Без кешеләр, әзме-күпме хәлдә сәфәр-сәяхәт кылырга әзерләр. Әйе шул без тууга, тәпигә басканчы ук абаланып йөри башлыйбыз. Ходай рәхмәтеннән якты дөньяга килеп, җир шарыбыз белән бергә кояш тирәли дә сәфәр-сәяхәт кылабыз икән.
Быел миңа да хаҗ сәфәрен кылырга насыйп булды. Күңелем бүген дә әле ышанып ук бетми, Ходаем ризалыгы өчен изге җирләрдәге искиткеч олуг мәчетләрдә намазлар укып, догалар кылып, изге Зәм-Зәм суларын эчә-эчә теләкләр теләп кайтуыма.
Казаннан Согуд Гарәбстанына төбәкара «Идел хаҗ» хаҗ үзәге ярдәмендә, һава юлы белән килеп ирештем. Без анда группа белән 31 көн булдык, дүрт көнен Мәдинәдә, ә хаҗ юлыбызның күп өлешен Мәккәдә уздырдык.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.) озак кына Мәдинәдә яшәгән, анда аның мөселман дине һәм беренче гарәб дәүләте өчен көрәш юллары, көрәштәшләре белән төзи башлаган иң беренче мәчет тә анда була. Анда пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.) кабере дә.
Мәдинә белән Мәккә арасы 450 км. Хаҗ кылганда үтәлергә тиешле гамәлләрнең иң беренчесен, «ихрам»га керүне, без ир-атлар Мәдинәдә үк үтәп килгән идек. Мәккәдә без Кәгъбәтуллаһ тирәли җиде тапкыр әйләнгәч Сафа, Мәрва тауларына да «мендек». Аннан чәчләребезне алдыртып «ихрам» киемнәребездән чыктык. «Ихрам» киеме 2м.да 1,1м зурлыкта, зур ак сөлге сыман ике кисәктән тора.
Мәккәдәге Алла йорты тирәли үсеп, күтәрелеп чыккан искиткич әл-Харам мәчете тирә-якны яктыртып нурландырып тора. Мәккәдәге әл-Харам мәчетендә укылган бер намаз йөз мең намаз савабына ия ди. Ул мәчет дүрт этажлы, әле һаман киңәеп үсеп бара. Әл-Харам мәчетенә намазга йөрүчеләр арасында мөселман халыклары арасыннан кем генә юк, намазда бер ягыңда бер милләт вәкиле, бер ягыңда икенче милләт вәкиле була. Намаз әле башланганчы кайчак бер-берең белән сөйләшкәләп тә карыйсың. Күп ил хаҗиларының киемнәрендә, сумкаларында үз туган илләре атамалары язылган, йә байраклары сурәтләнгән. Без анда күберәк «Идел Хаҗ» эмблемасы төшерелгән сумкалар белән йөрдек. Безнең «Идел -Хаҗ»ны илебез дип уйлаучылар да, Татарстан дисәң Казахстан диеп куючыларда булды.
Мәккәдән китеп әле тиешле хаҗ гамәлләрен үтәр өчен биш көн Мина палаткалар үзәнлегендә яшәдек. Без ир-атлар тагын «ихрам» киеменә киендек. Аннары Мина үзәнлегеннән алып Арафат тау итәгенә кадәр җәелеп киткән Мөздәлифә иркенлегендә ачык һавада калып без биш миллионлап хаҗи бер төн уздырдык. Анда кич-иртән намазлар укып, догалар кылдык. Палаткаларга кайтып, аннан тоннельләр аша үтеп, Олы, Урта, Кече Җәмрәтка өч көн өч тапкыр җәяүләп барып таш аттык. Аннан Мәккәдә Кәгъбәтуллаһ тирәли җиде тапкыр әйләнгәч, чәчләребезне икенче мәртәбә алдыртып «ихрам» киемнәребездән чыктык. Аллаһы йорты белән саубуллашу, Хаҗның соңгы мәҗбүри йоласын Мәккәдән киткәндә үтәдек.
Анда 100әр доллар акча җыеп корбан чалдык, корбан итенең күп өлешен ярлы-мохтаҗ ил халыкларына җибәрәләр. Корбан итеннән без дә авыз иттек.
Ул изге Мәдинә, Мәккә калаларын, җир куеныннан үсеп чыккан очлы кадак башлы таш-таш таулар ураган. Ул таш-таш таулар уяу сакчылар күк баскан урыннарында нык торалар. Тик ул изге калаларның үсеп киңәю теләгенә каршы килмичә, артка әкрен-әкрен чигенгәләп урын бирәләр икән. Ул сакчы таш-таш таулар үзләре аша озын-озын тоннельләр дә төзетеп хаҗ кылучыларга уңайлы да, ышанычлы да юллар ачканнар.
Ул сакчы таш-таш таулар, кибеп калган елгалар, алар аша узган күперләр, иксез-чиксез үзәнлектәге палаткалар, өсләренә шыбыр-шыбыр яуган яңгыр тамчыларын истә тотып, бер елга бер генә явасы яңгыр болытларын көтеп-көтеп алалар микән. Бәлки, бәлки бу ярым утрау тирә-ягымда тозлы су җитәрлек диеп, кайнар кояш нурларында изрәп китеп ул яңыр-су ювешлеген үз өстенә килүен теләми дәдер.
Безнең кунакханә Мәккә каласы читендә иде. Әл-Харам мәчете безгә өч км чамасы булгандыр, анда намазга «Идел-Хаҗ» автобуслары йөртте. Кунакханәдән безгә азан әйтүләре ишетелеп торырлык якынлыкта гына берничә кечкенә мәчет тә бар иде, намазга анда да йөрдек. Анда иртәнге намаз сәгать биштә башлана иде, берсендә иртәнге намазга иртә әле диеп, ятып кына торган идек, бер-беребезгә ышанып өч бабай йоклап калганбыз. Уянып китсәк намаздан кайтып киләләр, бездән көлмәсеннәр диеп бик күренми генә уку бүлмәсенә төшеп намаз укыдык.
Ул якларда кояш нояберьдә дә, безнең баш очында гына торып +35 +40 градусларга җитеп бик шәп кыздырды. Кояш бата башлауга һава суынып та китә күк, бездәге төнге бөркү һава юк та кеби. Кондиционерлар һәр бүлмәдә көне-төне эшләп торалар, тәрәзәләр ачу юк. Тәрәзә пыялалары карыннан тартылган күк томанлы, үзләре матурлап бизәлгәннәр дә.
Без яшәгән кунакханәдә караватлар бар, өстәл-урындыклар, шкаф кеби нәрсәләр юк иде. Сумка-чемоданнар, азыклар, вак-төяк савыт-саба, барысы да карават астында. Санузелда кайнар-салкын су өзелми, душ эшләп тора. Кухняда — холодильник, плита.
Кибетләрдә бар нәрсә бар, бездәгечә күк. Тик алай да аларда — бар бер татлы эчемлек, безнең кибетләрдә дә, авыл апалары сатучыларында да андый эчемлек бүгенге көндә юк — ул сыер сөте. Ул сөтнең ап-ак төсе дә, исе дә, бездәгедән башка. Бер йотым сөт иреннәремә йомшак кына тиеп сылануыннанмы, аннан тәме телемнән бар тәнемә таралуыннанмы ерак балачагымда уянып китеп, онытыла язган күптәнге татлы танышымны таныдым.
Мәдинәдә, Мәккәдә дә беренче килгән көннәремнән үк мин үземне ят җирләрдә итеп тоймадым. Андагы халыкның тормыш — көнкүреше гади гына, безнең ише хаҗиларга да карашлары тыныч, тыйнак. Байлары бай булып мәрхәмәтле кеше булып та калалар икән. Юлда җәяүле дә, рульдә гади, кыйммәтле автомобильләрдә йөрүчеләре дә, анда бер тиңдә. Андагы кояш кара болытларга яшеренмичә генә якты нурларын бар җан иясенә тигез өләшә. Ә урак ай, анда күктә урагын урып арып кайткан күк, йокларга, ял итәргә вакыт җитте дигән сыман, төнне чалкан ятып уздыра.
Без бер бүлмәдә алты хаҗи бабай, телевизорсыз, радиосыз, рекламасыз да бик матур яшәдек, ашау, чәй эчүләр идәндә, пленка-картон җәеп булса да. Без бит хаҗилар, санаторияләргә «мә сиңага» килмәдек, элек әле уңайлыклар бөтенләй дә булмаган ич.
Без кешеләргә кайчак кыенлыклар, сынаулар аша үтү дә мәслихәттер, шулчак уйланып зирәкләнгән аң-күзебез белән бәлки, кем арбасына утырып кайсы якка бүген юл тотканыбызны, ниләр кылганыбызны да яхшырак күреп аңлар идек.
Безнең Мәккәдәге бүлмәбездә Мәдинәдә укучы безнең татар шәкертләре дә кайчак кич кунып, телефоннарын зарядкаларга куеп, бергәләп чәйләр дә эчеп күпмедер яшәделәр. Алар Мәдинәдә укып хаҗ кылу вакытларында Мәккәдә хаҗилар белән аралашып, кайсы якындагы мәчетләрдә намаз уку алдыннан йә, ахырыннан укыла торган вәгазьләрне татар теленә тәрҗемә итеп тә тордылар. Анда укучы безнең татар шәкертләрен инде укымышлы, әдәпле, тыйнак булулары өчен без бабайлар да үз иттек. Алар инде кайнар кояш астында каралып та, үзләрен үзгәрәк тотышлары, киемнәре белән гарәбләргә дә охшап куялар.
Кайчак сүз араларына кушылып, илебездә татар теле мәктәпләре ябылулары, туган телебезнең хәле әйбәттән түгеллеген әйтүемә, хәл алай ук түгелдер лә дип кенә куйдылар. Шәкертләр, хаҗилар арасында да, динебез исән булса, туган телебезне югалтмабыз дигән уй-фикер барын сиземләдем. Әйе бүгенге көндә халкыбыз иманлы юлга баса, инде ислам динебездән Алла боерса читкә тайпылмабыз.
Мәккәдә без яшәгән кунакханәдә дә кич-кырын уку бүлмәсендә күп мәгънәле дәрес-вәгазьләр булып торды. Туган телләрендә аңлап бетермәүчеләр өчен урыс телендә дә бер ике вәгазь укылды. Әйе, нишлисең бүген без татарлар арасында туган телләрен белмәүчеләр, белергә дә теләмәүчеләр җитәрлек.
«Тел һәм милләт Исхакый әйткәннән алданырак та юкка чыгарга мөмкин». (Шәһ. Каз.№137 2011). Бер 20-30 елдан кемдер Мәккәгә барып мин Рәсәйнең урыс телле татары диеп горурланып йөрер микән. Зәм-Зәм суын эчә-эчә чын күңеленнән бәлки ул да «И Раббым халкыма туган телебезне бер кемнән дә рәнҗеттертмәслек көч-кодрәт бирсәң иде» диярме икән.
Фрунзе Фазулай.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал
Хаҗи бабай язмалары





















