Россия ислам университеты карамагындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге Ислам Дөньясы Лигасының Бөтендөнья Коръән хафизлар әзерләү оешмасының рәсми вәкиле статусына ия булды. Бу хактагы карар Бөтендөнья Коръән хафизлар әзерләү оешмасы Генераль секретаре, РИУның Хөрмәтле докторы Абдуллах ибн Али Басфар тарафыннан кабул ителде.
Бүгенге көндә Россиядә Бөтендөнья Коръән хафизлар әзерләү оешмасының рәсми вәкиллеге юк иде әле.
Россия ислам университеты карамагындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге директоры Ибраһим хәзрәт Сабиров хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья Коръән хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге рәсми вәкиллеге итеп билгеләнү – бер үк вакытта хөрмәт күрсәтү дә, зур җаваплылык та.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал
РИУның Коръән-хафизлар әзерләү үзәге Ислам Дөньясы Лигасы Бөтендөнья Коръән хафизлар әзерләү оешмасының рәсми вәкиле булды





















