Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Tatar Zamani Казан чиновнигы мөселман зиратына каршы

Казан чиновнигы мөселман зиратына каршы

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Казан мэриясенең төзелешкә рөхсәт бирүче идарәсе башлыгы Альберт Салихов шәригать кануннары белән эш итүче Мөселман зиратына ОМОН белән әтисенә фотосурәтле кабер ташы куйдыра. Чиновник Альбер әфәнде Казан мөхтәсибе Мансур Җәләлетдиновка шалтратып, Русия кануннарын исенә төшергән. Казан имамнары моңа каршылык белдереп, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстанның баш прокуроры Кафил Әмировка, Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Cәфәровка хат юллады.
Tatar-islam.ru язганча, беркөнне Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең телефоны шалтырый. Монысы гаҗәп хәл түгел, анысы. Көнозын телефоны тынып тормый Мансур хәзрәтнең. Әмма бу юлы шәригатькә сыймый торган мәсьәлә буенча шалтырата әлеге кеше. Казан мэриясендә җаваплы вазифа башкаручы Альберт Салихов: «Әтием Илдусны «Мөселманнар зираты»нда җирләгән идек. Хәзер аңа кабер ташы куймакчы булабыз. Тик зиратта миңа ташка рәсем куярга ярамаганлыгы турында әйттеләр. Искәрмә рәвешендә миңа рөхсәт бирегезче»,-дип мөрәҗәгать итә. Мансур хәзрәт аңа: «Рөхсәт бирә алмыйм, искәрмәләр ясарга да хакым юк»,-дип җавап бирә. Ничек рөхсәт итә алсын ди искәрмә рәвешендә Мансур хәзрәт?! Моннан 4 елга якын элек ул үзе үк Казан имамнары белән берлектә «Әл-Мәрҗани» мәчете каршындагы «Мөселманнар зираты»нда мәетләрне җирләүнең кагыйдәләрен һәм тәртипләрен барлыкка китерде, шул кәгазьгә беренчеләрдән булып имзасын салды, лабаса! Хәзер шул «Кагыйдәләр»нең 4.7 пунктында акка кара белән язылган «Кабер ташларына мәетнең портретын, фотографиясен һәм башка рәсемнәрне урнаштыру катгый тыела» дигән сүзләрне ул үзе үк бозсынмы? Юк, ул моңа һич тә юл куя алмый! Һәр түрә өчен аерым кагыйдә язып булмый бит инде. Аннары динебездә әгәр ул гамәл исламга каршы килә торган булса, хәтта ата белән ананы тыңламаска да ярый диелгән. Менә бу нәкъ шундый очрак.

«Татар-ислам» журналисты Хатый Гәрәй 2004 елда бу зиратның нинди авырлыклар белән ачылуын бәян итә: «Ә бит инкыйлабтан соң беренче булган әлеге «Мөселманнар зираты»н барлыкка китерү җиңел генә хәл ителмәде. Питрәч муниципаль районы башлыгына зиратка 40 гектар урын бирүне сорап, 2003 елда хат белән мөрәҗәгать иткәч, бу мәсьәлә 2004 елда уңай хәл кылынды. Шулай да Казаннан 20 чакрым ераклыкта урнашкан зиратта мәетләрне җирләү 2005 елдан гына башланды. Аллага шөкер, хәзер биредә мәетне юу, кәфенләү урыннары, хәтта мәчет тә бар. Монда 3 меңнән артык кеше җирләнде инде. Мөселманнар зиратында кабер өчен урынны үзеңә алдан алып кую тәҗрибәсе дә тормышка ашырыла».

«Мансур хәзрәт түрә кешегә әле ислам дине һәм аның кануннары турында да озак сөйли алган булыр иде, — дип яза Татар-ислам. — Әмма Мансур хәзрәтнең әйтүенчә, А. Салихов үзен иркен тотып: «Төкердем мин сезнең канунннарыгызга! Мин сезнең законнарыгыз буенча яшәмим! Мин Россиядә яшим! Нинди һәйкәлне, фотографияне куярга телим — шуны куям! Нәрсәгә сез миңа күрсәтмә бирәсез!»-дип мөхтәсибне тупас рәвештә бүлдерә.

Аннары нәрсә булган дисезме? Җитәкче кеше барыбер үз теләгенә ирешә: ОМОН киемендәге хезмәткәрләрне җибәреп, рөхсәтсез килеш әтисенең каберенә фотографияле ташны куйдырта. «Алар ташны бернинди технологиясез куйганнар да китеп барганнар. Ул бит багана утырту гына түгел. Дөрес утыртмасаң, багана да кыйшая. Хәзер омончылар куйган кабер ташы да чалшайды инде. Андагы кабер әһеле хәзер күпме газап чигеп ята»,-ди Мансур хәзрәт күңелсез генә».

«Мәрҗани» мәчете имамы Рамил хәзрәт «Татар заманы»на белдергәнчә, дәүләт җитәкчеләренә хат әле кичә генә тапшырылган. Шуңа да әле җавап юк. Моңа кадәр Казан имамнары җыелып, бу хакта уртак фикергә килгәннәр: Мөселман зиратында фотосурәт алынылырга тиеш. Рамил хәзрәт әйткәнчә, бу мәсьәлә Русия дәрәҗәсендә дә күтәрелергә тора, инде төрле төбәкләрдән шалтратып, әлеге мәсьәләне иҗтимагый шурада күтәрергә җыеналар.

«Шәригать һәркемгә бер. Аны без — имамнар да, Татарстан Дини идарәсе дә таный. Мондый кешеләр динне белмичә, үз карашлары белән эш итмәкче була», — ди Мәрҗани мәчете имамы Рамил хәзрәт.

Шул рәвешле бер Казан чиновнигы белән Казан имамнары арасында чыкка каршылык тиз арада чишелер дип көтелә.

«Татар заманы»

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark