23 нче февраль көне, безгә Совет чорында тәрбияләнеп формалашкан һәркемгә, — кадерле, әһәмиятле, тантаналы көннәрнең берсе иде. «Иде» дим, чөнки ул СССР дип аталган илебез таркалып, җәмгыятебез яшәү рәвешен төптән үзгәртеп, капиталистик системаны кабул итеп алганнан соң, әлеге көннең мәгънәсе бетте, шулай да аны «Ватанны яклаучылар көне» дип билгеләп узалар.
«Совет Армиясе көне» дип аталган 23 нче февраль — ул безнең дулкынланып көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе иде!
Мәгълүм булганча, 1917 нче елгы Октябрь революциясе кешелекнең ирекле, азат тормышына омтылып яшәгән хыялның чынга ашуы мөмкинлеге турында раслаучы факт булды. Эре капитал һәм кеше көченнән файдаланып баю һәм рәхәт яшәүне үзенең беренчел максаты итеп куючы буржуаз көчләр өчен бу гафу ителмәслек күренеш әлбәттә. Билгеле ки, ике көч: хезмәттән гади халык һәм буржуаз көчләр арасында кискен көрәш башлана. Әлеге көрәшкә, куркуга калган чит ил буржуазиясе дә кушыла. Яшь Совет иленең язмышы өчен катлаулы вазгыять туа.
1918 нче елның 15 гыйнварында В. И. Ленин тарафыннан эшче-крестьян Кызыл Армиясе төзү турында декретка кул куела һәм шул ук елның 1нче февралендә эше-крестьян Кызыл флоты да төзелә.
Гаҗәеп дәрәҗәдә катлаулы һәм авыр эшне башкарып чыгаруны Коммунистлар партиясе үз өстенә ала. Корыч тәртип принципларына нигезләнгән Кызыл Армия дөнья тарихында тиңе булмаган авырлыкларн җиңеп чыгып, социалистик системага корылган беренче дәүләт төзергә ярдәм итә.
1918 нче елның 23 нче февралендә яшь Кызыл Армия Псков һәм Нарва шәһәрләре янында герман баскынчыларын туктатып Петроград шәһәрен саклап калуга ирешә һәм шул вакыттан башлап әлеге көн Кызыл Армиянең туган көне буларак бәйрәм ителә башлый. Илен яраткан намуслы һәм гади кешеләргә таянып Кызыл Армия үзенең көчен һәм осталыгын арттыра бара. Иленә, халкына тугырылыклы Кызыл Армия 1941–45 елларда булып узган коточкыч Бөек Ватан сугышында безнең илебезне генә түгел, бөтендөньяны фашизм чумасыннан азат итә һәм ул сугыштан соң Совет Армиясе исеме белән алыштырыла.
Аннан соң да ныгуын һәм үсешен дәвам итә, үзенең су асты көймәләре, атом-төш кораллары, очкыч, ату кораллары һ.б. белән СССРны иң көчле илләрнең берсе рәтенә чыгара.
Тормыш исбат иткәнчә, көчле белән һәрвакыт санашалар, аңардан шүрлиләр һәм без үзебезнең илебез белән горурланып, тыныч яшәдек, көчсезрәк, ярдәмгә мохтаҗ илләрне үз канатыбыз астына алдык. Безгә таянып бик күп илләр колониаль системаны җимереп үзләренә мөстәкыйльлек алуга ирештеләр.
Дөнья капиталы өчен СССР, аның армиясе бугазларына кадалган сөяк булды. Сугышып кына җиңеп булмаганны аңлап, алар тактиканы һәм стратегияне дә үзгәрттеләр: илебезне эчтән, үз кешеләребез тарафыннан черетү, какшату алымы үзен аклады. Нәтиҗәсе күз алдында.
Кораллы көчләребез хәзерге көндә бик аяныч хәлдә. Матбугат битләреннән күренгәнчә, армиягә барудан куркып качып йөрүчеләрнең саны йөз меңнәрчә, хезмәт итүчеләр частька барып урнашу белән чирләп егылалар, яисә бер-берләрен кыйнашып имгәтү, үтерү дәрәҗәсенә үк җитәләр. Армия техник чаралар җитмәүдә кытлык кичерә, складлар шартлый, яна, көймәләребез бата, очкыч-вертолётларыбыз егылып төшә, көч таләп итә торган структуралар үз илебез халкы белән сугыша, алар «кайнар нокта» дип атала. Армиядә бер көн дә хезмәт итмәгән кешеләр идарә итә. Россия төрле яклап НАТО, АКШ гаскәрләренең төрле системалары белән чорнап алынды. Безнең белән дустанә, безгә таянып үсеш алган илләр бомбаларга, ракета һөҗүмнәренә тотылып пыран-заран китерелә, нефтьләре, байлыклары талап алына. Кара көчләр чиратта Россияне дә шушы язмыш көтә дип кисәтәләр.
Мин үзем, Совет чорында хезмәт иткән офицер буларак, ил язмышы өчен бик борчылып яшим. Халкымның аптырап калудан әхлакый йөзен югалтып, түбән тәгәрәвен аңлап, аңына килүенә ышанам. Халкым, Туган илем яңадан аякка басар дип өметләнәм.
Минем инануым буенча, әгәр безнең тормышыбызда объектив дөреслек, гаделлек, чын фән торгызылса, халкыбызның дәрте, рухы яңадан үсәр һәм ул җәмгыятьне ныгытуда алга барыр. Моның өчен халыкны оештыра, сәнәгать, сәясәт һәм мәдәният өлкәсенең бар нечкәлекләрен дә тирәнтен аңлау сәләтенә ия булган әйдаманы булуы шарт. Фәкать, шундый кеше генә үз халкына таянып, кризиска кереп баткан илен күтәртер, яктыга алып чыга алыр, шәт.
Оставкадагы полковник,
хәрби очучы-снайпер,
Аксакаллар шурасы әгъзасы
Рәфгать Еремиев.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал
23 нче февраль көне — безнең бәйрәм





















