Соңгы елларда «Ислам», «Коръән» дигән сүзләр өлкәннәр телендә дә, яшьләр сөйләмендә дә еш ишетелә. Ураза тотучы, мәчеткә йөрүче яшьләрнең шактый булуы да хәзер гаҗәп тоелмый. Бу күренеш мине Коръән белән кызыксына башлауга китерде. Гарәпчә белмәвем бик тә кызганыч тоелды. В.Порохованың Коръәнне русчага тәрҗемә итүе турында ишеткәнем бар иде. Коръәннең үзенчәлекле стиле, читләтебрәк кулланылган мөрәҗәгатьләр, таныш булмаган хәл-вакыйгалар, төшенчәләр бу изге Китапны аңлавымны кыенлаштырды. Аның каравы Коръән турында язылган мәгълүматлар аз түгел икән.
Мин укыганнары: «Ислам» дигән белешмә сүзлек, Р.Үтәбай-Кәрими, Х.Миңнегулов, Ф.Әмирхан, Әхмәдһади Максуди, Ризаэддин Фәхреддин һ.б. язган мәкаләләр. Өйрәнү-танышуларымнан чыгып, үзем өчен мөһим нәтиҗәләр ясый алдым:
— Коръән — тәрбия чарасы. Анда тугрылык, ихласлылык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык һәм башка шундый әхлакый сыйфатлар мактала, тискәреләре хөкем ителә. Күп кенә аятьләрне укытучы тәрбия максатларында файдалана ала. Бу гамәле белән ул ата-аналарда да, тәрбия эшендә дә теләктәшлек табачак.
— Коръән өчен хас булган көчле бәхәс, полемик рух, төрле затларга, күренеш-әйберләргә мөрәҗәгать итү, фикер йөртү үзенчәлеге, конкрет алганда, фәлсәфи һәм хисси фикерләрнең табигый кушылуы укытучыларга бүген көндәшлеккә сәләтле шәхесләр тәрбияләү максатларында уку-укыту процессын оештыруда үрнәк кулланма була ала.
Гомумән, Коръән әдипләр өчен илһам, материал чыганагы, иҗади камиллекнең өлгесе булып хезмәт иткән. Бу мөһим факторны әдәбият дәресләрендә әдипләр тормышын һәм иҗатын өйрәнгәндә укучыларга ирештерә бару мөһим.
Берничә генә мисал:
Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре үзенең эчтәлеге белән Коръәндәге Йосыф турындагы 12 нче сүрәгә барып тоташа.
Махмуд Болгариның — «Нәһҗел фәрадис»ы, Сәйф Сараиның — «Китабе Гөлестан бит-төрки»е, Габделҗәббар Кандалыйның «Рисаләи-л-иршәд»ы һ.б. әсәрләре Коръәндәге күп кенә төшенчәне, пәйгамбәр исемнәрен, мифик затларны үз эченә иҗади алуы белән үзенчәлекле.
Габдулла Тукай иҗатында да бу темага атап язылган шигырьләр аз түгел. Мәсәлән, «Алла гыйшкына», «Туган тел» һ.б.
Гаяз Йсхакыйның «Теләнче кыз», «Кәләпүшче кыз», «Зөләйха» һ.б. әсәрләрендә хатын-кызларга кагылышлы дистәләгән аятьләрне, «Хатыннар», «Гыймран гаиләсе», «Күк күкрәү», «Ягъкуб балалары» сүрәләренә аваздаш юлларны да күпләп табып була.
Н.Думави, Ш.Бабич, Һ.Такташ кебек шагыйрьләр дә дини-мифологик мотивларны читләтеп үтмәгән.
Соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләрдән дә бер мисал:
Бер Ходаем гафу әйләр әле,
Гел ярлыкар, диеп, уйлама, —
Ходай бит ул сиңа, үзең Кеше
Булсаң гына, Ходай булала...
(Х.Әюп. «Биш вакыт намаз»)
шигырьдән күренгәнчә, Коръәндә еш кабатлана торган фикер үткәрелә: Кеше булганнарны гына гафу итә Ходай.
Бу тема буенча өч ел дәвамында эзләнү-тикшерү эшләре алып бардым (җитәкчем: АДПУ профессоры С.Г.Исмәгыйлева). Туплаган материалларым йөз биттән артып китте. Бу хезмәтем белән мин ТР Фәннәр академиясе үткәргән конкурста катнашып исемле стипендиягә лаек булдым. Алга таба дәреслекләр, программалар белән дә танышып чыктым.
Югары сыйныфларда әдәбият укытканда изге китап — Коръән турында мәгълүмат бирелә, әмма, минемчә, тулы бер системалылык җитеп бетми әле. Татар әдәбиятын тагын бер кат күңел күзе аша үткәрү әдәбият дәресләрендә әдипләр тормышы һәм иҗатында Коръәннең тоткан урынын ачыклау, аннан файдалану әнә шул системалылыкны, эзлеклелекне көчәйтү өчен кирәк дип уйлыйм. Мәктәптә практика үткәндә, укытучылар белән аралашып, әдәбият укыту мәсьәләләре турында сөйләшкәндә «Изге китап турында да махсус курс үтелсә, әйбәт булыр иде», дигән фикерләрне ишетергә туры килде.
Гадәттә IX — XI сыйныфта укучы балалар әдәбияттан да, тарихтан, рухи хәзинәләрдән дә шактый мәгълүматлы була. Укытучыга укыту программасында күрсәтелгән әдипләрне һәм аларның әсәрләрен, дәрестән-дәрескә күзаллап, алдан ук эзлекле эшнең технологиясен планлаштырып куярга кирәк була. Бу — тиз генә башкарыла торган эш түгел. Шуңа күрә мин аны аерым бер курс итеп эшләргә тырыштым. Кызыксынган укытучыга аны елдан-ел тулыландырасы, камилләштерәсе, өстәмә материаллар белән баетасы гына кала. Ул мәктәп программасына нигезләнә, өстәмә мәгълүмат буларак тәкъдим ителә.
IX сыйныф.
Әдәбият тарихы курсына кереш. Тарихи-әдәби процесс, матур әдәбият, дин, дини китаплар турында төшенчә. Коръән һәм аның татар әдәбияты үсешенә йогынтысы.
Татар-төрки әдәбиятының чыганаклары. Коръәннең төзелеше, әхлакый-рухи эчтәлеге, сәнгатьчә эшләнеше, татар әдәбияты үсешендә тоткан урыны һәм традицияләре.
Борынгы чор татар әдәбияты. Борынгы чор әдәбиятының бер нигезе — Коръән һәм Коръән тәфсире булуы. Әдипләрнең үз әсәрләрен Алланы һәм Мөхәммәдне мактау белән башлавы, Коръән сюжетларыннан һәм сүз-сурәт, тел-стиль чараларыннан файдалану тенденциясе.
Йосыф Баласагунли (якынча 1019 ел), «Котадгу белег» («Бәхетле булу белеме») поэмасы. Төзелеше ягыннан дүрт кисәккә бүленү. Пәйгамбәрләрдән соң идарә иткән дүрт хәлифә макталу. Гаделлек, уңышлы идарә, акыл һәм саклык дигән сыйфатлар хакында фикер йөртү, киңәшләр, үгет бирелү.
Кол Гали (XI йөз), «Кыйссаи Йосыф» дастан-поэмасы, эчтәлеге белән Изге Китаптан Йосыф турындагы 12 нче сүрәгә барып тоташу (алар арасында аерымлыкка караганда уртаклык күбрәк), Коръән үткәргән идеяләр чагылышы: яманлык — җәза, тәүбә — гафу итү; сабырлык, гаделлек, тугрылык — иң күркәм сыйфатлар. Кешеләрне, үзеңне Аллаһу тәгаләнең колы дип карау, аны олылау:
Үтенәмен ярдәм синнән мин зәгыйфь кол,
Теләгенә җитәр адәм, күрсәтсәң юл.
Рабгузи (XIV йөзнең беренче чиреге), «Кыйссасел әнбия» («Пәйгамбәрләр кыйссасы») мәҗмугасындагы күп кенә сюжетларның, образларның генетик яктан Коръән белән бәйләнеше.
Кол Шәрифкә (XV йөз ахыры — 1552), чорның башка шагыйрьләре кебек үк, үз әсәрләренә Коръән аятьләрен, хәдисләрне кертеп язу хас:
Аллага, Галәмнең хуҗасына, дан булсын, шөкер сиңа,
Үзең кабул бирдең иман безгә.
Хикмәт гыйльме, тәүфыйк-тыйнаклык, төрле мактаулар,
Хөрмәтләр күрсәтеп, кадерле-гүзәл Коръән бирде безгә.
Өметем бар булсын иде ул Ходаның рәхмәтеннән.
«...Кешеләр арасыннан хәерле бер өммәт чыгардым» аятеннән.
Мөхәммәдьяр (1497 — 1549), «Нуры содур»га Коръән аятьләреннән, ритм-рифмага туры китереп, бераз үзгәртеп файдалану:
«Мән җаэ билхәсәнәти» айәтен күңелеңә салгыл,
«Фәләһү гашер әмсилаһа» мәгънәсен алдыңа алгыл.
(Илаһым, «Гаммә», «Ихлас» һәм «Тәбарәк» сүрәләре хакына бу Китап котлы булсын.)
XVII йөз әдәбияты.
Мәүла Колый (XVII йөзнең икенче яртысы) поэзиясендә дә Аллаһны бер санау, Аңа табыну, үзеңне Аның колы санау идеясе бар.
Күңел сәндин айрылмайдыр, нә кылайын,
Сәнең мәңа нә хыйалың, нә беләйен,
Кабул кыйлгыл — ишекеңдә кол булайын,
Белмәз эшем күрерсең, къүәтең бар.
XVIII йөз әдәбияты.
Габдерәхим Утыз Имәни (1754 — 1834) иҗатында гыйлемгә ихтирами караш чагылдыру, дини һәм дөньяви мәсьәләләр турында шигырьләрендә мөселманнарны рухи яктан торгынлыктан — хәрәкәткә, искелектән — яңалыкка, наданлыктан — гыйлемгә, имансызлыктан Ислам диненә күчәргә чакыру, андый чакыруның бүген дә актуальлеге. Аллаһыны бердәнбер һәм өстен дип санау, дөреслек, хаклык, гаделлек идеалы итеп сурәтләү. Мисал: «Аерма безне Коръәннән» шигыре.
XIX йөз әдәбияты.
Габделҗәббар Кандалый (1797 — 1868) иҗатында, Аллага мөрәҗәгать итеп, Коръән аятьләренең кеше күңеленнән китмәве раслану:
Иртә-кич васфыңны укырмын һәйбәт,
Укырмын чүн «көлһу-аллаһу-әхәд».
(«Гыйшкъ илә вә илля хәйраным мәнем...»)
Кеше шәхесен Коръән рухы белән тыгыз мөнәсәбәттә карау. Дини-әхлакый һәм суфичыл эчтәлектәге дидактик әсәрләре: «Рисаләи-л-иршад» («Тугры юлга күндерүче китап»), «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм».
X сыйныф.
XX йөз татар әдәбияты. Шиһабетдин Мәрҗани (1818 — 1889) тор-мышын, рухын, иҗатын аңлауда Акмулланың «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе»ннән өзек:
Иң әүүәл кирәк нәрсә иман, дигән,
Ахирәт эшләренә инан, дигән,
«Хода кичер» дигән менән эс бетмәйде,
Иман шартын өйрәнмәсә — Ибан, дигән.
Ризаэддин Фәхреддиннең (1858 — 1936) Ислам дине юлында киң колачлы эшчәнлеге: мөгаллим, казый, мөфти һ.б.; дини һәм фәлсәфи фикерләрен чагылдырган «Ислам дине», «Коръән Кәрим тәфсире» китаплары һ.б.
Мифтахеддин Акмуллада (1831 — 1895) мөселманлыкның «коры исемен» генә күтәреп йөрүчеләрне тәнкыйтьләү:
Китабны, фәрештәне, пәйгамбәрне, —
Коры атын белү менән ни файда бар?!
Өйрәнең муллалардан моны сорап,
Булмасын мөселманмын дигән кор ад.
Сурәтдә мөселмандай күренсә дә,
Ахирәт файдасына — мәгънә морад.
Габдулла Тукайның (1886 — 1913) Изге Китапны яхшы белүе, аңа әледән-әле мөрәҗәгать итүе, Бөек көчкә атап язылган «Алла гыйшкына», Коръәнне күздә тоткан «Китап» шигырьләре. Аллага мөрәҗәгать, сүрә-аять исемнәре, дога өзекләре кертелгән, Коръәнне изге китап итеп каравын белдергән әсәрләре: «Туган тел», «Туган авыл», «Яз хәбәрләре», «Ана догасы» «Пәйгамбәр», «Ике кояш», «Күңел йолдызы», «Васыятем», «Тәәссер», «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты», «Алтынга каршы» һ.б.
Гаяз Исхакыйның (1878 — 1954) мәктәп-мәдрәсәләр, аларда яшьләргә белем-тәрбия бирүгә алынган хәлфә-муллалар эшчәнлеге, дини тәрбия бирү мәсьәләләре турындагы мирасы, мәдрәсәләр, муллаларның җәмгыятьтә тоткан урынына югары бәясе: «Моңа кадәр мулла-имам халкымызның бөтен мәгънәвиятене тәрбия итеп килде, мулла-имам моңа кадәр халкымызның бөтен мәдәни, гыйльми, фәнни, дини мәсьәләләрен хәл итә торган бер мәркәз булып килде». Дини мохитне, дин әһеленең балачактан бабай булганчы тормышын яратып та, көлеп тә яктыртуда «Мулла бабай» романы. «Өч хатын белән тормыш» әсәрендә явызлык-җәза, җәза-тәүбә, тәүбә-ярлыкау мотивлары чагылу. «Локман Хәким» әсәрендә «Локман» сүрәсеннән алынган мотивлар.
Галимҗан Ибраһимовның (1886 — 1938) «Татар хатыны ниләр күрми» әсәре кайбер кешеләрнең Коръән хөкемнәрен (әйтик, «Хатыннар», «Гыймран гаиләсе», «Күк күкрәү», «Умарта кортлары», «Ягъкуб балалары», «Нур» сүрәләрендә хатын-кызга мөнәсәбәткә кагылышлы аятьләрне) белеп җиткермәвен аңларга ярдәм итә.
Фатих Әмирханның (1886 — 1926) татар дөньясында барган бәхәсләргә, икеләнүләргә яңача караш ташларга мөмкинлек биргән «Татар кызы» нәсере. Әсәрдәге үзәк тереклек символы итеп алынган һәм татар кызының үткән һәм хәзерге яшәү рәвешен кисештергән «төш» образы.
Мәҗит Гафуриның (1880 — 1934) «Адәм вә Иблис» поэмасы, Аллаһуга багышланган шигырьләр: «Тәңрене искә төшерү», «Алладан сорау», «Җомга көн», «Бәйрәм көн». Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турындагы хезмәт авторы.
Сәгыйть Рәмиевнең (1880 — 1926) «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» пьесасында хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны турында уйлану. Дини-әхлакый әдәбияттан, Шәрык классикасыннан килгән мотивлар. Дини өйрәтүләргә, руханиларга булган мөнәсәбәт. «Алла», «Пәйгамбәр» шигыре һәм Аллаһуга мөрәҗәгать итеп язылган башка шигырьләре: «Басма сүз», «Талдым».
Һади Такташның (1901 — 1931) «Газраиллар», «Күктән сөрелгәннәр», «Антым» поэмаларында дини-мифологик, символик образларның үзәктә торуы (фәрештә, Газраил, Кабил, Һарун, Йосыф, Ягъкуб һ.б.) һәм шулар аша җир тормышын, анда яшәүнең мәгънәсен аңларга омтылу. Төп каһарманнарның кылган гамәлләрен дин, шәригать кануннары белән бәйләп гәүдәләндерү.
Уку материалын әнә шулай эзлекле планлаштырып куйгач, үз тәртибе белән дәресләр оештырыла. Аларны тарих укытучылары белән киңәшләшеп үткәрергә дә мөмкин.
Гүзәлия Галиева, АДПУ студенты.
«Мәгариф» журналы, 8, 2010.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал
ӘДӘБИЯТ УКЫТКАНДА КОРЪӘН МОТИВЛАРЫ 





















