Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Алтын Урта Кытайда Коръән музее төзеләчәк

Кытайда Коръән музее төзеләчәк

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Кытайның үзәк өлешенең төньягында урнашкан (биредә мөселманнар күпләп яши) Ганьсу провинциясенең Линься-Хуэйск автоном округы власте Коръән музее төзү өчен дүрт миллион юань (якынча 636000 АКШ доллары) күләмендә акча бүлеп бирергә дигән карарга килгән. Монда изге Коръәннең гарәп телендә язылган иң сирәк һәм борынгы (мең елдан артык “яшәгән” китаплар) экземплярлары сакланачак, дип хәбәр итә www.naseej.net.

Кытай телевидениесеннән хөкүмәт вәкиле белдергәнчә, “бүлеп бирелгән акчаларга күргәзмә залларын, видеокүзәтүләрне тәшкил иткән 800 квадрат метрлы музей төзеләчәк, биредә Коръәннең иң борынгы экземплярларын саклау өчен алдынгы технологияләр файдаланылачак”. Чиновник шунысын да искәртте: төзелешне быел апрель аенда башлап, аны ел ахырына тәмамлау күздә тотыла.

Шунысын да искәртеп узарга кирәк: Коръәннең Сәмәрканд кәгазеннән эшләнгән (Үзбәкстан) гарәп телендәге 536 битлек борынгы кулъязмасы узган елны Ганьсу провинциясендә табылган иде. Кытай, Бөекбритания һәм Япония белгечләре фикеренә караганда, кулъязмалар IX һәм XI гасыр араларында язылган һәм ул Кытыйда Коръәннең иң борынгы кулъязмасы булып санала.

Борынгы әсәрләрне саклау буенча Кытай милли үзәге әлеге манускриптны кыйммәтле борынгы әсәрләр исемлегенә кертте.

Share/Save/Bookmark