Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Мирас Шәхесләр Кеше күңеле моң белән сафлана!

Кеше күңеле моң белән сафлана!

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 1
ХудшийЛучший 

“Җырчы җырлап кына йөрергә тиеш түгел, җырчы шәхес булырга тиеш”. Татар сәхнәсе өчен бихисап сәнгатькәрләр әзерләгән педагог, Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиевның әлеге сүзләре белән килешми мөмкин түгел.



Г.Камал сәхнәсендә Миңгол аганың җитмеш яшьлегенә багышланган юбилей концерты барышында да җыр сәнгатенең кеше язмышында мөһим роль уйнавына инандык.


М.Галиев - сугыш чоры баласы. Шул заман сабыйларының уртак язмышын - ятимлек ачысын кечкенәдән үз җилкәсендә татырга насыйп була аңа. Юбилей сәхнәсенә эленгән экранда сугыш чоры кадрлары йөгереп узды. Кадрга тәңгәл килеп, сәхнәдә прожектор яктысы бии. Шартлау, пулялар сызгыруы белән беррәттән үзәк өзгеч музыка фон булып яңгырый.


Образлар-аллегорияләр белән башланган юбилей чарасына педагог һәм җырчының хәйраннары (поклонниклары), якташлары - мамадышлылар, иҗатташ дуслары һәм шәкертләре җыелган иде. Концертны оештыру-уздыруны кайгыртып күтәреп чыккан Казан мэры Илсур Метшин да залдагы тамашачылар белән бергә татар моңы дәрьясендә тирбәлде. Бәйрәм сәхнәсенә Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, ТР Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев (ул Татарстан Президентының рәхмәт хатын тапшырды), якташлары һәм башка рәсми оешмалардан вәкилләр менеп котлады. Аларның һәрберсе Миңгол абыйның кешелеклелек һәм эчкерсезлек сыйфатына, сокландыргыч талантына баш июләрен җиткерде.


Россия Федерацияcе югары һөнәри мәгариф системасының мактаулы хезмәткәре, Казан Федераль университеты профессоры, барлык татар дөньясының яраткан җырчысы, моң дәрьясы Миңгол Галиевның педагогик эшчәнлегендә үзенә генә хас булган методикасына басым ясалды. Чыннан да, Миңгол әфәнде хакында еш кына “ул теләсә кемне җырлата ала” дигән гыйбарә йөри. Җырлар өчен бөтенләй сәләте булмаганнарга да мөгаллим серле моң дөньясына юл ярырга өйрәтә ала. Ул үзе дә мондый чакларны искә төшереп: “Берзаман яныма җырларга теләвен белдереп яшь егет килде. Ләкин моңарчы бер дә җырламаган, тупас кына әйткәндә, колагына аю баскан. Тыңлап тордым да, болай дип әйтеп куйдым: “Ну, малай, син җырлый башласаң, без икебез дә даһи булачакбыз”. Шулай булып чыкты да, егетем сәхнәдән җырлый башлады!” (көлә).



Юбилярның укучылары Рөстәм Закиров, Закир Шаһбан, Ләйсән Гыймаева, Филология һәм сәнгать институтының скрипкачылар ансамбле, “Фантазия” джаз оркестры, Динислам Ногманов, Азат Зартдинов, Гөлсирин, Айдар Галимов, шулай ук Фердинад Сәләхов, Геогий Ибушевларның чыгышын да залдагылар кайнар алкышларга күмделәр. Миңгол Галиев үзе дә бик күп моңлы әсәрләрен кунакларга бүләк итте. Тамашачылар аның җитмеш яшендә дә егетләрчә җырлавына, җитезлегенә сокландылар.


“Милләтебезнең ил киңлекләрендә сибелгән этник төркемнәрнең инде онытылып барган фольклорын, мөнәҗәтләрен, милли җыр-музыка сәнгате җәүһәрләрен халкыбызга җиткерүегез – төрле буын кешеләрен рухи яктан тоташтыру–бәйләү, буыннар агымын дәвам итүгә керткән өлешегез ул. Республикабызның мәртәбәле сәнгать әһеле, педагог буларак, милли җыр сәнгатебезне саклау һәм пропагандалау юнәлешендәге кыю сүзегез һәм тырышлылыгыз халкыбыз йөрәгендә теләктәшлек уята”, - дип язган иде Миңгол Галиев хакында мәртәбәле милләтпәрвәр академик Мансур Хәсәнов.



Җырчы, һәрвакыт эзләнүчән Миңгол Галиев гомере буе актив музыкаль агарту эше алып бара, һәрвакыт концертлар белән халык арасында. Репертуарның байлыгы һәркемне сокландырырлык. Анда татар халык җырлары да, композиторларның әсәрләре дә, ә соңгы вакытта еллар катламында югалып кала язган мөнәҗәтләр, бәетләр дә бар.


“Мөнәҗәт әйтү – җан җылыңны бирү ул. Ходайга ялвару һәм халыкны берләштерү өчен аваз салу. Алга таба студентларым да бу игелекле хезмәтне киләчәккә илтсеннәр иде. Җан матурлыгын, җырның бөеклеген күрсәтергә кирәк”, - ди юбиляр үзе.


Җырчы –педагог иҗатында гына түгел, гаиләсендә дә бәхетле кешеләрнең берсе. Юбилей сәхнәсенә хатыны Фәния ханымны да зурлап чыгардылар. Тату гаиләдә ике бала тәрбияләнгән. Әмма кырыс язмыш Миңгол абыйның кызы Розаны якты дөньядан утыз җиде яшеннән үк алып китте. Улы Марат әтисе кебек үк җыр-моңга гашыйк. Кешелекнең киләчәген җирдә (шәһәрдән читтә) яшәүдә күрә.


“Моң ул - кеше күңелендә мәхәббәт йомгагы”, ди җырчы. Димәк, Миңгол Галиев кешеләргә мәхәббәт өләшүче фидакәр зат!


Мөршидә КЫЯМОВА

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark