Кереш сүз
«Касыйдәи Бөрдә» — Мөхәммәтнең бөркәнече турындагы ода мәшһүр гарәп шагыйре Мөхәммәт әл-Бусыйри (1213-1296) тарафыннан язылган. Исемендә Мөхәммәт бөркәнече искә алынса да, текстта ул сүз бөтенләй очрамый, касыйдә нигездә Мөхәммәт пәйгамбәрне мактауга корылган. Касыйдә 10 бүлектән-фасылдан тора. Аларның бишесендә Мөхәммәтнең биографиясе һәм дини эшчәнлеге яктыртыла, бер бүлек Коръән Кәримнең изгелекләрен мактауга багышланган, ә беренче-икенче һәм тугызынчы-унынчы бүлекләрдә шагыйрьнең лирик кичерешләре, Аллаһы Тәгаләгә мөнәҗәте тасвирлана.
Касыйдә тиз арада бөтен мөселман илләрендә киң популярлык казана. Мәшһүр фарсы шагыйре Габдрахман Җами (1414-1492) әсәрнең фарсы теленә шигъри тәрҗемәсен ясый (1, № 2581), башка авторлар аңарга фарсы телендә күпсанлы шәрехләр язалар. Төрки телле шагыйрь Са’адаллаһ әл-Хәлвати аның төрки теленә шигъри тәрҗемәсен ясый (4, 1905-1906). Касыйдә татар халкы арасында аеруча киң таралыш таба. 1847 елдан 1911 елга хәтле Казанда аның оригиналы татарча тәрҗемә белән берничә дистә тапкыр нәшер ителә. Татар галиме һәм шагыйре Яхъя бине Сәфәр аны татарчага шигъри тәрҗемә итә. Тәрҗемәнең кулъязма нөсхәсе хәзерге вакытта Россия Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының С.-Петербург филиалының кулъязмалар бүлегендә саклана (4, № 1474).
Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Мирасханәсендә «Касыйдәи Бөрдә»нең төп оригиналы белән бергә фарсы телендәге тәрҗемәләре һәм шәрехләре (2, № 140; 3, № 165), шулай ук татарча астөшермә тәрҗемәләре булган гарәп телендәге күп санлы кулъязма нөсхәләре саклана (11, №№ 12, 162, 598, 1004, 1245/II, 12, 1592, 1878, 2595, 5110/III, 5326, 5426).
Хөрмәтле укучыларга тәкъдим ителә торган касыйдәнең татарча филологик тәрҗемәсе гарәп телендәге оригиналы буенча эшләнде. Тәрҗемә иткәндә һәм искәрмәләр язганда әсәрнең 1911 елгы Казан басмасындагы татарча тәрҗемәсе, хашия — полядагы искәрмәләре һәм Ш.Таһиров кулъязма нөсхәсендәге һәрбер гарәп сүзенә бирелгән татарча астөшермә тәрҗемәсе (подстрочник) файдаланылды.
Сәлим Гыйләҗетдинов, 20 январь 2008 ел.
Мөхәммәт бөркәнчеге турындагы касыйдә
1. Сәләм1 иясе күршең исеңә төшкәнгәме
Катыштырдың кан белән күзеңнән аккан яшеңне.
2. Яки истеме сиңа җил Кязимә2 тарафыннан
Һәм караңгыда яшен яшенләп нурландырдымы Изәм.3
3. Күзләреңә ни булыр, «тукта» дисәң яшь түгүдән,
Күңелеңә ни булыр «тукта» дисәң кайгырудан.
4. Исәпләр микән гашыйк, гыйшкы яшерен калыр, дип,
Шаһид булгач күз яше, күңеле ялкынланыр.
5. Әгәр сөю булмаса, түкмәс идең күз яшең
Бан4 вә Галәм5 искә төшкәч, агызмас идең яшең.
6. Ничек инкяр итәрсең шаһидлык биргәч гыйшкыңа
Күзләреңнең яшьләре, һәм дә авыру тәнең.
7. Мәхәббәтнең язуы, сары, кызыл язудыр,
Сары гөл дик йөзең һәм дә кызыл Ганәм. 6
8. Гашыйк хыялый төшеннән торып уянды.
Мәхәббәт ләззәтен газапка алыштырды.
9. Гозеремне кабул ит, сөю өчен шелтәләүче.
Әгәр инсафлы булсаң сүкмәс идең син мине.
10. Син дә белдең хәлемне, серем яшерен түгел
Гайбәтченең сүзеннән минем тилмерүем бетмәс.
11. Яхшы нәсыйхәт кыйлдың, ләкин кабул итмәдем
Чөнки гашыйк адәмләр нәсыйхәтне ишетмәс.
12. Ак чәчемнең шелтәсен яла ягу дип белдем
Нәсыйхәтче ак чәчләр ерак яла ягудан.
Икенче бүлек һавалану һәм нәфестән тыю турында
13. Явызлыкка боерган нәфсем вәгазь кабул итмәде,
Наданлыктан курыкмас картлыгында карт кеше.
14. Нәфсем кабул итмәде, яхшы, изге гамәлне
Кинәт башыма төшкән оят белмәс кунак дик.
15. Белсәм идем картлыкны олыламаганымны,
Яшерер идем аны башымны буяп карага.
16. Кем соң минем нәфсемне тыяр азгынлыктан,
Атның азгынлыгын тыйган кебек йөгән.
17. Уйлама син гөнаһлы үз шәһвәтен кисәр дип,
Чынлап та азык куәтләр шәһвәтнең комсызлыгын.
18. Нәфес, бала кебектер, рөхсәт итсәң ул кызар,
Имүне сөю белән, аерсаң имүдән ул аерылыр.
19. Бәс теләген тый аның, саклан түрә булуыннан
Әгәр дә түрә булса, сине гаепле итәр һәм үтерер.
20. Нәфсеңне күзәтеп тор, ул утлаучы хайвандыр,
Уйласа ул җиңел дип, утлаганны утлатмас.
21. Үтергеч агуны ул иргә бик күркәм күрсәтер,
Шуның өчен белмәс ир майлы аш агу икәнен.
22. Ачлык, туклыктан саклан, мәкер, гөнаһ кылмактан
Күп ачлыкның зарары начарырак туклыктан.
23. Хәрәм тулы күзеңне югыл син яшең белән,
Саклану һәм үкенүне үзеңә кирәк дип бел.
24. Нәфсең һәм шайтанга һәрвакыт син каршы тор
Кылсалар сиңа нәсыйхәт гаепләү дип аны бел.
25. Буйсынма син аларга, булсалар дошман, түрә,
Син беләсең мәкерләрен дошманның һәм түрәнең.
26. Аллам сакласын мине гамәле булмаган сүздән,
Нисбәт итәм мин аны токымы юк нәселгә.
27. Боердым хәер сиңа, ләкин боерылмадым мин аңа,
Сүземә тугры булмыйча: «Тугры бул!» дидем сиңа.
28. Ахирәт азыгы җыймадым, үлмәс борын өстәмә савап кыйлмадым,
Фарыз намаз, рузадан башка гамәл кыйлмадым.
Өченче бүлек
Рәсүлулланы, аңа Аллаһы Тәгаләнең хәер догасы һәм сәламе ирешсен, мактау
29. Золым кыйлдым караңгылыкны яктыртучының сөннәтенә
Шикаять кыйлганчы ике аягы шеш зарарыннан.
30. Ныгытты ул карынын ачлыктан һәм торды
Ташлар астына йомшак тиресен куеп.
31. Биек алтын таулар аны юлдан яздырырга теләделәр
Бәс ул аларга камил бөеклеген күрсәтте.
32. Ныгытты аны заһидлыгы дөнья кирәк-ярагына каршы
Чынлап та дөнья кирәк-ярагы аның инсафлыгын җиңмәде.
33. Ничек өндәр дөнья кирәк-ярагы Рәсүлне
Әгәр ул булмаса чыкмас иде дөнья юклыктан.
34. Мөхәммәт ике галәм7 һәм кешеләр, җеннәр хуҗасы
Һәм дә ике төркем — гарәпләр һәм гаҗәм8 хуҗасы.
35. Ул безнең пәйгамбәребез, боерыр һәм тыяр,
Аннан да дөрес сүзле юк, дисә дә, «юк» һәм «әййе»
36. Ул ярдәме өмет ителгән, ул — Аллаһының дусты.
Каты куркулардан безне коткаручы.
37. Өндәде Аллаһыга ул һәм дә мөэминнәр
Аллаһ белән бер дә өзелми торган бауга бәйләнделәр:
38. Барча пәйгамбәрләрдән өстен яратылуда, холыкта,
Һич берсе аңа тиң түгел гыйлемдә, изгелектә.
39. Барчасы өмет итәрләр Рәсүлулладан
Бер йотым су диңгездән яки каты яңгырдан
40. Туктадылар каршысында һәрберсе үз чигендә
Гыйлемлекләре ягыннан һәм хикмәт күләмендә.
41. Ул шундый ки тәмам камил мәгънә һәм сурәттә
Аннан соң дусты итеп сайлады аны Барийер-рух9
42. Һичберәү юк аңа тиңдәш күркәмлектә
Күркәмлек җәүһәре аннан бер дә аерылмас
43. Тыңлама син христианнарның пәйгамбәрләрен мактавын
Һәр мактауны үзең теләгәнчә хөкем ит.
44. Аның затына үзең теләгәнчә изгелекне нисбәт ит
Һәм дә кодрәтенә үзең теләгәнчә бөеклекне нисбәт ит.
45. Чынлап та Рәсүлулланың фазыллыгына10 чик юк
Һәм һәрбер сөйләүче аны теле11 белән мактар.
46. Әгәр олуглыкта дәрәҗәсенә тиң булса иде могҗизалары.
Дога кылганда аның исеме черегән сөякләрне тергезә иде.
47. Безне гакыллар гаҗиз була торган нәрсә белән имтихан кылмады
Безгә хирыслыктан, бәс без шикләнмәдек һәм ялгышмадык
48. Гаҗиз кыйлды галәмне белмәк аның мәгънәсен
Якын-ерак кеше өчен беленмәс камиллеге.
49. Кояш кебек күренер ике күзгә ерактан
Кечкенә күренсә дә чагылдырыр күзне каршыдан.
50. Бәс ничек беленер дөньяда Рәсүлнең хакыйкате
Йоклаган кавемнәргә җитә төштә күргән дә.
51. Чиксез гыйлеме аның чынлап та кеше затыннан,
Чынлап та Аллаһы Тәгалә мәхлукларының иң яхшысы.
52. Хөрмәтле пәйгамбәрләр нинди генә могъҗиза китермәсен
Алар барчасы Рәсүлулла нурына тоташканнар.
53. Ул могҗизалар Рәсүлулла фазылының кояшы,
Ә рәсүлләр — аның йолдызлары.
54. Ул фазыл кояшы галәмдә калкыгач,
Бар галәмне туры юлга күндерде һәм халыкларны тергезде.
55. Пәйгамбәрнең яратылуын ихтирам ит, бизәде аны холкы
Күркәмлелек белән, ачык йөзе белән билгеләнде.
56. Чәчәк кебек йомшаклыкта, тулган ай кебек затлылыкта
Диңгез кебек юмартлыкта, заман кебек тырышлыкта.
57. Хәлбуки ул олуглыкта ялгыз булса да
Очрашканда ул гаскәре һәм хезмәтчеләре арасында булыр.
58. Гүя ул кабык эчендә сакланган энҗе кебек
Бу рәсүлулланың сүзенең һәм көлүенең ике хәзинәсеннән күренер.
59. Аның гәүдәсен кочкан туфракка хушбуй да тиң түгел
Ни сөенеч ул туфракны иснәүчегә һәм үбүчегә.
Дүртенче бүлек
Пәйгамбәребезнең, аңа Аллаһы Тәгаләнең хәер догасы һәм сәламе ирешсен, тууы
60. Аның тууы күрсәтте затының күркәмлеген,
Нинди яхшы аның башлануы һәм ахыры.
61. Белде ул көндә Иран халкы, чынлап та алар
Куркытылды иңү белән каты газап һәм җәза.
62. Ауды Иран шаһының әйваны12 ярылып,
Таркалды аның халкы тәртибен бозып.
63. Утка табынучыларның уты сүнде кайгыдан,
Һәм кайгыдан туктады Ефрат елгасы агудан.13
64. Сава халкы көенде, җиргә сеңгәч күл суы14
Кире кайтты суга килгән сусаган кеше.
65. Гүя мәҗүси утында булды суның юеше,
Кайгыру суында булды утның ялкыны.
66. һәм дә җеннәр кычкырдылар, нурлар ялтырады
Коръән мәгънәсе һәм сүзеннән хаклык ачылды.
67. Сукыр һәм чукрак булдылар, шатлык хәбәрен
Ишетмәделәр, күрмәделәр куркыту ялтыравын.
68. Хәбәр биргәннән соң халыкларга күрәзәчеләре,
Аларның кыйшык диннәре тугры булмас дип.
69. Офыкта атылган йолдызларны күргәннән соң
Һәм шулар кебек җиргә иңгән потларны.
70. Вәхи15 юлыннан тукталды шайтаннан качучылар
Җиңелеп туктадылар шайтан эзендә алар.
71. Качканда булды алар Әберһә16 батырлары кебек,
Яки Рәсүл куллары аткан таштан качкан гаскәр кебек.
72. Тәсбихтән17 соң атылды таш аның ике учыннан,
Атылган күк тәсбих әйткән Юныс18 балык эченнән.
Бишенче бүлек
Пәйгамбәребезнең, аңа Аллаһы Тәгаләнең хәер догасы һәм сәламе ирешсен, дингә чакыруы
73. Килде аның өндәвенә сәҗдә кылып агачлар,
Атлый алар кәүсәләрдә чөнки юк аяклары.
74. Гүя сызды сызыкны язганы белән
Ул агачның ботаклары күркәм хатны юл уртасында.
75. Рәсүлулла кайда барса да болытлар
Саклар аны эсселектән көн уртасы кызуында.
76. Ярылган ай белән ант итәмен, чынлап та
Аның күңеленә охшады ул ант.
77. Һәм ант итәм мәгарәдәге күркәм
Һәм юмарт дусты белән барча кяферләр аларны күрмәде.
78. Мәгарә эчендә Сиддикъ һәм Садикъ19 каршы килмәде
Ә кяферләр әйттеләр: «Мәгарәдә кеше юк», — дип.
79. Уйладылар — үрмәкүч өй тукымас,
Ә күгәрчен Рәсүлгә йомырка салмас, дип
80. Аллаһының саклавы азат итте Рәсүлне
Көбә киюдән һәм биек кальга төзүдән.
81. Килгәндә золым заманы аңа сыгындым,
Аннан таптым саклауны, күрмәдем золым.
82. Дөнья — ахирәт дәүләтен сорамадым кулыннан,
Бары тик бүләк алдым «Иң яхшы бирүче»дән.20
83. Төшендә күргән вәхине син итмә инкяр,
Күзләре йоклаганда да күңеле аның уяу.
84. Ошбу төш Рәсүлгә пәйгамбәрлек ирешүедер,
Бәс төштә вәхи килгәне ителмәс инкяр.
85. Мөбарәк булсын Аллаһы вәхи белән кәсебләнмәс,
Гаептән (юклыктан) хәбәр белән рәсүлебез гаепләнмәс.
86. Кулы белән тотуы, терелтте күп авыруны,
Гөнаһка баткач коткарды күп гөнаһлыны.
87. Ачлык елны тергезде Рәсүлулла догасы
Кинәт килгән ул ачлык охшагандыр кашкага21
88. Болыт койган яңгырдан тулды бөтен үзәннәр
Тулган диеп уйларсың диңгез яки буа ташкыныннан.
Алтынчы бүлек
Изге Коръәннең күркәмлеге һәм могҗизаларын мактау
89. Калдыр мине Рәсүлнең могҗизаларын тасвирлавым белән
Аның уты кунак уты кебек тауда күренде.
90. Энҗенең күркәмлек арты тезелгән булса.
Ләкин кадре кимер тезелмәгән булса,
91. Бик күп булды мактаучының өмете
Аның холкы һәм гадәте күркәмлеген мактаудан
92. Хак аятьләр ирештеләр Рахманнан,22
Тасвирлаучының23 сыйфаты борынгыдыр борынгыдан.
93. Безгә хәбәр ителгән аятьләр вакытка бәйләнмәгән,
Алар Ахирәт, Гад кавеме, җәннәт бакчалары турында.
94. Өзлексез булдылар безнең каршыда, өстен булды могҗизалары
Башка рәсүлләрнең һәрдаим булмаган могҗизаларыннан.
95. Аятьләре ныктыр, һич шөбһә калдырмыйлар
Каршы булган кешеләргә, мохтаҗ түгел түрәләр яклавына.
96. Һич каршылык күрсәтмәсләр, күрсәтсәләр кайтыр кире үзләренә.
Иң каты дошманнары да аятьләргә буйсыналар.
97. Коръәннең матур теле дошманның дәгъвасын кире кагыр
Кыю кеше җинаятьченең кулын хәрәмнән кире каккан кебек.
98. Мәгънәләре куәттә диңгез дулкыны кебек,
Җәүһәрдән өстен алар күркәмлектә, кыйммәтлектә.
99. Коръәннең гаҗәплекләре саналмас, хисапланмас,
Күп укудан ялыгып һич укучы туктамас.
100. Укыгач укучының нурланды күзләре, әйттем мин:
«Син уңышка ирештең, Аллаһының бавына берек!»
101. Әгәр укысаң аны «Ләза» утыннан куркып
Сүндерерсең «Ләза»24 эсселеген ул аятьләрне укып.
102. «Хаузел кәүсәр»25 суы кебек агартты йөзләрен
Гөнаһчыларның, килсәләр дә «Хаузел кәүсәргә» күмер кебек.
103. «Сирател-мөстәкыйм»26 яки «Мизан»27 кебек гаделлектә,
Бәс ул аятьләрдәге гаделлек күренмәде адәмләрдә».
104. Гаҗәпләнмә әгәр кяфер аятьләрне көнчелектән инкяр итсә
Наданлыктан, үзе үткен һәм зирәк булса да.
105. Инкяр итәр кояш нурын авыру күз,
Һәм дә суның тәмен татымас авыру авыз.
Җиденче бүлек
Пәйгамбәребезнең, сиңа Аллаһы Тәгаләнең хәер догасы һәм сәламе ирешсен, хөрмәтле Мигъраҗы28
106. Әй иң күркәм, кемнең ишек алдына киләләр,
Җәяү һәм тиз йөрешле дөяләр аркасы өстендә
107. һәм ул бөек галәмәт игътибар итүчегә,
Һәм ул бөек нигъмәт файда көтүчегә.
108. Күчтең төнлә бер Хәрәмнән икенче Хәрәмгә29
Караңгы кичтә тулган ай күчкән кебек.
109. Тотындың күккә ашарга җиткәнчегә кадәр
Ике ук ераклыгы урынга,30 аны бер кем дә белмәс.
110. Барча пәйгамбәрләр сине имам иттеләр,
Барча пәйгамбәрләр хуҗа белеп сиңа хезмәт иттеләр.
111. Җиде кат күк ертып үттең алар белән,
Рәсүлләр арасында башлык булдың.
112. Мигъраҗ вакытында куймадың чик
Якынлыкта һәм биеклектә өстенлек теләүчегә31
113. Түбән кылдың һәр урынны үз урныңа нисбәтләп,
Тавыш бирдең күтәрелгәч, бердәнбер башлык кебек.
114. Уңышка ирешәсең Ходайга яшерен берегү белән
Күзләргә күренмичә һәм сереңне күрсәтмичә.
115. Җыйдың барлык горурны һичбер тиңдәш алмыйча.
Үттең барлык дәрәҗәләрне бер дә кысрыкланмыйча.
116. Бирелгән дәрәҗәңнең чиге юк, гаять олуг
Бирелгән нигъмәтеңнең чиген белмәк бик авыр.
117. Сөенеч безгә әй Ислам төркеме, чынлап та безнең
Һич җимерелмәс нигъмәт терәге бар.
118. Өндәгәндә Аллаһы Рәсүлгә буйсынырга
Иң хөрмәтле Рәсүл белән булдык иң хөрмәтле өммәт.
Сигезенче бүлек
Пәйгамбәребезнең, аңа Аллаһы Тәгаләнең хәер догасы һәм сәламе ирешсен, дин өчен изге сугышлары турында
119. Дошман күңелен куркытты пәйгамбәрлек хәбәре
Куркыткандай арыслан гафил сарыкларны.
120. Дошман белән очрашкач сугыш кырларында
Итче тактасындагы ит кебек кискәләде аларны.
121. Теләделәр качарга, якынлашты теләкләренә,
Күтәрделәр әгъзаларын бөркетләр һәм козгыннар.
122. Үтте кичләр, белмәсләр һич хисабын
Булмаганда ул кичәләр хәрәм айлар32 кичәсе.
123. Ислам дине кунак булып иңде кяфер йортына
Мөселманнар дошман итен бик каты теләделәр.
124. Тарта биш дәрьяны33 яхшы атлар өстендә,
Кораллары батырларның дулкындай бәрелешә.
125. Ходай әмерен тыңладылар өмет итеп савабын
Сәхабәләр һөҗүм итеп кяферләрне юк итте.
126. Ислам дине урнашкач ул сәхабәләр
Горбәтлектән соң беректеләр мөэминләр белән.
127. Саклады динне аталарның иң хәерлесе34
Һәм сәхабәләр, һич ятим һәм тол булмас.
128. Сәхабәләр тау кебек, алар турында дошманнарыннан сора
Ниләр күрде кяферләр һәр сугыш вакытында
129. Сора Бәдер,35 Хөнәйн36 һәм Өхөд37 әһленнән
Һәлакәт вакытлары кяферләр өчен үләттән куркынычрак.
130. Ак кылычны буядылар кызылга, кергәчтән
Дошман башындагы кара чәчкә.
131. Саплы кылыч38 белән язучылар язуда калдырмады
Каләмләре тән хәрефен ноктасыз39.
132. Корал йөртүчеләрнең билгеләре аларны аерыр
Гөл үзенең билгесе белән Сәләм 40 агачыннан аерылган кебек.
133. Күндерер сиңа ярдәм җиле аларның хуш хәбәрләрен
Чәчәкнең һәрбер гончәсен41 уйларсың сугышчы дип.
134. Гүя ул сәхабәләр ат өстендә тауга менгән кебек
Күркәм акыл катылыгыннан, ияр катылыгыннан түгел.
135. Дошманнарның күңелләре очты аларның катылыгыннан куркып,
Аерып булмый аларны — сарык бәрәнеме я ерткыч хайванмы.
136. Һәркемгә Рәсүлулла ярдәме ирешсә
Арысланнар очраса да, куркуларыннан ояларында ятырлар
137. Күрмәссең һичбер Аллаһ дустын Рәсүл ярдәме тимәгән
Һичбер дошманны күрмәссең Рәсүл һәлак итмәгән.
138. Урнаштырды милләтен үз дине кальгасына,
Арыслан үз оясында балаларын саклаган кебек
139. Күпме бәхәсләүчене Аллаһ сүзе җиргә атты
Һәм Аллаһ дәлиле күпме бәхәсләүчедән өстен чыкты
140. Өмми42 хәлдә җитәр сиңа гыйлемдә могҗизасы
Җаһиллек заманында43 һәм әдәп өйрәткәне ятимлектә.
Тугызынчы бүлек
Аллаһы Тәгаләдән ярлыкавын сорау һәм пәйгамбәребез галәйһиссәламнән ярдәм сорау
141. Аңа хезмәт иттем мактавым белән ярлыкавын сорыйм Аллаһыдан
Шигырь белән [падишаһларга] хезмәттә үткән гомеремнең гөнаһлары өчен.
142. Бу ике нәрсә миңа ахыры куркыныч бетәчәк вазифа такты
Гүя мин Кәгъбәгә китерелгән корбан хайваны кебек булдым.
143. Сабыйларча вәсвәсәгә бирелдем шигырьдә һәм хезмәттә
Гөнаһыдай һәм үкенүдән башка берни хасил итмәдем.
144. Нихәтле зыян үземә нәфсемнең бу сәүдәсе,
Дөнья биреп сатып алма динне һәм теләмә дә.
145. Кем сатар ахирәтне бу дөньясы өчен
Бу сатудан аңа зыян гына булыр.
146. Хәлбуки гөнаһ кылсам да вәгъдәм минем бозылмады
Һәм дә пәйгамбәргә бәйләнгән бавым өзелмәде.
147. Чынлап та мине яклый исемем Мөхәммәт44 булганы
Ә Рәсүл өммәтләр арасында сүзендә торучыларның иң ышанычлысы.
148. Әгәр кыямәт көнендә мине кулымнан тотмасаң
Күркәмлегең һәм вәгъдәң йөзеннән, әйт кенә: «Йә аягы тайган».
149. Яки мәхрүм булса аның хөрмәтеннән өметләнгән кеше
Яки күршең кайтса Рәсүлдән хөрмәт күрмичә.
150. Фикерләрем аны мактауны кирәк дип санаган вакытта
Рәсүлне мине азат итүне үз бурычы дип санаган иң хәерле зат дип белдем.
151. Һич мәхрүм итмәс байлыктан сузылган мохтаҗ кулны,
Чынлап та яңгыр чәчәкләрне тау түбәсендә дә үстерә.
152. Һич теләмәдем дөнья зиннәтен, аны җыйды
Шагыйрь Зөһәйрнең ике кулы, мактап Һәрим45 падишаһны.
Унынчы бүлек
Барлык хаҗәтләрне үтәүче Аллаһы Тәгаләгә мөнәҗәт һәм теләкләрне үтәвен сорау
153. Әй мәхлукларның иң күркәме.46
Юк минем сыеныр урным Синнән башка, кыямәт көне ирешкәндә.
154. Һич кимемәс Рәсүлулла дәрәҗәң, миңа ярдәм ит
Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә үч алырга теләгәндә.
155. Дөнья — ахирәт булганы синең юмартлыгыңнан
Ләүхел Мәхфуз47 һәм Каләм48 дә синең гыйлемеңнән
156. Әй җан, син өметсезләнмә, гөнаһым зур диеп.
Чөнки олуг гөнаһ да ярлыканыр кечек кебек.
157. Бәлкем кыямәт көнендә Ходайның рәхмәте
Килер бүлү вакытында гөнаһының хисабынча.
158. Йә Раббым!49 Кире какма өметемне Үз каршыңда
Һәм киметмә хисабымны
159. Дөнья — ахирәт йортында үз колыңа мәрхәмәт кыйл
Чөнки ул сабыр итте куркулардан Син өндәгән вакытта.
160. Рәхмәт болытыңа рөхсәт бир, синнән даим
Пәйгамбәргә җиңел аксын мәрхәмәтең
161. Гаиләсенә, сәхабәләргә һәм дә табигыйнләргә50
Тәкъва, пакьлек әһелләре юаш һәм изгеләргә.
162. Саба җиле тибрәткәндә Бан агачы ботакларын,
Дөя йөртүче көй белән дөяне сөендергәндә
163. Мәрхәмәт кыйл һәм гафу ит бу шигырьне язучыны
Һәм ярлыка фазлың белән әй Йумартлык иясе!51
Искәрмәләр
Тагиров В.Р Мөхәммәт әл-Бусыйри. Касыйдәи бөрдә (с.46)
1 Сәләм — агач исеме.
2 Кязимә — Мәдинә шәһәре янындагы урын исеме.
3 Изәм — Мәдинә шәһәре янындагы тау исеме.
4 Бан — озын һәм төз агач исеме.
5 Галәм — тау, бу урында Мәккә шәһәре янындагы тау исеме.
6 Ганәм — кызыл буяу ясый торган агач.
7 Ике галәм — дөнья, ахирәт.
8 Гаҗәм — 1. гарәп булмаган, 2. Иран халкы. Бу урында беренче мәгънәсе — гомумән гарәп булмаган халыклар.
9 Бари — Бар итүче, Яратучы — Аллаһы Тәгаләнең иң матур исемнәренең берсе.
10 Фазыл, фазыллык — күркәм, затлы, укымышлы, белем иясе; күркәмлек, затлылык — галимнәргә, укымышлыларга нисбәтләп әйтелә торган олылау сүзләре.
11 Теле белән — оригиналда «авызы белән» диелгән.
12 Әйван — бу урында патша сарае.
13–14 Дини риваятьләр буенча, Мөхәммәт туганда Ирандагы утка табынучыларның мең ел янып торган утлары сүнә, Хиҗаздагы Сава күленең суы бетә, ә Ефрат (Тигр) елгасы ярларыннан ташып тирә-якны су баса, бөтен галәмдәге потлар җиргә егылып төшә.
15 Вәхи — Аллаһы тәгалә тарафыннан иңдерелгән хәбәр, сүз (откровение).
16 Әбраһә — Йәмән мәлиге Әбраһә әл-Әшрам. Ул 570 елда Кәгъбәне алырга теләп Мәккәгә поход ясый. Гаскәрендә филләр булганга күрә бу елны «Фил» елы дип атыйлар. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасын да гаскәр Мәккәгә җитмичә кире борыла. Коръәндә бу вакыйга 105 — «Фил» сүрәсендә тасвирлана.
17 Тәсбих — «Сөбханә Аллаһ» — (Аллаһыга дан) дигән гыйбарәне әйтү.
18 Юныс — Юныс пәйгамбәр. Коръән буенча аны Аллаһы сүзен тыңламаганы өчен зур балык-кит йота. Балык карынында тәүбә иткәннән соң азат ителә.
19 Сиддикъ, Садикъ — гар. «Туры сөйләүче» — беренче хәлифә Әбү Бәкер әс-Сиддикъ (572-634). Мөхәммәт Мәккә кяферләреннән тау куышында качып ятканда ул, аның бердәнбер юлдашы була.
20 Иң яхшы бирүче — Мөхәммәт пәйгамбәр.
21 Охшагандыр кашкага — «кашка» — ат маңгаендагы ак тап. Бу урында — сирәк мәгънәсендә.
22 Рахман — Мәрхәмәтле, Аллаһы Тәгаләнең иң матур исемнәренең берсе.
23 Тасвирланучы — Аллаһы Тәгалә.
24 Ләза — гар. «ут». Җәһәннәм исеме: Коръән, 70 сүрә, 15 аять.
25 Хаузел кәүсәр — дини риваятьләр буенча, җәннәттәге су чыганагы.
26 Сирател-мөстәкыйм — гар. «туры юл» — Сират — дини риваятьләр буенча җәһәннәм өстендә салынган кылдан нечкә күпер. Гөнаһлылар җәһәннәмгә егыла, гөнаһсызлар җәннәткә үтә.
27 Мизан — гар. «үлчәү». Кыямәт көнендә мизанда кешеләрнең кылган гөнаһларын һәм яхшы гамәлләрен үлчиләр.
28 Мигъраҗ — Мөхәммәтнең күккә ашуы. Бу турыда Коръәннең 17 сүрәсе, беренче аятендә киная бар.
29 Бер Хәрәмнән икенче Хәрәмгә — Мәккәдәге Кәгъбә һәм Иерусалимдагы «Мәсҗедел-Әкъса» — (иң ерак мәчет: Коръән, 17 сүрә, беренче аять).
30 Кабәл-каусәйн — ике ук ераклыгы ара. Коръән буенча Мөхәммәт җирдә чагында ике ук ераклыгында Аллаһы Тәгаләне күргәнлегенә ишарә: Коръән, 53 сүрә, 9 аять.
31 Өстенлек теләүчегә — Җәбраил фәрештә күздә тотыла. Дини риваятьләр буенча, Мигъраҗ вакытында «Сидрател-Мөнтәһа»гә җиткәч (Аллаһы Тәгаләнең гареш-тәхете янындагы агач) — Җәбраил туктап кала, юлны дәвам итү Мөхәммәткә генә рөхсәт ителә.
32 Хәрәм айлар — сугыш тыелган дүрт ай: Зөль-Кагъдә, Зөль-Хиҗҗә, Мөхәррәм, Рәҗәп.
33 Биш дәрьйа — бу урында — Мөхәммәтнең биш гаскәре: «Мокаддимә» — (Авангард); «Мәймәнә» — (Уң фланг); «Мәйсәрә — (Сул фланг); «Сакать» — (Аръергард); «Кальб» — (Урта, Үзәк).
34 Аталарның иң хәерлесе — Мөхәммәт пәйгамбәр.
35 Бәдер — Мәдинә шәһәре янындагы елга һәм үзән исеме. 624 елны Бәдер сугышында мөселманнар сан ягыннан күбрәк булган Мәккә кяферләрен җиңәләр.
36 Хөнәйн — Хиҗаз өлкәсендәге үзән исеме. 631 елда мөселман гаскәрләре кеерерләр өстеннән зур җиңүгә ирешәләр.
37 Өхөд — Мәдинә шәһәре янындагы тау исеме. Өхөд сугышында мөселманнар күп санлы Мәккә көферләре тарафыннан җиңеләләр, әмма кяферләр үз уңышларыннан файдалана алмыйлар.
38 Саплы кылыч — Ш.Таһиров кулъязмасында шулай 1911 елгы басмада — сөңге.
39 Калдырмады каләмләре тән хәрефен ноктасыз — ягъни кораллары кяферләрнең тәннәрен җәрәхәтсез калдырмады.
40 Сәләм агачы — Ш.Таһиров тәрҗәмәсендә тигәнәк диелгән, 1911 басма аңлатмасында — гөл агачына охшаган агач.
41 Гончә — чәчәкнең ачылып бетмәгән бөресе. Русчасы — почка, бутон.
42 Өмми — бу термин Коръәндә берничә тапкыр очрый. И.Ю.Крачковский аны «простец» дип тәрҗемә итә: Коръән, 7 сүрә, 157 аять.
43 Җаһиллек заманы — Ислам дине кабул ителгәнчегә кадәрге чор.
44 Исем Мөхәммәт булганга — Әл-Бусыйриның тулы исеме — Шәрәф әд-Дин Әбү Габдаллаһ Мөхәммәт әл-Бусыйри.
45 Һәрим — гарәпләрнең мәшһүр Һәрим бине Хайан исемле әмире.
46 Мәхлукларның иң күркәме — Мөхәммәт пәйгамбәр. Гадәттә мөнәҗәтләрдә Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәләр. «Казый әл-Хаҗат» — хаҗәтләрне үтәүче Аллаһы Тәгалә. Әмма Бусыйри мөнәҗәтенең күп өлешендә Мөхәммәткә мөрәҗәгать ителә.
47 Ләүхел Мәхфүз — «Сакланылган такта». Коръәннең оригиналы сакланган такта. Коръән, 85 сүрә, 22 аять.
48 Каләм — Коръәннең 96 сүрәсе 4 аятендә искә алына: «Ул (Аллаһы) өйрәтте (кешене) каләм белән».
49 Йә Раббым! — 158-163 бәетләр-шагыйрьнең турыдан-туры Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгате.
50 Табигыйн — гар. «иярүчеләр» — сәхабәләрне күреп алардан белем алган кешеләр.
51 163 бәет 1911 елгы басмада юк.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















