Хаҗ сәфәребезнең соңгы көннәрендә Мәдинә шәһәрендә булган бу очрашу һич кенә дә исемнән чыкмый.
Күңелемне көн-төн бимазалап торганга, аның турында тәфсилләп язмыйча җаныма тынгылык тапмам бугай дип, кулыма каләм алдым.
Бар җиһанга яктылык һәм нур сибеп торучы, исеме җисеменә тәңгәл килгән Мәдинә-и-Мөнәвәрә шәһәренә килеп, пәйгамбәребезнең шан-шәрәфле мәгърур мәчетенә аяк басканда да, без әле хаҗ кылу бәхетеннән иңгән илаһи көч-кодрәтнең хикмәтле тәэсирендә идек. Мәдинәдә торасы көннәр санаулы гына булганга, Аллаһының һәр могҗизасына әсәрләнеп һәм Раббыбызның үзенә чиксез шөкрана кылып, намаз саен Рәсүлебез мәчетенә ашыгабыз. Мәчеткә барганда-кайтканда, күчтәнәчләр сатып алу ниятеннән, ак мәрмәр юл буйлап тезелгән кибетләргә сугылабыз. Менә шул кибетләрнең берсендә күлмәк сайлаганда юлыктым да инде мин бу очрашуга. Дөресрәге, кибеткә керә-керешли үк, җирле халыкка, ягъни гарәпләргә һич кенә дә охшамаган салам эскертедәй сары чәчле, Мәдинәнең күк йөзедәй ачык зәңгәр күзле һәм гаҗәеп мөлаем йөзле, ләкин кибетче белән иркенләп гарәп телендә сөйләшеп утырган ул ир-атка башлап мин үзем игътибар иттем. Күлмәк сайлаудан битәр, үзенә карап-карап алганны сизепме, әллә мин дә аның игътибарын җәлеп иттемме, бераздан ул урыныннан торып яныма килде һәм саф рус телендә: «Гафу итегез, сез Россиядән түгелме?» — диде. Бер мизгелгә югалып калдым, чөнки таныш булмаган бу кешенең миңа сорау биргәндә нурланып киткән күзләре җавапны да үзләре үк бирәләр шикелле тоелды. Аннан үземне кулга алып:
— Әйе, мин Россиядән килдем, — дидем.
— Сер булмаса, әйтегез әле, Россиянең кайсы җиреннән килдегез? — диде ул, куанычын яшермичә.
— Юк, нишләп сер булсын, әгәр ишетеп белсәгез, Россиядә Татарстан дигән ил бар, шуннан мин. Татар дигән милләт кешесемен.
«Татарстан» дигәч, ул тагын да җанлана төште:
— Әллә Казанның үзеннәнме?
— Юк, Казаннан түгел, Нурлат дигән зур булмаган бер шәһәрдән мин, сез аны белмисездер...
Ул мине тыңлап та бетермичә, сабый баладай куанып, кычкырып ук җибәрде:
— Нишләп белмәскә, сез бит минем күршем икәнсез! Мин бит тумышым белән Самарадан. Элеккеге Куйбышев шәһәреннән. Без яшәгән бистәдә дә татарлар күп иде, татар малайлары белән уйнап үстем. Ә милләтем буенча мин — рус.
— Рус икәнегезне сөйләшә башлауга аңладым, — дим һәм, ниһаять, баядан бирле күңелемне кытыклап торган сорауны бирәм: — Ләкин менә монда ничек килеп чыкканыгызны гына аңлап бетерә алмыйм. Хаҗ кылу вакытында моңда мөселманнарга килергә генә рөхсәт ителә бит.
Аның бу сорауга бер дә исе китмәде.
— Мин инде күптән мөселманмын. Исемем дә хәзер Мөхәммәт минем.
— Ә гарәп телен ничек шулай камил үзләштердегез? Биредә яшисезмени?
— Әйе. Тик миңа башта бик озак еллар Әфганстанда яшәргә туры килде... — Ул елларны исенә төшерәсе килмәгәнлеге әңгәмәдәшемнең көләч йөзенә күләгә булып ятты. — Мин Советлар Союзы корбаны, аның исәпсез бер корбаны... һәм ул, кемдер үзен бүлдермәсә ярар иде дигәндәй, кабаланып сөйләп китте:
— 1985 елның көзендә армиягә алдылар мине. 1987 елның язында исә әсирлеккә эләктем... Әфганстанның бер өлкәсенә озаттылар. Совет гаскәрләренең Әфганнан чыкканын да байтак еллар белми яшәдем. Дөресрәге — яшәдек. Минем кебекләр күп иде анда. Соңрак әсирләрнең кайберләрен башка-баш алыштырганнар дип тә ишеттек, тик безгә андый бәхет елмаймады. Ә яшисе килә иде... Әле Әфганның үзендә үк ислам динен кабул итеп, шәригать кануннарына буйсыну безнең язмышны гына түгел, тормышны да, дөньяга карашны да тамырдан ук үзгәртте. Мин хәзер, мәсәлән, үземне яңадан туган шикелле хис итәм. Тик дөньяның башка почмагында гына. Әти-әнием инде исән түгел, якын туганнарым да юк. Мине белүчеләр өчен мин инде күптән үлгән саналам.
— Самарада бит инде егерме биш ел булмагансыз! Илгә кайту теләге бер тапкыр да тумадымыни? Хәзер бит һәркемгә чикләр ачык.
— Әйттем бит, мин инде хәзер башка кеше. Бөтенләй сагынмыйм дия алмыйм анысы. Күңел һаман да шыгырдап торган ап-ак карны юксына. Беләсегез килсә, бүген Самарада минус ун градус һәм анда ун сантиметрлар тирәсе кар яуган. Ә Мәдинәдә бүген менә плюс утыз алты... Ләкин мин үземнең тормышымнан бик канәгатьмен. Мөхәммәт өммәтеннән булган дүрт улымны чын мөселман итеп үстереп ятам менә.
Аның йөзе тагын да ачылып, алай гына да түгел, нурланып китте, һәм ул, сүзгә мавыгып, мин искәрмәгән, әмма ләкин үзе әледән-әле күз уңында тоткан утыз-утыз биш яшьләрдәге пәрәнҗәле хатын-кызга гарәпчә берничә сүз әйтте дә кабат миңа таба борылды.
— Минем сөекле хатыным һәм дүрт улымның әнисе була. Бишенчесен көтәбез менә, — диде ул үзгә бер горурлык хисе белән һәм, хатыны сайлап куйган күлмәкләрне кулы белән сыйпаштыргалап, сүзен дәвам итте. — Россиядә безнең язмышны үз башыннан кичерүчеләр генә моны тулысы белән аңлаячак. Ә мин монда үз кыйбласын тапкан чын мөселман булып саналам. Биредә, беренче чиратта, кешенең милләте түгел, хак ислам өммәтеннән булуы мөһим. Ир-ат буларак, үз гаиләм өчен дә җаваплылык тулысы белән минем өстә. Белүемчә, Россиядә гади кешеләр өчен тормыш бик җиңелдән түгел хәзер. Хәер, элек тә шулай иде инде ул... Тик шул ук вакытта Россиядә мөселманнар күбәеп, хаҗга килүчеләр саны елдан-ел артканга бик шатланам. Ислам диненең яхшыга гына өндәвен үз мисалымда дәлилли алам.
Үзем хәйран калып әңгәмәдәшемне тыңлыйм, үзем янәшәбездә басып торган көмәнле гарәп хатынын күзәтәм. Пәрәнҗә япкан бу хатынның йөзе тулысынча күренмәсә дә, сызылып киткән кара кашлары астыннан каймаланып торган сөрмәле керфекләре аша караңгы, чем-кара күзләре үзгә бер мөлаемлык белән иренә текәлгән. Бу карашта шушы ир-атны чиксез ярату да, чын мөселман илләрендә тәрбияләнгән хатын-кызларга хас карусыз буйсыну да, үз ирен ышанычлы гаилә терәге итеп тою хисе дә чагыла иде. Шунда инде мин ир уртасы булып килгән кырык биш яшьләрдәге бу ир-атка карата күңелемдә уянган кызгану хисләрен, башка төрдәге тойгылар, аның өчен горурлану хисе дип әйтимме, алыштырганын тойдым.
Совет илендә атеистик тәрбия алып үскән яшьләрнең дингә булган тискәре карашы ачыктан-ачык ярылып ята иде ул елларда. Шуңа да, унсигез яшендә армиягә алынган рус егетенең ислам динен ихлас күңелдән кабул итеп, үз кыйбласын табуына сөенәсе генә кала...
Икенде намазына чакырып яңгыраган азан тавышы безнең инде болай да төгәлләнеп килгән әңгәмәбезгә нокта булып ишетелде, һәм безне кибеттән урамга алып чыкты.
Йөзләгән, меңләгән дин кардәшләребез ак мәрмәр түшәлгән юлдан пәйгамбәребез мәчетенә икенде намазына ашыга. Мөхәммәт белән аның сөекле хатыны һәм аларга ияргән мин фәкыйрегез дә илаһи манзара булган шул ташкынга кушылабыз.
— Илгә миннән кайнар сәлам тапшырыгыз, — диде ул, бары ирләр генә кереп китәсе мәчет капкасы төбендә саубуллашканда.
— Бәлки берәр хәбәр дә тапшырыргадыр?
Ул һич икеләнүсез: «Юк, кирәкмәс. Мин бит инде чынлап та башка кеше. Ә сезгә хәерле юл теләп дога кылачакмын», — диде һәм, намазга ашыккан хаҗилар төркеменә кушылып, күздән дә югалды.
Мөхәммәтнең хатыныннан калмаска тырышып, мин мәчетнең хатын-кызлар керә торган капкасына таба юл тотам. «Ма-с-мукум? Исемең ничек?» — дип сорыйм, инде күңелгә якын булып өлгергән бу мөлаем хатыннан.
— Хәдичә, — ди ул, ягымлы елмаеп.
Рәсүлебез Мөхәммәт пәйгамбәрнең дә сөекле хатыны Хәдичә исемле булган бит...
Язмамдагы Мөхәммәт белән Хәдичәне язмыш исемнәре туры килгән өчен генә бер-берсе белән кавыштырмагандыр, билгеле. Гарәп илләрендә, гарәп кызына өйләнү өчен, булачак кияүнең, шактый зур суммадагы акчасыннан яки калым түләрлек малыннан битәр, үз гаиләсен тәэмин итеп яшәрлек керем чыганагы да булырга тиеш.
Димәк, бер мәгънәсез сугыш корбаны буларак әсирлеккә төшкән һәм төрле авыр сынауларга дучар булган рус егете бүген инде бу тормышта үз кыйбласын да, үз урынын да тапкан асыл ир-егетләрнең берседер дип шикләнмичә әйтергә була!
Фәүзия МӨХӘММӘТОВА.
«Сөембикә», №8, август 2011.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал
Кыйбла юлы 





















