Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Алтын Урта Өнди башлыйк хәзер

Өнди башлыйк хәзер

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

башка милләт кешеләренә дә хак Динне ачу хакында

Кызыклы көн булды. Дөресрәге, кызыклы кич.

Башта тарихыбыз, милләтебез турында күп әйберләр белдем. Шул вакытта күп кенә кызык уйлар башка килде, ләкин аларны башка вакыт сөйләрмен.

Бер татар булмаган мөселманның уйлануларын да исемә төшереп алдым. Кич белән интернетта аның фикерләрен тагын да тулырак, туплабрак күрсәтергә сорадым. Һәм, ниһаят, бу кешенең фикерләре белән таныштым. Нәрсәләр әйткәнен инде язып тормыйм, кызык булыр дип тә санамыйм, ә бәлки бу кеше тәэсирендә туган уйларны языйм.

Ул үзе урыс милләтеннән, ләкин яшьлек чорына җиткәч Ислам дине буенча тәвәккәлләнгән. Хак Дингә кергән урыслар, аурупалылар турында ишеткән бар. Һәм мин уйлыйм, алар бит хәзерге, дингә бәйләнмәгән заманда хак Дингә килә алганнар. Ә ни өчен? Чөнки урта гасыр пасторлык тайпылуларны аларга вакыт саен такылдап тормаганнар. Һәм шуңа күрә аларның дингә карашлары ачык, ә ачык карашлы кеше ахыр чиктә Исламга килеп керә.

Хәзер күз алдына китерик, элеккеге заманнарда ук ауропалылар Ислам динен кабул итсә… Ярый, тулаем һәрберсе түгел, ә 16 гасыр ауропасында булган һәр милләттән 3әр % халык Мөселман булып китсә, нишләр иде алар? Бу бит хәзерге түзем “консерватив” ауропа түгел, ә элеккеге кырыс, усал, узган тәре походларын әле канында хәтерләгән, тиздән колониальлек һәм миссионерлык булдырачак ауропа. Мөселманлыкка күчкән ауропалыга нишләргә?

Мәсьәлән, безгә географик яктан якын шул ук урысны алыйк. Әлеге, хакыйкатне ачкан 3% кеше Казанны яулап алырга барыр иде микән? Әлбәттә юк, ә бәлки киресенчә яклап барырлар иде. Чөнки ул чакта дини вакытлар булган, ә андагы көнбатыш король тсәрләрнең хак Динне ачарга теләмәүләре һәм тәккәберлеге мөселман диненә керүчеләргә тыныч яшәргә мөмкинлек бирми иде.



Әмма әлеге заманда алар Исламга кергәннән соң да үзләрен француз, алман, урыс дип санауларын дәвам итәләр. Һәм бернинди 3% ауропалы халык вәкиле дә Казанны яклап бармас, һәм моңа хокуклары бар. Чөнки алар Казанны якларлар иде, бу беренче чиратта мөселманлыкны яклауны аңлатса гына, тик хәзер сәяси яки милләт буенча бүленеш. Ләкин, игътибар итегез, рәсми рәвештә булмаса да, дингә бәйләнеп бүленә башлый бит дөнья…

Карагыз, көнбатыш илләре нишли, мөселман илләренә каршы яки ачык сугыш, яки бер тигез урыннан, кычытмаганны кашып чыккан инкыйлаблар, яки башта инкыйлаб, аннары интервенция ясыйлар. Һәм бу цивилизацияләр сугышы рәвешенә охшый бара.

Ауропадагы сәяси хәлләргә игътибар итсәк, анда инде узган гасырның соңгы чирегеннән сайлауларны христиан-демократ партияләре уза, ә хәзер шовинистик үтә-уң хәрәкәтләр (демократик уң белән бутамаска) үсеш ала. Болар исламофобия белән сугарылып, Исламга каршы итеп тасвирлана башларга да мөмкин. Менә шунда безгә ярдәмгә килә инде әлеге ауропалы мөселманнар. Шунда без ауропа арасында да хакыйкатьне белүчеләр булганын сизәргә тиешбез. Һәм алар, әлбәттә, хак Дингә каршы чыгарга тиеш түгелләр. Алар яки мөселманнар станына керерләр яки, аңардан да мөһимрәк, үз илләренең хакимиятләрен мөселманнарга каршы чыкмаска этәрерләр. Кем белгән, бәлки 3 кенә % түгел, ә күбрәк тә (ун, унбиш? Тагы да күбрәк?) булырлар. Ауропа милләтләре этник мөселман булып китсә, нинди зарар безгә күбрәк милләтләр дөрес юлга кереп китүдән, мәсьәлән аламаннарның күбесе мөселман булса, яки инглиз кешләре этник мөселман саналса?



Моның өчен безгә, этник мөселман милләтләренә дәгъвәтне кылырга, динебез турында күбрәк сөйләргә, яхшы яктан күрсәтергә, ауропалыларны һәм урысларны да, барча милләтләрне хак Дингә керергә әкренләп өнди башларга кирәк хәзер. Ни өчен хәзер? Чөнки заманалар тиз уза, аннары соң була күрмәсен. Шулай ук үзебезне матур, адекват, һәр яктан, физик көч ягыннан да, кирәк урында тыйнаклык ягыннан да күрсәтергә тиештер. Һәм, әлбәттә, үз иманыңны да ныгытырга кирәк. Һәрберебезнең көченнән киләдер, тотыныйк.

Share/Save/Bookmark