Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Tatar Zamani «Кара пулат»та Мәүлид узды

«Кара пулат»та Мәүлид узды

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Динебездә иң үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе – Мәүлид бәйрәме – Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган көне. Пәйгамбәребез безгә хак юл күрсәтү, иманга өндәү, тәрбияле тормыш белән дөнья көтүнең бәхеткә илтүен аңлатып бирү өчен илче итеп җибәрелгән. Шушы изге бәйрәмебезнең әhәмиятен аңлату, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, хак динебез юлына өндәү максатында Урмай авылының «Кара пулат” мәчете , авылның башка мәчетләре белән берлектә, балалар hәм өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы оештырды.

Урмай авылындагы “Кара пулат” мәчетендә җомга вәгазен Чувашстан мөселманнары диния нәзарәте аппарат җитәкчесе Мансур хәзрәт Хайбуллин алып барды һәм җомга намазын да ул укытты. Ә соңыннан төрле авыллардан килгән дин әһелләре, татар дөньясында танылган эшмәкәрләр, җәмәгатьчелек лидерлары, Урмай авылының олы кунаклары: әби-бабайлар, абый-апалар «Мәүлид бәйрәме» программасын карап сокландыл. Урмайда Мәүлид ике җирдә: берсе — берничә көн элек авылның мәдәният йортында уңышлы гына оештырылса, икенчесе - Аллаһа тәгалә йортында – мәчеттә үтте. Бәйрәмнең төп темасы – пәйгамбәребез Мөхәммәт Г.С. туган көнен бәйрәм итү, салаватлар, зикер шигырьләр әйтү, мөнәҗәтләр уку.

Мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме күбрәк җырлы-көйле булып, яңа замана форматында үтсә, мәчеттә, киресенчә телдән сөйләп, тамаша итеп уйнап күрсәтү булды. Шуңа күрә аларны бер-берсе белән чагыштырып карарга ярамый, икеседә үз максатларын тулаем үтәделәр. Ике кичәдә дә килгән халыкның күзләреннән яшьләр агып торды. Аллага шөкер, авылыбыз иманлы һәм халкыбыздан, бигрәк тә балаларыбыз йөзеннән иман нуры балкып тора.

Тамаша беткәч кунаклар беренче катта урнашкан мәдрәсәнең классларына чәй эчергә төштеләр. Килгән кунаклар «Кара пулат»мәчетендә беренче тапкыр булучылар хәйран калдылар. Авылыбызда гүзәл мәчеткә, Аллаһы Тәгаләбезнең шундый матур йортына бер килсәң, кабат тагын киләсе килеп тора. Кунакка килүчеләр дә буш килмәгәннәр. Урмай авыл поселения башлыгы Минзаит Зайнуллин чарада катнашкан балаларга уенчыклар алып килгән.

Республикада Мәүлид бәйрәмнәре дәвам итә. Бәйрәм чаралары Шыгырдан авылы мәхәлләләрендә, Канаш шәһәрендә, Тукай авылы мәктәбендә уза. 5 февраль көнне Чуашстан мәдрәсәләрендә укучылар мөфти Әлбир Крганов җитәкләгән Диния нәзарәте хезмәткәрләре белән берлектә Самарага юл тоталар. Алар андагы кардәшләребезгә Мәүлид бәйрәме уздырырга булышачак. Киләсе атнада Урмай авылы группасы Батыр районы Озын куак авылына барып, андагы бәйрәмдә катнашачак. Пәйгамбәребезгә багышланган Мәүлид бәйрәмнәре мөбәрәк булсын!

Чуашстаннан Фәрит Гыйбатдинов, Урмай сайты

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark