Иртәгә - 16 февральдә - Россия ислам университетында “Гакыйдә” фәне буенча ачык дәрес узачак. Мөгаллим – ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов. Анда шулай ук Казанның башка дини уку йортлары – Казан ислам көллияте, “Мөхәммәдия” һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәләр укытучылары да катнашачак.
Билгеле булганча, башкаладагы дини уку йортларында Татарстан Диния нәзарәте башлангычында оештырылган ачык дәресләр циклы 7 февральдә Казан ислам көллиятендә “Коръән тәфсире” фәне белән башланып китте. Февраль ахырына кадәр ачык дәресләр Казандагы тагын ике уку йортында – “Мөхәммәдия” һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәләрдә узачак, дип хәбәр итә мөфтият матбугат хезмәте.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал
16 февральдә Россия ислам университетында “Гакыйдә” фәне буенча ачык дәрес узачак





















