26 гыйнвар көнне Яшел Үзән шәһәре 10нче гимназиясе муниципаль гомуми белем бирү учреждениесендә “Тел гыйлеме һәм әхлакый эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте” исемле Х төбәкара фәнни-гамәли Каюм Насыйри укулары узды. Чарада бер төркем чит ил студентлары да бар иде.
Укуларның төп оештыручылары: Яшел Үзән Мәгариф идарәсе, 10 гимназия дирекциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Яшел Үзән муниципаль районы җирле оешмасы (җитәкчесе Ә.Х.Мирхәйдарова).
Әлеге укуларда Чувашия, Мари Эл, Татарстан районнарыннан, шулай ук КФУның Яшел Үзән филиалы студентлары һәм укытучылары актив катнашты. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Беренче урынбасары Ринат Вәлиуллин Каюм Насыйри исемендәге Х төбәкара фәнни-гамәли укуларында катнашучыларны котлады, аларга уңышлар теләде, БТК БК исеменнән китаплар да тапшырды. Шулай ук, танылган галим Хатыйп ага Миңнегулов та үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Яшел Үзән муниципаль берәмлеге һәм мәгариф идарәсе җитәкчелекләре үзләренең җылы теләкләрен җиткереп һәм алга таба әлеге укуларга ярдәм итәчәкләрен белдерделәр.
Милләттәшебез Каюм Насыйриның әле ачылып бетмәгән якларын балаларга, халыкка җиткерү мөһим бурыч булып тора.
Гомумән Яшел Үзән районы халкы үзләренең якташлары белән горурланып “үзебезнең Каюм Насыйри” дип якты истәлеген саклый.
http://tatar-congress.org/
Каюм Насыйри укулары





















