Җәлил хәзрәт Фазлыевның яңа китабы чыкты: "Гомерләр заяга узмасын". Китапта Җәлил хәзрәтнең яңа вәгазьләре тупланган. Китапның эчтәлеген күзгә китерү өчен бер өзекне укыйк: "Риваятьләрдә килә — Әлмисакта Аллаһ Раббыбыз җаннарга җирне һәм җәннәт күрсәткән. Кайбер җаннар җирдән баш тартып: «Безгә җәннәт булса — җитә», — дигәннәр. Бу җаннар я сабый вакытта үләләр, я дивана, я инвалид булып яшиләр, җирдән башкалар алган ләззәтне ала алмыйлар, алар сөальсез җәннәткә керәләр, үзләрен караган, тәрбияләгән кешеләргә шәфәгатьче булалар. Аларның дөньяга килүләре — сәламәт кешеләр аларга карап шөкрана кылсыннар, гамәл-гыйбадәтләрен арттырсыннар, аларны карап, аларга ярдәм итеп җәннәтне кәсеп итсеннәр өчен.
Кайбер җаннар җирдән дә, җәннәттән да баш тартканнар. Алар Аллаһка якын булырга теләгәннәр. Аллаһ Раббыбыз: «Мин авыру — сырхаулар, кайгы-хәсрәтлеләр янында булам, шул авырлыкларга түзәрсезме?», — дигәч, «Сиңа якын булсак, түзәрбез», дигәннәр. Болар пәйгамбәрләр һәм әүлияләр җаннары. Алар гомер буе гамәл-гыйбадәттә, берәүне дә рәнҗетмиләр, шул ук вакытта борчу — мәшәкатьтән һәм авыру — сырхаудан арына алмыйлар. «Авыру — сырхау, кайгы-хәсрәт гөнаһ өчен генә килә», — дию дөрес түгел. Күп кешеләр: «Әнә, намаз да укый, яхшы кеше дә, үзенең сәламәтлеге дә, байлыгы да юк — нәрсәгә намаз укырга, мәчеткә йөрергә?» — дип, көферлеккә төшәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кешегә кайгы-хәсрәт, борчу — мәшәкать килсә, ни өчен килде икән дип тикшермәгез, ахырын белмисез», — диде.
Хакыйкатьтә иң зур бәхет — җан тынычлыгы, күңел сафлыгы. Гамәл — гыйбадәтләр генә түгел, авыру сырхаулар да, борчу — мәшәкатьләр дә күңелне пакъли һәм Аллаһка якынайта. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһ һәркемне сыный, кем сынауны уңышлы үтә Аллаһка тагы да якынрак була», — диде.
Хәттә кино-театрда да артистларга якынрак булыйм дисәң, күбрәк түләп, кыйбатрак билет алырга кирәк.
Алдагы вәгазьләрдә пәйгамбәрләр тормышыннан мисаллар китереп бу турыда сөйләнер."
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал
Гомерләр заяга узмасын





















