Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Мирас Шәхесләр Әхмәд Һади Максуди

Әхмәд Һади Максуди

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Әһмәдһади Максудов 1868 елда Казан өязе авылларының берсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне атасы Низаметдин хәзрәттән алып, соңыннан Казанның Күл буе мәдрәсәсенә килде. Заманында укыла торган фәннәрне тәмам иткәнче, шул мәдрәсәдә укыды — гарәп вә фарсы телләрендә язылган әсәрләрне яхшы төшенерлек булып чыкты.
XIX гасыр азакларында Исмәгыйль бәк Гаспралы (1851-1914) җәнабләренең уку-укыту эшләрен ислах-үзгәртеп кору дигән максатына әсасән Әхмәдһади әфәнде дә тиз кушылып мәдрәсәдә шәкерт вакытында ук, «Мөгаллим әүвәл» исемле әлифбасын педагогик әдәбият мәйданына чыгарып, Казан, Уфа, гомумән, Русия Шәркында яңача уку-укыту таралуына чиксез күп ярдәм итте.
1894 елда Истамбулга сәяхәт итеп, андагы мәктәп-мәдрәсәләрне күреп, Әхмәд Мидхәт (1884-1913), Әхмәд Җәүдәтләр кебек мәшһүр төрек әдип-мәгърифәтчеләре илә аралашты. Истамбулдан кайтышлый Кырымда, заманының университеты булган Зынҗырлы мәдрәсәсендә гарәп әдәбияты һәм мантыйк фәннәре мөгаллиме булып хезмәт итте. Зынҗырлы мәдрәсәсендә рус теле мөгаллиме Исмәгыйль әфәнде Лемановдан үзе русча укый, Лемановка гарәп вә татар әдәби телләре буенча сабак бирде. Шул вакытта Бакчасарай мөдәррисе Хәбибулла, И.Гаспралы җәнабләренең мәҗлесләрендә еш булып, мәктәп-мәдрәсә, халык мәгарифе хакында фикерләрен дәхи арттырды. Кырымда ике ел мөгаллим булып торганнан соң Казанга кайтып, бибәһа дәреслекләр язарга кереште. Әйтергә кирәк, Әхмәдһади Максудиның рус, гарәп һәм татар телләре буенча эшкәрткән дәреслекләре заманында зур абруй казанып дистәләгән еллар дәвамында нәшер кылындылар.
1906 елның башында татар телендә «Йолдыз» газетасын да Ә. Максуди чыгара башлады. «Йолдыз» 13 ел дәвам итте (1906-1918). Әхмәдһади әфәнденең ошбу эшлчәнлеге генә дә аның хезмәтләрен тәкъдир итәргә шаяд җитәрлек булыр.
«Йолдыз» газетасы редакциясендә халкыбыз мәдәнияты тарихында, тирән эз калдырган шәхесләр, хосусән. Г.Камал (1879-1933) эшләде. Газета сәхифәләрендә күренекле дәүләт эшлекләре һәм әдибләребез Г.Ибраһимов (1887-1938), Ш.Әхмәдиев (1888-1930) бик еш чыгыш ясадылар. Галимҗан Ибраһимов, гомумән, Әхмәдһади Максудиның ана телебездә газета чыгару өлкәсендә нәширлек, журналистлык вә гыйльми-педагогик эшчәнлегенә югары бәя биреп, кайбер хезмәтләрендә аны үз итеп, самими бер җылылык берлән, Һади абзый, Әхмәдһади хәлфә дип яза.
Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң да галим-педагог фәнни мәсьәләләр белән кызыксынуын дәвам иттерде. Аеруча аның 1928 елда Казанда нәшер кылынган, безнең көннәрдә дә әһәмиятен югалтмаган «Фәнни сүзлеге» игътибарга лаек.
Ул, вакыйгаларга бай гыйльми хәят кичереп, 1941 елда Казан шәһәрендә вафат булды.

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark