Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дини уку йортлары, мөхтәсибәтләр һәм төзәтү учреждениеләренә 70 пакет китап әзерләгән. Шуларның 45е - мөхтәсибәтләргә , 13е - төрмәләргә, 12се дини уку йортларына дип тутырылган. Һәр пакетта дүрт төрле китап.
Нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов әйткәнчә, бушлай җибәрелгән басмалар әлеге учрежденияләрдәге китап фондлары өчен "үзенә күрә бер мая". Менә шушылай бушлай басмалар белән берьюлы күпләп тәэмин итү тәүге тапкыр булса да, соңгысы түгеллегенә өметен белдерде.
Бу юлы бүләк итеп хәнәфи мәзһәбенә туры килгән ике татарча, ике русча басма сайланган: "Гыйбадәт исламия", "Намаз посланника Аллаха", "Фатыйха" татар-мөселман балалар календаре, "Расскажи мне об Исламе". Алар Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан тикшерелгән һәм расланган.
Журналистларны әлеге басмалар белән уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов бөртекләп таныштырды.
"Гыйбадәт исламия" - танылыган татар дин белгече Әхмәдһади Максудиның революциягә кадәр дөнья күргән брошюралары тупланмасы. Ул Чаллыда нәшер ителгән. Вәлиулла хәзрәт "Гыйбадәт исламия" турында: "Безнең татар илаһиятенең классикасына керә торган китап. 1989 елда кирилл хәрефләренә күчерелеп чыгарылган иде. Миллионлаган тираж белән таралды, аңардан меңләгән милләттәшләребез файда күрде, иманнарын камилләштерде. Бүген дә ул мөһим китапларның берсе", - диде.
"Намаз посланника Аллаха" китабының авторы мөфтий Җәмил Әхмәт Назирый. Ул намаз мәсьәләләрен бәйнә-бәйнә тәфсилләп биргән чыганак булып тора. Күпләр намаз укуда хаталар ясый. Намаз уку рәвешләрендә төрле ысуллар бар. Алар мәсхәбләр ягыннан аерылалар. Ә соңгы вакытларда кайбер дин әһелләре дә, хәдисләрдән үзләренчә нәтиҗә чыгарып, үз ысулларын тәкдим итәләр. Мәсәлән, Әлбани дигән кеше китабын чыгарды һәм күпләр шуңа ияреп "әлбанча" намаз укуга кереште. Ә "Намаз посланника Аллаха" - Пәйгамбәребезнең намаз уку рәвешен күрсәтә. "Бу китап намазга бәйле ясалма бәхәсләргә, урынсыз күңелсезләнүләргә нокта куяр дигән нияттән тупланмага кертелде", - диде Вәлиулла хәзрәт.
"Расскажи мне об Исламе" - Диния нәзарәте нәшрияты тарафыннан дингә яңа килүчеләр өчен махсус әзерләнгән җыентык. Ул татар халкы менталитетына туры килгән классик ислам чыганакларына таянып тупланган һәм киң кырлы язмаларны үз эченә ала. Китаптан яшәү рәвешен колачлаган бөтен сорауларга җавап табарга була. Монда гыйбадәт мәсьәләләреннән башлап хәләл ашауга кадәрге сорауларга җаваплар урнаштырылган. Әлеге басмага ихтыяҗ зур булачагын чамалап, башка басмаларга караганда аны учрежденияләргә ике тапкыр күбрәк җибәрергә ниятләгәннәр.
"Фатыйха" татар-мөселман балалар календарен нәшер итүчеләр шулай ук чаллылар. Әлеге басма турында сөйләгәндә Вәлиулла хәзрәт: "Балалар белән эшләү, балаларга ислам динен җиткерү методикасын, ысулларын барыбызга да өйрәнәсе иде", - дигән теләген җиткерде. Бу календарь балаларга гына түгел, гаиләдәге һәркемгә файдалы чыганак булып тора.
Айзирәк ГӘРӘЕВА
intertat.ru
"Маяга" дигән китап булыр файдага...





















