Армия… Әлеге сүзне ишетүгә күпләребезне курку хисе биләп ала. Беркемнең дә газиз баласын, абый-энесен, сөйгән ярын чит җиргә чыгарып җибәрәсе килми торгандыр, мөгаен. Дөрес, Ватан алдындагы бурычларын һәрбер егет үтәргә тиеш. Ярый да тәртип булган бүлекләргә эләксәләр. Юкса, армиядән кайтмыйча калган яисә гарипләнеп кайтучылар турында ишетеп торабыз.
Теләче районы Олы Тиләҗе авылыннан Марат Шаймарданов белән Илназ Сафинның армия хезмәтен үтәп кайтканнарына өч ел булды. Авылымнан ничә ел рәттән бер генә егет тә армиягә китмәгән иде. Бер ел эчендә ике егетнең үз теләкләре белән Ватан алдындагы бурычларын үтәргә алынуы куанычлы вакыйга дияр идем. Җитмәсә, туганнан туган абыйлы-энеле алар. Әйе, авыл өчен бу зур шатлык булса, якыннарының бер дә җибәрәсе килмәгәндер, билгеле. Аллага шөкер, егетләр исән-сау туган якларына әйләнеп кайтты. Армия тормышы, кичерешләре хакында аларның үзләре белән сөйләштем.
- Егетләр, Ватанга мәхәббәтне сез ничегрәк аңлыйсыз? Армия хезмәтенең беренче көннәрендә нинди хисләр кичердегез?
Марат:
- Минемчә, Ватан ул – туган җир, торган ил. Шулай ук туган авыл, торган йорт, әти-әни, якыннар да шул Ватан эченә керә. Шуларның барысын да саклау, яклау Ватанга мәхәббәт буладыр инде. Ватан алдындагы изге бурычыңны үтәү мәхәббәтнең бер төредер, мөгаен. Шуңа да үз теләгем белән армия хезмәтенә алындым. Дөрес, баштарак бер дә китәсе килми иде. Бераз үсә төшкәч, акыл керде.
Илназ:
- Иң читене – әти-әни, якыннар белән саубуллашу. Калганы үз җае белән бара инде. Казаннан киткәнче авыр, аннан армия тормышының үз авырлыгы башлана. Бер елга үз тормышыңны яңадан башлыйсың. Әти-әниең, дусларың да юк. Берүзең чит-ят шәһәрдә, беркемне дә белмәгән җирдә…
- Армиядә дедовщина булырга тиешме? Сезнең үзегезне “бабайлар” каты кыерсытмадымы?
Марат:
- Армиядә дедовщина булырга тиеш дип саныйм. Ул бабайлар, әтиләр хезмәт иткән вакытта ук булган. Аннан башка армия тормышы кызык булмас иде, минемчә. Бездә дә булды ул. Үз законнарын үтәсәң, мин-минлекле булмасаң, артык авыр түгел. Дөрес, үзенең кыенлыклары була инде, билгеле. Иң мөһиме бердәм булырга, дусларыңны сатмаска кирәк. Аннан, бездә көчле тәртип иде. Ә дедовщина булу табигый хәл.
Илназ:
- Бездә дедовщина юк иде. Шунлыктан тәртип тә булмады. Армиядә “бабайлар”ның булуы кирәктер дип уйлыйм.
- Армиядә вакытта телефоннан сөйләшеп тордыгызмы, әллә инде хат аша гына аралаштыгызмы?
Илназ:
- Мин телефоннан сөйләшеп тордым. Анысы хакында зарлана алмыйм. Шуңа да берничә генә хат яздык. Аннан, мин гел бер урында гына булмадым бит. Төрле җиргә җибәргәләделәр. Төгәл адрес булмагач, хат әллә килеп җитә, әллә юк, шуңа язмаска куштым. Телефоннан бөтен хәбәрне дә белешеп тордык бит.
Марат:
- Бездә телефоннан сөйләшергә ярамый иде. Офицерлар күрмәгәндә генә шалтырата алдык. Ә менә хатны хәйран яздым мин. Өйгә һәм йөргән кызга инде.
Шалтыратып сөйләшсәң, хатлар килсә рәхәт, берничә минутка булса да өйгә кайтып килгән кебек буласың. Беренче хат килү бигрәк дә куанычлы, көтеп аласың бит. Беренче язганда язар сүзләр күп була, тора-бара әзәя.
- Икегезне дә сөйгән ярларыгыз озатып калып, каршы алды. Сезнеңчә, армиягә киткәндә йөргән кызлар булу кирәкме? Сөйгәннәрегезнең көтәчәгенә ышандыгызмы?
Марат:
- Армиягә киткәндә йөргән кызың булмавы яхшырактыр, минемчә. Сагынырга бер кеше кимрәк була. Мин көтәчәгенә ышандым анысы. Шулай да нәрсә буласын кем белгән. Йөрәк тә тыныч түгел бит, көтәме икән, юкмы дип кайгырасың. Егетләргә “көтмим” дигән хатлар килгәләде. Ничек авыр кичергәннәрен күрдек. Шуңа да хатны укыганчы бераз курку хисе дә бар иде. Нәрсә язылгандыр бит…
Илназ:
- Бераз шикләнү була инде, дөрес. Бер дә борчылмыйча гына тормыйсың бит. Резедамның көтәчәгенә ышандым. Мәхәббәтебезнең көчле булуы раслангач, быел менә өйләнештек.
Йөргән кызлар турында сүз чыккач, Илназның тормыш иптәше Резеда да безгә кушылды:
- Илназны озатканда озак та йөрмәгән идек әле без, өч айлап чамасы булгандыр. Көтмә, барыбер бергә булмыйсыз дип әйтүчеләр дә булды, үзгәреп кайтачак диделәр. Ә мин исә вәгъдәмдә тордым. Җиңел булмады, әлбәттә. Һәрбер көн ел кебек тоела иде. Күпме күз яшьләре, сагынып саргаюлар… Аллага шөкер, ул вакытлар артта калды. Хәзер менә горурланып “Илназым армиядә булды, ә мин аны көттем” дип әйтә алам.
- Резеда, егетләрен армиягә озатып калган кызларга нәрсә әйтер идең? Үзләренең сөйгән ярларын көтсеннәрме? Солдатлар үзгәреп кайтмыймы?
- Әлбәттә, бер дә үзгәреш юк түгел инде. Илназ да армиядән кайткач тормышка башкачарак карый башлады. Һәр эшне төптән уйлап, фикерләп эшләргә өйрәнде. Кыскасы, чын ир-егет булып кайтты.
Сөйгәннәрен озатып калган кызларга әйтәсе килгән сүзем шул: көтәм дигәннәр икән, вәгъдәләрендә торсыннар. Егетләр өчен бу бик мөһим һәм алар моңа лаек. Көтәрлек булмасалар, нигә юкка өметләндеререгә? Бер карасаң, бер ел аерылышып тору күп тә түгел кебек. Мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә көчле икәнен аңлау өчен бу бер сынау гына. Без әлеге сынауны уздык һәм хәзер менә үз гаиләбез бар, шуңа сөенеп бетә алмыйм.
- Илназ, гаилә кордың, хәзер авылга өй саласың. Яшьләр бит шәһәргә китү ягын карый. Авылда бернәрсә дә юк дип саный. Синең калага китү теләге юкмыни?
- Авылдан беркая да китәсе килми минем. Эшлим дигән кешегә авылда да эш бетмәгән бит. Резеданың да, минем дә эшем бар. Шәһәр тормышына бер генә дә кызыкмыйм менә. Үз авылымнан да рәхәт җир юк.
- Марат, ә синең киләчәккә нинди планнар? Бәлки синең шәһәргә китү теләгең бардыр?
- Юк, нинди шәһәр. Ватан алдындагы бурычны үтәдем, хәзер әти-әни алдындагы бурычны үтисе бар. Гаиләдә мин бердәнбер ир бала, төп нигездә бер бала калырга тиеш. Эшләгән кешегә бөтен җирдә дә эш бар. Кайда да тырышырга кирәк. Шәһәрдә дә җиңел түгел. Яшь пар шәһәргә китте ди. Аларның анда нәрсәләре бар? Торырга урыннары бармы, эш әзерләп куйганнармы? Һаман да шул әти белән әнине сыгалар бит инде. Ярый алар булышып торса. Акча авылдан, ашарга авылдан. Әти-әнигә ярдәм итү турында түгел, үзләренең рәхәтләре турында гына уйлыйлар. Үстереп, кеше иткән ата-ана һаман булышырга тиеш. Ә бала тиеш түгелме?
Шушы урында әңгәмәне туктатырга булдым. Егетләр белән сөйләшеп утырып, вакыт узганын сизмичә дә калганмын. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, кызып-кызып сөйләгәннәрен тыңлап утыру рәхәт. Тормышларында искә алып сөйләрлек тагын бер юл үттеләр бит. Ничек кенә читен булса да, армиягә барып кайтуларына үкенми алар. Башкаларны да Ватан алдындагы бурычларын үтәргә чакыралар. “Тик башта армиядә тәртип урнаштырсыннар иде. Төрле урыннар бар бит, тәртипсезлекләр хакында ишетеп торабыз”, — ди алар. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: егетләрнең икесенең дә авылда калырга карар итүе шатлыклы күренеш, билгеле. Димәк, Марат белән Илназ кебек егетләр булганда авыл бетмәячәк дигән сүз. Шушындый патриот егетләр белән ничек горурланмыйсың ди?! Нәкъ тә менә алар – авылның горурлыгы.
R.S. Егетләр сөйләгәннәр миңа бик яхшы таныш. Чөнки үзем дә “солдат кызы”. Укучыларыбызга да әлеге язма кызыклы булыр дип уйлыйм. Армиядә булып кайтучы яшьләребезнең фикере Ватан алдындагы бурычларын үтәргә әзерләнүчеләр өчен файдага гына булыр, минемчә. Дөрес, кайберәүләр әлеге егетләрнең фикере белән килешмәс тә. Бу мәҗбүри дә түгел. Бары тик армия буенча бер төрле караш кына. Тик ни генә дисәң дә, Ватан алдындагы бурычны үтәргә кирәк. Бары тәртип кенә булсын, билгеле.
Алинә Хәбибуллина
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал
«Армиягә дедовщина да кирәк»





















