Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Кызыл таң Мәүлид мөбарәк булсын!

Мәүлид мөбарәк булсын!

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

24 гыйнварда мөбарәк рабигыль-әүвәл (мәүлид) ае башланды һәм ул 22 февральгә кадәр дәвам итә. Рабигыль-әүвәл аеның 11-12нче көннәре (3-4 февраль) Ислам дөньясында зур тантана көне, дөнья мөселманнарының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе — Мәүлид бәйрәме. Әһәмияте буенча Кадер кичәсеннән соң икенче урында тора. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа саллаллаһу галәйһи вәс-сәләм дөньяга килгән.

Мәүлид — гарәпчәдән “туу” дигән сүз. Бу — сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)нең дөньяга килгән көне. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, Коръән Кәримне иңдерде, Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Хәзрәти Рәсүл Әкрам Аллаһы Тәгаләнең иң якын илчесе буларак, тугры юлны дөнья һәм әхирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен (кыямәт көнендә яклавын) өмет итеп салаватлар әйтелә.

Мөхәммәт бине Габдулла — дөньяга мәшһүр дин һәм иҗтимагый, сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, Аллаһының дине Исламны бәндәләргә ирештерүче, Хакның колы, рәсүле-илчесе, пәйгамбәре һәм хәбибе буларак танылган бөек тарихи шәхес. Пәйгамбәрләрнең иң соңгысы Мөхәммәт галәйһиссәләм — ахырзаман пәйгамбәре. Шушы бөтен галәмгә рәхмәт өчен яратылган дип Аллаһы Тәгалә тарафыннан күп сыйфатлар белән макталган затның пәйгамбәрлеген танып, иман китереп, мин синең өммәтеңнән дигән кешегә, рәсүлуллаһның нәсел-шәрифен — Хашимгача дүрт буын белү ваҗиб (тиешле), ә Әднәнгәчә белү мөстәхәб (хупланган).

Мәүлид бәйрәмен исбатлый торган дәлилләрдән: пәйгамбәребездән дүшәмбе көнне ураза тоту хикмәтен сораганда ул: “Мин ул көндә тудым һәм миңа ул көндә пәйгамбәрлек килде”, дип әйткән. Димәк, пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең туган көнен һәм пәйгамбәрлек килгән көнен аерым бер гыйбадәт белән хөрмәтләп үткәргән икән, безгә бигрәк тә мәүлидләр үткәреп, пәйгамбәребезне хөрмәтләү тиешле.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көне сәбәпле бездә ул бик зурлап бер ай давамында бәйрәм ителә, ай буена мәчет-мәдрәсәләребездә вәгазь сөйләнелә, олуг шатлык белән гыйбадәтләр кылына. Мөселман өйләрендә Мәүлид ашлары уздырыла, Коръән укыйлар, пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтәләр.

Мөселманнар өчен мөбарәк ядкарьләр бар. Истанбулның дистәләгән мәчет, мавзолей һәм музейларында Ислам ядкарьләре саклана. Солтан Сәлим ибн Баязит заманында гарәп җирләре ике сугыштан соң төрекләр кулына төшә. Шулвакыт Мисыр хәлифәсендә пәйгамбәрнең таягы, мисвагы, башмагы, чәч һәм сакал бөртекләре әманәт булып сакланган була. 1517 елда җиңүче төрекләр, ганимәт малларын төяп, шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)нең бу мирасын да Истанбулга алып кайталар. Бу истәлекләрне көмеш сандыкка салып, Солтан мәчетенең хәзинәләр бүлегенә куялар. Аларны тик Мәүлид бәйрәмендә генә халыкка күрсәтәләр.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел Ислам Тәлгать Таҗетдин пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) әманәтенең илебезгә ничек килүе хакында болай дип сөйләде: “Диния нәзарәтенең бишенче мөфтие Мөхәммәдъяр Солтановнең халыкара аренада да абруе зур була. Әгәр элек мөфтиләр хаҗга аерым кеше сыйфатында барган булсалар, Мөхәммәдъяр хәзрәт аны беренче булып рәсми рәвештә кыла — 1893 елның февралендә Уфадан 5 кешелек делегация җитәкчесе сыйфатында хаҗ сәфәренә юллана. Алар 9 мартта Истанбул шәһәренә барып җитә. 19 мартта мөфтине төрек солтаны Габделхәмид II кабул итә, ул Русия мөселманнарының хәлләре турында сораша. Солтан мөфти Мөхәммәдъяр хәзрәтне Төркиянең II дәрәҗә Госмания ордены белән бүләкли. Солтан Габделхәмид II Русия мөселманнарына пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) әманәтеннән өлеш чыгарырга боерык бирә. Пәйгамбәребезнең төкләрен балавызга утыртып катырганнар, гаять зур ихтирам һәм пөхтәлек белән ясалган, эче ефәктән, тышы перламутрдан эшләнгән кыйммәтле сандыкка салынган бу бүләкне мөфти Мөхәммәдъяр Солтановка тапшыралар. Бу бүләк Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенең тарихи бинасында саклана. Мәүлид кичәсендә һәм яңа мәчет ачу тантаналарында мөселманнарга күрсәтелә”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)нең 3 сантиметр озынлыктагы сакал төге Төмән шәһәренең И. Словцов исемендәге крайны өйрәнү музеенда да саклана. Ул көмеш колба эченә урнаштырылган, яшел төстәге бәрхет футлярда. Бу ядкарьне Русиягә XIX гасырда билгеле сәүдәгәр Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков-Сәйдуков алып кайткан. Ядкарь күрсәтүгә сирәк куела, Төмән өлкәсеннән читкә чыкканы юк диярлек.

Истанбулның “Хирка шәриф” мәчетендә пәйгамбәр галәйһиссәләмнең хиркасы — өс киеме саклана. Риваятьләргә караганда, пәйгамбәр аны Ваисел Каранига калдырган була. Монда ук Караниның билбавын һәм баш киемен дә күрергә мөмкин. “Хирка шәриф” мәчетенең бакчасындагы вакыф бинасында Мөхәммәт пәйгамбәрнең күлмәге һәм аяк киеме саклана. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)нең башка хиркасы Туб (Топкапы) сараенда куелган.

Кәгъбәтулланың кисвәсе ел саен алыштырыла. Иске кисвә кисәкләргә бүлгәләнеп, ядкарь итеп таратыла. Мондый ядкарьләр Истанбулның Әмәтуллаһ Валид Солтан һәм Явыз Солтан Сәлим мәчетләрендә саклана. Пәйгамбәребезнең каберен каплаган кисвә — “равза әл-мөтаһһара” — Айя Суфия һәм Баязит мәчетләре диварында, Туб сараенда күрергә мөмкин.

“Кара таш”ның зур булмаган кисәге солтан Сөләйман Кануни мавзолеенда, тагын дүрт кисәге Кадырга Соколлу мәчетендә саклана.
Истанбулда Туб сараенда саклана торган иң кадерле әйберләрдән пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләмнең төрле йорт җиһазлары һәм башка ядкарьләр: эсселектән саклый торган кием-салымнары; кылычлары, әләме, угы; Өхед сугышы вакытында төшкән теше; сакал төкләре; Кәгъбәтулланың Госманлы хәлифәсенә күчкән вакыттагы ачкычы; башмак шәриф; Кәгъбә улагы; Госман Коръәне; имам Гали Коръәне; беренче хәлифәләрнең киемнәре. Бу истәлекләрне шәгъбан аеның 15нче көнендә зиярәт кылалар.

Безнең көннәргә кадәр пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)нең аяк эзләре — “кадәм әш-шәриф” сакланган. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең аяк эзләре Иерусалимда, Мисырда һәм башка урыннарда бар. Истанбулда мондый ядкарьләр Туб сараенда, Әюп Солтан мәчетендә, солтаннар Мостафа III һәм Сәлим III мавзолейларында саклана.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләмнең сакал төкләрен һәм чәчләрен сәхабәләре җыеп барганнар. Истанбулның Солтан Сәлим, Сөләйман Кануни, Фатыйх Солтан Мәхмәт һәм Әюп Солтан мавзолейларында бу ядькарьләрне күрергә мөмкин.

P.S. Русия мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте, Уфаның “Ихлас” мәчете һәм Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет 4 февральдә “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда Мәүлид кичәсе үткәрә. Кичәдә “Райян” татар мөселман эстрада төркеме чыгыш ясаячак. Чара 18 сәгатьтә башлана.

Фәнүз Хәбибуллин.

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark