Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Алтын Урта Солтан хәзрәт Морадыймов: «Төп бәлабез — наданлык»

Солтан хәзрәт Морадыймов: «Төп бәлабез — наданлык»

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

15 февраль көнне «Алтын урта»да «Рамазан» мәчетенең имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймов белән очрашу булды. Чара Мәүлид бәйрәменә багышланган һәм темасы: «Пәйгамбәр васыяте» иде. Солтан хәзрәт яшьләргә Мөхәммәд с.г.в. тормышыннан күренекле вакыйгалар турында сөйләде, аның сыйфатлары, гамәлләрен, тормыш юлын искә алды.

Солтан хәзрәт яшьләргә пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.-нән һәрвакыт үрнәк алырга, гыйлемле булырга киңәш итте. «Төп бәлабез наданлык», -диде ул, һәм берничә китап укып кына үзен галим кебек хис итүчеләрне, хәдисләрне үзләренчә аңлап, өстән генә фикерләүчеләрне тәнкыйтьләп тә алды.

Ахырдан Солтан хәзрәт сорауларга җавап та бирде. Очрашуга яшьләр күп җыелган иде, кичә тәмамлангач, җыелып чәй эчү һәм түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде.

Share/Save/Bookmark