыт намаз һичбер вакыт калдырылмаска тиештер.
Йомгаклау
Мәгълүм булганча гарәп язуы күп гасырлар буе татар культурасы үсешенә уңай тәэсир ясый килгән. Иске татар теле гарәп графикасына нигезләнеп 1000 елдан артык татар халкына хезмәт иткән. Татар халкының бөтен горурлыгы, бай борынгы мирасы шул графикада сакланып калган. Әдәби мирасыбызның кыйммәтле ядкәрләре барысы да безнең көннәргә шул язмаларда килеп җиткәннәр. Алай гына да түгел, татар халкы үз араларыннан гарәп теле белгечләрен, хаттатларны үстереп чыгарган.
Шуларның берсе булган Сөнгатулла Бикбулатовның татар теле гарәп графикасына нигезләнеп язылган “Дин дәресләре” китабының 2, 3 җөзен, бөек шәхеснең әсәрен халыкка таныту нисбәтеннән, тәрҗемә итәргә алындым.
Сөнгатулла Нигъмәтулла улы Бикбулатовның “Дин дәресләре” китабының 2, 3 җөзе 1918 елда Оренбург шәһәрендә языла һәм бастырылып чыгарыла.
Иҗат иткән китаплары методик яктан камил булуына авторның мөгаллимлек белән шөгыльләнүе төп сәбәп булып тора. Күп дәреслек китапларын ул үз укыту тәҗрибәсеннән чыгып төзи.
Кызганыч ки, шундый талантлы педагогның сәләте камилияткә ирешкән дәвердә Октябрь инкыйлабы аның нәтиҗәле иҗат эшен өзеп калдыра. Шул сәбәпле, Сөнгатулла Бикбулатовның иҗаты тиешенчә бәяләнми кала. Бүгенге көндә дә аның гарәп теле дәреслекләренә таянып меңнәрчә кеше белем ала. Безнең “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә “Мәбдәүл-кыйраәт” китабы кичке уку бүлегендә гарәп теленнән дәреслек итеп кулланыла.
Телнең кулланышы бүгенге тел белән чагыштырганда аермасыз диярлек, бик аңлаешлы рәвештә язылган, җиңел тәрҗемә ителә, язылудан соң бер гасыр диярлек вакыт үтеп китсә дә, бу кулланма үз кыйммәтен бер дә җуймаган.
Мин Сөнгатулла Бикбулатовның хезмәтен эшкәртеп, үземә күп гыйлем алдым.
Иске имляны өйрәнүемә бик тә шатмын. Онытылып киштәләрдә яткан халык җәүһәрләрен укып, аларны тәрҗемә итә алуым белән үземне бәхетле саныйм.
Сөнгатулла Бикбулатовның “Дин дәресләре” китабын дәреслек итеп тәкъдим итәр идем.
Кулланылган әдәбият
1. С.Н. Бикбулатов. Дин дәресләре, 2 җөз. — Казань: Типография Т-во Д-ма “Бр. Каримовы”, 1918, 50 бит.
2. С. Н. Бикбулатов. Дин дәресләре. 3 җөз. —Казань: Типография Т-ва “Умидъ”, 1918, 20 бит.
3. М. И. Мәхмүтов. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге, 3 томда. — Казан: “Иман” нәшрияты, 1993, 853 бит.
4. Л. Т. Мәхмутова, М.Г. Мөхәммәдиев, К. С. Сабиров, Ш. С. Ханбикова. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 1 том. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1977, 476 бит.
5. И.А. Абдуллин, Г.Х. Ахунҗанов, С.Б. Вахитова, Ф.М. Газизова, Ш.С. Ханбикова, Р.Г. Әхмәтьянов. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2 том. — Казан: Татарстан китап нәшрияты: 1979, 726 бит.
6. И. А. Абдуллин, С. Б. Вахитова, Ф.М. Газизова, Л.Р. Гайнанова, Ш. С. Ханбикова, Р. Г. Әхмәтьянов. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 том. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981, 838 бит.
7. М. Х. Хасанов. Татарская энциклопедия. — Казань: институт татарской энциклопедии, 2002, 381 с.
8. Әхмәт хәзрәт Сабыр. Сөнгатулла Бикбулат тууга 120 ел. — Казан: Иман газетасы, 2007, февраль.
9. Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб. “Дәреслекләр авторы”. Казан: Ватаным Татарстан газетасы, Декабристов 2, 2007, 2 февраль.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















