Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Tatar Zamani 4 нче «Кулаткы укулары» үтте

4 нче «Кулаткы укулары» үтте

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районында чираттагы 4 нче “Кулаткы укулары” узды. “Хәнәфи мәзһәбе күзлегеннән милләт һәм дин язмышы” исемле җыенны Ульян өлкәсе казые Җирҗис хәзрәт Азизов алып барды. Чарада Татарстан кунаклары да катнашты. Шулар арасында Русия Ислам Университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Диния Нәзарәте вәкиле Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм Бөтендөнья Татар Конгрессы вәкиле Фәрит Уразай бар иделәр. Кунаклардан тыш “Кулаткы укулары”ны җирле дин һәм бизнес вәкилләре дә катнашты.

“Кулаткы укулары”нда шулай ук җирле билгеле шәхесләр дә катнашты: Ульян өлкәсе Баш мөфтие Сәүбән Сөләйманов, Ульян Татарлары башлыгы, Ульян губернаторының киңәшчесе Рәмис Сафин, “Сембер” татар эшмәкәрләре берләшмәсе вәкилләре, Ульян өлкәсенең Көньяк районнары имам-мөхтәсибе Таһир Бүлһин һәм чыгышы белән шушы яклардан булган билгеле эшкуар, меценат Эдуард Ганиев. Өлкә татарлары тормышында зур эшләр башкарган шәхесләргә мактаулы грамоталар тапшырылды. Бигрәк тә Эдуард Ганиевның эшен билгеләп үттеләр. Ульянда эшләп килүче “Биләр” мәдрәсәсенә нигез салучыларның берсе күптән түгел 60 яшен тутырды.

“Татар Заманы”

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark